Логотип Идель
Заман

Асыл «Казан гүзәле»

«Татар кызы» бәйгесендә «Казан гүзәле» исемен яулау – аерым бер дәрәҗә! Глобальләшү шартларында зур шәһәрдә туып-үсеп, милли җанлы булып калу инде үзе үк зур ихтирамга лаек. Быелгы җиңүче – Зәринә Әгълиуллина да моны югары бәя дип саный.

«Татар кызы» бәйгесендә «Казан гүзәле» исемен яулау – аерым бер дәрәҗә! Глобальләшү шартларында зур шәһәрдә туып-үсеп, милли җанлы булып калу инде үзе үк зур ихтирамга лаек. Быелгы җиңүче – Зәринә Әгълиуллина да моны югары бәя дип саный. Мегаполис баласы булуына карамастан, ул менә дигән итеп туган телендә сөйләшә, гореф-гадәтләребезне ипләп саклый, татар кызларына хас мөлаемлеге, эчкерсезлеге белән үзенә тарта. Шул ук вакытта ул тормышка прогрессив карашы, активлыгы, һәрдаим алга омтылучанлыгы белән аерылып тора. 

 

Безнең белешмә: 

«Татар кызы» – матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме. 2015 елда бәйге беренче тапкыр Россия күләмендә уздырылды. 2016 елда ул халыкара дәрәҗә алды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган быелгы республикакүләм финал 11 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Гран при иясе Актаныш районыннан Энҗе Габдуллина булды. «Казан гүзәле» титулын Казан кызы Зәринә Әгълиуллина яулады.

 

Матур «кәртинкә»

Балкып торган сәхнәгә быел унбер кыз чыкты – һәркайсы бердәй чибәр, зәвыклы прическа-макияж, берсеннән-берсе купшы милли образлар. Барысында да затлы калфак, изү, хәситә – үзебезнең кызлар булуы әллә кайдан күренеп тора! Ул салмак хәрәкәтләр, тыйнак елмаю, шул ук вакытта күзләрендә очкын уйный. Булачак «Казан гүзәле» – 22 яшьлек Зәринә Әгълиуллина да шулар арасында.

Кызларның һәр адымы алдан уйланган, һәр сүзе йөзләрчә тапкыр кабатланган, биюләре үз эшенең осталары тарафыннан куелган. Гүзәлкәйләр үзләре белән таныштырды, тумышы белән туган якларыннан булган данлыклы татар хатын-кызлары турында сөйләде, төрле милләт вәкилләре образларында чыкты, аерым-аерым да, парлап та биеде. «Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалына быел да әзерлек бик җитди булганы сизелә. 

Әмма һәркайсыбыз белә: барлык бәйгеләрнең финалы ул күбрәк килгән кунаклар өчен әзерләнгән тамаша, әбиләребез әйтмешли, матур «кәртинкә».  Әйе, кызлар чибәр, татарча сөйләмнәре камил, үз-үзләрен сәхнәдә тота беләләр, биюдә дә осталар. Һәркайсы! Шуңа да сәхнәдә күрсәтелгән тамашадан чыгып, кызларның кайсындыр аерып күрсәтү мөмкин түгел иде.  Моның ише бәйгеләрдә җиңүчеләр ничек билгеләнә икән, нәтиҗәләр, чыннан да, гаделме икән, дигән сорау күңелне күптәннән кытыклый иде. 

 

Әбисенә багышланган җиңү

Зәринә Әгълиуллина өчен «Татар кызы» бәйгесендә катнашу – беренче чиратта, дәү әнисенең хыялын тормышка ашыру. Исән чакта Гөлсирә әбисе әледән-әле оныгын шушы бәйгедә күрүе турында әйтеп килгән. Зәринә өчен ул чын татар хатын-кызы үрнәге – эш сөючән, гаилә учагы җылысын гомер буе сүрелдермичә саклаган, бала җанлы, аш-суга оста, нечкә күңелле, үткер сүзле. Бүген үзенең һәм игезәк сеңлесе Мәдинәнең уңышлары әнисе һәм әби-бабасы куйган бердәм тырышлык нәтиҗәсе, дип саный «Казан гүзәле – 2022». 

Берничә ел бу бәйгене күзәткәннән соң, Зәринә проектта катнашырга әзер икәнен аңлаган. Шәһәркүләм сайлау этапларын уңышлы үтеп, ул республикакүләм дәрәҗәгә чыгуга ирешкән. Аның сүзләренчә, сәхнәдә күрсәтелгән финал тамаша ул – ике атна алдан башланган сынау-әзерлекләргә нокта гына. Төп тамашага кадәр кызлар инде үзләренең аш-су осталыгын да, кул эшләренә хирыслыгын да, зирәклеген дә күрсәткән. Шуңа һәр кыз турында фикерләр финал тамашасына кадәр туплангандыр, мөгаен.  Һәрхәлдә, Зәринә Әгълиуллина белән күрешеп сөйләшкәннән соң бәйгенең гаделлеге турындагы бар шикләрем юкка чыкты.

 

Икәү бердәй булып

Үзе турында сөйләгәндә һәрвакыт сүзен «без» дип башлый Зәринә. Ник дигәндә, ике су тамчысыдай охшаш игезәк сеңлесе Мәдинә белән аны аерып карау мөмкин дә түгел. Кызчыклар нәни чактан һәр эшләгән эшендә бергә булган. Биш яшендә әниләре икесен дә балет мәктәбенә биргән, инглиз һәм кытай телләрен дә бергә үзләштергән алар, музыка мәктәбендә фортепьяно һәм курайда уйнау асылына да икәүләп төшенгәннәр. Мәктәптә дә, югары уку йортында да һәм инде хәзер эштә дә бергә алар. Контроль эшләр вакытында укытучы төрле парталарга утыртса да, бер үк төрле хаталар җибәрә идек, дип көлә Зәринә. Ике сеңел – бер-берсен тулыландырып торган иң якын кешеләр – һәр эштә иптәш тә, дус та, ярдәмче дә, илһамландыручы да.

Кызлар Казанның 124 нче рус-татар мәктәбендә укыган, 13 яшендә параллель рәвештә башкалабызның 39 нчы мәктәбе базасында Кембридж системасы буенча белем туплаган. IX сыйныфтан соң имтиханнар тапшырып, Казан Банк мәктәбенә керәләр. Олы тормыш юлына чыкканда, Зәринә дә, Мәдинә дә инде инглиз һәм кытай телләрендә иркен аралаша алган. Алга таба икесе дә КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтын сайлаган, хәтта юнәлешләре дә бер үк. Университетта ике игезәк инглиз телендә сөйләшә торган мәйданчык оештыралар һәм «Ел студенты» премиясенә лаек булалар. Шулай ук уку дәверендә Польшада да белем туплап кайталар – шул чакта ярты Европаны айкарга өлгерәләр. Аннары «Алгарыш» программасы буенча грант отып, Германиядә яшел икътисад, тотрыклы үсеш юнәлешләре буенча белем эсти алар, шунда ук немец телен дә яхшы гына үзләштерәләр. Кызлар бакалавриатны да, магистратураны да кызыл дипломга тәмамлый. Хәзер икесе дә «Казан Экспо»да халыкара хезмәттәшлек бүлегендә эшли. Бүген дә алар телләр өйрәнүен дәвам итә. Чиратта – гарәп һәм төрек телләре.

 

Әни үрнәгендә

Тәрбияле, тәүфыйклы һәм шулкадәр максатчан кызлар тәрбияләп үстерү – зур хезмәт, билгеле. Зәринә бүген ирешелгән уңышлары өчен әнисенә рәхмәтле. Ул аларга төпле киңәш, юнәлеш бирүче, һәрвакыт үрнәк булган. 

– Тормышыбызда күренекле мисалыбыз бар. Ул – әниебез. Нәкъ ул Мәдинә белән мине кирәкле юнәлешкә кертеп җибәрүче. Балет та, музыка мәктәбе дә, Кембридж да – барысы да әниебезнең фикерләре. Телләрнең һәм сәнгати үсешнең кирәк булачагын ул алдан күргән кебек. Безгә боларның барысы тормышта бик ярдәм итә. «Татар кызы»нда катнашканда да балачакта алынган күнекмәләрем бик ярдәм итте, яңадан ачылып китте, – ди Зәринә. 

Әниләре үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын читкәрәк этәреп, өйдә хуҗабикә булып, балалар белән генә шөгыльләнергә тиеш кебек. Әмма бу һич кенә дә алай түгел икән. Иң якын кешеләре, чыннан да, кызлары өчен үрнәк була алган белемле, югары эрудицияле, һәрдаим үсештә булган, балалар тәрбияләүне дә, эшен дә бергә алып бара алган эшлекле ханым. Ул икътисад фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның атказанган икътисадчысы Венера Вәгыйзова. Бик матур җырлый, инглиз телен бик яхшы белә, гарәп телен үзләштерә, саф татар телендә сөйләшә ул. Әниләренә ике кызчыкны тәрбияләргә ярдәм итүчеләре дә булган, билгеле. Дәү әниле һәм дәү әтиле бәхетле мохиттә үскән балалар алар. Әтиләре яннарында булмаса да, Зәринә гаиләләренең тулы булуын әйтә. Бабалары ир-ат вазифаларын үз җилкәсенә алып, әти тәрбиясен бирә алган. Әбисе исә кызларны кечкенәдән татар гореф-гадәтләренә, дингә, телгә ихтирам белән карарга өйрәткән. Бүген ул яннарында булмаса да, тел йотарлык милли ашлары, татарча тәмле сүзләре турында хатирәләр оныкларының күңелен җылытып тора. Ә тәрәз төбендә дәү әниләре утырткан назлы яраннар чәчәк атып утыра. 

 

Татарлыгы – горурлыгы

Зәринә Әгълиуллина ны асыл татар яшьләренең берсе дисәк, бер дә арттыру булмас. Күп телләр белсә дә, аның өчен иң якыны – татар теле. Казан кебек зур шәһәрдә милли үзенчәлегеңне саклап калу мөһимлеген яхшы аңлый ул.  Башка мәдәниятләрне, телләрне өйрәнү дә, беренче чиратта, үз мәдәниятеңне яхшырак аңлау өчен кирәк, ди ул. Бүгенге көндә гарәп телен үзләштерүе дә динебезгә якынрак булу максатын күздә тота. Алга таба кыз үз тиң ярын табып, матур татар гаиләсе корып, тормышта эшне дә, хатын-кыз, әни вазифаларын да бертигез алып бару турында хыяллана. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев