Логотип Идель
Заман

«GAUGA»ЛЫ «KAMFIT»

Gauga төркеменә быел 10 яшь тула. Яшьләр төркемнең җырларын белә, концертларда кушылып җырлый. Концертка йөрүчеләрнең күбесе кызлар – алар төркем солисты Оскар Юнысовны күрергә һәм тыңларга килә. Оскар үзе журналистлар белән аралашырга яратмый. Ләкин хәзер интервью бирерлек сәбәбе бар – май аенда төркемнең «Kamfit» дип аталган альбомы дөнья күрде. Шул форсатка бәйләп, татар рок җырчысы, автор-башкаручы, яшь кызларның татлы төшләр герое Оскар Юнысов белән әңгәмә кордык.

– Оскар, нигә журналистлар белән аралашырга яратмыйсың?

– Яратмыйм ук түгел инде. Ләкин бик сайланам. Мәсәлән, телевидениегә чакырсалар, бармыйм. Элегрәк, нәнәй (әби) исән чакта, каршы килми идем. Нәнәй көнозын телевизор карый, мин килеп чыкмаммы дип көтеп утыра – ул күрсен, ишетсен дип йөрдем. Аның вафатыннан соң барган юк. Үземә кызык түгел.

– Син Казанныкы түгел ич, Казанга ничек килеп эләктең?

– Башкортстанның Бөре шәһәреннән мин. 2007 елда Казанга укырга килдем. Яшьлегемдә (Оскарга 34 тулды. – Авт.) баскетболга мөкиббән китә идем. Казан командасында баскетболчы булырга теләдем.

– Кемлеккә укыдың?

– Әти киңәше буенча, Казан дәүләт университетының мехматына укырга кердем, укый башлаганчы ук математика һәм кибернетика бүлегенә күчтем. Программалаштыру кызык булмады. Көч-хәл белән укып бетердем.

– Музыка юнәлеше буенча белем аласың килмәдеме?

– Мәктәптә баян классында укыдым. Профессиональ музыкаль белем турында сорасаң, миңа ул кирәкми, чөнки андый белем сәнгатьне кысаларга тыгарга мәҗбүр итә. Профессиональ җырчылар безне тыңлап, болай җырларга ярамый, дөрес җырламыйлар дип тә уйлыйдыр. Уйласыннар, миңа болай кызыграк – ирек һәм экспериментларга юл кала.

– Җыр сүзләрен дә үзең язасың бит, иҗат процессы ничек бара?

– Гадәттә җыр сүзләре язу бер фразадан яки сүздән башлана. Көе табылгач, дәвамын эзлисең. Кайчакта җыр берничә минут эчендә языла, ә кайчакта еллар буе да язып бетереп булмый. Бик җиңел генә язылганнардан «Грейпфрут» җыры бар.

ГРЕЙПФРУТ

Мин, мин – ал грейпфрут.

Өз мине, өз.

Ак тешләрең! Таш пычаклар! Мин яратам

Тын сулаганыңны.

Мин, мин – ал грейпфрут.

Йот мине, йот!

Иреннәрең! Рәтен белә! Мин яратам

Син сыйланганны.

Ам! Кап мине, кап!

Тидер мине тел очына!

Ам! Кап мине, кап!

Чәчрәт мине иренеңә!

АКЫЛ ИЯСЕ

Караңгы төн мине каплады,

Каргады, сүгеп ташлады:

Нишлисең ди?! Акыл иясе!

Сиңа әле тулы гомер яшисе!

Ә миңа барыбер! Болай кызыграк!

Минем кызлар бии яланаяк!

Һәм йокы бирми мәзәк уйларым,

Йөреп чыгамын йөрәк артларын.

Чишәм дисәмме тормыш төенен,

Ул тартыладыр тагын да тыгызрак,

Миңа кирәкми синең байлыгың,

Миңа кирәк әйбер шундый сирәк.

– Көндәлек тормышта күбрәк рус телендә сөйләшәсең, ә җырларыңда онытыла башлаган иске әдәби сүзләрне күп һәм урынлы итеп кулланасың, аларны ничек искә төшерәсең?

– Җырлар язганда үземә якын булган телне кулланам – диалекталь сүзләр (Башкортстан татарлары диалекты. – Авт.) дә кереп китә. Кайчакта берәр сүз искә төшеп китә, җыр юлларына да әйбәт ята, тик аның мәгънәсен тәгаен хәтерләмим. Шундый очракта сүзлеккә үреләм. Ә көндәлек тормышта рус сүзләрен кушып сөйләгәнне үзем дә яратмыйм. Фикеремне татар телендә анык белдерә алмасам, русчага күчәм.

– Ни өчен татарча җырларга булдың? Татарлар арасында рок тыңлаучылар күп түгелдер...

– Татар телендә җырлый башлау үзеннән үзе килеп чыкты. Х сыйныфтан башлап III курска хәтле гел рус телендә генә иҗат иттем, татарча җырлап караганым да булмады. Бервакыт тулай торакта телемә татар сүзләре килде дә тиз генә җыр яздым һәм ул миңа моңа хәтле язган барлык җырларымнан да уңышлырак булып тоелды. Шуннан соң татарча гына яздым. Татар теле, андагы сүзләр, ассоциацияләр миңа башкача – йомшаграк диимме соң, җылырак, якынрак булып тоела. Мәсәлән, «сөт» дисәң, авыл искә төшә, җылы, ак, парланып торган йомшак хисләр барлыкка килә. «Молоко» дип әйтсәң, «молоко» дип язылган йөк машинасы гына күзаллана. Татар теле хисләрне белдерү өчен, образлы сөйләм өчен бик әйбәт туры килә.

– Башка төрки телләрдә җырлап карарга теләк юкмы?

– «Бүреләр» дигән башкорт төркеме белән җырлаган бар. Алар белән уртак клип та әзерләдек, аны Татарстанда күрми калдылар. Ә башкортлар бик ошатты.

– Чын рок йолдызлары кебек чыгыш ясыйсыз, ләкин концертларга бер үк кешеләр йөри. Чын мәгънәсендә популярлыкка ирешә алмавыгыз кәефне кырмыймы?

– Булгалый. Безнең музыка стадионнарда яңгырарга тиеш. Кысан сәхнәдә бик рәхәт түгел. Фестивальләрдә зур сәхнәдә күпкә уңайлырак.

– Күбрәк кеше татарча альтернатив музыка тыңласын һәм шундый җырлар иҗат итсен өчен нишләргә?

 – Күпләр безнең барлыкны белми дә. Әлеге юнәлешне түрәләр, танылган шәхесләр күтәреп алырга тиеш. Музыкаль төрлелекнең нормаль күренеш икәнен күрсәтергә кирәк.

– Сезнең төркемгә быел 10 яшь тула. Төркемнең башка исем белән йөргән чагы да бар иде бит.

– «Oscar с7с5» исеме белән чыгыш ясаган да булды. Күпләр с7с5 ның нәрсә икәнен белми – ул шахматтагы йөреш комбинациясе. Фестивальләрдә, концертларда безне игълан иткәндә ялгышалар да иде. Шуңа күрә төркем атамасын алыштырырга кирәк дип уйладык. Ахыр чиктә сүзлектән эзләп таптык. Мәгънә ягыннан да, латин белән язган варианты да ошады.

– Майда «Kamft» дип аталган яңа альбомыгыз дөнья күрде. Исеме үзенчәлекле кебек...

– Бу сүз балачактан, авылдан хәтергә сеңеп калган. Җәйне нәнәй янында авылда үткәрә идем. Ул кәнфитне гел «камфит» дип әйтә иде. Шул исемдәге җыр да яздым. Альбом ул безнең хезмәтнең нәтиҗәсе, ничек эшләвебезнең күрсәткече. Классик рок төркемнәре дә альбомнар белән эшли. Минем өчен ул символик мәгънәгә ия, яңа җырларга илһамландыра торган зур максат итеп күрәм. Шул ук вакытта альбом ул мәгълүмат һәм мәдәният консервациясе дә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Gauga альтернатив музыка Оскар Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев