Логотип Идель
Заман

«Графоманлык чире белән көрәшергә кирәк»

Каләм тирбәтүче яшьләргә әдәби осталык дәресләренең файдасы әйтеп бетергесез. Олы әдипләребез киңәшләрен тот та файдалан гына – әдәбиятта менә дигән яңа әсәрләр туар! Күренекле язучы, балалар шагыйре, драматург Рафис Корбанны кунакка чакырдык.

Безнең белешмә: 

Рафис Корбан – татар язучысы, шагйырь, драматург. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе. 2012–2016 елларда ТР Язучылар берлеге рәисе. 
Балалар өчен «Буран кайда йоклый?» (1987), «Җиде төстә кунакта», «Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Капкорсак һәм Бавырсак» (1993), «Куркуын җиңгән Куян» (2002) китаплары, лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Уян, татар!» (1999), «Яра» (2004) һ.б. җыентыклар авторы. 

 

– Рәфис абый, балачак дигәч, иң беренче күз алдыгызга нәрсә килә? 
– Мәктәпкә укырга кергәнче булган елларым күз алдыма килеп баса. Уйнап, шаярып, гамьсез үткән еллар. Ә калган еллар көн саен эш белән үтте. Минем әти-әниләр колхозчылар иде. Әти колхоз эшеннән бушаган арада, бер бригада булып авылда, күрше авылларга балта эшенә чыгып китә. Әни фермада терлекләр карый. Өйдәге малларны карау, фермада әнигә булышу – энем белән минем өстә. Авыл җирендә эшнең бер сәгатькә дә бетеп торасы юк. Балачак бит әле, уйныйсы да килә, бушаган арада, кышын Ашытка боз өстендә шартаяк сугарга, тау шуарга чыгып йөгерәбез. Җәй көне колхоз терлекчеләргә дә кишер, чөгендер сирәкләргә, чүбен утарга бүлеп бирә. Анысы да без, малайлар өстендә. Әле шуның өстенә әниләр караган таналарны көтүгә чыгаралар. Ә көтүчеләре – тагын да без, малайлар. Шуңа күрә безнең балачак эш тә эш, эш тә эш булды. Бу зарлану түгел, киресенчә, эшләп үсү күп нәрсә бирде. Хәзерге балалар кебек елап, маңканы агызып йөрмәдек.

– Мәктәп елларыннан ук язу белән кызыксына башладыгызмы?  
– Безнең авылда башлангыч мәктәп иде. Беренче-икенче сыйныфларны ике елга олырак балалар белән бергә бер класста утырып укыдык. Укытучыбыз Фәнзия апа Габдрахманова ике класска да белем бирергә өлгерә иде. Дәфтәр битенә авыш таяк сызарга, хәреф танып, язарга ул өйрәтте. Икенче сыйныфта, инде әлифбадагы хәрефләрне бер-берсенә кушып, тиз укырга һәм язарга өйрәнгәч, Фәнзия апа, дәрес программасына кергәндерме инде, безгә шигырь язарга кушты. Көннәр язга авышкан, түбәләрдән тамчылар тама башлаган чаклар иде. Мин шул тамчыларга карап:

Менә яз да килеп җитте,
Түбәләрдән кар эри. 
Йокысыннан уяна да
Аюлар уйнап йөри, –
дигән дүртьюллык язып бирдем. Фәнзия апа шуны: «Шигырь булган бит бу!» – дип, үзе дә сөенеп, күңелемне күтәреп җибәрде. Шуннан соң мин көн дә бер шигырь яза башладым. 

Урта белем алырга без күрше авылга, Олы Битаман мәктәбенә йөреп укыдык. Яхшы укыдым. Мин әле хәтта рәссам булырга хыяллана идем. Сәнгать училищесына барып белешеп тә йөрдем. Анда керер өчен махсус сәнгать мәктәбе белеме дә кирәк булган икән. Җиденчедә укыганда безнең мәктәпкә очрашуга шагыйрь Мәхмүт Хөсәен килде. Укытучылар аңа: «Бездә дә шагыйрь бар!» – дип мактанган. «Күрсәтегез, кая ул?» – дигән Мәхмүт абый. Мине аның янына алып килделәр. «Шигырьләреңне укып карыйм әле», – ди бу. «Үзем белән түгел, авылда», – дим. «Бар, кайтып алып кил», – дигәч, укытучылар мине авылга кайтарып җибәрделәр. Ике авыл арасындагы көзге былчыракны ера-ера, алып килдем моңа үземнең шигырьләрем язылган 96 битле дәфтәремне. Бик озаклап карап утырды да соңыннан: «Бер шигырь таптым!» – диде. Шул шигырьне «Яшь шагыйрь таптым!» дигән сүз башы язып, районда чыга торган «Ильич юлы» һәм «Яшь ленинчы» газеталарында бастырып чыгарды. Мәхмүт абыйның киңәше белән, язган бер әйберемне газеталарга җибәреп тора башладым. Хәкимҗан абый Халиков: «Бу шигыреңне бастырып булмый әле», – дип җавап хатлары яза иде. Шигырь басылмаганга артык исем китми, хат ташучының матур зур конвертта миңа редакциядән килгән хатны китереп тапшыруы үзе бер бәйрәм иде. Шигырьләр, бәләкәй язмалар белән бергә, «Яшь ленинчы»га башта Газиз Мөхәммәтшин, аннары Нурихан Фәттах алып барган «Яшь хикәячеләр клубы» өчен бәләкәй хикәяләремне дә җибәргәли башладым. Шул көннәрдә безнең мәктәпкә Казан дәүләт университетын тәмамлап, яшь шагыйрь Рашат Низамиев укытучы булып килде. Ул әдәби түгәрәк ачып җибәрде. Шул түгәрәккә йөреп, без – мин һәм Зиннур Хөснияр, иҗат серләрен үзләштердек. Мәктәпне тәмамлаганда мин инде язучы, йә журналист булачакмын дигән фикергә килгән идем. 

– Ничек уйлыйсыз, иҗат ул – тырышлыкмы яки талантмы?
– Бу сорауга Лев Толстой, бер процент талант һәм 99 процент тырышлык, дип җавап биргән. Килешәм. Язарга сәләте булган кеше язуны үзалдына максат итеп, аңа ирешү өчен бөтен тырышлыгын куя икән, аннан язучы чыгачак! 
 
– Нинди темага иҗат итәргә яратасыз?

– Беркайчан да тема сайлап утырганым юк. 

– Тәүлекнең кайсы вакытында күбрәк язасыз? 
– Кич белән, сәгать сигез белән унике арасында язу өстәле артында утырам. Бу, әлбәттә, аксиома түгел. Көндез эштә булганга күрә генә шулай килеп чыга. Ковид зәхмәте чорында авылга кайтып киттем һәм ике роман язып ташладым. Биш ел беркайда да эшләмичә, иҗат белән генә шөгыльләнеп, биш роман, ике повесть яздым, казакъ, балкар, нугай, кумык шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итеп, татар телендә китапларын бастырып чыгардым.

– Рәфис абый, илһам килмәгән вакытлар еш буламы? Ул чакта нәрсә эшләргә?
– Иҗат бармый әле дип утырганым юк. Буш вакытта компьютер артына утыру минем өчен гадәти шөгыль. 

– Сез әдәбияттагы барлык жанрлар юнәлешендә актив иҗат итәсез. Алар бер-берсенә комачау итмиме? Кайсы юнәлеш күңелегезгә аеруча якын?
– 2002 елдан бирле пьеса язганым юк. Пьесаларны мин үзем Курчак театрында әдәби бүлек мөдире булып эшләгәндә, куяр өчен әсәр кирәк булганга яздым. Алар башка театрларда да куелды. 2002 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып та басылып чыкты. 

– Һәр язучының үз остазы була. Сезнең укытучыгыз кем иде?
– Минем остазларым – әйбәт язучылар. Татар балалар әдәбиятында Тукай, Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллиннарны остазларым дип саныйм. Башка жанрларда кемне дә булса аерып кына остазым дип әйтә алмыйм. Ә әдәбиятка җитәкләп алып керүчеләр дип, беренче шигырьләремне укып, «синнән шагыйрь (язучы) чыга» дип әйткән кешеләр – Мәхмүт Хөсәен, Рашат Низамиев, Нурихан Фәттах, Хәкимҗан Халиковлар. 

– Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Йоклыйм. Ул – төнге унике белән иртәнге алты арасы.

– Рәфис абый, бүгенге яшьләрнең иҗатын күзәтәсезме? Ничек бәялисез?
– Бүгенге яшьләр бик талантлы. Ләкин аларда эгоистик, максимализм көчле. Аларның күбесе шигырь язу белән генә мавыга. Шигырьләрендә гражданлык хисе җитенкерәми, йә гомумән юк. Тормыш бер мәхәббәт белән генә бармый. Аннары артык метафоризм белән мавыгып, шигырьнең төп укучысы булган гади халык турында оныталар.

– Сезгә яшьләр киңәш сорап киләме?
– Яшьләр хәзер «унны бетереп туган». Өлкәннәр фикеренә мохтаҗ түгелләр.

– Хәзерге әдәбиятта даһилар аз булуын ни белән аңлатырга?
– Даһилар алар элек тә күп булмаган. Татар шигъриятендә өч даһи бар: өч ТТТ – Тукай, Такташ, Туфан.

– Булачак язучы укырга тиешле китаплар исемлеген атагыз әле.
– Классик әдипләребезнең әсәрләрен укырга киңәш итәм. Иҗатта үз язу алымыңны, үз стилеңне, ягъни өслүбеңне булдырырга башкаларның язу алымын өйрәнү ярдәм итә. 

– Яшьләр үз иҗатын китапта түгел, социаль челтәрләрдә тәкъдим итә. Моңа карашыгыз нинди? 
– Хәзер эте дә, бете дә яза башлады. Әдәбият теориясен укымаган, өйрәнмәгән килеш шигырь язып, шуны социаль четәрләргә урнаштыру модага кереп китте. Нәтиҗәдә халыкка графоманлык чире йокты. Бездә Язучылар берлеге кирәк түгел дигән фикер формалашып килә. Ә бит берлек беренче чиратта нәкъ менә шундый бәлагә каршы көрәш белән шөгыльләнә торган оешма. Яшь һәм башлап язучылар үзләренең беренче язган әсәрләрен интернетка чыгарганчы, Язучылар берлегенең әдәби консультантына китереп күрсәтсә, мондый бәлагә киртә куелыр иде. Шуның аркасында җырларыбызның да рәте бетте, җырчылар үзләре яза, үзләре җырлый, халыкның зәвыгын бетерү белән шөгыльләнә, милләтнең интеллектуаль көчен какшатуга хезмәт итә.

– Рәфис Корбаннан яшь язучыларга топ-киңәш.   
– Ленин бабай: «Укырга, укырга һәм укырга!» – дип кушып калдырган бит. Төп киңәш әнә шул: укырга. Һәм, әлбәттә инде, нәрсәгә дә булса ирешер өчен, Толстой әйткәнчә, тырышырга! Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә! Язучы очрагында: «Язарга! Язарга! Язарга!»  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев