Логотип Идель
Заман

«Чәчәк иясе» белән «чәчәк ашлау» арасында

Чәчәк салдыруга халыкның карашы ничек?» Бу сораулар галим Гали Рәхимнең егерменче елларда авылларны өйрәнү өчен төзелгән кулланмасыннан алынды. Алар ул тарихи чорның бик мөһим соравына игътибарны җәлеп итә: чәчәк (натурльная оспа) һәм чәчәк салу (оспопрививание, ягъни вакцинация).

«Авылда йогышлы авырулар күп һәм еш буламы? Нинди авырулар? Чәчәкнең таралуы ничек? Чәчәк салдыру ничек куелган? Авылдагы балаларның ничә процентлабына чәчәк салына (бер ел эчендә туганнарга карата)? Гомумән алганда, авыл халкының ничә процентына чәчәк ашланган? Чәчәк салдыруга халыкның карашы ничек?» Бу сораулар галим Гали Рәхимнең егерменче елларда авылларны өйрәнү өчен төзелгән кулланмасыннан алынды. Алар ул тарихи чорның бик мөһим соравына игътибарны җәлеп итә: чәчәк (натурльная оспа) һәм чәчәк салу (оспопрививание, ягъни вакцинация).

 

Татарча брошюралар

 

Чәчәк – йогышлы чир һәм куркыныч авыруларның берсе. Хәзерге көндә, әлбәттә, вакцина ярдәмендә аның таралуын күптән туктатканнар. Ә менә йөз ел элек кенә бу чирдән үлүчеләр дә шактый була, ә чирләп терелгәннәр арасында шадра (биттә яки тәндәге вак вак чокырчыклар) гына түгел, сукыр калганнары да очраган.  

Русиядә XIX гасыр башыннан ук чәчәк чирен бетерү өчен төрле чаралар уздырыла: хөкүмәт казнасыннан ел саен акча бүленә, махсус рәвештә чәчәк салучыларны әзерлиләр. Һәр төбәктә шундый хезмәт кешеләре була, алар эшенә ярдәмгә төрле брошюралар да бастыралар. Андый китаплар татар телендә дә чыккан. Мәсәлән, 1811 елда Казандагы Татар Ратушасы аша чәчәк салу турында китапчыкны халык арасында тараталар. Бу эшкә шәһәр идарәләре дә кушыла, дин әһелләрен дә җәлеп итәләр. Оренбург мөселман Диния нәзарәте мөфтие Габдесәләм Габдерәхимов 1834 елда тыйб гыйлеменә багышланган китап нәшер итә, монда ул төрле йогышлы авыруларга, шул уңайдан, чәчәк чиренә дә кагыла.

 

Вакцина – гөнаһ?

 

Әмма гади халык «чәчәк салдырырга» ашыкмый. Хәтта XIX гасырның соңгы чирегендә дә профилактика чаралары барыбер зур кыенлыкларга тап була. Мәсәлән, Уфада 1880 елда ике махсус урында бушлай прививка ясатып булган, ә надан халык бу урыннарны урап үтәргә тырышкан. Кайсылары курыккан яисә бу гөнаһ дип санаган (прививкадан соң калган эзне рус халкында «антихрист мөһере» дигән ышану да тарала), кайсы кеше чәчәк салучыларны, имеш, бүләкләргә кирәк икән дигән хәбәргә ышана, шуңа күрә кесәсендә акчасын саклый.

Казанда бу елларда җиде махсус урында чәчәк салып булган. Моннан тыш 1871 елгы бер гәҗит игъланында шәһәрдәге өч чәчәк салучының фатир адреслары да күрсәтелгән. Бу белгечләр арасында татар кешесе Мостафа Гайсин булуы аерым игътибарга лаек. Чыгышы белән Казан мещаннарыннан, «старший лекарский ученик» дәрәҗәсенә җиткән Мостафа әфәнде чәчәк салу эше белән 1830 еллардан ук шөгыльләнә, яшьләрне дә ул һөнәргә өйрәтә һәм бу хезмәте өчен хөкүмәт тарафыннан төрле бүләкләр белән дә хөрмәтләнгән.

Әмма мондый татар белгечләре дә халыкны, бигрәк тә авыл җирендә яшәгәннәрне үгетләп бетерә алмаган. Мәсәлән, Мостафа Гайсин 1837 елдан 1860 елга чаклы 5035 кешегә чәчәк салган. Билгеле инде, ул күбрәк шәһәр татарлары арасында эш алып барган. Аның хезмәттәше Әхмәдулла Фәйзуллин (чыгышы белән Казан артыннан, Күлле-Киме авылыннан) шул ук елларда (1836-1859) Казан губернасы Царевококшайск өязе авылларында 2327 балага чәчәк салган. Халык төрле сәбәп белән бу эштән баш тарткан (мәсәлән, әниләр балаларын чирләп тора әле яисә ир баланы сөннәтче бабайдан соң хәлсезләнгән дип алып калалар). Чәчәк салдырып та, соңыннан прививка эшләткән урынны юып яисә вакцинаны суырып алып маташулар да очраган.

Гади халыкның табибларга шикләнеп каравы аларның кайберләренең үз эшләренә битараф булуларыннан да килгән. Медицина өлкәсе хезмәткәрләре, шул ук чәчәк салучылар, үз хезмәтләре белән гел уңай үрнәк кенә булып тормаган, кайвакыт аларның хокук бозулары да халыкны читләткән. Мәсәлән, кайбер җирләрдә вакцина бирелмәсә дә, документларда чәчәк салынган дип теркәлгән яисә бөтенләй булмаган «үле җаннар» исемлекләре дә төзелгән. Уфа губернасы Бәләбәй өязендә мондый хилаф эшләр ачыклана. Кайбер чәчәк салучылар надан халыкның ышануларын үз файдасына да кулланган: прививкадан акча түләп «котылып» калучылар булган. Мондый ришвәтчелек очраклары шул ук Уфа губернасының Бөре өязе белән бәйле.

 

«Чәчәк боткасы»ннан авыз итү

 

Татар авылларын өйрәнү буенча әзерләнгән кулланмасында Гали Рәхим юкка гына чәчәк авыруына игътибар итмәгән. Халык арасында чәчәк салуның альтернативасы булып, бу чирне дәвалау ысуллары (төрле сәер ышанулар) озак сакланып килгән. Бу хакта Каюм Насыйри бик кызыклы күзәтүләр калдырган: баласы чәчәк белән авырган кеше садака итеп кемгәдер ак үрдәк яисә каз биргән, әгәр мескен бала төзәлә башласа, «чәчәк иясен» ризалаштырыр өчен, «чәчәк боткасы» пешергәннәр. Авыру бала үлә калса, әлбәттә, «чәчәк иясенә» сылталаганнар...

Укымышлырак татарлар арасында чәчәк салдыру ХХ гасыр башында инде гадәти күренешкә әйләнә. Ризаэтдин Фәхретдин бер язмасында кешенең тормыш тәҗрибәсен чәчәктән алган вакцина белән чагыштырган: «Чәчәк ашланган балаларга ошбу куәте бетмәгән мөдәттә чәчәк чыкмый торуны белмәк кеби», – дип яза. Бу чорда инде чәчәк салучылар булып татар ханым-туташлары да эшли башлый. Мәсәлән, Казанда шундый белгечләрнең берсе – язучы Гафур Коләхмәтовның Шәмсекамар исемле апасы була. Әниләрне балаларына чәчәк салдырырга үгетләгәндә, әлбәттә, мондый хатын-кыз табибәләр сүзе халык өчен үтемлерәк булгандыр.

 

Махсус декрет белән «чәчәктән ашлану»

 

Әмма патша заманындагы Русиядә чәчәк чиреннән прививка ясату мәҗбүри эш саналмый, һәркем үзе сайлый – кирәкме аңа «чәчәктән ашлану», әллә юкмы? Шуңа күрә киң катламнар бу чарадан читтә кала, баш тарта, чәчәктән үлгәннәр саны да әллә ни кимеми. Чагыштыру өчен: шул елларда Британиядә прививка мәҗбүри була,бу илдә XIX гасыр ахырында ук чәчәктән вафат булганнар саны нольгә якынлаша. Русиядә чәчәктән прививка ясату советлар чорында гына, 1919 елда, махсус декрет белән мәҗбүри чарага әйләндерелә. Казан губерна идарәсенең сәләмәтлек саклау бүлеге рус һәм татар телләрендә шул елны, бу декретны бастырып, халыкка тарата. Моннан тыш, патша заманындагы кебек төрле брошюралар чыгарыла, лекциялар укып, совет кешесенең аң-даирәсен һәм белемен арттырырга тырышалар. Ләкин никадәр пропаганда алып барылса да, чәчәк салу мәҗбүри чарага әйләнсә дә, бу чирне бетерү өчен тагын егерме елга якын вакыт кирәк була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев