Логотип Идель
Заман

Хәлил Шәйхетдинов: "Остазларыма рәхмәт!"

Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов – Татарстанда билгеле шәхес. Республиканың бөтен спорт җәмәгатьчелеге аңа карап тора дисәк, дөреслеккә хилафлык китерү булмас иде.

Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов – Татарстанда билгеле шәхес. Республиканың бөтен спорт җәмәгатьчелеге аңа карап тора дисәк, дөреслеккә хилафлык китерү булмас иде.

Милләтебезнең асылы булган татарча көрәш вәкилләре: «Ярый әле, ул бар», – ди. Чаңгычылар: «Ярый әле, Хәлил Хәмитович чаңгы спортын ярата», – дип мактана. Татарстанның бөтен районнарында аның килүен көтеп кенә торалар... Гап-гади татар авылыннан чыгып, бүгенге көндә шундый зур ихтирам казанган, аңа карап кына гадилеген һәм кешелеклелеген югалтмаган җитәкче – ТР спорт министрының беренче урынбасары, татарча көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов янында дүрт сәгатькә якын утыру дәвамында да ул әле бер, әле икенче спорт төре вәкилләре белән аралашты, шунда ук министрлык каршында чыга торган спорт журналы язмышын хәл итте. Әңгәмәдән өзелеп, Саба районы хоккейчыларының ил күләмендә яулап кайткан уңышларыннан шатланды һәм әлеге шатлыгын район башлыгы, спорт министры, Татарстан җитәкчелеге белән уртаклашты...

Авыл дигәч, бала чак искә төшә

Туган якларга кайтып килик әле. Туган як, туган авыл дигәч тә, нәрсә турында уйланасыз? Саба районы Олы Шыңар авылы егете икәнегезне беләбез...
Бик җаваплы, инде үткәннәргә әйләнеп карый торган бер чор җитеп килә кебек. Соңгы вакытларда яшьтәшләремнең, балачак һәм яшьлек дусларымның олуг юбилейларын, бәйрәмнәрен уздырабыз. Аларны котларга, шатлыкларын уртаклашырга дип, туган төбәгемә атна саен булмаса да, бик еш кайта башладым. Әле яңа гына туган авылда әти-әниемнең чардуганнарын алмаштырып, яңартып килдем. Әлбәттә, шундый кайтулар үзеннән-үзе яшьлекне искә төшерә, баштан үткәннәрне хәтерләтә. Авыл бик тын хәзер... 

Әгәр дә мәгәр мин язучы булсам һәм безнең балачакның бер көнен язсам, биш йөз-алты йөз битлек китап килеп чыгар иде, мөгаен. Әйтик, җәйге бер көндә тормышның, авылның, хәтта ки безнең урамның гына да ничек кайнап торганын бүгенге көн авыл баласы күз алдына да китерә алмыйдыр. Иртәнге биштә урамда көтүгә чыгарга җыелган сарык көтүе аша урамны да чыга алмый идек бит. Хәзер сарыкның үзе генә түгел, тавышы да ишетелми. Яшь кызлар, апалар чиләк-көянтә белән чишмәгә бара... Кемдер иртә таңнан йорт алларын җыештыра, урам себерә... Малай-шалай кармагын тотып, балыкка кузгала... Күршеләр бәрәңге бакчасына чыгып эшли башлый, син дә алардан калышмаска тырышасың... Печән чоры – ул үзе бер үзгә тормыш... Шунда ук әллә кайлардан, ераклардан кайткан кунаклар, әби-бабасы янында җәйге ялын уздыручы шәһәр балалары.. Идиллия! Бер урамда бу! Кыскасы, гөжләп, кайнап тора иде ул урам. Аны сурәтләп, тасвирлап яза калсаң, бик матур шәп бер әсәр туар иде, мөгаен. Ә хәзер... безнең белән бергә авыл да олыгая икән...

Авылны сагынудан бигрәк, бала чакны сагынасыз кебек...
Ә бит аларның икесен аерып та булмый. Балачак белән берлектә авылны сагынабыз, авылны сагынганда, балачак искә төшә. Табигый бу. Әйтәм ич, яшь белән дә бәйледер ул. Тормышның матур якларын да, ачысын-төсен дә шактый татыган кешегә (үзем турында әйтәм), әллә ни күп кирәк тә түгел. Кайтып, Мишә буена төшеп, учакта бәрәңге кыздырып, балык тотып алсаң, яшьтәшләр, авылдашлар белән аралашсаң – бу инде үзе зур нәрсә. Әйе, тормыш куабыз. Тормышыбыз көн саен зур темплар белән үзгәреш кичерә. Эштә дә шулай: буш минутлар бик аз була. Татарстанда көн саен, атна саен диярлек ярышлар уза – вакыты белән кайсы көн икәнен дә оныта башлыйсың, ягъни эш көннәре белән ял көннәре үзеннән-үзе, автомат рәвештә кушылып китә. Режим, ритм шундый. Яхшымы, яманмы – әйтеп булмый.

Балачакта истә калган вакыйга?
Ниндидер вакыйганы аерым атау кирәкме икән? Истә ул бала чак, истә. Бала чагыбызда әниләр безне мунчага кертә алмыйча азаплана иде. Балыкка төшеп китәбез дә, кайткач әни мунчага барырга куша. Шундый матур, кояшлы көндә нинди мунча инде ул! Ә студент чакта, киресенчә, чыгара алмыйлар иде. Инде мунчаның тәмен белә башладык, әни «ис тимәдеме икән?» дип килеп, хәл-әхвәлне белешә башлый иде...

Димәк мунчаны яратасыз?
Мунчаны яратмаган татарны татарга санамыйм да мин. Үзенең бер тәртибе, техникасы бар аның. Иң мөһиме – ашап кермәскә. Мунчаны, себеркеләрне – имәннекен дә, каенныкын да – үзем әзерлим, төрле тәмле исләр кушам. Мунчага керәсең икән, анда инде ике сәгатьтән дә ким кермәскә, дип саныйм. Башта җылынам, себеркеләрне пешерәм, чабынам, аннан юынам әйбәтләп. Тән күзәнәкләре ачылгач, янә чабынам. Шуннан төренеп утырам да, тәмле чәйләр белән ял итәм. Ягъни мунча керү – ул үзе бер процедура. Кабатлап әйтәм, барысын да үзем әзерлим. Бер көнне абый пешергән иде себеркеләрне, үземнекенә җитми инде (елмая). Ял көннәрендә үзем ашарга пешерергә дә яратам.

Монысы да кызык...
Әйе, мин ашарга пешерергә яратам. Җәйге көннәрендә урамга чыгып, казанга тавык салып җибәрәм дә, мунчадан чыккач, тәмләп утырып ашыйбыз. Хашлама пешерергә яратам: тавыктан, үрдәк яки куяннан. Бу минем «коронный» ризыгым. Казан гына булсын. Бәрәңгене икегә бүлеп, кишер-суга һәм итне саласың да – телеңне йотарлык ризык килеп чыга. Ике-өч сәгать эчендә, акрын гына янып торган утта пешкән арада, бакча эшләрен башкарып алам.

Остазларга рәхмәтлемен

Спорт буенча җаваплы кешенең бу өлкәгә кереп китүе, спортка мәхәббәт тууы белән дә танышасы килә.
Олы Шыңар гомер-гомергә спортчылар авылы булып саналды. Бигрәк тә көрәш популяр бездә. Мин үскәндә авылда һәм тирәк-як көрәш мәйданнарын Сабирҗан Шакиров, Әсхәт Гайфуллин, Мәхмүт Тимерханов, Нурулла Бәйрәмов, Илсур Нәбиуллин кебек батырлар тота иде. Берзаман безнең авылга Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин дигән кеше агроном булып килде. Колхоз рәисе булып Илдус абый Зәйнетдинов эшли иде. Икесе дә көрәшче, көрәшне үлеп яраталар. Һәм шуннан соң авылда көрәш бумы башланды. Колхоз келәм алып бирде, Рөстәм Галиуллович көрәштерә башлады. Көне буе кырларда-басуларда эшләп кайта да, безне җыеп, күнегүләр уздыра. Көрәшкә мәхәббәтне нәкъ менә ул уятты. «Авангард» колхозы Саба районында беренче урынны бирми башлады.

Тулаем физкультура һәм спортны үз итә башлавым физкультура укытучысы Илдус абый белән бәйле. Бүгенге көндә авылыбызда имамлык вазифаларын башкаручы әлеге шәхес мине институтка – физик культура һәм спорт факультетына керергә өндәде. Алай гына да түгел, шунда керү өчен бик күп көч куйды. Җәен авыл басуында җиңел атлетика буенча шөгыльләндерде, Казанга «Сәламәтлек комбинаты»на алып килеп, йөзәргә, дөресрәге, йөзү техникасына өйрәтте. Кулдан җитәкләп диярлек, беренче тапкыр трамвайларда йөртте. Бөтен егетләр каникулда дискотекага, кызлар янына йөргәндә, ул мине гимнастика залында тир түктерде, чөнки керү имтиханнарында гимнастик күнегүләр дә бар иде. Илдус абыйга, әлбәттә, мин бик рәхмәтле һәм бурычлы.

Үзенең шундый остазлары булган кешенең яшьләргә дә әйтер киңәше бардыр...
Иң элек һәр эштә, һәр өлкәдә тырышлык таләп ителә. Үз алдыңда нинди генә максат-бурыч куйсаң да, тырышмыйча берни дә булмый. Бүгенге яшьләрнең шул ягы бар, күпчелек артык тырышмый гына, бик тиз зур акчалар турында хыяллана. Остазым Рөстәм Галиулла улы безгә шундый киңәш бирә иде: «Үз эшеңнең остасы булу кирәк. Бөтен кеше дә зур түрә була алмый. Әгәр син автослесарь икән, син танылган автослесарь бул. Бөтен тирә-як районнар синең янга килсен. Син машина йөртүче икән – машинаң ерактан ук ялтырап күренеп торсын!». Бу сүзләр зур тәрбияви әһәмияткә ия иде. Күрәсездер: авылда яшәп тә, әнә шул тырышлык бәрабәренә шәп итеп, менә дигән итеп яшәүчеләр шактый. 
Үземнең кызларга да шул ук киңәшләрне бирәм. Әнә, зур кызым Айгөл Кытайда кытай телен өйрәнә хәзер. Шунда инглиз телен укытырга тәкъдим иткәннәр. «Курыкма, тырыш, бераз акчасы да булыр», дип фатихамны бирдем. Сау-сәламәт кешегә тормышта үз урыныңны табарга мөмкин. Аннан килеп, әйткән сүзеңне үтәргә кирәк, дип өйрәтте безне Рөстәм Кәлимуллин. Иң мөһиме – эшли алмыйсың икән, вәгъдә бирмә инде син.

Аллага шөкер

Кызым, дидегез... Хәлил Шәйхетдинов гаиләдә нинди кеше икән? Ир буларак, әти буларак...
Ике кызымны да – Айгөл белән Диләрәне бик нык яратам. Тормыш иптәшем, Теләче районы Иске Җөри авылы кызы Ландыш белән яши башлавыбызга быел егерме биш ел булды. Минем уңышларымда аның хезмәте, аның өлеше бик зур. Алдарак әйткән идем: безнең буш вакытыбыз юк та. Читтән караганда гына, түрәләрнең эше җиңел генә кебек. Әнә быел, Яңа елга кайткан идем, 1 гыйнварда инде Казанга кузгалабыз. Шунда бер күршем: «Хәлил, ял бит. Нигә китәсең?» – дип сорый. Ә безнең инде шул ук көннәрдә янә ярышлар, янә чаралар. Мин беркайчан да кызларым өчен борчылмадым. Аларны киендерү дә, ашату да, Теләченең икенче башында булган бакчага йөртү дә, өйне җылыту да – хатыным өстендә иде. Берзаман шулай бакчадан, әйдә үзем алып кайтыйм әле, дидем дә кызны чанага утыртып, кайта башладым. «Нәрсәсе бар инде аның?» – дип уйлаган идем башта, кайтып җиткәнче, тирләп пештем, күлмәгем тәнгә ябышты.

Ике кызымны да йөзәргә өйрәттем. Башкаларга да киңәшем шул: балаларыгызны – малаймы ул, кызмы – йөзәргә өйрәтегез. Бадминтон да уйнадылар, фигуралы шууны да үз итә кызларым. Айгөл Япониядә укыганда (япон телен өйрәнде, тугызынчы сыйныфта Япониягә китеп барды җәйгә), кудо белән дә шөгыльләнеп алды. Аллага шөкер, гаиләбездә татар сөйләшәбез, бу яктан кызарырга туры килми.

Хәлил Хәмитович, күреп торам: дингә якынайдыгыз бугай. Намаз турында, ураза хакында фикер йөртәсез, социаль челтәрләргә вәгазь рухындагы фото-видео-фикерләр куясыз...
Аллага шөкер, намаз укый башладым, җомга намазларын калдырган юк, ураза да тотам. Ниндидер үзгәреш кичердемме, ни өчен – мин бу сорауларга анык кына җавап бирә алмыйм. Бәлки шул ук Рөстәм Кәлимуллинның роле уйнагандыр. Ул безне һәрвакыт игелектә, чиста күңелле булырга өйрәтеп килде, иманлы юлдан атларга өйрәтте. Әйе, ул безнең тренер гына түгел, ул – бер үк вакытта рухи остаз да, әти дә, менә дигән җитәкче дә.

Яшь бара. Без һәрвакыт намазны олыгайгач укырбыз әле, дип киләбез. Ә олыгая алмыйча вафат булсаң? Өстеңдә бурыч кала түгелме соң? Хыялым бар – бәлки киләсе елга тормышка да ашар – абый һәм энекәшне алып хаҗга бару. Анда барырга да әзер булырга кирәк. Ә намазны, догаларны өйрәнү бүгенге көндә авыр түгел, теләгең генә булсын. Ни беләндер аклану – бүген инде актуаль түгел.

Кадерле мизгелләр 

Алда – Сабан туйлары. Сез – күп тапкырлар Сабан туе батыры булган көрәшче. Милли бәйрәмебез белән бәйле нинди хис-тойгылар кичерәсез? Мөгаен, мәйданга, көрәшкә, Сабан туебызга бер дә битараф түгелсездер сез.
Сабан туйлары белән бәйле горурлык хисе уяна миндә. Чын мәгънәсендә. Чөнки Сабан туенда җиңүнең нәрсә икәнен беләм. Югарыдарак яңгыраган сорауга  җавап, бәлки, шунда булыр.

Тугызынчы классны тәмамлагач, авыл Сабан туена чыктым һәм Мәхмүт абый Тимерханов белән көрәшергә туры килде. Аның белән көрәшәсемне белгәч, чишенеп тә тормадым. Мәхмүт абый минем белән шактый азапланды әле, ләкин барыбер җиңде.

Унынчы классны тәмамладым. Янә авыл Сабан туе. Көрәшчеләре белән данлыклы авылның батырлары күп, алышлар иртәдән кичкә кадәр дәвам итә. Һәм мин шунда... батыр калдым! Мәйдан тирәсендә тәкәне җилкәләремә салып әйләнгәндә кичергән бәхетле мизгелләрне минем беркайчан да онытасым юк. Тәкә тыпырчына, сыйныфташ кызлар, туганнар, дуслар карап тора – җир шарында миннән дә бәхетлерәк кеше юк сыман. Өйгә кайтып, тиз генә мунча кердем дә, клубка чыктым. Ышанасыңмы-юкмы, клуб ишеген ачып кергәндә, минем күкрәк киерелгән, башым горур, тәнем туп-туры... Кызлар да бөтенләй башкача карый кебек. Кыскасы, авылда беренче егеткә әйләнәсең һәм шул тойгы белән икенче Сабан туе җиткәнче йөрисең. Татарстан чемпионатын да оттым, Русия чемпионы да булдым, атказанган спорт остасы да булдым, ләкин әнә шул беренче җиңүем, беренче тәкә белән мәйдан тирәсендә әйләнүем барлып җиңүләрдән дә өстенрәк һәм мөһимрәк булды...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: көрәш Татарстан спорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев