Логотип Идель
Заман

Эшләп уку, яки укып эшләү

Соңгы елларны эшләп уку яисә укып эшләү аеруча популярлашты. Яшьләр уку белән эшне бер юлы тартып бара. «Авыр, ләкин нишләтәсең», – ди алар.

Студент вакытта еш кына: «Син ничек барысына да өлгерәсең?» – дигән сорауны ишетергә туры килә. Көндез – уку, кичләрен – эш, төнлә өй эшләре... Иртәдән яңадан дәресләр һәм шулай атналар, айлар буе дәвам итә. Соңгы елларны эшләп уку яисә укып эшләү аеруча популярлашты. Яшьләр уку белән эшне бер юлы тартып бара. «Авыр, ләкин нишләтәсең», – ди алар.

 

«Укуыңа зыян килә»

Яшьләр өчен эшләп уку гадәти күренеш, өлкәннәр генә моны хуплап бетерми: «Укуыңа зыян килә», – диләр. «Без укыдык әле, ачка үлмәдек», – дип каты бәрелүчеләр дә хәйран. Уйлап карасаң, әйе, элегрәк укып бетергәч кенә эшкә урнашканнар. Алар өчен тырышып уку, диплом алу, акчалы, үз профессияң буенча эшкә урнашу үзе бер максат булган. Ләкин хәзер бит заманасы икенче, яшьләр башка. Аларның матур киенәсе, тәмле ашыйсылары һәм төрле чараларга йөриселәре килә. Ә барысына да әти-әни биргән акча җитми. Ә кайберәүләрнең бөтенләй дә мөмкинлекләре юк. Һәм шул сәбәпле яшьләр өстәмә керем ягын кайгырта башлый. 

 

Акча тәме

Эшкә урнашуның сәбәпләре төрле, ләкин күпләр: «Акча җитми», – дип җавап бирә. «Әти-әнидән акча сорарга оялам», – диючеләр дә очрый. Ничек булмасын, һәркемнең үз сәбәбе. Уку белән эшне параллель алып бару өчен кичке яктагы, ярты штаттагы яки онлайн эшли торган вакансияләр күздә тотыла. Мәсәлән, туклану урыннары (общепит), кибетләрдә товар тезүче, челтәрле бизнес, онлайн эшләү һ.б. Эшләргә теләгән кешегә эш җитәрлек. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, күп кенә эш урыннарында эш тәҗрибәсе һәм рәсми эшкә урнашу төп шарт итеп куелган. Ягъни алар студентларны эшкә алуны бөтенләй күздә тотмый. Аннан стажировка үтүне дә баштан чыгарырга ярамый. Ул төрле җирдә төрлечә һәм күпме вакытны алачагы билгесез. Шуңа күрә уку вакыты белән дә туры килүе бик мөмкин. Бу очракта күп кенә студентлар параларны “тозлый” һәм укуга кул селти. Кайберләре кичке якка гына дип эшкә керә дә, акча тәмен сизгәч, укуларын онытып, көне-төне эшли башлый. Укырга йөрмәгәч, имтиханнарны тапшыру кыенлаша, койрыклар барлыкка килә. Ишетеп беләм, дәресләрне күп калдырган өчен укудан куылган студентлар дә юк түгел. Шуңа күрә бу яктан сак булырга кирәк. Эш укуга зыян китерергә тиеш түгел! 

 

Тормыш тәҗрибәсе 

Мин үзем дә өч ел буе эшләп укыдым. Җиңел, дигән кешеләр белән килешеп бетә алмыйм. Яраткан эш, билгеләнгән вакыт булса, сүз дә юк анысы. Ләкин укуга, яисә эшкә вакыт кына калмый. Кайсын да булса сайларга туры килә. Ничек булмасын, икесенең берсенә зыян килә. Көнем иртәнге сәгать алтыда йокыдан торудан башлана иде. Тугызда укуда булам, аңарчы өй эшләрен караштыргалым. Көндезге сәгать өчкә кадәр укыйм да, кичке дүрттә эшкә китәм. Төн уртасына кадәр эштә. Аннан кайткач, өй эше эшлим, киемнәрне юам, язасы язмаларны язам. Мин ятканда я сәгать ике, я өч була. Атна уртасында иртәдән укуны калдырып эшләгән көннәр дә күп булды. Өч ел шушы ритмда яшәгәннән соң, кире уйладым. Әлбәттә, акчаны бик яхшы эшләдем, моңарчы алырга акчам җитмәгән күп кенә әйберле булдым, хыялларым чынга ашырдым. Соңгы уку елында дәүләт имтиханнары, диплом язу, практика белән бәйле мәшәкатьләр аркасында, эштән китәргә ниятләдем.  Бу өч ел – бик зур тормыш тәҗрибәсе булды. Үкенәм, дип әйтә алмыйм. Эшемне ярату коткарды, югыйсә үз-үзеңне мәҗбүр итү сәламәтлеккә зыян китерә. 

 

Унсигездән – үз көнеңне үзең күр

Эшләп уку модасын куучылар бу турыда ни уйлый икән, үзләреннән сораштырдык.

 

Гөлия Хөснетдинова, студент, ресторанда эшли:

– Икенче курстан уку белән эшне бергә алып бара башладым. Моның төп сәбәбе – әти-әнигә бәйле буласым килмәде. Уку һәм фатир өчен болай да түлиләр иде, шуңа күрә кирәк-яракка да акча сорарга оялдым. Укуга зыян китермәс өчен, кичке яктагы графикны сайладым. 18 яшьтән соң һәркем үз көнен үзе күрергә тиеш, дип саныйм.

Айзилә Шәймөхәммәтова, студент, фотограф:

– Студентның акчасы гел җитми инде аның, шуңа күрә мин дә өстәмә акча эшләү ягын карадым. Фотограф булып эшләп китүем очраклы түгел. Кечкенәдән үк кулымда фотоаппарат йөрде. Вакыты җиткән булгандыр, бу һөнәремне бизнеска әйләндерердем. Эшләвем укуга зыян китермәде, киресенчә, фотога төшерүем булачак һөнәремә дә бәйле булгач, бергә алып бардым. 

 

Айсылу Фаттахова, студент, репетитор: 

– Эшләп уку киләчәк өчен кирәк. Уку белән генә яшәгән кешегә, алдагы тормышында авырга туры киләдер. Укуны да, эшне дә бергә үреп баргач, киләчәктә нәрсә көткәненә әзер булып торасың. Минем өчен плюс ягы – ул практика. Укуыма зыян китерми, өстәмә акчасы да бар.

Инзилә Хөсәенова, студент, хәбәрче:  

– Әгәр дә эшең укуыңны тулыландыра икән, эшләп уку киресенчә файдага гына. Дәресләрдә теоретик белем алсаң, эшкә баргач, аларны ныгытасың гына. Чөнки китаптан укып кына эшкә өйрәнеп булмый. Имтиханнарда да эшләвемнең файдасын күрдем, укымаган билетлар эләккәндә, тормыштан мисаллар китереп, эшләгән вакытларны искә төшереп, тапшырып чыга идем. Гомумән, студент кеше яшь чагында барысына да өлгерергә һәм үзен төрле өлкәдә сынап карарга тиеш. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев