Логотип Идель
Заман

Иҗат күрсәтү мәйданы

Бүгенге заманда социаль челтәрләрдә һәркем өчен фикер белдерү, хисләр белән уртаклашу гадәти күренеш кебек. Шул ук вакытта кемдер сәхифәсен хәбәр тарату, үзреклама өчен файдалана.

Бүгенге заманда социаль челтәрләрдә һәркем өчен фикер белдерү, хисләр белән уртаклашу гадәти күренеш кебек. Шул ук вакытта кемдер сәхифәсен хәбәр тарату, үзреклама өчен файдалана. Социаль челтәрләр сәүдәгәрлек алып бару өчен дә кулай. Болардан тыш ул иҗатыңны, иҗади хезмәтеңне күрсәтү мәйданы булып тора. Менә анысын мин дә югары бәяләдем. 

Үзең язганны уку – башка 

Алдан әйтим, мин ютуб каналына тотынганда, Русиядә соц.челтәрләр ябылу турындагы сүзләр ул кадәр җитди сөйләнелми иде әле. Ел башында  «Татарча мәкалә тыңла. Татарча документаль бәян тыңла. Татарча хикәя тыңла. Татарча сәяхәтнамә тыңла» дигән шигарь белән (ният дисәк тә булыр) «Айзирәк Гәрәева-Акчура: Иҗатым тавышы» дигән үз каналымны теркәдем. Юкка гына «Иҗатым тавышы» дип атамадым аны. Иҗатымны укучыларга тизрәк җиткерү, тәкъдим итү теләге көчле иде. Аннары еш кына чит илләрдә туып үскән татарлар: «Кирилл хәрефләрен танымаганга әсәрләреңне укый алмыйбыз», – дип зарлана.

Язганнарымны аларның да тыңлавына өметләндем. Кыскасы, менә шушы ике сәбәп моңарчы ачып та карамаган диярлек челтәрдә көн-төн утырырга этәрде. 
Казанда дөнья күргән китабым аша, яки газеталарда, журналларда басылу – укучыларга барып җитүнең бер күнегелгән, сыналган юлы булса, ютуб – бөтенләй башка дөнья булып чыкты. Мин нәфис сүз остасы түгел, сәхнәләрдә махсус чыгыш ясаганым, алып баручы булып эшләгәнем юк. Уйланып, төрле тикшерүләр-эзләнүләр үткәреп язу эше күпкә күнегелгән халәт. Шуңа күрә үзең язганны уку – ул бөтенләй башка әзерлек, тәвәккәллек таләп итә икән.  

Гап-гади каналларның меңләгән язылучылары 

Теркәлгәч, иң беренче чиратта, үрнәк алыр өчен татар журналистларын эзләдем. Әлбәттә, бездә чыга торган һәр басманың диярлек үз каналы эшләвен күреп сөендем. Татар дөньясы матбугаты ютубта бар. Әмма аерым журналистларның шәхси каналлары берничә генә. Ә менә гап-гади апайларның үзләре язган хикәяләрне, үз көчләре белән чыгарган китапларны укып утырганнарын, шул гап-гади каналларның унар-утызар мең «подписчик» җыйганын, видеолар астындагы йөзләгән татарча  комментарийларны күреп, карале, татар теле ничек актуаль икән бит, дип куануларымны күрсәгез! Һәм алар, күп дигәндә, соңгы бер ел эчендә ачылган. Берничә ай эчендә бернинди профессиональ видео төшермичә, супер-пупер техника кулланмыйча, үз көчләре белән аудитория җыюга ирешкәннәр. Болар танылган җырчы, язучы, депутат, тавыш чыгарып исем ясаучы да түгел бит. Һаман саен юктан кызык ясап, сөйләнеп йөрүче, кая карама «былт» итеп килеп чыга торган блогерлар да түгел... Бернинди шоу күрсәтмичә, татар телендә әдәби әсәр, язма укучылар! Бездә китап укымыйлар дип зарлану көчле, ләкин әнә, китапларны мәш килеп тыңлап яталар икән. Өч-биш минут дәвам иткән  җыр түгел, яртышар сәгатьлек татарча хикәя тыңлыйлар!

Татарча тыңлаучы аудитория табарга була 

Һәм мин моны үземнең каналым аша да тойдым. Ике ай тулар тулмас, язылучыларым мең өч йөзгә җитте, көне-көне белән караулар биш-алты меңгә менә. Уникаль караучыларым егерме меңнән узды. Барлык аудиториянең утыз процентын язылып тыңлаучылар тәшкил итсә, җитмеш проценты – язылмыйча тыңлаучылар. Бу күрсәткечләр һич кенә дә минем алдынгылыкны күрсәтми, бары тик татарчаны тыңлаучы аудитория табу потенциалы никадәр югары булганны аңлатырга тырышам.

Аудитория яшенә карасаң, иң күп тыңлаучылар 55-64 яшьлекләр, икенче урында – 65 һәм аннан өстәгеләр, өченче урында – 45-54 яшьлекләр. Җәмәгать, миңа калса, халык буш-буш фото постларны бармак белән сыпырып утырудан туйган, күңеленә үтәрлек сүз ишетергә тели, күңелен юатырлык әсәр тыңларга омтыла. Һәм татарча әсәрләрне тыңлаучылар географиясе Татарстан, Башкортстан белән генә чикләнми, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан керүчеләр шактый, Австралия, Төркия кебек чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез языла. Шуны ассызыклыйм, каналыма ниндидер махсус рекламалар ясап утырмыйм, ютубны белүем бик чамалы. Әллә нинди юллар белән язылучылар эзләп, абунәчеләр санын арттырып караганым юк. Бары тик башка социаль челтәрләргә сылтама куям, ләкин алар аша керүчеләр аз. Барысы да табигый юл белән бара, ютубта тыңлаучылар башка тыңлаучыларны китерә кебек, чөнки ватсаптан керрүчеләр күп. Күрәсең, тыңлаган язмалары ошап китсә, танышларына  сылтамасын юллыйлар... Һич иренеп тормыйча тәнкыйди комментарийларын калдырулары, рәхмәт әйтеп язарга яратулары аеруча сөендерә. Кайтавазлар канал хуҗасына тагын да тырышып эшләргә көч бирә. Мәсәлән, шәхсән үзем алга таба сөйләм курсларын узарга җыенып йөрим. Чөнки: «Әсәрләреңне бик яраттым, укуың ошамый», – диючеләр бар. 

Тавышлы мәкаләләр

Татарча каналларны караганда, әлбәттә, төрекчәләргә дә күз салдым. Иң беренче чиратта, профессиональ журналистика өлкәсенә кагылышлы «sesle – тавышлы мәкалә» каналларын эзләдем. Аларда язмаларны журналистлар укып утырмый, аерым бер профессиональ тавышлы кеше яки робот укый. Андый видеолар күп очракта журналист фотосыннан һәм мәкалә язмасыннан гыйбарәт. Кайберләренә аерым тукталам.

«Тавышлы мәкаләм» дигән каналның өч йөз меңнән артык язылучысы бар, мәкалә видеоларын тыңлаучылар саны алты йөз мең тирәсе кеше. 

«Көшә тыңлыйм» дигән каналга егерме меңнән артык кеше язылган, видеоларны тыңлаучылар алтмыш-йөз мең тирәсе. «Көшә» дигәндә, гәзитчеләр термины – «газета колонкасы» күз алдында тотыла, ягъни бүгенге көн өчен актуаль темага автор фикереннән гыйбарәт бер язма. Андый язмаларның газета битендә һәрвакыт бер аерым урыны була. 

«Тавышлы көшә» дигән канал «Җөмһүрият» газетасы мәкаләләреннән гыйбарәт. Йөз мең язылучысы бар, тавышлы мәкаләләрне биредә уртача өч-дүрт мең кеше тыңлый.

Шулай итеп, чит илләрдә журналистика өлкәсендә «тавышлы мәкалә» дигән бер термин ныклап кереп урнашкан дигән фикер калды. 

Әлбәттә, бүгенге татар журналистлары социаль челтәрләрдә төзек, матур җөмләләр белән үз фикерләрен язып, мәкаләләренә сылтамалар урнаштырып, яки аларны тулысынча күчереп, туган телебез – татар теленең кулланылышын үстерә, аны камил рәвештә саклауга зур өлеш кертә. Бәлки хәзер алар язган йөзләгән мәкаләләрнең азмы-күпмесен генә булса да, «тавышлы» итүгә күчәргә кирәктер? Бу исә татарча сөйләм телебезне саклау, тарату юнәлешендә зур бер хезмәт булыр иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев