Логотип Идель
Заман

Кара кәчтүм, ак яка...

Кемгәдер матур, зәвыклы киенә белү сыйфаты ана сөте белән бирелә, кемдер үз стилен еллар буе эзли. Әгәр син беренче төркемгә кермисең икән – борчылма.

Барыбыз да зәвыклы, матур итеп киенергә яратабыз. Әмма мода артыннан гына куып, зәвыкны саклап калып булмый. Кием сайлаганда аның кайда, ничек һәм нинди элементлар белән яраклашуын, трендларга туры килү-килмәвен уйларга кирәк. Кемгәдер матур, зәвыклы киенә белү сыйфаты ана сөте белән бирелә, кемдер үз стилен еллар буе эзли. Әгәр син беренче төркемгә кермисең икән – борчылма. Без 2022 елга трендта булган барлык киемнәрнең исемлеген төзедек.

Тукымалар палитрасы

2022 елда модада: шифон, атлас, бәрхет, деним тукымалар.  

Шифон – җиңел тукыма, ул язга таба актуаль булачак. Ярым үтә күренмәлелек образны нәфис һәм мөлаем итә. Төсләргә килгәндә, якты шифон тукымаларны сайларга киңәш ителә. 

Атлас – аны тел тидермәслек стильле хисле кызлар сайлый. Быел атласның каһвә һәм ачык төсләрендәге назлы палитрасын сайларга туры киләчәк. 
Бәрхет – искиткеч образ булдыру өчен идеаль тукыма. Бәрхеттән тегелгән киемнәрдә кара, чия кызыл, пудра, терракот төсләргә өстенлек биреләчәк. Фактураны күлмәкләр, итәкләр, комбинезоннар, кардиганнар тегү өчен кулланалар.

Деним – иң трендлы тукымалар рейтингын йомгаклый. Дизайнерлар сүзләренчә, аннан башка бер генә мода коллекциясен дә күз алдына китерергә мөмкин түгел. Трендта: универсаль зәңгәр төс, ак һәм кызыл төсләр. 

«Капчык» киемнәр

Яшьләр телендә «капчык» киемнәрне оверсайз дип йөртәләр. Оверсайзны  артык зур үлчәмдәге киемнәр белән бутарга кирәкми. Ул сезнең үлчәмдәге кием, ләкин визуаль яктан гына киң булып күренеп тора. Әлеге стильне гадилекне һәм уңайлыкны яраткан кешеләр сайлый. Гардеробның башка элементлары белән оста ярашканда, оверсайз хатын-кызларның да, ир-атларның да дәрәҗәсен ассызыклаячак һәм кимчелекләрен яшерәчәк.

Озын носкилар

Яшьләр арасында озын һәм төрле кызык рәсемле, сүзтезмәле носкилар күптән модада. Ул 2022 елда да трендта булачак. Яшьләр хәзер озын носкиларны образны тулыландыру өчен кия. Иң мөһиме – ул чалбар яки спорт костюмы белән генә түгел, күлмәк һәм кыска итәк белән дә килешә.

Очлы борынлы кроссовкалар

Романтик һәм назлылык акрынлап яңадан модага әйләнеп кайтса да, спорт стиленең дизайнерларга йогынтысы әле һаман да көчле булып кала бирә. Иң бәхәсле һәм бу елның эффектлы трендларның берсе – очлы борынлы кроссовкалар. Беренче карашка аяк киеме салкын коралны хәтерләтсә дә, уңайлыгын һәм җиңеллеген югалтмый. Барлык образга да туры килә.

Оutdoor-стильдәге курткалар

Әгәр дә сез үзенчәлекле, уңайлы һәм идеаль ярашкан «пуховик» эзлисез икән – outdoor-стильдәге курткаларга игътибар итегез. Алар күзгә бәрелеп торган һәм гадәти булмаган кыяфәте белән генә түгел, зәмһәрир салкыннан һәм җилдән яхшы саклавы белән дә аерылып тора. Ул яңгырда чыланмый һәм, өстәвенә, төрле образларга бик яхшы туры килә. Шуңа күрә аларны тупас ботинкалар, кроссовкалар һәм үкчәле итекләр белән дә киеп йөрергә була.

 Шоперлар

Бу сумка мәшгуль кызлар өчен идеаль вариант. Аңа бизәнгечләрдән алып, киемгә кадәр сыя. Зур булуына карамастан, сумка-шопер элегант һәм стильле күренә. Моннан тыш, ул бик йомшак һәм җиңел, шуңа күрә көндәлек образлар белән бик яхшы яраша. Модельнең тагын бер ачык өстенлеге – аның яше юк. Шопер кече сыйныф укучысында да, уңышлы бизнес вәкилендә дә, яки пенсия яшендәге апаларда да креатив күренә.

Озын итәкләр

Мөлаемлык тагын модада! 2022 елның яз-җәй сезонында озын итәкләр трендта булачак. Романтик, нәфис киемнәр сезгә үзегезне патша кызы кебек хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Лоферлар

Лоферларның иң популяр вакыты 2021 елның көзенә туры килде, әмма 2022 елда да бу аяк киеме юкка чыкмаячак. Әлеге уникаль аяк киеме барлык образларга да килешә. Аны итәк, күлмәк, эш костюмы белән кияргә уңайлы.

«Трендлар яшен тизлегедәй үзгәреп тора»

Ләйсән Гарифуллина, стилист modest fashion, блогер: 

– Өске киемнәрдән сырылган пәлтә, ясалма мехтан туннар, күн плащлар трендлар арасында үз урынын саклап кала. Пәлтә дигәннән, пәлтә – өс киемнәре арасында иң нәфис вариантлардан санала, хатын-кызның гардеробында берничә пәлтә моделе булырга мөмкин. Озын пәлтәләрдән читләшеп, 2022 елда модага кыска фасонлы пәлтәләр керә. 

Киемнәрне бер-берсе белән яраклаштырганда, төсләр һәм принтлар зур рольне уйный. Бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре өчен билгеләнгән барлык кышкы коллекцияләр металлик һәм алтын төстәге киемнәр белән тулган. Шулай ук, зәңгәрсу, алсу, лимон төсләре, төрле чәчәк, тигр, гинем принтлары тренд сагында тора.

Аксессуарлар һәрбер образга үзенең үзенчәлеген кертә. Сумкалар никадәр күп, шуның кадәр яхшырак. Иң популярлары: шоперлар. Аларны төрле образлар белән яраклаштырып була. Цилиндр яки чиләк формасындагы сумкалар яңалык дип санасак та була. Бу формадагы сумкалар образга гадәттән тыш үзенчәлек өстәячәк. Каеш урынына яки декор буларак чылбырсыман, бәйләнгән яки үрелгән сумкалар шулай ук сезнең гардеробыгызда урын алырга лаеклы.

Аяк киемнәре белән хәлләр болайрак. Бу сезонда клоглар (зур, еш кына агач, платформалы аяк киемнәре) еллар аша яңадан модага кайта. Лоферлар, зур табан аслы һәм очлы башлы кроссовкалар, зур үкчәле түфлиләр бераз сәеррәк тоелса да, тормышта мондый аяк киеме уңайлы һәм универсаль. Аларны төрле фасондагы күлмәкләр, джинсылар, эшлекле чалбарлар белән дә берләштереп була. 

Мода артыннан куып, трендларның яшен тизлеге белән үзгәрүен истә тоту мөһим. Трендлы киемнәрне фанатизмсыз база киемнәр белән яраштыру иң яхшысы. Ул чагында сез мода кысаларында да булып, һәркайда да урынлы булып күренәчәксез!

«Рәсми киемнәрне өнәмим»

Әбри Хәбриев, алып баручы: 

– Мин мода артыннан куа торган кеше түгел. Иң мөһиме, миңа кием ошарга һәм кияргә уңайлы булырга тиеш. Бик рәсми киемнәрне, кәчтүм-чалбарларны яратып бетермим. Кияргә туры килгәнлектән генә киям. Күбесенчә, җиңел рухтагы киемнәрдән йөрергә яратам. «Кием махсус кыйбатлы кибетләрдә алынырга тиеш» дигән әйбер миндә юк. Кайвакыт базардан да сыйфатлы, арзан, уникаль кием табып була. Шулай ук киемнәрне интернет-кибетләрдән дә алгалыйм. Кайчак бик сыйфатлы тегелгәннәре дә очрап куя. 


Костюм-брюки Кәчтүм-чалбар  – «Миллионер» кибетенән,  9-10 мең сум тирәсе 
ремень Каеш – «Яңа Тура» базарыннан 1000 сум 
Рубашка Күлмәк – «Алиэкспресс»тан, 1250 сум
лакированные туфли Лакланган түфли – «Яңа Тура» базарыннан, 1200 сум 

«Мин шопоголик түгел!»

Гөлназ Шәрипҗанова, җырчы: 

– Безнең бервакытта да мода артыннан куган юк. Мин шопоголик түгел. Киресенчә, сәүдә үзәгенә бару тулы бер газап. Берәр нәрсә кирәк булса, интернеттан карап, төгәл беләм дә шул бер җиргә генә барып алып кайтам. Балаларга киемнәрне OZON, Wildberries кебек интернет-кибетләрдән карыйм.

Миңа кечкенәдән апалардан калган киемнәрне кию ошый иде. Хәзер дә берәрсе шундый киемнәр алып килсә, аны бик рәхәтләнеп киеп карыйм. Үзем мода, стиль буенча бернинди киңәш тә бирә алмыйм. Ә менә Илсур – әйе. Ул киемнәр сайларга ярата. Аның зәвыгы бар. Ул хәтта безнең берничә туганыбызны да киендереп йөри. Концерт киемнәренә килгәндә, дизайнерыбыз белән бергәләшеп уйлап, ныклап эшлибез.


 Күлмәк – Kanzler кибетеннән, 8000 сум 
 Күлмәк – Line кибетеннән 6000 сум  

«Киемнән культ ясамыйм»

Айваз Садыров, алып баручы: 

– Бүгенге көндә киемнәр дөньясы шулкадәр укмашты. Кайда сыйфатлы-сыйфатсыз, кайда кыйбат-арзан – төгәл генә әйтеп булмый. Үземә килгәндә, мин күбрәк масс-маркетларда киенәм. Көндәлек киемнәргә күп акча сарыф итүне кирәк дип тапмыйм. Ә концерт киемнәренә килгәндә, төрлесе бар. Зур чараларга смокинг, костюмнар, әлбәттә, кыйбатка чыга. Тагын бер фикерем: аяк киеме яхшы, сыйфатлы һәм уңайлы булырга тиеш. Шуңа күрә, аяк киеменә акча жәлләмәскә тырышам. Стилемә килсәк, мин соңгы арада минимализмга тартылам. Киемнән культ ясамыйм. Уңайлы булса, алай затлырак та күренә әле ул.


Пиджак Uniqlo – 5000 сум
Джинсы ZARA – 4000 сум
Футболка Uniqlo – 2000 сум
Ботинки Аяк киеме Cacharel – 18 000 сум
Сәгать Continental – 20 000 сум 

«Зинирә киендерә»

Ризат Рамазанов, җырчы: 

– Безнең сәхнәдәге бөтен образлар Зинираның фантазиясенә корылган. Аларын инстаграмнан чит ил образларына карап эш итәбез. Көндәлек киемне дә миңа ул сайлый. Минем өчен бу өлкә артык мөһим түгел. Зинира «әйдә кибеткә» дип алып китмәсә, бер кофтаны айлар буе киеп йөрергә мөмкинмен. Кайбер киемнәр шкафта озак вакыт киелмичә тора. Андыйларын әтигә дә бирәм. Кечкенәдән, мине кибетләрдә йөртеп, киемнәр сайлап киендерә торган хатыным булсын, дип хыяллана идем, шулай булды да. Чөнки минем зәвыгым юк, ә Зинирага бу сәләт бирелгән.

 

«Кара төс беркайчан да модадан чыкмый»

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова, җырчы: 

– Стиль артыннан кумыйм. Үземә нәрсә килешә, шуны киям. Нинди төсләр бер-берсенә туры килгәнен интернеттан карап алам. Гадәттә, базарда киенәм, кыйбатлы, брендлы кибетләргә кызыкмыйм. Кибеттән алган кием дә, базардан алган кием дә шул бер елга чыдый. Сыйфаты белән алар аерылмый.

Яшел, зөбәрҗәт һәм ачык төстәге киемнәрне яратам. Шулай ук, кара төсне үз итәм. Ул ябык итеп күрсәтә һәм беркайчан да модадан чыкмый.

Мода артыннан куарга кирәкми, чөнки ул гел үзгәреп тора. Шулай да, үз өстеңне карарга кирәк. Таушалып беткән әйбер беркемгә дә килешми. Кияүгә чыккач, күп хатын-кызлар моның турында оныта. Мин үзем дә кайвакыт онытылып китәм – көзгегә карыйм да, «Әстәгыфирулла» дип, ул киемнәремне салып, чүпкә атам. 



Зөлфирә:
Футболка – 1200 сум
Шорты – 1600 сум 
серьги Алкалар – 350 сум

Алмаз:
Рубашка Күлмәк – 1500 сум 
Шорты – 2000 сум

Модалы сораштыру:  https://www.instagram.com/tv/CXd8jqKDipE/?utm_medium=copy_link 

 Илүзә Ибәтуллина, Илзия Хисмәтуллина, Зәлидә Фәттахова, Ләлә Кәримова әзерләде. 
Видео: Айнур Нәбияров, Алинә Маликова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев