Логотип Идель
Заман

ЭЛЬВИРА КАРА: «ТЕЛНЕҢ БАШЛАНГЫЧЫ – ГАИЛӘ»

Интернет киңлекләрендә популярлык җыйган «Иптәшләр татарлар» каналының язылучыларын бер сорау кызыксындыра: «Пабликның администраторы кем?» Җавап – әлеге язмада.

Белешмә: Әти-әниләрем Әлки районыннан. Белемем буенча мин икътисадчы. Берничә ел һөнәрем буенча эшләдем. Ә 2019 елда медиа өлкәгә күчтем.

Төп эшчәнлегем – продакшн.

Без команда белән документаль фильмнар төшерәбез. Алар авыллар, төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар турында. Шулай ук төрле өлкә кешеләре тормышының бер көнен күрсәтүгә багышланган документаль фильмнар циклы чыгып килә.

«Иптәшләр татарлар» каналы

2020 елда телеграм каналын ачтык. Аның максаты – татарларга кызыклы булган темаларны яктырту: җыр, мәдәният, әдәбият, юмор, тарих. Паблик ачылган вакытта аноним буларак планлаштырылган иде. Хәзер әкренләп үземне күрсәтә башладым.

«Кара» псевдонимы

«Кара», чөнки ул минем белән ассоциация: чәч, күз төсе һәм кара кучкыл тәнле булуыма бәйле. Кемгәдер кара төс караңгы, куркыныч төс булып тоелса, минем өчен алай түгел.

Дөресен генә әйткәндә , исемемнең мәгънәсен белмим.

Исем – бер-беребезгә мөрәҗәгать итәр өчен хәрефләр җыелмасы. Үз исемемне яратам.

Татуировкаларны 30 яшьтән соң ясаттым.

Беренчесе – беләзек сөягендә , ул тәүге тапкыр тәнемә рәсем төшерүемне хәтерләтә. Муендагысы – мимоза чәчәге. Яратам шушы «…сары борчулы чәчәкләр. Шайтан белсен аларның исемен, ләкин алар Мәскәүдә беренче булып күренәләр». (М. Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» әсәреннән цитата)

Гомумән алганда, татуировкаларның мәгънәсе – кеше өчен шәхси нәрсә. Мин бу турыда теләсә кем белән сөйләшергә әзер түгел.

Төп 3 уңай сыйфат

Игелекле, кешеләргә мәхәббәт, зур йөрәкле булуым. Миңа калса, үзем кебек кешеләр миннән бөркелеп чыккан нурны күреп, яныма җыела.

Татар мәдәнияте турында

Мин каналымда татар мәдәнияте вакыйгаларын яктыртырга яратам: концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр. Аларның барысына да диярлек үзем йөрим. Башка басмаларда чараларга рецензияләр, татар музыкантлары, актерлары белән әңгәмәләр укырга яратам. Бездә гаҗәеп тирән белемле журналистлар, экспертлар бар. Язмаларны укыганнан соң күпме кызыклы нәрсәне белмәгәнлегем ачыклана. Белемнәремне тулыландыру өчен вакыт-вакыт татар тарихы, әдәбияты буенча ачык курсларда катнашам.

Мин үземне популяр дип әйтә алмыйм

Әйе, чараларда танып, фотога төшәләр анысы. Әмма мин күбрәк мәдәни күзәтүче, журналист һәм репортер.

Тел иң беренче чиратта өйдә саклана.

Гаиләдә туган телдә сөйләшмәсәң, кызганычка каршы, аз нәрсә ярдәм итәчәк. Туган телдә аралашуны балачактан ук башларга кирәк, чөнки балалар барысын космик тизлектә үзләштерә. Мәктәптә уку телне саклап калу өчен җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Мине һәрвакыт кешеләрнең чит телләрне үзләштерүе, ә туган телләрен өйрәнә алмыйм, диюләре гаҗәпләндерә. Бу – нонсенс.

Татар әдәбияты турында

Әдәбият «Иптәшләр татарлар»да аз яктыртыла. Димәк, бу минем өчен үсеш зонасы. Хәзерге эшчәнлегем булмаса, мин әдәбият белеменә тартылган булыр идем, мөгаен.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: иптәшләр татарлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев