Логотип Идель
Заман

Гүзәл Закирова: «Мин өстемдә кием барлыгын сизәргә тиеш түгел»

«Шигырьләремне башымда йөрткән озак уйлар нәтиҗәсендә язам. Мин дә, Маяковский әйткәнчә, язмыйча булдыра алмыйм. Иҗат миңа хисләремне нинди дә булса формага китерү өчен кирәк. Нәрсә күңелемдә хисләр уята — шуның турында язам. Кечкенә генә әйбер дә күләмле шигырь язылуына сәбәп булырга мөмкин. Бик матур, кызыклы килеп чыккан шигырьләремне укырга яратам».

  • Минем конкрет стилем юк. Аны билгеләү – үзеңне ниндидер кысаларга кертүгә тиң.
  • Мин өстемдә кием барлыгын сизәргә тиеш түгел. Күлмәкме ул, чалбармы - алар табигый тукымалардан булырга тиеш.
  • Киемгә, дөресен генә әйткәндә, акча жәллим. Мин аны бик кирәк булганда гына алыштырам.
  • Әгәр дә мин ничек киенүемә игътибарымны юнәлтсәм, тормышым бик катлауланачак.
  • Минем ачык төсләр киясем килә, әмма әлегә үземне андый образларда күрмим.
  • Үз-үземне тотышым ничек киенүемә карап үзгәрергә тиеш түгел.

Киемем ике төргә бүленә: чиста һәм пычрак. Бер үк киемне өйдә дә, яхшыга да киеп чыга алам.

Күлмәкне — авылда шкафтан таптым. (Кайчакта мин шкафтан шундый кызыклы әйберләр тартып чыгаргалыйм). Бабайныкы булып чыкты. Аның кадере шунда: ул бары тик миндә генә. Кайчандыр якын кешем кигән киемнең миндә дәвам итүе эчкә жылы хис кертә.

Алкалар — егетем бүләге. Яраткан кешем биргән әйберне бик ошатып киям. Мин аның тормышымда күбрәк булуын телим.

Чалбар - мин аны тишелеп беткәнче киячәкмен, чөнки аны ничектер тәнемә үскән шикелле хис итәм. Киеп булмаслык дәрәҗәгә җиткәч кенә, бу чалбарны алыштырырдай унайлы рәхәт кием эзләячәкмен.

Беләзекләр – берсен егетем бүләк итте. Калган икесе – Кабардино-Балкариягә сәяхәтемнән истәлек.

"Идел". Июль саны. 2023 ел.

"Стиль һәм матурлык" рубрикасы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев