Логотип Идель
Заман

Каюм абзый «плау»ны оста пешерә

Каюм Насыйри турында туганнары истәлекләре

Каюм Насыйри – XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң күренеклесе. Аны без татар балаларына беренче булып рус теле укыта башлаган мөгаллим, татарның беренче журналисты, бик күп фәнни һәм әдәби хезмәтләр авторы буларак беләбез. Бу елның февраль аенда Каюм Насыйриның тууына 198 ел тула. Әлеге сәхифәбездә Насыйри турында туганы Әхмәт Хөсәенов истәлекләрен тәкъдим итәбез (истәлекләрдә орфография ничек бар, шулай бирелә). 

 

Безнең белешмә
Туганы Әхмәт Хөсәенов истәлекләре 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында дөнья күрә. «Шәхесләребез» сериясеннән нәшер ителгән «Каюм Насыйри» (2017) дигән китапта автор-төзүче, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов бу шәхеснең истәлекләрен китереп, «әлегә Әхмәт Хөсәеновның кем икәнлеге ачыкланмады» дигән фикер белдерә. Безнең язма исә әлеге мәсьәләгә дә күпмедер ачыклык кертер дигән өметтә калабыз. Әхмәт Хөсәенов – Насыйри яшәгән йорт хуҗасы Мөхәммәтбәдигъның икенче улы. Үз заманында Казан мәктәбендә укытучы булып эшләгән, музыкага зәвыгы булганлыгы да мәгълүм. Әхмәт Хөсәенов 1945 елда бакыйлыкка күчкән. 

Әхмәт Хөсәеновнең бертуган апасы оныгы Наилә ханым Игъламова бүгенге көндә Казанда гомер итә. Наилә ханымны эзләп таптык. Затлы, укымышлы нәсел дәвамчысы гомер буе инженер булып эшләгән. Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, Наилә ханым кардәшләренең истәлекләрен барлый, тарихи истәлекләре белән уртаклаша, гаилә архивында Каюм Насыйрины күреп белгән туганнарының фотоларын кадерләп саклый.

«Каюм Насыйрый миңа абый тиешле кеше иде, аның атасы минем бабам (атамның атасы) белән бертуган булган. Каюм Насыйри фамилиясен атасы исеме буенча йөрткән. 

Каюм Насыйрый элеккеге Зөя уезды, Шырдан авылында, мулла семьясында туган. Авыл мәктәбен тәмам иткәч, Казанга килеп, ул заманнарда атаклы булган Күл буе мәдрәсәсендә укыган. Шул ук вакытта Степанов дигән бер керәшен-татар учителеннән русча да укып йөргән. Шушы Степанов киңәше белән югары уку йортына керергә омтылса да, материаль хәле бик кысынкы булганга, Казан университетына вольнослушитель булып йөрү белән чикләнгән. Аны университетта күпме укуы турында тулы бер мәгълүматым юк. Тик шунысын ачык беләм: ул руслар белән аралашып, рус телен нык кына үзләштерә алган һәм үзе татар балаларына русча укытырга тотынган. Каюм Насыйрый Казанда, хәзерге Парижская Коммуна урамында, 35 нче номерлы, ике этажлы йортның беренче этажында яшәде (ул шунда унөч-унбиш еллар торып, шунда үлде).

Каюм абзыйның ул еллардагы кыяфәтен мин түбәндәгечә хәтерлим: ул уртача буйдагы, кара чырайлы, очлырак һәм чал кереп килә торган кечерәк кенә сакаллы, бер күзе сукырайган, ябык һәм чандыр кеше иде. Өстендә, һәр вакытта диярлек казаки, башында кара хәтфә кәләпүш, аягында читек, чалбар балакларын читек эченә тыгып кигән була иде. Башта аның бер күзе сукыр булса, соңыннан ул ике күзсез калды. Шуңар күрә тотынып чыгар өчен аның квартирасының алдагы бүлмәсенә кадәр озын итеп киртә кагылган иде.  

Ишетүем буенча, Каюм Насыйрый картаебрак өйләнгән. Аның Габделхәй исемле улы да булган. Ләкин хатыны да, баласы да үлгән. Ул хатыны үлгәч, үзе укыткан балдызын алырга уйлаган булса да, ни сәбәптәндер алмаган һәм шуннан соң ялгыз яшәгән...

Минем әти төрле йомыш белән яки өйдә берәр нәрсә пешерелсә, аның янына төшерә һәм төшкән саен Каюм абый мине конфет белән сыйлый иде. Бер вакытны ул хәтта миңа кечкенә генә глобус та бүләк итте. Аның ачык күңеллеген сизеп алгач, мин ешрак кергәли башладым. Ул миңа калын-калын журналлар («Нива» һ.б.) бирә, «панорама» дип зурайтып күрсәтә торган пыяла аркылы төрле картиналар (Наполеон сугышы һ.б.) күрсәтә. Кайвакытта «бу кешегә файдалы нәрсә, кан юлларын ача» дип силомер тоткаларын тоттыра да, үзе миннән сорый-сорый, аның куәтен арттыра бара һәм, минем уңайсызланганымны сизгәч, шунда ук туктата да: «Ашагач һәр көнне тырышып тот, таза булырсың», – ди....

Каюм абый килегә төрле ташларны салып төя дә кайната һәм шул кушылманы шәм маена салып, төрле төстәге шәмнәр коя, кайчакта әллә нинди ялтыравыклы сабыннар ясый, аңарга карболка, глицерин һәм тагын әллә нәрсәләр кушып бетерә иде. 

Бер вакытны ул мине укытырга тотынды. Хәрефләрне төрле төстәге кәгазьләргә яза: кызыл кәгазьгә «А», яшелгә «Б» һ.б. Шуларның сурәтен язарга өйрәтә, төрле китаплардан шул хәрефләрне таптыра, күрмичә яздыра, хәрефләрне кушып укырга өйрәтә башлады. Ул миңа: «Сине руска бирәбез дип куркыталар икән, син бер дә курыкма, руслар балаларны алмыйлар, син русча да бик тырышып укы, русларда матур сурәтле китаплар бик күп була, укый башлагач барысын да белерсең», – дип мине укырга кызыктыра бара иде. Аңардан укуның файдасы күп булды, укырга кергәч, мин берәр айдан ук беренчедән күчеп, икенчедә укый башладым.

Ашау-эчүне Каюм Насыйрый яхшы алып бара иде. Ул плау, шәерт салмасы, куллама дигән ашларны үзе пешерә иде дә, кисәү белән түшәмгә кагып, әти белән мине чакыра. Без әти белән ашарга төшәбез. Шулай беркөнне әти: «Каюм абзый, плауны бик оста пешерәсең, бик тәмле булган», – дип мактый-мактый ашагач, ул кызып китеп: «Плауны коры кул белән генә ашаучылар да бар», – дип, үзбәкләрнең кемнәр икәнен һәм аларның тормышларын сөйләп бирде. 
Каюм Насыйрый күп чыгып йөрми, күбесенчә өендә укып-язып, төрле эшләр башкарып утыра. Аңарда йомышы булган кешеләр аны үзләре килеп күрә. Ул Казан сәүдәгәр, байлары белән катнашмый, күбрәк рус укымышлылары белән аралаша иде. Мин аңарга 55-60 яшәр русларның килеп, бик озак вакытлар төрле китаплар укып, әллә нәрсәләр язып утыруларын ачык хәтерлим. 

Каюм Насыйрый уку китапларын, хикәяләр һәм башкаларны язу өстенә, календарь да чыгара башлады. Календарь чыгару аның кулын тота, һәр елны яңа нәрсә язар өчен күп эзләнергә кирәк булганга күрә, ул ел буенча әкеренләп бер дәфтәргә язып бара башлаган иде. 

Җәй көннәрендә әти күршеләрдән ат сорап ала да Каюм абыйны чакырта һәм мин ат башына утырам да, без я Кабан башындагы фермага, я Услон тавына яки Бакалтайга чыга идек. Шунда баргач ат тугарыла, Каюм абый рәхәтләнеп үлән өстенә сузылып ята. Һәм, бераз карап торгач, кисәк кенә сикереп тора да кулларын, аякларын төрлечә хәрәкәтләндерә башлый. Аннан соң миңа ябыша: йөгертә, куш аяклап сикертә – хәзергәчә әйткәндә, физкультура уйната. Озаклап, тәмләп шуның файдасын сөйли. Соңыннан агач араларына кереп, чәчәкләр, яфраклар, үләннәр җыя. Аларның күпләренең исемнәрен һәм файдаларын безгә әйтә. Кайберләрен өйгә алып кайта. 

Каюм Насыйрыйның төрле үләннәр, үсемлекләр турында, аларның сыйфатларын күрсәтеп язган китабы да булган, ләкин ул бер янгын вакытында янып юкка чыккан. Әти Каюм абыйның «Китабым янганчы, кашки үзем янган булсам артык булыр иде» дип кайгыруын сөйли иде.

Каюм Насыйрыйның үлеменә ике-өч ай калганда (1902 елда) Фуксовая, Кызыл мәчет, Нариман, Тукай урамнарында зур янгын булды. Шул чакта халык белән без дә өй нәрсәләрен алып, ике бистә арасына, тирес башына чыктык һәм тәүлек ярым тордык. Безнең белән Каюм абый да чыкты (ул вакытта инде аның ике күзе дә күрми иде). Кырда халык ут ягып пешерә, чәй кайната. Бөтен тирә-як төтен белән каплана. Каюм абый шул төтенне бик хозур кылып исни: «Менә хозур, менә сахра. Бу чын сахра, бу төтеннәр өйдә чыккан утын төтене түгел, борыннарны әрчи торган мең төрле әчкелт-төчкелт исле төтен, бу төтеннәр җирне яхшырта торган, әллә нинди маддәле төтен», – дип үз алдына табигать эчендә торуына шатлана, ә халык йортлары янудан куркып аһ ора иде...

Каюм Насыйрый үзенең исән вакытында нәселен белеп шуны тупларга уйлап, күп мәшәкатьләр, күп расходларга җитеп, үзенең нәсел шәҗарәи рәззакия дип, тугыз бабасын һәм аларның ике йөзгә якын балаларын эзләп, шәҗарәсен төзегән. Рус, татар, гарәп, фарси, хәтта немец, француз телләрен дә өйрәнгән. Үлгәч, аның өендә немец, француз китаплары табылды. 

Каюм Насыйрый 1902 елда үлә. Үлгәч, җеназасында әллә ни кеше күп булмый, «Рус белән җенләнгән, мәчеткә йөрмәгән, өендә дә намаз укымаган кеше» дип, җеназасына калмыйча китүчеләр дә булган.

Каюм Насыйрыйның якыны Казанның Галиасгәр Камал исемендәге урамында, Кызыл мәчет күршесендә, Габделмән Казанский дигән кеше булып чыкты. Ул Каюм Насыйрыйның бөтен китап һәм башка нәрсәләрен җыеп алып киткән, ләкин ул аның китапларын һәм башка нәрсәләрен рәтләп сакламаган, алар таралып югалып беткәннәр».

Язманы «Җыен» фонды тарафыннан нәшер ителгән «Каюм Насыйри» китабыннан файдаланып, Мөршидә Кыямова әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев