Логотип Идель
Заман

«ИДЕЛ» РУХЛАНДЫРА - КАНАТЛАНДЫРА

Әгәр сезгә ДТМ сүзе таныш икән, димәк, «Идел» яшьләр үзәге турында ишеткәнегез, ә бәлки катнашканыгыз да бар дигән сүз.

Күпләр өчен 2023 елның сентябрь ае нәкъ менә Татар Яшьләре Көннәре (ДТМ) белән истә калды. Узган елның сентябрь санында «Идел» яшьләр үзәгенең кызыклы проектлары һәм аның искиткеч командасы турында сөйләдек. 

Наилә Галеева - 2023 елдан «Идел» яшьләр үзәге директоры – Мин Омск өлкәсе Тайчы авылыннан.

– Белемем буенча тарихчы, этнолог, педагог. 2014 елда туган ягымнан Салехардка эш эзләргә киттем. Һәм шунда этнограф булып эшләгәндә мине Салехардның татар оешмасыннан күреп алдылар. Алар мине төрле татар чараларына чакыра башлады һәм менә шулай итеп мин оешмага кереп киттем. 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумына чакырдылар. Мин шул сәбәп белән Казанга килгәч, биредә татарларның гөрләп яшәгәненә сокландым. Ә инде 2018 елда «Идел»нең ул вакыттагы директоры Алсу Хафиз ДТМга (Татар яшьләре көннәренә) чакырды. Шул елдан бирле «Идел» белән тыгыз элемтәм башланды. 2019 елда мин Лидер итеп сайландым. Ә бу икеләтә (хәер, йөзләтә!) җаваплылык, мотивация өстәде.

– Наилә, директор итеп билгеләнгәнче үк «Идел»дә активист, лидер буларак танылгансың. Шулай да, мондый вазифага билгеләнгәч нәрсә үзгәрде?

– «Идел»гә директор вазифасына килгәнче, мин инде проектларда катнашып чыныккан һәм аның «эчке кухнясы» белән шактый танышкан идем. Мине биредә дус-тату коллектив каршы алды, без эшнең беренче көннәрендә үк бер команда булып эшли башладык. Күп төбәкләрдә булганым бар һәм шунысын ачык беләм – «Идел»гә төрле регионнарга бару, яшьләр белән элемтәне саклау мөһим. Елына бер Татар Яшьләр Көненә җыелу гына җитми, ай саен диярлек очрашып торырга кирәк. Минемчә, «Идел» ул төрле яшьтәге төркемнәр өчен. Безнең проектларда һәркем үзенә кирәкле, файдалы белемне таба ала.

ПРОЕКТЛАР

«Милләтебез хәзинәләре»

Балалар профильле сменасында 18 көн дәвамында татар теле һәм татар халкы тарихы дәресләре, жыр сәнгате, бию, кул эшләре, шәҗәрә төзү, актерлык осталыгы нигезләрен һәм инглиз телен өйрәнү буенча иҗади остаханәләр оештырыла. Бирегә быел Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Иваново, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Ростов, Рязань, Самара, Свердловск, Томск, Төмән һәм Ульян өлкәләреннән балалар килгән.

Татар балалар лидеры мәктәбе (ТДШЛ)

Татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итүне бурыч итеп куя. Катнашучылар өчен программа нигезендә проектлар язу буенча дәресләр, төрле юнәлешләрдәге мастер-класслар, дебат уеннары, викториналар оештырыла. Моннан тыш смена дәвамында шәхесләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, театрларга бару каралган. Әлеге мәктәптә балалар лидерлык сыйфатын үзләштерә һәм милли горефгадәтләргә игътибар арттыра.

Татар яшьләре көннәре (ДТМ)

Быел 33 нче тапкыр оештырылучы Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа белемнәр, мөмкинлекләр бирүче мәйданчык. Аның максаты – Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләргә игътибар юнәлтү, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту. Наилә Галеева сөйләгәнчә, ДТМга ел саен килүчеләр дә шактый. Мәсәлән, Пермь өлкәсенең активисты Рөстәм Галимов 12 тапкыр катнашкан. Бу зур күрсәткеч. Кемдер монда яңа белемнәр алып, киләчәктә үз проектын чынга ашырырга, ә кемдер яңа танышлар табарга килә. Хәтта үзенә ир яки хатын эзләп килүчеләр дә бар икән. Иң кызыгы – кайчандыр ДТМда катнашкан кайбер яшьләрнең балалары хәзер «Милләтебез хәзинәләре»нә йөри.

«Мин Татар яшьләре көннәренә ни өчен барырга тиеш?» – дигән сорау туса, шунысы ачык билгеле: ДТМ беренче чиратта күзаллау офыкларын киңәйтә һәм үз проектыңны булдырыр өчен белем бирә, янәшәңдә фикердәшләр булдыра. – ДТМ берничә ел элек җәен теплоходта уза иде. Дөресен әйткәндә, күп кеше шул мохит өчен килә иде. Хәзерге вакытта ул «Идел» үзәгендә үтә. Чөнки җәен базаларда урын калмый диярлек, балалар өчен программалар бик күп. Шуңа күрә ДТМ көзен үтә. Әйе, кемдер сентябрьдә укый яки эшли. Без ике-өч елда күп яшьләрне шулай «югалттык» диярлек. Әмма ДТМны җәйгә кайтарырга тырышырбыз. Татар яшьләре көннәрендә 150 кеше катнаша, – дип сөйләде Наилә Галеева.

Яшь татар лидеры мәктәбе (ШЛТМ)

Татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар яшьләрен барлый, аларга ярдәм итә. Яшь татар лидеры мәктәбенә аеруча Татарстан, Мордовия, Удмуртия Республикаларыннан; Пермь краеннан; Әстерхан, Волгоград, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Саратов, Ульян һәм Төмән өлкәләреннән делегатлар килә. Киләчәктә үзенең проектларын чынга ашырырга теләгән, әмма теоретик, гамәли тәҗрибәләре булмаучылар әлеге мәктәптән зур файда таба.

«Иделем акчарлагы» бәйгесе

Татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырыла. Хәзерге вакытта конкурска эшләр кабул итү бара: 30 сентябрьгә кадәр әсәрләрегезне җибәреп өлгерә аласыз. Бәйгегә килгән эшләрне жюри: шагыйрь Ленар Шәех; шагыйрь, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон; язучы Марат Закир; шагыйрь, мөхәррир Рифат Сәлах; журналист, язучы Гөлүсә Закирова бәяли.

Бәйгенең оффлайн этабы декабрь аенда үтте. Ягъни жюри тарафыннан лаеклы дип саналган әсәр авторлары «Идел» үзәгенә чакырылды. Анда кызыклы очрашулар, жюри әгъзаларыннан мастер-класс, бик тыгыз һәм күңелле программа булдырылды. Әлеге әдәби конкурста җиңү яулаган әсәрләр җыентыкка туплана. Ә бу яшь иҗатчылар өчен бик кыйммәтле һәм кадерле бүләк!

«ZAMAN» блогинг мәктәбе

Блогерлык өлкәсендә үзен сынап карарга һәм социаль челтәрләрдә үз блогын ясау-алып бару юнәлешендә популяр булырга теләгән яшьләр өчен оештырыла. Укулар дәвамында катнашучылар танылган блогерлар, smm-белгечләр яки IT өлкәсе белгечләре белән таныша, файдалы күнекмәләр ала.

КОМАНДА

Без югарыда санаган проектлар «артында» тулы бер команда хезмәте яшеренгән. Кемнәр соң алар – «Идел» яшьләр үзәгенең яшьләр эше буенча белгечләре? Танышуга күчкәнче, спойлер итеп шуны әйтергә кирәк: монда эшләүче яшьләрнең барысы да – универсаль. Алар проектлар кысаларында оештыру юнәлешендә генә эшләми, һәркайсы төрле өлкәне колачлый. Кайвакыт хисапчы, дизайнер, SMM-белгеч, регионнар белән элемтә саклаучы вазифаларын үтәргә туры килә икән. Хәер, бу хакта үзләре сөйләсеннәр әле!

Динар Шәймәрданов:

– Мин мәктәптә укыганда «Иделем акчарлагы» бәйгесен ишетеп белә идем. Үзем беренче тапкыр «Дулкыннар» иҗат бәйгесендә катнаштым. 2015 елда мине әйдаман буларак чакырдылар. Анда вокал дәресләре алып бардым һәм әйдаман булдым. 2017 елда «Идел»гә эшкә урнаштым. Ул вакытта директор вазифасында – Ләйсән апа Сафина иде. Миңа монда аеруча оештыру эшләре ошый. Үземне «Идел» белән бер дулкында тоям. Шунысы билгеле факт: «Идел»дә эшләгән кеше беркайда да югалып калмый.

Гөлнара Хөснидинова:

–  Мин үзем Новосибирскитан. «Идел» проектларына башта катнашучы буларак килсәм, 2020 елда эшкә чакырылдым. Миңа монда масштаблы проектларга ниндидер өлеш кертү ошый. Аеруча балалар өчен чараларны яратам. Еш кына әти-әниләр: «Рәхмәт сезгә, безнең балалар өйдә татарча ешрак сөйләшә башлады», – дип шалтыраталар. Максатыбыз да шул бит. Дөрес, 18 көндә тарихны яки телне өйрәтеп бетереп булмый, әмма балада теләк уятып була. Мин бухгалтерия буенча да эшлим. Үземнең туган якларда өстәмә белем алып кайттым. «Идел» ул чаралар гына түгел, документ эшләре дә (көлә).

Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева:

– «Идел»гә эшкә урнашканыма ярты ел гына булуга карамастан, ул миңа инде гаиләм кебек якын. Безнең чаралар турында Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә беләләр. Иң мөһиме – ул татар яшьләрен, балаларяшүсмерләрне җәлеп итә. Бездә «Бу – синең эш!» дигән нәрсә юк. Без – бер команда. Мин күбрәк хатлар, сценарийлар, пресс-релизлар язу белән шөгыльләнәм, шулай ук ВКтөркемне алып барам. Яшьләр эшләре буенча белгеч киңкырлы булырга тиеш: оештыручы да, алып баручы, сценарий язучы, режиссер да. Ә бездә шундыйлар гына эшли дә.

Салават Кадыйров:

– Моңа кадәр «Идел»нең барлык булган проектларында катнашып чыктым. Кайберләрендә 3-4әр тапкыр булдым. Беренче катнашкан проект – «Иделем акчарлагы» иде. Бирегә эшкә урнашканчы, Татар китабы йортында эшләдем. Көннәрдән бер көнне «Сине «Идел»дә күрәсебез килгән иде», – дигән тәкъдим килде – озак уйламадым, ризалаштым. Безнең вазифалар бер – татар яшьләре өчен эшләү, аларны җәлеп итү. Икенчедән, булган проектларны саклап калып, яңаларны туплау. «Идел»дә эшләү миңа рәхәтлек бирә. Эш шулкадәр мавыктырыч – мин хәтта көн узганын сизмим дә. Без коллективыбыз белән шулай – эштән соң да калып эшлибез. Чөнки теләк бар – үз өлешебезне кертәсе килә.

Фирүзә Закирҗанова фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев