Логотип Идель
Заман

Блогер Равил Закиров: «Хайп артыннан кумыйм»

Блогер Равил Закировны яшьләр яхшы белә. Көләч йөзле Чирмешән егетен «Ничек бар шулай» хештегы аша таныйлар. Гүзәл Хөснетдинова проектында җиңү яулаганнан соң аеруча популярлык казанды ул.

Ун ел элек блогерлыкның ни икәнен дә белми идек, ә хәзер әйтерсең бар тормышыбыз аларны күзәтүгә корылган. Кемдер файдалы, кызыклы блог алып барса, икенчеләре тузга язмаган нәрсәләр сөйли, әмма алар да аудитория җыя! Хәзер камера каршында нишләсәң дә, популяр булып, акча эшли торган замана. Блогер Равил Закировны яшьләр яхшы белә. Көләч йөзле Чирмешән егетен «Ничек бар шулай» хештегы аша таныйлар. Гүзәл Хөснетдинова проектында җиңү яулаганнан соң аеруча популярлык казанды ул. Равил белән блогер булуның авырлыклары һәм камераның икенче ягындагы тормыш турында сөйләштек. 

 

Кыйбатлы проект

Равил – гап-гади авыл егете. Авыл тормышын күрсәтә, вайннар төшерә. Чаллы шәһәрендә тарих укытучысы һөнәрен үзләштергән. Әмма укытучы булып эшләргә теләми: «Мин балаларны яратам, «Сәләт» лагеры сменаларын калдырганым юк, ләкин барыбер үземне укытучы итеп күрмим. Хәзерге заманда блогер булу күпкә кулайрак», – ди ул. 

Равил моннан бер ел элек зур шау-шу уяткан «Не игра с оххнем» проектында катнашып җиңеп чыккан иде. Нәкъ менә шушы проект аңа танылырга булыша да. Проектка кадәр җиде меңләп язылучысы булса, хәзер егерме дүрт меңгә якын. Әлеге уенда катнашырга туганы тәкъдим иткән һәм Равил ике дә уйламый, ризалашкан да. Проектка керү түләүле, бәясе шактый. «Башта акчаны ничек кайтарырмын дип борчылган идем, ләкин барысы да мин уйлаганнан да яхшырак булып чыкты. Мин гел әйтәм, безгә барысы өстән бирелә, бер генә адымыбыз да юкка түгел, димәк ул проектта катнашуым, җиңүем кирәк булган». Проект бер ай дәвамында бара. Атнасына ике-өч бирем бирелә. Нинди төрдәге биремнәр булачагы алдан билгеле түгел, әзер сценарий юк. Проектның масштабы зур, катнашучылар артыннан бөтен Татарстан күзәтә. Җиңүчене тавыш бирү юлы белән халык сайлый. «Проектка баруымның төп максаты үз-үземне сынап карыйсым килде, чыннан да булдыра алырмынмы, дидем. Биремнәре гади генә түгел бит. (Равил катнашка сезонда Дагыстанга барып, тау башында биергә, төнлә кабер казып шунда бер сәгать ятарга да кирәк иде. – Авт.) Мин ул вакытта танылу, подписчиклар җыю турында уйламадым. Уемда җиңү һәм биремнәрне җиренә җиткереп эшләү иде, – ди Равил. – Гаиләм ахырдан гына белде, каршы килмәделәр. Әти-әнием авыл кешеләре, андый әйберне күргәннәре дә юк. Кеше ни дияр, дип башта борчылдылар, ләкин мин йөзләренә кызыллык китермәдем. Кая барасымны белеп бардым».

 

Кеше күңелен күреп кара!

Блогерларны камера тотып йөреп кенә акча эшли дип уйлыйлар. Чирмешән егете бу фикер белән килешми. Равилнең сүзләренчә, иң җиңеле – төшерү, ә булган материалны кисеп, ялгап, монтажлавы бик күп вакытны ала икән. Ике-өч минутлык видеолар белән дә кайбер вакытта көне буе утырам ди. Аннан төшердең дә керттең белән генә бетми, кешене ниндидер кызык контент белән тотып та торырга кирәк. «Кеше блогерларны ни өчен карый? Ял итәр өчен, булган проблемаларыннан азга гына булса да арынып торырга. Шуңа күрә, һаман кеше күңелен күрү шулай ук җайлы эш түгел. Без дә адәм баласы, кәефнең төрле чагы була. Төшерәсе килмәгән чаклар да була һәм бу безнең эштә иң авырыдыр». Равил үз блогында кызык-кызык вайннар төшерә, постларында актуаль темаларны күтәрергә тырыша. Мәхәббәт, авыл тормышы, туганнар хөрмәте, авырлыкларга бирешмәү кебек постлар яза. Авыр, күңелсез контент күрсәтмәскә тырыша.

Аудиториясен дә онытмый. Гел аралашып, комментарийларга, сорауларга һәрдаим җавап биреп килә. «Кеше меңләгән блогер арасыннан сине сайлап карый икән, бу бик сөендерә. Шуңа күрә мин дә үз чиратымда аларга ниндидер файдалы контент бирергә тырышам. Бу минем эшем һәм ул миңа табыш китерә. Авыр әйберләр куймаска тырышам, бу дөньяда күңелсезлекләр болай да җитәрлек. Минем сәхифәмә кеше позитив артыннан килә». 

 

«Мөгез чыгарганым юк»

Равил һәрдаим телефонда булырга, калганнар артыннан күзәтергә, кабатларга тырышмаска, үзеңнекен булдырырга киңәш итә. Үзе дә шушы девиз белән яши. Бер, ике кабатларга мөмкин, ләкин аннары аның кызыгы бетә дигән фикердә ул. «Мин хайп артыннан кумыйм. Мин ничек бар, шулай күрсәтәм. Артык кабартуларсыз һәм чын күңелдән». Аннан соң блогер булу зур җаваплылык та әле. Синең бит караучыларың балалардан алып өлкән яшьтәге кешеләр. Алар күзәтә, кабатлый, сиңа охшарга тырыша. Шуңа күрә сөйлисем килде дип кенә, тузга язмаган әйберләр сөйләргә ярамый. Блогер булуның да үз законнары һәм кагыйдәләре. «Әйе, мине төрле яшь катламы карый, ләкин шулай да күбрәк яшьләр. Аңа карап, мөгез чыгарып та утырмыйм. Аннан блогерларга акча турында уйламаска киңәш итәр идем. Күңел биреп эшләгез. Кеше экран аша да ихласлыкны сизә». 

Авыл егете блогер булырга хыялланмаган. Ул кечкенә чакта андый профессия юк иде әле ди. Хәзер аңа ошый һәм килеп чыга да. Эшләргә һәм тырышырга гына кирәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев