Логотип Идель
Заман

Азалия Менибаева: «Кигән киемем эчке халәтемне тасвирлый»

Үзеңне иркен тою халәтенә ничек ирешергә? Бу өлкәдә миңа нәкъ менә иҗат ярдәм кулын сузды. Шул ук вакытта эчтәге ирек тә иҗатка юл бирә, ягъни бу процесс ике якка эшли.

МИНЕМ ИҖАТ БЕРНИЧӘ ЮНӘЛЕШТӘН ТОРА:

БИЮ. Бию, хәрәкәт эчтә булган хис-кичерешләрләремне тышка чыгарып күрсәтергә ярдәм итә. Аның аша мин төрле халәтләремне белдерәм, шул ук вакытта аларны аңлыйм да.

ӘДӘБИЯТ. Шигырь-хикәяләр урамда йөргәндә, ешрак өйгә кайтканда туа. Берәр төрле бирем, чыгыш яисә бәйге дә иҗатка этәргеч була ала.

ҖЫР. «Кружок хора» проектының татар төркемен алып барам. Без репертуарга заманча татар җырларын сайлыбыз. Халык җырларын да яратып башкарабыз.

Образны кызыклы аксессуарлар белән тулыландырам. Мәсәлән, муенга / билгә яулык бәйлим. Брошь та киемемдә отышлы күренә.

Үз стилемә яшүсмер чагымнан ук килә башладым.

Минем өчен табигать, этно-мотивлар, халык традицяләре мөһим һәм кигән киемемдә аларны ассызыкларга тырышам.

Мин җиңел, йомшак, назлы образлар сайларга яратам. Ак, зәңгәрсу төсләргә, табигый тукымалар, челтәрләр, бизәкләргә гашыйкмын.

Бохо стиле миңа якын, эклектикада да үземнекен таба алам.

Кигән киемем эчке халәтемне тасвирлый. Энергия, көч ташып торса — якты образларга өстенлек бирәм.

Азалиянең тулы образы белән танышырга теләсәгез,

"Идел"нең сентябрь санын укыгыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев