Логотип Идель
Заман

Бөтен дөнья – уч төбеңдә

Мин яшьләрне чит илгә барырга өйрәтәм. Моның белән инде өч ел тирәсе шөгыльләнәм. Чит илдә яшәү, эшләү тәҗрибәм бар, шактый гына илләргә сәяхәт кылдым. Ял да итәм, эш тә бара.

Мин яшьләрне чит илгә барырга өйрәтәм. Моның белән инде өч ел тирәсе шөгыльләнәм. Чит илдә яшәү, эшләү тәҗрибәм бар, шактый гына илләргә сәяхәт кылдым. Ял да итәм, эш тә бара.

Үземнең тәҗрибә белән уртаклашам

Дөньяның күп кенә почмакларында булып кайткан, үзләрен шунда сынап караган дусларым шактый. Үземнең һәм аларның тәҗрибәләрен кулланып,  башка илгә күчеп китәргә, эшләп кайтырга теләгән яшьләргә әзер кулланма бирәм. Бер урында нигә утырырга? Яшь чакта дөнья гизәргә, илләр күрергә кирәк.

Белгечлегем буенча мин – татар теле һәм инглиз теле укытучысы. Чит илгә барырга теләгән егет-кызларга инглиз теле дә укытам. Нәтиҗәдә, юлга кузгалганда, алар тулысынча «коралланган» була.

Чит илгә китү теләге белән янучыларга ярдәм итү проектын 2019 елда башлап җибәрдем. Кытайда өч ел эшләдем. Бер ел шунда балаларга инглиз теле укытканнан соң, бирегә артымнан егермеләп дустым килде. Шунда, әгәр дә бу идея дусларыма кызыклы икән, димәк, башкаларга да файдалы булачак, дип уйлап куйдым. Дусларыма ни өчен җиңел булды, чөнки мин инде анда эшләп, аларга Кытайда эш табу юлларын күрсәттем. Беренче адым – шул, икенчесе – шул, өченчесе – болай дип аңлаткач, һәркайсына эш табылды.

Нәрсә эшләргә кирәген белмәгән кеше курка. Баштарак үзем дә курыктым. Әмма хәзерге эшчәнлегемне күпер дип атыйм. Кешеләр шушы күпер аша узып, чит илгә эләгә.


Белгән кешегә җиңел

Бу эшне үзем генә башкармыйм. Без – бер команда. Пандемия вакытында ил чикләре ябылды, эшебез бераз тукталып торды. Әмма инде хәзер яңадан дәвам итәбез. Яшьләрне Берләшкән Гарәп әмирлекләренә, Таиландка, башка илләргә җибәрәбез, онлайн эш табарга булышабыз.

Документларны дөрес тутырсаң, дөрес юнәлештә адымнар ясасаң, барысы да бик җиңел. Шул рәвешле инде шактый гына кешегә ярдәм иттек. Аларның кайберләре чит илгә барып, билгеле бер вакыт эшли һәм туган ягына кире кайта. Икенчеләре – чит илдә яшәп кала. Кешенең үз теләкләреннән тора инде. Чит илгә китүдән нигә куркырга? Ошамады икән – кайттың-киттең. Сине берәү дә тотмый. Эшләмәгәнең өчен үкенгәнче, эшләп карарга кирәк ул!


Зур акчалар кирәкми

Чит илдә эш табу өчен берничә компонент кирәк. Иң беренчесе – резюме. Ул бөтен таләпләргә һәм шартларга туры китереп төзелгән булырга тиеш, фотоны дөрес сайлау шулай ук мөһим. Аннары инглиз телендә үзең турында сөйләп видео төшерәсе. Өченче адым – ул мотивацион хат язу. Эш табарга теләгән юнәлеш буенча компанияләр исемлеге төзелә һәм аннары резюме шуларга таратыла. Киләсе этап – инглиз телендә интервью. Аны уңышлы узсаң, сиңа контракт юллыйлар. Чит илгә эшләргә китү, анда яшәү өчен зур акчалар кирәк дип уйлаучылар ялгыша. Күп очракта, эш бирүче барысын да кайгырта, бу виза да, иминият чыгымнары да, шул илгә очып килү, хәтта фатир белән дә еш кына тәэмин итәләр.


Чит илдә акча эшләргә җиңелрәк

Яшьләрнең чит илгә китүенең бер начар ягын да күрмим. Мин чикләүләргә каршы, ирек яклы. Әгәр кешенең дөнья күрәсе, тормыш белән ләззәтләнәсе, күп акча эшлисе килә, яңалыкка омтыла икән, үз илең белән нигә чикләнергә? Бөтен дөнья уч төбендә бит бүген. Кешеләр Русиядән китмәсен өчен шартлар булдырырга нәрсә комачаулый? Русиядә баеп булмый дип әйтмим, мөмкинлекләр кайда да бар. Әмма чит илдә акча эшләргә җиңелрәк. Талантлы яшьләр китмәс тә иде, үзебездә генә калыр иде.

Аннары, чит илгә бөтенләйгә күченәсе килә дип сөйләүчеләр күп булса да, бу адымга бик азлар гына бара. Егерме кешенең берсе генә моны гамәлдә башкарып чыга. Шуңа яшьләр чит илгә китә дип борчыласы да юк. Күпчелеге барыбер үз туган ягына әйләнеп кайта һәм чит илдә эшләгән акчаларны үзебездә сарыф итә.

Хәзерге вакытта без җитмеш-сиксән белгечкә шул рәвешле чит илгә эшкә китәргә ярдәм иттек. Аларның күбесе кире кайтты, кайберләре генә яшәп калды.


Яңа ил – яңа шартлар

Үзем дә бер җирдә генә утырырга теләмим, төрле җирләрдә яшәп карыйсым килә. Мин әле яшь – 28дә генә. Тулысынча онлайнга күчеп, теләсә нинди илдә, шәһәрдә булып, эшләү һәм яшәү планнарым бар. Кайдадыр туктарга, тамырлар җибәрергә дигән уйларым юк әлегә. Дөнья гизәсем килә. Кышын җылы якка китеп яшәү идеясен дә хуплыйм. Җәй көне Казанда да бик рәхәт. Ә менә суыкларны яратмыйм, шуңа менә хәзер мин Таиландта. Теләк булганда, мөмкинлек тә туа ул. Максат куясың, план төзисең һәм максатыңа ирешәсең.

Шуны да әйтергә кирәк, сәяхәт вакытында син үсәсең, шәхес буларак чыныгасың. Яңа илгә бару ул – үзенә күрә күнегелгән куыштан чыгу, стресс. Биредә инде яңа шартларга җайлашырга тиешсең. Кирәк җиреңә юл табу, кибеткә бару, ризык сатып алу, яңа кешеләр белән аралашу – боларның барысы синең өчен яңалык, маҗара. Чит илдә аралашу осталыгын, тел белү дәрәҗәсен арттырасың, үҗәтлек барлыкка килә. Шуңа да мин яшьләрнең үз куышына бикләнеп яшәве яклы түгел. Чит илләргә барсыннар, дөнья күрсеннәр, ошап китсә – шунда калсыннар, ошамаса – кире кайтырга кайчан да соң түгел!

Илһам Ибраһимов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев