Логотип Идель
Заман

Кыз кешегә язу кирәкме?

ХIX гасырның беренче яртысында әле татар кызларын укырга гына өйрәтәләр, күп очракта кыз бала язуны белми дә кала. «Кыз кешегә язу-сызу кирәкми», – дип саныйлар.

ХIX гасырның беренче яртысында әле татар кызларын укырга гына өйрәтәләр, күп очракта кыз бала язуны белми дә кала. «Кыз кешегә язу-сызу кирәкми», – дип саныйлар. Моңа да үзенә күрә бер аңлатмасы була. Кызлар язарга өйрәнсә, егетләргә хат яза башлый, имеш, дигән фикер популяр була халык арасында ул чорда. Ә бу эш ачыкланса, кызның да, аның гаиләсенең исеменә дә кара тап төшер дип курыкканнар. Шуңа күрә, кызларга Корьән укырлык кына итеп абыстайлардан хәреф танытканнар да шуның белән эш беткән.  


Газизә Сәмитова йолдызы

Әмма ХIХ гасыр ахырында инде үзгәрешләргә юл ачыла. 1870 елларда Казан губернасында да, татарлар күпләп торган башка төбәкләрдә дә кызлар мәктәпләре күренә башлый. Һәм кызлар өчен дә уку-язу эше җайлана. Язарга өйрәнү татар кызлары өчен чынлап та яңа мөмкинлекләр ачкан. Һәм сүз егетләргә хат язу турында түгел әле, төрле язмалар аша фикерләрен һәм хисләрен бар дөньяга да белдерә башлаган татар ханымнары вә туташлары. Әлбәттә, бу күренеш ХХ гасыр башында нык үсешкән татар матбугаты белән бәйле. Китаплар күпләп басыла, гәҗит-журналлар чыга. Мәсәлән, 1913 елдан Казанда хатын-кызлар өчен махсус «Сөембикә» журналы басыла башлый. Тора-бара хатын-кыз авторлар да күренә.

Халыктан оялуларны җиңеп, матбугатта төрле язмалар белән бастырган татар хатын-кызларына җиңелдән булмагандыр, чөнки йөзне дә чит кешегә бик күрсәтми яшәгән заман бит әле. Мәсәлән, Әстерхан губернасындагы Ташлы Яр дигән татар авылында бик талантлы Газизә Сәмитова (1862-1928) исемле ханым гомер буе шигырь язган. Әмма аның әсәрләрен үзе үлгәч кенә, утызынчы елларда әдәби экспедиция вакытында табалар һәм шуннан соң татар әдәбиятында Газизә

Сәмитова йолдызы пәйда була. 
Яшь йөрәгем янып бетте,
Һич мөмкин түгел чыдарга...
Бу яшь гомрем зая үтте,
Сахрада искән җил кебек,
Бу хәсрәттә бән саргаям,
Сабындин өзгән гөл кебек...  – 
дип яза Газизә ханым бер шигырендә. Аның шәхси тормышы катлаулы була. Күп еллар бергә торгандан соң, балалары булса да, иреннән аерылып туган йортына кайта ул. Һәм бу вакыйга аның иҗатында да чагылыш таба, күңелендәге аһ-зарын шигырь юллары белән юата, әмма кешегә язмаларын күрсәтергә ашыкмый.

Әдәби «оятсызлык»

ХХ гасыр башында әле ханым вә туташларны иҗат эшенә илһамландырабыз дип ир-атлар, хатын-кыз тәхәллүсе алып, кайбер әсәрләр бастырып маташалар. Мәсәлән, Гафур Чыгтайның «Тутам» повесте 1905 елда Галимә тәхәллүсе белән чыга. Бу әсәрдә ир хатынының хокуклары хакында сүз алып барыла. Башка әдипләр дә бу юнәлешкә шулай үз өлешен кертә. Мәсәлән, кайбер хатын-кыз язмаларын бик нык төзәтеп (яңадан язып дисәк тә була), бастырырга ярдәм итәләр. Габдулла Тукай әдәби редакторларның андый тырышлыкларны хупламыйча, «реклам әсәрләр» ясыйлар дип карый. Шулай да күп талантлы хатын-кызлар өчен алары да бер төрле этәргеч көч булып торгандыр. 

Чөнки күпчелек халык бу заманда шигырь-хикәя язган кызларга гына түгел, хәтта егетләренә дә шикләнеп караган, ә мондый нәфис әдәбият әле яңа борын төртә башлый. Кыз баланың әдәбият дөньясына керергә батырчылык итүен кайберәүләр оятсызлык дип санаган. 

Остазбикә кызы Мәхмүдә

Казанда Маһруй Мозаффария (1873-1945) дигән абыстайның кызы Мәхмүдә Мозаффария (1893-1969) шигырьләр яза һәм аларны гәҗитләрдә бастыра башлый. 

Ярый, ярый, сез яшәгез искелектә,
Болакның да даны чыккан искелектә.
Без яшь кызлар бервакытта куәт табып,
Җиһан тулыр безнең илә эшлеклектә, – 
дип яза ул 1907 елда чыккан «Остазбикә абыстайларга» дигән әсәрендә. Шунысы кызык, остазбикә анасы, Маһруй ханым кызының иҗатын хуплап бара, чөнки үзе дә алдынгы карашлы була. Маһруй Мозаффариянең дә хатын-кызларга багышланган бер шигырендә (ул «Әл-Ислах» гәҗитендә басыла) мондый сүзләр бар:

Һәм тугрыда ким түгелбез ирләрдән без,
Гыйлем алсак, иң галимнәргә тиң без.
Бер милләтнең там яртысы без булгачдыйн,
Карап карыйк: ирләрдән ничек ким без?!

Ә менә Печән базарындагы наданнар Маһруй ханымны да, Мәхмүдә туташны да бик сүгә. Бигрәк тә Мәхмүдәне (әнисенең шигырен редакциягә ул илтеп бирә). Кыз башы белән шигырьләр бастырып ятканы өчен, аны каргаучылар, «ул кызны беркем кияүгә алмасын» диючеләр дә була. Вакыты җиткәч, Мәхмүдә Мозаффария зыялы Әхмәт Урманчиев дигән кеше белән бик матур гаилә корып җибәрә. Әхмәт әфәнде Габдулла Тукайның якын дусты да була әле, 1910-1918 елларда Урманчиев «Ялт-Йолт» дигән сатирик журнал чыгара.

 «...Синең юлың мине артка өнди»

Рязань губернасы Әҗе авылында үскән яшь шагыйрә Гыйффәт туташны (Заһидә Бурнашева, 1895-1977) әти-әнисе аңлап бетерми. Шигырьләрен гәҗитләрдә бастыруны да ошатмыйлар. Аны тизрәк кияүгә бирергә булалар. Заһидә туташ моңа бик үзенчәлекле ысул белән каршы чыга: «Вакыт» гәҗитенә зарланып, «әти-әнием мине тыя, өйдә ябып куйдылар», – дип ачык хат яза. Зур гауга чыга һәм 1915 елда ул туган йортын ташлап, башта күрше авылга, аннары Мәскәүгә чыгып китә. Мөгәллимә булып эшли. 1916 елны якташлары ярдәме белән шигырьләр җыентыгын да чыгара. Бер шигырендә, әнисенә багышлап, болай дип яза Заһидә Бурнашева:

...Йөрәк каның белән миңа рәнҗеп,
Хәсрәтләнеп, еглап көясең,
Төпчек кызым юлдан таеп,
Азып-тузып йөри, диясең.
...Синең юлың мине артка өнди,
Көзге төндәй кара тормышка,
Нәфрәт уты белән мин чыгамын
Ул тормышка каршы сугышка...

Чынлап та бераздан Гыйффәт туташ Гражданнар сугышы утына да эләгә. Совет елларында мәгариф өлкәсендә дә, советларның хатын-кызлар бүлегендә инструктор булып та хезмәт итә. Күп еллар Урта Азиядә яши, пенсиягә чыккач Казанга кайта һәм татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихы турында китап яза.

Шулай итеп, беренчеләрдән булып ХХ гасыр иртәсендә каләм тибрәтә башлаучы татар хатын-кызларының язмыш китаплары төрлечә язылган, әмма белемгә-иҗатка омтылышлары аларның бер була.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев