Логотип Идель
Заман

ГАЗИЗ ФӘТТАХ: «ЮТУБТА ТАТАР КОНТЕНТЫ БЕЛӘН АКЧА ЭШЛӘП БУЛМЫЙ»

Сәяхәти видеолар иң күп карау һәм лайк җыя. Моның феномены юк. Кешеләр ютубка дөньядан талып, ял эзләп керә.

Газиз Фәттах белән татар җәмәгатьчелеге «Безнең тәҗрибә» проекты аша таныш. Чит ил видеоларын һәм фильмнарын татар теленә тәрҗемә итеп тавышландыра торган бу проект 2015 елдан бирле эшли. Проект сайтында «Үрмәкүч-кеше», «Өскә», «Боз чоры», «Кыргый бал», «Кунг-фу панда» һ.б. фильм һәм мультфильмнарын тамаша кылырга мөмкин. «Соңгы арада ул өлкәдә бик аз эшләнелсә дә, тора-бара ни дә булса майтара башларбыз», – дип өметләнә егет. Алай да, Алабугада туып-үскән Чаллы егете иҗади кризистан иза чикми: Газиз Фәттах ютуб киңлеген дә үз итеп, шәхси каналын үстерү эшен алып бара.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: 
Газиз Фәттах – 25 яшь, Алабугада туып-үскән, хәзер Чаллы шәһәрендә яши. Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы филиалында автомобиль төзү бүлегендә белем алган.

ӘЙДӘГЕЗ, УЙНЫЙБЫЗ 

2016 елда «Әйдәгез, уйныйбыз» каналында татарча летсплейлар чыгара башлый Газиз. Летсплей – санак уеннарын үткәндә, аларга шәрехләр биреп уйнау (инглизчәдән let’s play татар теленә «әйдәгез, уйныйбыз» дип тәрҗемә ителә), соңгы елларда Русиядә шактый популярлык казанган видео жанры. Санак уенын беренчеләрдән булып тулысынча татарча аңлата-аңлата төшереп үтеп чыккан кеше ул. Ләкин мондый төр видеолар татар аудиториясендә, ни кызганыч, артык кызыксыну уятмый, гәрчә 2021 елда Русиядә летсплей жанры язылучылар саны буенча (13 млн) ютуб киңлегендә өченче урында торган булса да. Шуңа күрә летсплеер башка төр контентка – техник һәм сәяхәти видеолар төшерү эшенә керешә. 

ЯҢА СУЛЫШ 

«Әйләнеш тизлеген үлчәү», «Әйберне берничә төгәл тигез кисәккә бүлү» кебек техник чыгарылышлар дөнья күрә. Бу вакытта канал исеме дә «кыска һәм аңлаешлы, шул ук вакытта латинча да матур язылышлы атама»га күчә. «Исемнәргә сәләтем ташның суда йөзүе кебек булганга, Shakmak_Ch дигәннән ары башка берни дә килмәде. Азактагы «Ch» – инглизчә «channel» (канал) сүзенең кыскартылмасы. Татарча әйткәндә, шакмакчы кебек яңгырый. Шулай кереп калды да инде ул», – ди Газиз.

Төзелеш, ремонтка багышланган видеоларда фәнни-техник терминнар күп. Һәм алар барысы да татарча. Терминология мәсьәләсен хәл итүне Газиз болай аңлата: «Сүзләрнең күбесен политехник сүзлектән карыйм (әйе, андый сүзлек тә бар икән!). Һич булмаса, бар кеше дә аңларлык итеп үзем уйлап чыгарам (филологларга корвалол эчертегез)», – ди Газиз. «Сүз уйлап табарга кем булдың соң син?» – диючеләр дә табыла. Барысына да аңлашылган сүзне бар итәр өчен телеңне генә яратырга кирәк. Чит тел алынмаларын кулланыр урында, үз телеңнең ике-өч сүзен берләштереп, яңаны ясау дөресрәк дип саный Газиз.

СӘЯХӘТИ КОНТЕНТ 

Юнәлешләрне аеру нияте белән, «Шакмакчы» янә үзгәреш кичерә һәм Газизнең үз исемен йөртә башлый. Хәзер канал тулаем сәяхәтләргә багышланган. «Киң далалар, сахралар, сулыклар һәм тауларны үз итәм. Шәһәр һәм аңа бәйле нәрсәләргә исем китми. Шуңа, мөмкинлек булганда, табигать кочагына чыгарга тырышам. Андый мөмкинлек булмаганда, шәһәрнең данлыклы һәм күз явын алырлык, зурлыгына яки төзелешенә сокланырлык объектларын күрергә омтылам», – ди яшь сәяхәтче.

«Юлда тәгәрмәч тишелеп, җәйге челләдә биш чакрым мопед этеп бару һаман да күз алдымда, бик күңелле булды», – дип искә ала ул мопедка атланып Болгарга сәяхәт кылганын. Аның видеокамерасына Татарстанның Имәнкискә, Кырныш, Ижевка, Чатыр-тау һ.б. җирләре эләгергә өлгергән. Каналда Төркиянең билгеле һәм бик билгеле булмаган почмакларына багышланган дистәдән артык тапшыру да бар.

«Шундук сизелә: кешеләргә чын-чынлап кызыклы булган контент ул – сәяхәтләр. Сәяхәти видеолар иң күп карау һәм лайк җыя. Моның феномены юк. Кешеләр ютубка дөньядан талып, ял эзләп керә. Матур һәм сокландыргыч урыннарны күзәтүдән дә күбрәк тынычландыручы әйбер табуы кыен», – дип аңлата ул сәяхәти видеоларның популярлыгын. «Сәяхәтләр бу хаҗәтне тулысынча диярлек үти. Үзгә тормыш, таныш булмаган җирләр, искиткеч манзаралар. Караганда, күз ял итә. Ремонт, төзелешкә багышланган видеоларны күбрәк ирләр карый, юкса, кызларның да «Берни аңламасам да, техник видеолар карау кызыклы», дигәннәре бар»

Ютуб аналитикасы буенча, Газиз Фәттах каналының 70 процент тамашачысы – 25-45 яшьлекләр, 20 процент – 25 яшькә кадәрге караучылар, калган унысы – олы яшьтәгеләр. «Гаиләләре белән дә караучылар бар, тамашачымның диапазоны бик киң. Яше дә үзенә кызыгын таба, өлкәне дә, яшь буынга карап, ни кыланганын күзәтеп утырырга шат», – ди Газиз.

ӘЛЕГЕ ДӘ БАЯГЫ ЭНТУЗИАЗМ

Газиз Фәттахның ютуб-каналы да, башка бик күп татар проектлары кебек үк, энтузиазмга корылган проект. Хәзерге вакытта популяр ютуберлар акча эшли, әмма татар контенты белән акча эшләү, әгәр ул дәүләт яки билгеле бер комиссия проекты булмаса, мөмкин түгел дәрәҗәсендә. Каналны җиде елга якын үз хисабына алып барырга Газизне нәрсә илһамландыра икән?

«Әлеге вакытта ютубта татар контенты белән акча эшләп булмый. Булса да, ул видео төшерергә киткән чыгымнарны капламый. Күпчелек татар блогерларының каналларын рус юнәлешенә каратуының да төп сәбәпләренең берсе шул. Шул ук вакытта миңа: акча ягы проблема түгел, ләкин менә шулайрак һәм болайрак итеп төшерәсең, сөйлисең дигән тәкъдим ясасалар, баш тартыр идем. Мине иркен һәм үзем теләгәнчә ясау илһамландыра. Мотивациянең икенче чыганагы – бу видеолар ярдәмендә тормышымдагы төрле вакыйгаларны теркәп бару. Вакыт-вакыт элекке видеоларны карап утырырга үземә дә кызыклы», – ди Газиз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев