Логотип Идель
Заман

Лилия Низамова: «Минем стиль – пазл»

Яшь шагыйрә Лилия Низамованың киенү стилен күзәтәбез!

Минем стиль – пазл. Миңа кадерле яисә кызыклы булган кешеләрнең әйберләрен җыям. Шул рәвешле, үземне ничектер көчлерәк итеп хис итәм. Аларның сыйфатларын үземдә булдырып, урамда тулы пазл кебек йөрим.

Бары тик аяк киемнәренең генә брендына игътибар итәм – сыйфатлысын эзлим.

Бер үк образда 2-3 көннән артык йөрмәскә тырышам.

Үземне ачык төсләр кияргә мәҗбүр итәм.

Мин дәү әтием белән әниемнең киемнәрен кияргә яратам.

Киемнең уңайлы булуы бик мөһим, шуңа күрә иртән җайлы образ тапканчы бик сайланам.

Сэконд кибетләрендә эзләнергә яратам.

КҮЗӘТӘБЕЗ:

Алкалар мин диплом алган көнне минеке булдылар. Кибеттә дәү әниемнекенә охшаган кечкенә алкалар күреп бик ошаттым, ә әнием миңа аларны бүләк итте.

Каеш – минем гардеробтагы алыштыргысыз аксессуар. Мине шушы каештан таный аласыз, чөнки аны салмыйм диярлек.

Топик (майка) – ул тәнгә рәхәт һәм бөтен киемгә туры килә. Мин аны би-ик яратам, шуңа күрә еш киям.

Күлмәкне сэкондтан 500 сумга алдым. Ул көнне мин бик бәхетле идем һәм үземә бу күлмәкне алырга рөхсәт иттем.

Беләзек – 6 ел тирәсе бер дә салмыйча киям. Миңа аны сыйныфташ егетләр 8 мартка бүләк иткән иде. Гадәттә мин аны кулымда сизмим дә.

Оекбаш – аларда рәссам Nina Puның «Лалә-күз» иллюстрациясе. Минем өчен ул – көчле һәм зур уңышка ирешкән хатын-кызларның берсе. Аның киемен кигәч, үземне көчлерәк хис итәм.

Кроссовкиларны миңа яраткан кешем бүләк итте. Бик уңайлы һәм йомшак. Яшел төсе минем күңелемне күтәрә

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев