Логотип Идель
Заман

GAUGA май уртасында “Kamfit” чыгара

Татарча рок-музыка иҗат итүче GAUGA төркеме тиздән яңа альбом чыгара. Альбомның исеме “Kamfit” булачак.

GAUGA төркеме гаҗәеп матур телле җыр сүзләре белән аерылып тора. Җыр сүзләрен Оскар Юнусов - төркемнең солисты үзе яза.

Альбом чыгар алдыннан аның үзе белән сөйләштек.

Альбомга нинди җырлар кергән?

- Без бу альбомга 9 җыр җыйдык. Алар арасында беркайда уйнамаганнары да, күптән, 4-5 ел элек язылганнары, ләкин яздырылмаганнары да бар. Элек язылганнарын кайдан тыңларга була дип сорыйлар иде, альбомыбызда алар да булачак.

Хәзерге заманда альбом чыгару нәрсәгә кирәк?

Безнең өчен һәм шәхсән минем өчен ул безнең эшнең нәтиҗәсе, ничек эшләвебезнең күрсәткече. Без 70 - 80 нче еллардагы классик рок-җырчылары кебек эш итәбез. Бу рок юнәлешенең “чәчәк аткан” чагы булган. Классик рок төркемнәре альбомнар белән эшләгән. Шуңа күрә без дә альбом чыгарабыз. Минем өчен альбом символик мәгънәгә ия, мин аны эшне дәвам итәр өчен, илһамландыра торган зур максат итеп күрәм. Шагыйрьләр шигырь җыентыгын китап итеп чыгарган кебек үк, без дә җырларны бер җыентыка җыярга тырыштык.

Шул ук вакытта альбом ул информация һәм мәдәният консервациясе дә.

 

Сезнең альбомдагы җырларны нәрсә берләштерә?

- Сөю. Ир кеше белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәт. Альбомдагы төп хис ул яратуның төрле дәрәҗәләре һәм төрләре.

 

Нигә мәхәббәт турында язарга булдыгыз, бүтән темалар да бар бит? 

- Безнең башка темаларга язылган җырлар да бар, социаль темаларга язылганнар да бар. Аларны җыеп көз көне чыгарырга уйлыйбыз. 
Асылда, бөтен җырлар да мәхәббәт турында. Хәтта ниндидер ямьсез, җирәндергеч әйбер булса да. Минемчә, бөтен җырлар да мәхәббәттән башлана.
Чыгачак альбомда сөю турында турыдан бәреп әйтәбез. Ә кайбер җырларыбызда ул бик яшерен һәм тирән. Төбенә төшеп җитәргә генә кирәк. 
 

GAUGAның үткән елда чыккан “Bichara" альбомын моннан тыңларга була.

Ни өчен син татарча җырларга булдың?

- Башта мин гел рус җырлары гына яздым, бервакыт, бер татар фразасын җырлап карадым һәм ул миңа моңа хәтле язган барлык җырларымнан да матуррак булып тоелды. Шуннан татарча җырларга булдым. Татар теле, андагы сүзләр, ассоциацияләр миңа башкача, йомшаграк, җылырак булып тоела. Мәсәлән татарча “сөт” дисәң, җылы, ак, парланып торган йомшак хисләр барлыкка килә. Русча “молоко” дип әйтсәң, “молоко” дип язылган грузовик ассоциация барлыкка килә. Татар теле хисләрне белдерү өчен, образлы сөйләм өчен бик әйбәт туры килә. Шул ук вакытта, сөйләшкәндә, мин бөтен кеше белән татарча сөйләшә алмыйм. Үзем рус сүзләрен кушып сөйләгәнне ошатмыйм, шуңа күрә фикеремне чиста татар телендә белдерә алмасам, русча сөйлим.

Бу альбомны кайда һәм нинди кәеф белән тыңларга?

- Төрле җырлар бар - һәрбер кәефкә туры килә торганнары. Бии торганнары да, тыныч лирика да, моңланып утыра торганы да, машинада кабызып куярлыгы да.

Альбом кайчан чыга?

- Альбомның чыгу датасын 16 май дип билгеләп тордык, ул минем туган көнем. Гадәттә, без бу көнне яки концерт уйныйбыз яки альбом чыгарабыз. Бәйрәм итәргә ике сәбәп булыр.

GAUGA төркеменә ничек ярдәм итәргә?

- Әлбәттә, акчалата. “Kamfit”не чыгаргач, көз көне чыгачак альбомга краудфандинг белән акча җыярга уйлыйбыз.

Бу елга альбом чыгарудан кала нинди планнарыгыз бар?

- Безнең төркемгә быел 10 яшь тула, шуңа күрә планнар шактый. Көзгә Казанның La Primavera оркестры белән концерт әзерлибез һәм төркем тормышы турында, җыр текстларын һәм тәрҗемәләре белән китап бастырасыбыз килә. Без бу проектны грантка тәкъдим иттек, әлегә җавап юк. Әгәр грант алып булса, җыр текстларын Рәдиф Кашаповтан тәрҗемә иттерер идем.


GAUGA төркеменә “Kamfit” альбомын чыгарырга Швейцариядә яшәүче татар егете, кайчандыр Мубай белән перкуссиядә уйнаган Адель Ризаев һәм «Туган авылым» милли-туристик үзәге директоры Радик Әбдрахманов ярдәм иткән.

 

GAUGA төркеме белән  журнал өчен дә әңгәмә әзерләргә ният бар! Әгәр дә төркемгә сорауларыгыз булса, аларны безнең ВКонтакте группасына юллагыз!

 

 

Фотолар авторы: Иван Истомин

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев