Логотип Идель
Заман

Буллинг. Нигә МИН?

Буллинг – бүген үсмерләр, яшьләр сөйләмендә еш яңгыраган сүзләр рәтендә. Чит илдән килеп кергән «хейт», «хайп», «троллинг» ише модалы терминнарның берсе генә түгел бу, соңгы елларда аеруча җитди төс алган проблема. Һәр өченче бала шәхес булып җитлегү дәверендә шушы күренеш белән очраша, ди психологлар.  

Буллинг – бүген үсмерләр, яшьләр сөйләмендә еш яңгыраган сүзләр рәтендә. Чит илдән килеп кергән «хейт», «хайп», «троллинг» ише модалы терминнарның берсе генә түгел бу, соңгы елларда аеруча җитди төс алган проблема. Һәр өченче бала шәхес булып җитлегү дәверендә шушы күренеш белән очраша, ди психологлар.  

Күренеш буларак яңалык түгел 

Bullying – инглизчәдән «куркыту», «кыерсыту», «җәберләү» дип тәрҗемә ителә. Ул күбрәк мәктәп тормышына бәйле кулланыла. Әмма күренеш буларак, ул, әлбәттә, уку йорты кысаларында гына үсеш алмый. Теләсә нинди коллективта мондый мөнәсәбәтләр туарга мөмкин.

Аңлашыла ки, элегрәк буллинг сүзе кулланышта булмаса да, күренеш буларак бу бер дә яңалык түгел. Ул чакларда мәктәптә көчсезрәк, башкалардан аерылып торган балаларны өнәп бетермәгәннәр, андыйлар яшьтәшләре тарафыннан читләштерелгән, түбәнсетү очраклары да еш очраган. 

Бүген исә, буллинг проблемасы аеруча кискен төс алды. Күреп торабыз, җәмгыятьтә агрессия артты, үз фикереңне өстен куеп, башкасын кабул итмәү, бар дөньясына ачу саклау, юктан гына да кабынып китеп, талаш-ызгышлар килеп чыгу, хәтта физик көч куллануга кадәр җиткән очраклар турында ишетеп-күреп торабыз. Олылар арасында шундый вазгыять булганда, психик яктан җитлегеп бетмәгән балалар һәм үсмерләрнең үзара мөнәсәбәтләре кискенләшүе гаҗәп хәл түгел. Әмма өлкәннәр тормыштагы мондый күренешләргә каршы торыр хәлдә булса, яшь буын вәкилләре күңелендә мәктәп елларындагы җәберләүләр төзәлмәс яра калдырырга мөмкин.

Казанның 175 нче мәктәбендә атыш оештырган, балаларга һәм укытучыларга каршы корал тотып чыккан Илназ Галәвиев мисалы гына да буллингның никадәр котычкыч нәтиҗәләргә китерә алуын күрсәтә. Язмабызда бу проблема белән очрашкан кешеләр белән аралаштык, психолог белән бу күренешнең асылына төшенергә, аңа каршы тору юлларын ачыкларга тырыштык.

Креативлык бәласе  

Миләүшә Хәйретдинова, психолог

Безнең белешмә: 
Миләүшә Хәйретдинова – Казан федераль университеты мөгаллимәсе, психолог. Параллель рәвештә психологик эшчәнлек белән шөгыльләнә – гаиләләр, төрле яшьтәге балалар белән эшли. Шулай ук ул Мәскәүнең гештальт институтын тәмамлап, аккредитацияләнгән гештальт-терапевт исемен ала. 40 яшь, кияүдә, ике бала әнисе.

– Консультацияләргә мәктәптә буллинг күренешенә зар белдереп килүчеләр шактый. Әмма, мине кыерсыталар, түбәнсетәләр, кыйныйлар, дип турыдан-туры әйтүчеләр сирәк. Күпчелектә, ата-аналар балада үзбәяләве түбән булуга, мәктәптә өлгерешлеге аксауга, аның ялкаулык күрсәтүенә, күңел төшенкелегенә, мәктәпкә барырга теләмәвенә, начар яраклашуына, дуслары булмавына борчыла. Бала һәм әти-әни белән сөйләшә башлагач, проблеманың үзәгендә нәкъ менә буллинг икәне ачыклана. Ә алда әйтеп кителгән проблемалар уку йортындагы тискәре мохитнең нәтиҗәсе булып торуын аңлыйбыз.

Кызганычка, буллинг бүген, чыннан да, бик киң таралган күренеш. Вербаль, кибербуллинг кебек төрләре үсеш ала. Ягъни интернетта мыскыл итү, кешене хурлый торган мәгълүмат, фотографияләр, видеолар урнаштыру, куркыту очраклары арта. Троллинг та буллингның бер өлеше – интернетта кешеләр арасында низаг тудыру максаты белән провокацияле мәгълүмат тарату белән махсус шөгыльләнүчеләр бар.  
 

Буллинг буенча беренче тикшеренүләр XX гасыр башында ук уздырылган. 1905 еллар тирәсендә француз галиме Дьюкс әлеге феноменны өйрәнә. Фәнни әйләнешкә исә бу термин җитмешенче елларда керә. Скандинавия профессоры Дэн Олвеус малайлар арасында махсус тикшеренү уздырып, агрессор һәм буллинг корбанының шәхес үзенчәлекләрен ачыклый. Аның бу темага китабы («Мальчики для битья и школьные хулиганы») да басыла. Безнең илдә исә бу темага бәйле беренче мәкаләләр 2005-2006 еллар тирәсендә генә басыла.

Бүген буллинг темасы ни өчен шулкадәр күпертелә башлады соң? Мин моны заман кешесенең креативлыгы алгы планга чыгарылуы белән бәйлим. Һәр кеше хәзер кабатланмас, уникаль булырга омтыла, башкалардан үзенең киеме, образы, идеяләре, үз-үзен тотышы, күңел ачу ысуллары белән аерылып торырга тели. Үзенчәлекле булу трендка әйләнеп бара. Яшүсмерләр турында сүз алып барганда, аларның да гомуммассада буласы килми. Бу яшьтә тәңгәллекләре формалаша, дөньяга үзләренең үзенчәлеген тәкъдим итү мөһим. Нәкъ менә үсмерләр үз тирәлегендә яңалык ачарга омтыла да. Әмма еш кына мондый креативлык җәмгыять тарафыннан уңай кабул ителми.  Малайлар һәм кызлар көлү, мыскыл итү белән очраша. Менә бу реакция буллингка әверелә дә.
Яшүсмерләр арасында арта барган агрессия һәм аларның түбән эмоциональ интеллекты да буллинг күренешенең үсешенә сәбәпче. Бүген әти-әниләр балаларын интеллектуаль яктан баетуга зур көч куя – төрле түгәрәкләргә йөртә, акыл һәм физик яктан үстерә. Бу начар түгел – яхшы. Әмма аның психик сәламәтлегенә, кызганычка, инвестицияләр аз. Баланың кечкенәдән коммуникатив компетенцияләре формалашмый. Нәтиҗәдә, ул үз фикерләрен, хис-тойгыларын, ихтыяҗларын башкаларга җиткерә белми. Бу җитешсезлек аны үз дигәненә ирешү өчен башка – примитив ысуллар – буллинг кулланып эш итүгә этәрә.

Буллинг нигезендә баланың кичерешләре ята. Буллинг белән шөгыльләнгәненә дә, буллингка дучар булганына да, бу күренешне күзәткәненә дә нидер җитми. Балада аралашу күнекмәләре булмау, үз фикерен анык, ачык һәм адекват итеп җиткерә белмәве аркасында ул шушындый үз-үзен тотыш формасын сайлый да. 

Гомумән, буллинг бик куркыныч һәм ул аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дәүләт тә буллингны кисәтү буенча төрле проектларны финанслый. Максатыбыз – бу күренешнең тамырына балта белән чабу.  Буллингтан аның корбаны гына зыян күрә дип санау ялгышлык. Кимсетүгә дучар булган кеше генә түгел, агрессор да, күзәтүчеләр дә зарар күрә. Буллингны бала туктата алмый – аңа олы кеше ярдәме белән генә чик куеп була.

Баланың буллингка дучар булуны ничек сизеп була соң? Психик киеренкелектә озак торганда, бала организмы стресс кичерә, адреналин гормоны күпләп бүлеп чыгарыла. Ул ашкайнату системасы эшчәнлеген тоткарлый, бала начар ашый башлый яки бөтенләй ашаудан кала. Шулай ук баш мие аппараты өлешчә яки тулысынча «сүнә». Бала начар укый, мәктәпкә барырга теләми, мәктәп турында яки сыйныфташлары турында сүз чыкканда, ирексездән еларга тора, күңел төшенкелеге, ялкаулык билгеләре барлыкка килә, үсмер үз-үзенә кул салу турында да уйларга да мөмкин. Шулай ук, киресенчә, бала агрессия күрсәтә башлавы ихтимал.

Буллингтан котылу өчен нишләргә? Беренче чиратта, бала әти-әнисе беләнме, укытучысы беләнме, ышанычлы мөнәсәбәтләрдә булырга тиеш.  Кечкенәдән үк үзенә куркыныч янаганда ярдәм итәрдәй, аның яклы булырдай кеше барлыгын белеп торуы мөһим. Ул ярдәм сорауның көчсезлек билгесе түгеллеген белеп торырга тиеш. Ярдәм сорый белү ул – бәлагә юлыккан олы кешенең гамәле. Моны балага аңлатырга, аның белән сөйләшергә кирәк.  Үсмернең шундый ышанычы, эчке терәге булса, ул олыларга мөрәҗәгать итүдән курыкмаячак. Әгәр дә баланы интернетта җәберлиләр икән, барлык язышуларны саклау мөһим. Бу кибербуллинг дәлиле булып торачак.  

Бала олылар алдында ачыла икән, өлкән кешегә тынычлык саклау мөһим. Әгәр дә ул агрессия күрсәтә башласа, үсмер эскә йомылып калырга, үзен борчыган мәсьәләләр хакында башка сөйләмәскә мөмкин. Балага ышанырга кирәк. «Сиңа шулай тоелгандыр. Чынлыкта алай түгелдер», – дип шикләнергә ярамый. Аны хупларга, гамәлләре дөрес булуы турында әйтү мөһим. Булган хәлдә аның гаебе юклыгын аңлатырга тырышыгыз. Ул кичергән бер хиснең дә ояты юклыгын әйтегез. Елый икән – еласын, калтырана икән – бу шулай тиеш, дөрес. Һәм, әлбәттә, бу очракта белгечкә мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. 

«Бу хәлләр чыныктырды»

Гүзәл Җамалиева, 37 яшь:

– Мин Казан мәктәпләренең берсендә укыдым. Безнең мәктәптә мыскыл итү, җәберләүләр гадәти күренеш иде. Буллинг сүзе ул вакытта әле юк та иде. Әмма уку йортында күргәннәр нәкъ менә шушы күренеш үрнәге. Кемгәдер күбрәк эләгә иде, кемгәдер азрак. Малайларга бик авыр иде. Туксанынчы еллар бу – аларны бик нык түбәнсеттеләр. Кызлар башка стратегия сайлый иде. Әйтик миңа сыйныфташлар бишенчедә укыганда бойкот игълан итте һәм ике ел сөйләшмәде. Тулы изоляция. Син мәктәпкә киләсең, ә сине беркем күрми, исәнләшми, син, гомумән, юк төсле. Физик яктан тиюче булмады үзе. Аннары малайлар кискенрәк эш итә башлады: нинди сүзләр генә яңгырамады! Җавап бирә бардым. Группировкадагы кызларга әйтеп, «стрелка»га чакырганнары да булды. Менә анысы куркыныч иде инде: миннән олырак кызлар бит. Үсә төшкәч, моңа чик куя алдым. Мине җәберләгән кызларны уку ягыннан үземә бәйле иттем: яхшы укыгач, контроль эшләрнең барлык вариантларын чишеп, аларга күчертә башладым. Тугызынчы сыйныфта инде мине түбәнсетергә маташкан ике кызга каршы үзем бойкот игълан иттем. Алар белән бер ел берәү дә аралашмады.

Әти-әнигә зар белдергәнем булмады. Бәлки ярдәм иткән дә булырлар иде. Башка класска яки башка мәктәпкә күчәргә мөмин бит. Әмма буллинг корбаны итеп нәкъ менә гомердә дә зарланмаячак бала сайлана. Аерым алганда, буллинг белән шөгыльләнүчеләр – гади балалар, ә менә берләшкәч, башлары китә иде. 
Бүген шуны әйтә алам: мәктәптә буллинг корбаны булганнарның күбесе бүген шактый уңышка ирешкән, тормышта үз урынын тапкан кешеләр. Мине дә бу хәлләр чыныктырды. Ә менә буллинг белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге инде йә исән түгел, йә эчкечелеккә-наркоманлыкка сабышты.

«Классташларны күрәсем дә килми»

Лилия Сәйфиева (исеме үзгәртелде), 30 яшь

– Түбән Камада тудым, бик үк имин булмаган гаиләдә үстем. Әтием юк, әни исә эчә иде. Гаиләбездә кием алырга акча юк, билгеле. Чиста-пөхтә йөрергә тырышсам да, яшьтәшләрем кебек модалы киенү мөмкинлеге булмады. Шуның белән бәйле рәвештә, өлкән сыйныфларда классташларым миннән көлә башлады. Алар миңа бойкот игълан итә иде. Бу яшерен төстә дә башкарылмый. Мәктәпкә киләм, ә сыйныфташларым мине күрмәгәндәй, ишетерлек итеп: «Әйдәгез, аның белән сөйләшмибез, бер парта артына утырмыйбыз», – дип ачыктан-ачык сөйләшә.

Яхшы укыдым. Классташларыма төрле яклап ярарга да тырышып карадым, алар әйткәннәрнең берсенә дә каршы килмәдем. Әмма файдасы булмады, рәнҗетүне дәвам иттеләр. Ярдәм күрсәтердәй, бу хәлләр турында сөйләрдәй кешем исә юк иде. Укытучылар, бәлки, чик тә куя алыр иде. Әмма аларга әйтергә курыктым, классташларым ачудан катырак бәйләнә башлар дип шүрләдем. Мәктәпне тәмамланганчы дәвам итте ул. Укып бетергәч кенә бераз җиңел сулап куйдым. Әлегәчә классташларымның берсен дә күрәсем килми. Күпләрнең хәтерендә мәктәп еллары турында якты истәлекләр саклана, аралашып-очрашып торалар. Мин исә берсе турында да ишетергә теләмим.

Үсмер чактагы бу хәлләр күңелдә яра булып калды. «Минем гаебем нидә? Нигә җәберләү өчен мине сайлаганнар?» дигән сораулар әле дә күңелемне тырнап тора. Психолог тискәре хисләрдән беркадәр арынырга ярдәм итте, әмма булганнарны барыбер оныта алмыйм.  

 «Сеңлемә терәк булырга телим» 

Алинә Верниковская, 23 яшь:

– Тумышым белән Нижгар якларыннан. Мәктәптә кыерсытулар 16 яшемдә,  очрашып йөргән бер егет белән аерылышкач тотынды. Аның дусты теләсә- нинди сүзләр әйтә, мыскыллый башлады, болар барысы да башка укучылар алдында башкарыла иде. Үсмер чак болай да катлаулы чор, үзбәяләвем болай да түбән. Брекетлар да кия идем. Бу факт буллинг йогынтысын тагын да көчәйтте. Синнән көләләр, көн дә җәберлиләр – мәктәпкә бармас дәрәҗәгә җиттем. Минем белән дус булып йөргән кызлар-малайларның башкаларга кушылып көлүе аеруча авыр кабул ителде.

Көннәрнең берендә боларга түзмичә, мәктәптә үксеп еларга тотындым һәм кайтып, әти-әниләрдән бу мәктәптән күчерүләрен үтендем. Алар укытучылар белән сөйләшеп, хәлне җайга салырга тырышып карады. Әмма берни дә үзгәрмәде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, башка мәктәпкә күчтем. Ләкин кимсетүләр социаль челтәрләрдә башланды, нинди генә сүзләр язып бетермәделәр. 16 яшемдә минем өчен бу зур фаҗига иде, боларның барысы төрле комплексларга сәбәпче булды. 

Мәктәптән соң КФУга укырга кердем, хәзер инде Мәскәүдә эшлим. Әмма әле дә ул чактагы вазгыять онытылмый. Үсмер чактагы кичерешләр олы тормышта комплекслар тудырды. Ул чактагы кыерсытулардан соң, һәр нәрсәдә идеаль булырга омтылам. Югыйсә, кешеләр мине кабул итмәс төсле.  Триггерлардан котылу өчен хәтта психолог белән эшләргә туры килде.

Минем белән мәктәптә булган хәлләр буллингның бик йомшак варианты икәнен аңлыйм. Барысы да күпкә аянычрак булырга мөмкин. Хәзер 10 яшьлек сеңлем үсеп килә. Аның тормышы белән кызыксынып торам. Ул-бу сизелсә, сеңлемә ышанычлы терәк булырга әзермен. 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев