Логотип Идель
Заман

Хорафатлар һәм гаҗәеп фитопатология

Бәхетебезгә, хәзер өй каршындагы агачта «сихерче себеркесе» ояласа, «Убырлы!», «Сихерче!» тамгалары тагып, өй хуҗаларын учакка ташламыйлар. Куркыныч «бәрәңге чумасы» да тарих битләрендә калды, он да ипигә әйләнер алдыннан төрле сынаулар аша уза

Бәхетебезгә, хәзер өй каршындагы агачта «сихерче себеркесе» ояласа, «Убырлы!», «Сихерче!» тамгалары тагып, өй хуҗаларын учакка ташламыйлар. Куркыныч «бәрәңге чумасы» да тарих битләрендә калды, он да ипигә әйләнер алдыннан төрле сынаулар аша уза (XX гасырның икенче яртысыннан башлап булса да). Ә үсемлекләр исә, адәмнәр һәм башка тереклек ияләре кебек үк, элек ничек авырган булса, һаман да шулай тын гына чирләп тора. Аларның хәлен аңларга төрле әгъзалары: яфрак-сабаклары, таҗлары, җимешләре һ.б. ярдәм итә, ә дәвалау сулларын фитопатология фәне өйрәнә.


Үсемлекләр дә, безнең төсле, ярдәмгә мохтаҗ 

Дөресен генә әйткәндә, фитопатология бу катлаучы эшне үзе генә ахыргача башкарып та чыга алмас иде. Шуңа аңа ярдәмгә тагын берничә дусты килә, болар – микология, микробиология, вирусология һәм, әлбәттә, ботаника. 

  • Микология – гөмбәләрне өйрәнә торган фән.
  • Вирусология – вирусларны өйрәнә торган фән.
  • Ботаника – үсемлекләр турында фәннәр җыелмасы. 
  • Микробиология – микроорганизмнарны (бактерияләрне, мәсәлән) өйрәнә торган фән.

Шулай итеп, үсемлекләр дә бактерияләрдән, гөмбәләрдән, вируслардан иза чигә. Өстәвенә аларга әледән-әле паразитлар да һөҗүм итеп тора (үсемлекләрнең йогышлы авырулары турында сүз бара). Ак күгәрек, кәбестә киласы, бәрәңге кутыры, яфрак тимгеле, ончыл чык, арыш анасы, цитоспороз һ.б. – болар барысы да йогышлы авырулар.

Үсемлекләр дә, безнең төсле, төрле макро- һәм микроэлементларга мохтаҗ. Мәсәлән, безгә тимер җитмәгәндә, битләребез агарынып китә, хәлсезлек биләп ала, ә үсемлекләрнең исә яшеллеге кими (аксыл сары төскә керәләр), яфраклары корый һәм ахыр чиктә коелып ук төшә. Бу төркемгә һавада очып йөргән зарарлы матдәләр, һава торышы үзгәрешләрен дә өстибез һәм йогышсыз авырулар төркемен барлап куябыз (кыярларның ачылыгы, тимер, калий, марганец, азот һ.б. җитмәү яки аларның киресенчә чамадан тыш күп булуы).

Урта гасырларда кешеләрне «сихерче себеркесе» аркасында утка ташлаулары турында әйтеп уздык, әмма әлегә серне чишми торабыз, сабыр итәрсез бит? Иң элек кешеләрнең үзләрен утка кертә торган бер үсемлек авыруы белән танышырбыз. 

Утка кертә торган ипи

Авыру үсемлек кешене ничек итеп утка кертә ала соң? Моның алгоритмы бик гади: арыш (яисә бодай) кырына арыш анасы хуҗа була, игенче уңышны җыеп ала, тегермәнче он тарттыра, ипи пешерүче көндәлек эшен башкара, халык яңа пешкән ипидән авыз итә һәм аңа Антоний уты каба. Ә хәзер шуны ук фәнни яктан аңларга тырышып карарбыз.

Дөньяда Claviceps purpurea исемле гөмбә бар. Бу гөмбә бодай, арышларда (һәм кайбер башка башаклыларда) арыш анасы (башкортча «арыш атаһы», русча «спорынья») дип атала торган авыру китереп чыгара. Шул гөмбәнең алкалоидлары онга эләгә.

Алкалоидлар – составына азот кергән табигый кушылмалар төркеме (күбесенчә үсемлекләрдә була). Алар аз күләмдә – дару, ә күп күләмдә агу кебек тәэсир итә. Мисал өчен, морфин, кофеин, кокаин, шулай ук никотин да алкалоидлар төркеменә керә.

Мондый оннан пешерелгән камыр ризыкларын ашаганнан соң кешеләр агулана һәм аларда эрготизм (француз теленнән ergot «арыш анасы») башлана. Эрготизм ике төрле була: беренчесе – гангреналы (халык аны «Антоний уты», ә кайвакыт «изге ут» дип тә йөртә), икенчесе – конвульсияле. Беренче очракта гөмбә алкалоидлары мускулларның чамадан тыш кыскаруына, кан тамырлары һәм капиллярларның тараюына китерә. Кешеләрнең кул-аякларына кан килми, гангреналар күзәтелә, ахыр чиктә кеше вафат булырга мөмкин. Эрготизмның конвульсияле төре үзәк нерв системасына йогынты ясый: өянәк тоту, галлюцинация, көзән җыеру күзәтелә. Терлектәге симптомнар да кешеләрнекенә охшаш була.

Кырдагы һәр башактан арыш анасын эзләп утыру – башкарып чыга алмастай эш. Бәхеткә, XX гасырның икенче яртысыннан башлап, онны арыш анасы алкалоидларына тикшерәләр (башка гөмбәләр бүлеп чыгара торган агулар булу-булмавын да тикшерергә онытмыйлар). Агротехника алымнары да шактый алга китте. Шуңа хәзер чәчүлекләрдә арыш анасы юк та диярлек.

Сихерче себеркесе

Элек (борын-борын заманда, дисәк тә буладыр) үсемлек һәм башка тереклек ияләренең авырулары гайре табигый көчләр тәэсирендә килеп чыга дип уйлаганнар. Бу күренешләрне Аллалар каргышы, сихер-михер белән бәйләүчеләр дә шактый булган. Хәзер кешеләрне өй каршында пәйда булган «сихерче себеркесе» аркасында инквизиция утына ташлап, көлгә дә әйләндермиләр, каргалган йорт тамгасы да сукмыйлар. Чөнки сихерче себеркесен (пумаласы дип тә йөртәләр, рус. омела) әлеге дә баягы бер гөнаһсыз гөмбәләр китереп чыгара. 

Сезнең сихерче себеркесен күргәнегез дә бардыр әле: ул зур итеп корылган кош оясын яки агач башында калкып чыккан куакны хәтерләтә. Язучы Рифә Рахман «Аурупа сәяхәтнамәләре»ндә омела турында тәмләп бер язган иде инде («Идел», 2017, №4). «Будапештта яшәгән фатирыбызның тәрәзәләреннән караган яфраксыз агачларда кышын да яшелләнеп утырган ботакларны күреп гаҗәпләнә идем, бу елда алар тагын да арткан. Шунда искә килде: агачларның сутын имүче паразит «убырлы себеркесе» бит болар!» – дип шаккатып искә алган иде язучы. 

Бу күренеш өчен тафрина гөмбәләренә рәхмәт әйтергә кирәк (урта гасырларда яшәүчеләр аларга ләгънәт укыр иде, мөгаен). Ләкин бу авыруның сәбәпчеләре гөмбәләр генә түгел, шулай ук бактерияләр, вируслар да булырга мөмкин. Мондый «куак»ларның яфраклары бик вак, аксыл һәм нечкә була. Аскы яктан алар гөмбә букчалары катламы белән каплана. Агачның мондый зарарланган урыннары чәчәк тә атмый, җимеш тә бирми. Агачларның бер өлешен чәчәк-җимешеннән, ашар ризыгыннан мәхрүм итсә дә, убырлы себеркесе үзе бер дә орлык бирергә онытмый. 

Фитопаталоглар лабораторияләрдә омеладан котылу чараларын уйлап тапкан арада, омела да эшсез ятмый. Кешелекнең игътибарын тагын да җәлеп итү өчен һәм агачлар каршындагы гөнаһына күпмедер ярлыкау өмет итеп, ул «аптечка»сында яман шешне дәвалый торган матдәләр (лектиннар) йөртә, гипертоникларга, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган башка кешеләргә дә ярдәм кулын суза. Аның ябышкак җимешләрен исә кайбер кошлар оя корганда куллана, бу тылсымлы куак белән тукланучы җан ияләре дә шактый. Элек Англиядә Раштуа бәйрәмендә чыршы урынына түшәмгә омела беркетеп куйганнар. Моңа омеланы изге үсемлекләр рәтенә кертү сәбәпче булган.

 Атамасы гына ни тора?

Сихерче себеркеләрен төрле әсәрләрдә дә очратырга була. Аларны язучы Павел Мельников-Печерский хорафатлар белән бәйләп искә ала, Владимир Дудинцевның «Белые одежды» романы да шуңа мисал:

– Беләсеңме алар безгә нәрсә күрсәттеләр? – дип елмаеп куйды Светозар Алексеевич. – Ул нәрсәкәйләрне халык элек-электән «сихерче себеркесе» дип йөртә. Атамасы гына ни тора бит, әйеме? Бу атаманы әнә шул синең шефың, өшкерүчең кебек берсе уйлап тапкандыр инде. «Сихерче себеркесе». Монысы тәгаен. Яңа гына шул Касьянның зиреген микроскоптан карап утырдылар. «Экзоаскус бетулинус». Ип-исән каен яфракларын шундыйга әйләндерә дә куя. Без әле тәҗрибә дә ясап карарбыз, Федя. Шул гөмбәнең сыгынтысын алырбыз да исән каенны йогышларбыз. Үзебез дә каеннан шундый соры зирек яфраклары алырбыз әле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев