Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Заман

Исә төньяк җилләре

Санкт-Петербургка сәяхәт турында шактый язмалар урын алды инде «Идел» журналында. Яшьләр язганнары аеруча истә калган. Ачылмалы күперләр, Нева елгасы, «Аврора» крейсеры, патша сарайлары, каршеринг машинасында төнге сәяхәтләр, «Питер, мин сине бер күрүдә яраттым!» шигаре...

Менә мин дә беренче тапкыр төньяк башкалада (әйтергә оят булса да, беренче тапкыр!) «ТАТМЕДИА» ширкәте генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендәге эшлекле сәфәрдә. Артык рәсмилектән качып, үз басмабыз рухында сәфәр турындагы тәэсирләр белән уртаклашырга тырышырмын. 


Кулчатыр – иң үтемле тауар 

Петербург каласын төзегәндә Венецияне күзаллаган Петр I: нәкъ андагы кебек каналлар, көймәләр һәм тарихи дан казану теләге зур булган. Әмма табигатьнең үз кануны: кышкы салкыннар, язгы су басулар үз эшен эшләгән: Венеция күчермәсе була алмаса да, дөньяның иң матур шәһәрләре рәтендә ул бүген.

Интернеттагы мәгълүматны күчереп тормыйм, шуны гына әйтәм: гүзәл йортларның күз явын алырлык парадныйлары артында төрле каршылыкларны, хәтта авыр блокадаларны да кичә алырлык нык холыклы, зыялы кешеләр яшәп ята. 

Килеп төшүгә үк үзгә бер мохитне тоемлап аласың. Казанда салкын, кар иде ләса, ә монда яңгыр ишә... Беренче тәэсир: елның кайсы фасылы булуга карамастан, Санкт-Петербург шәһәре белән кулчатыр аерылгысыз! Үзең белән алырга онытсаң, теләсә кайсы кибеттә саталар аны – иң үтемле тауар! Һәм иң оригиналь күчтәнәч (кайтыр көн җиткәндә якыннарыңа бүләк эзләп чабасыңны да онытма!). Һава торышын бер сүз белән әйткәндә: көйсез. Кышын иртә караңгы төшә, иртән яктырмый азаплый. Дымлылык югары булганга, күпләр борын тарта башлый, ияләшмәгән кешегә Питер һавасы килешеп бетмәскә дә мөмкин. 

Ничек һәм кайчан барырга? Иң яхшысы – самолет белән. Билетларны алдан ук барлап торыгыз, бер якка 2500 сумга да очрап куя. Аэропорттан таксилар йөреп тора – бездән арзанрак дип аңладым, йөртүчеләре дә зыялырак. Ак төннәр вакытында ут кабызмый гына китап та укып була икән! Гадәттә ул май-июль айларында күзәтелә. Бер генә искәрмә: музейларга су буе чиратларны, ачылмалы күпер тирәсенә җыелган меңләгән туристлар һәм автобуслар җаныңа тия икән, ак төннәргә кадәр бар да тынычлап йөр.

Ашау. Бездәге кебек. Пышкаларын мактыйлар. «Брынза»да шар кебек кабартып пешерелгән чебурекларны ашарга әллә кайлардан киләләр. «Крупская» кәнфит-шоколадлары да күчтәнәчкә менә дигән. Бер сәгать жәл булмаса, шәһәр читендәге Кызыл Авылга (Красное село) барырга, шунда Алимов йортын табарга һәм аның хәләл кафесында сыйланырга була. Алимов йорты – татар милли-мәдәни йорты буларак билгеле. Анда мәчет һәм мәдрәсә дә эшли. Барган-барган, җирле татарлар белән аралашырга менә дигән мөмкинлек. Без булдык, күрдек, сокландык! Хуҗасы Габделбәр Алимов үзе дә бик татар җанлы шәхес.

 

Эрмитаж мәчесе, Фаберже күкәе һәм хәтәр татарлар 

Питерда һәр йортны музей дип санарлык. Билет алып керә торганнары гына да 480нән артык. Шуларның иң күренеклесе: Эрмитаж. 2018 елда ук ул дөньяның кеше күп йөри торган топ-10 музее исемлегенә кертелгән. Шуңа күрә чираты да оһо-һо! Вакыт уздырмас өчен электрон билет алу хәерлерәк. (Студентларга ташламалы билетлар да каралган – Питерга барганда студент билетларын онытмагыз!) Эрмитажда һәр экспонатын карап чыгу өчен айлар, еллар да җитмәс иде. Миңа, мәсәлән, Әби патшага бүләк ителгән тавис кош-сәгать аеруча ошады. Аны «Культура» каналы заставкаларында күргән бар, чынлыкта аеруча да матур икән. Екатерина II Рембранд иҗатын яраткан – картиналар коллекциясен туплаган. Эрмитажда нигә дөнья күләмендә танылган җәүһәрләр генә икән дип аптыраган идек, Россия сәнгать осталары байлыклары Рус музеенда ди.  

Кунсткамера. Аны Петр I төзеткән. Табигать хаталарыннан музей коллекциясе. Спиртка салынган бер күзле, яки кул-бармаксыз гарип сабыйлар, ике башлы бәрән карачкысы... Бу музейның даны да еракларга таралган. 

Фаберже музее. Исеменнән үк күренгәнчә, монда Карл Фаберже зәркән эшләнмәләре коллекциясе һәм рус рәссамнары картиналары җыелмасы саклана. Югары сәнгать! Фаберже күкәе күчерелмәләре теләсә кайсы сувенир кибетендә дә сатыла билгеле. Гомумән, сувенир кибетләре шул төбәк яки шул шәһәрнең кызыксынуын сөйләгән буклет сымак. Мәчеләргә дә аерым илтифат күрсәтелә. Баксаң, Питер мәчеләре тычкан-күселәрне аулау белән мәшгуль. Әйтик, Эрмитажда гына да 50 мәче «эшли» икән. Әйе, аларның паспортлары да бар, кем әйтмешли, хезмәт кенәгәләре дә. 

Этнография музеенда илдә яшәүче халыклар тарихы бәян ителә. Кердек. Күрдек. Ошады. Татарлар турында гомуми мәгълүмат кына билгеле. Алар күп бит: кырым татарлары, әстерхан татарлары, себер татарлары... Һаман шул ук калфак та читек, чабата да алъяпкыч, чулпы белән түбәтәй. 

Реклама

Ә менә Әдәби музейларның күплегеннән башлар әйләнә. Достоевский, Ахматова, Зощенко, Набоков, Блок... – болар кайчандыр язучылар яшәгән йорт яки фатирлар. Анна Ахматова гомер иткән коммуналка катыш шигърият рухын без дә тоеп чыктык. Яшьләр аеруча күп! Күбесе колакларына аудиогид колакчыннары кигән дә почмак саен күзен йомып, шигырь тыңлый. Шигырьдән ерак булганнарга сәеррәк тоела билгеле. Әмма Питерда үзгә мохит. Беренче катта – каһвә исе. Тере музей: очрашулар, коворкинг, шигырь, әдәбият... «Анна Ахматованың нәсел чыгышы Әхмәт ханга барып тоташа, – дип сөйләде сәфәрдәшем язучы Ләбиб Лерон. – 1989 елда мин Анна Ахматованың «Исем» дигән дүртьюллык шигырен тәрҗемә итеп караган идем. Болайрак килеп чыкты ул: 

Катмарлыдыр һәм катыдыр,
Мәгърур исем – татар.
Хәтәр булган һәрбер җирдә –
Ул үзе дә хәтәр!

Анна Ахматова һәм шулай ук шагыйрь Николай Гумилевның (1886-1921) улы Лев Гумилев (1912-1992) – әти-әниләре кебек үзе дә атаклы шәхес: гомере буе без-татарларны яклап, саллы хезмәтләр язды». 

Үтеп барышлый Акча тарихы музее, Аракы музее, Совет уен автоматлары музее, Магия музее... кебекләре дә очрады. Сәүдәгәр Елисеевлар йортының зур тәрәзәләрендәге марионет-курчаклар уенына кызыгып кергән идек, эчендә күчтәнәчләр кибете һәм ресторан булуын абайлап алдык. Аптырамадык: сәүдәгәрләр рухы һаман яши икән генә дидек. 

 

Ике Тукай, бер Җәлил

Питерда иң яхшысы – җәяү йөрү. Без таң белән дә әйләндек, коеп яңгыр яуганда да, төнлә дә – кайчан да матур шәһәр. Урамда туктатып сора берәрсен – вакытым юк дими, белгәнен аңлата. Таксига утырсаң да, һәркайсы гид. Моннан берничә ел элек бомж Вячеслав Раснер исеме бик популяр иде. Заманында ул география укыткан. Язмыш җилләре исеп, фатирыннан колак каккач, тамак хакына волонтерлар ярдәмендә экскурсияләр үткәрә башлаган. Соңгы елларда кабат үз халәтенә кайткан дигән хәбәрләр йөри – үзен күреп булмады. Патшалар шәһәре дигәч тә, бик күп сирень куакларына игътибар иттем. Аһ, сиреньнәр чәчәк атканда нинди матурдыр биредә. Мин дә туган авылымны искә алдым. Янәшәдә патшадан бүләк ителгән җир биләмәләрендә рус алпавытлары яшәгән безнең. Вера Фигнер нәселе, аның абыйсы – Михаил – опера җырчысы, Мария театры солисты... Без үскәндә авыллары беткән, зиратлары һәм утарларындагы сирень куаклары гына утырып калган иде. 25 май – чыгарылыш көненә яшьләр анда сирень бәйләмнәре артыннан баралар иде. Чыгарылыш көннәрендә ал җилкәнле Питер дә гаҗәп матур булачагына шигем юк. 

Бер баруда гына карап та бетереп булмыйдыр ул Питерны. 14 мең тарихи бина, 21 ачылмалы күпер! Шәһәр, гомумән, 42 утрауда урнашкан. Шунда ике Тукай һәйкәле, Муса Җәлил сыны (архитекторы татар – Әхнәф Зиякәев), Казан урамына Тукай яшәгән номерларны эзләп тә бардык. Мәгълүм булганча, 1912 елда ул Муса Бигиевнең кунакчыл фатирыннан «качып», шушында килеп яши башлый. 5 нче йортны таптык. Кош тоткандай сөендек: рус мохитендә дивардагы «Бу йортта татарның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай тукталган» дигән мемориаль тактаны күргәч, күздән яшьләр атылып чыкты. 

Петербург ахуны Гатаулла (Атаулла) Баязитов (1846-1911) тарафыннан 1905 елда нәшер ителә башлаган «Нур» газетасы редакциясе урнашкан бина янында да булдык. Төньяк башкалада беренче татар газетасы чыгарган, аның беренче баш мөхәррире булган шәхес ул Гатаулла имам. Аңа да истәлек тактасы куелган. Гаҗәп бит! Ни өчен зурлап әйтәбез? Чөнки татар телендә газета һәм журнал чыгару эше патша хөкүмәте тарафыннан озак еллар тоткарлана килә. 1862 елда Каюм Насыйри «Таң йолдызы» басмасы чыгарырга рөхсәт сорый, ләкин аның үтенече кире кагыла. Габдрахман Ильяси, Заһир Бигиев, Закир Рәмиев һ.б.ның үтенечләре дә һәр очракта кире кагыла. «Нур» газетасы исә, мәгълүм ки, 1905 елның 2 сентябреннән Петербургта нәшер ителә башлый. 

Татар бистәсенә килгәч, шәһәрнең күрке – Җәмигъ мәчеткә керми китмәссең бит инде! Шулкадәр матур мәчет ул, Заманында Бохара әмире патша Николай IIне мәчет салырга күндерә. Күрер күзгә күренерлек шәп урын: елга аша гына Петропавловск крепосте, ә анда Петр һәм Павел чиркәве (булдык без анда, патшалар династиясе каберләрен дә күреп чыктык). Мәчет мөселманнарның хәер акчасына салына. Осталар Сәмәркандка барып, бер ел буе майолика дип йөртелгән балчык эшләнмә үзенчәлекләрен дә өйрәнеп кайталар. Озак төзиләр, бары тик 1920 елда гына сафка баса ул. Тик илдә динсезлек чоры хакимлек итә. Озак еллар тияргә кыймыйлар мәчеткә. Кырыгынчы елларда дарулар склады булып тора. 

Мәчетнең имамы, мөфти Равил Панчеев татарларның мәчеткә аз йөрүенә дә борчыла. Үлем-китем булганда, мөселманча җирләргә, бала тугач исем куштырырга яисә никахка мулла эзләп ешрак мөрәҗәгать итәләр икән. Ә җомгаларда күбрәк таҗиклар, үзбәкләр... Мөфти хәзрәт яшьләр белән уртак тел табарга омтыла: «Мирас» оешмасына йөрүчеләрне янәшәсенә туплаган.  Анда Санкт-Петербург яшьләре җыелышып, татар теленә, җыр-биюләренә өйрәнә. Бу хакта Зилә Мөбарәкшина язмасын укырга киңәш итәм. 

 

«Татар китаплары ташыйм»

Борынгы баскычларыннан Шаляпин йөргән истәлекле бина – ТРның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенә керәбез. Питердагы татар морзалары җыелышкан, үзләренең гимннары, герблары бар. Берсе мөселман зиратын рәткә китерүен сөйли, икенчесе татар Сабан туйлары уздыруын... Питердагы вәкаләтле вәкил Ринат Вәлиуллинның җәмәгате ике зур бәлеш пешергән. Уңган хатын: татар ризыклары пешерү буенча мастер-класслар да бирә икән. Үз ризыкларыбыз Татарстаннан читтә яшәгән кешеләргә милли код кебек бит ул, кадерле. Татарстаннан күченгән рәссамнарыбызның Казан урамнарын сурәтләгән картиналары да сагыну белән сугарылган. Вәкиллек диварларында татар рухы чагылган күргәзмә... өстәлләрендә татар китаплары. Ринат үзе: «Татарстаннан әниләр яныннан киткәндә, башкалар кебек ит алып китергә җаем юк – татар китаплары ташыйм», – ди. Шулай... читкә китми генә каян беләсең инде читтә яшәүчеләрнең хәлен... 

Театрларының күркәмлеген язам да... Мария театрында рәхәтләнеп француз телендә опера тыңлап чыктык. Искиткеч. Телефон актаручы да, кабаланып залда йөрүче дә юк. Александр театрында «Отелло»ның яңача куелышын карадык. Классиканы заманчалаштыру шәптер – мин кабул итеп бетерә алмадым. Менә шушы театрда әле кайчан гына «Мөһаҗирләр»не куйган безнекеләр. Премьера ике көн аншлаг белән үткән. Үзәктәге үзәктә диләрме әле?  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев