Логотип Идель
Заман

«ЧЕРНОЕ ЗЕРКАЛО»: ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ҮСЕШЕ ТУРЫНДА ТЕТРӘНДЕРГЕЧ ҺӘМ МАВЫКТЫРГЫЧ АНТИУТОПИЯ

Такси дигән искиткеч дөньяны мин универны бетереп, эшли башлагач ачтым. Шулкадәр уңайлы һәм рәхәт әйбер.

Өстәвенә, таксистка йолдызлар һәм комментарийлар рәвешендә үз бәяләмәңне калдырып була. Ә менә, ялгышмасам, өч ел элек таксистлар да юлчыларга бәяләмә куя башлады. Мин моны белми дә калган булыр идем, бәлки, әмма кушымтаны ачкач үз исемем янында 4,94 дигән санга игътибар иттем. Бигрәк югары бәялиләр икән мине, дип уйлап куйдым әле. Һәм мин кушымтага кергән саен шул саннарны карарга гадәтләндем - кызык бит. Озак кына шулай үзгәрешсез торды ул минем. Ә аннары бер кергәч, күзем шакмак булды – 4,89! «Минем сезгә нинди начарлыгым тиде?!» минәйтәм.

Чынлап, борчылдым, чөнки бер язмада, юлчының рейтингы шулай кинәт төшеп китсен өчен, таксист 1 яки 2 йолдыз гына куярга тиеш, дип укыган идем. Бөтен соңгы атнадагы заказларымны барлап чыктым. Ишекне дә каты япмыйм, ике минуттан артык көттергәнем дә юк, телефоннан да сөйләшеп бармыйм – «соң миннән дә камилрәк юлчы була аламы соң инде?!» Һәм башыма китереп сукты! Мин үзем дә сизмичә бер сериалга килеп эләккәнмен.

НӘРСӘ ТУРЫНДА?

Ул сериалның исеме – «Black Mirror» («Кара көзге»). Фәнни фантастика жанрына караган бу антиутопик сериалның хәзерге вакытта 6 сезоны дөнья күрде. Кыскача гына әйткәндә, «Black Mirror» – бүгенге вазгыятьтән усал көлү һәм абсурдлык призмасы аша безнең ихтимал киләчәккә күз ташлау омтылышы. Болар барысы да бүгенге һәм киләчәк технологияләр, аларның тормышыбызга куркыныч тәэсире турында. Сезнең озаклап телефонга чумып яки ноутбукка текәлеп утырганда очраклы рәвештә экранда үз чагылышыгызга игътибар иткәнегез, ә төгәлрәге, юлыкканыгыз бармы? Мин андый очракларда ике секундка айнып китәм сыман – һәм шул гомер лента актарып утырган әрәм вакыт өчен оят булып китә. Тик аннары лентада яңа видео я фото ачыла да, мин янәдән виртуаль дөньяга чумам.

Сериал исеме – нәкъ менә шушы күренешкә ишарә. «Кара көзге» безне кара экранга, үз-үзебезгә күз салырга чакыра. Мин технологияләрнең мондый үсеш тизлегенә әзерме? Мин ясалма интеллект, нейрочелтәрләрне башкаларга һәм үземә зыян салмыйча куллана аламмы? Ә башкалар аерым технологияләрне миңа каршы кулланмас дип кистереп әйтә аламмы? Тел төбем яхшырак аңлашылсын өчен, бу язманы укып тәмамлагач, Ютубта дубляж актрисасы Алёна Андронова һәм аның тавышын «урлаулары» турында видеоны табып карарга киңәш итәм.

КЫЗЫКТЫРГЫЧ ҺӘМ КУРКЫНЫЧ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

«Кара көзге»дә сериаллар сюжет ягыннан бер-берсенә бәйле түгел. Һәр серия аерым бер фильм итеп карарлык, шуңа күрә кайсы сериясеннән башласагыз да ялгыш булмаячак. Серияләрне безнең тормышыбызга көннән-көн тирәнрәк үтеп кергән мәгълүмати технологияләр, виртуаль чынбарлык һәм ясалма интеллект темасы берләштерә. Һәм караучыларга тирәнрәк тәэсир итү, проблемаларны үтемлерәк күрсәтү өчен сериал авторлары фантастикага мөрәҗәгать итә, инде булган технологияләрне «үстерә». Менә, мисал өчен, тормышыгызда булган барлык вакыйгаларны кире кайтып фильм кебек карап була ди. Сезнең чигәгезгә махсус чип беркетәләр, һәм шул чип ярдәмендә сез тормышыгызның инде узган теләсә кайсы ноктасын кире кайтып карый аласыз. Сез мөмкинлегегез булса, мондый чипны үзегезгә куйдырыр идегезме?

Беренче уйлаганда, бик кызыктыргыч яңгырый – ниндидер мөһим әйберне искә төшерү, күңелгә якын мизгелләргә кире кайту мөмкинлеге бу. Ә кемдер үткәндәге рәхәт мизгелләр корбанына әйләнеп, чынбарлыкка кайтырга теләмәсә? Ә берәр көнчесе, хыянәтне исбатлар өчен, ире яки хатынының чипын урласа? Кыскасы, моның нинди нәтиҗәләргә китерә алуын сериалның «The Entire History of You» («Синең бар тормышың») сериясендә карарга була.

Яки, мәсәлән, кемнеңдер якыны авыр хәлдә урын өстендә ята. Аның исән калу шансы юк диярлек. Әмма якыныңны үз яныңда калдыру өчен бер мөмкинлек бар – аның аңын йомшак уенчыкка күчерү. Ягъни, кеше үлгәнче, аңын уенчыкка күчереп алалар һәм ул үлемсезгә әйләнә (үлемсез диюем – ул аң кертелгән чип юкка чыгарылганчы мәгънәсендә). Ул сине ишетә, күрә, һәм уенчык функционалы сыйдырган кадәр вариантларда үзенә ни кирәген әйтә ала. «Black museum» («Кара музей») сериясендә вакыйгалар эксперимент форматында кулланып каралган шундый технологияләр музеенда бара.

НӘРСӘ КУРКЫНЫЧРАК?

Минем иң яраткан серия – беренче сезонның беренче «The National Anthem» («Милли гимн») сериясе. Биредә барган вакыйгаларны бик ансат кына безнең чынбарлыкка күчереп карап була. Монда бернинди фантастик технологияләр юк, барысы да гади һәм шуның белән тетрәндергеч тә. Серия нигезендә мондый сюжет: кемдер принцессаны урлый һәм аны исән-сау кайтару өчен шарт куя. Премьер-министр туры эфирга чыгып ямьсез һәм җирәнгеч бер әйбер эшләргә тиеш (ни икәнен язмыйм, цензура үткәрмәячәк).

Бу сериянең финалыннан минем кот очты – бу бит нәкъ безнең бүгенгебез! «The National Anthem» – кешелекнең шоу, эпатажга мохтаҗ булуы, шуны ябышып каравы турында. Бу эпизод антиутопик сериалны башлап җибәрер өчен искиткеч туры килә.

Беренче карашка технология, ясалма интеллект үсеше турында кебек тоелган сериал асылда без еш кына игътибар итми калган мөһим әйбергә басым ясый. Һәм аны, мөгаен, бер сорау белән формалаштырырга буладыр: технологияләр куркынычмы, әллә ул технологияләр артында торган кешеме?

Миңа ошаган топ-5 серия

1. «The National Anthem» («милли гимн»)

2. «Black museum» («кара музей»)

3. «Be Right Back» («тиздән кайтам»)

4. «San Junipero»

5. «Smithereens» («кыйпылчыклар»)

Бонус буларак

Netflix платформасында дөнья күргән уен форматында эшләнелгән «Bandersnatch» сюжетын син үзең сайлыйсың. Фильм өчен барлыгы 5 сәгатьтән артык материал төшерелгән, синең нинди адымнар сайлавыңа карап, сюжет төрлечә бара һәм тәмамлана.

Миңа бик ошады! Тагын бер бонус: таксида рейтингыма зур игътибар бирүемне сериалга эләгү дип телгә алганда мин аерым бер серияне күз алдында тоткан идем. Безнең лайклар, комментарийлар, язылучылар дип шашуыбыз турында абсурд форматта – «Nosedive» сериясе («Нырок»).

Гүзәл Закирова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: кино, күзәтү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев