Ләйлә Фаяз: "Мин Йолдызга иярмим"
Бер яктан карасаң, әйе, бәлки бездә милләт, тел турында язылган шигырьләр аздыр. Ләкин үземне аклый алам: татар телендә сөйләшәм, иҗат итәм, татар халык хорында җырладым, татар теле дәресен укытам – менә минем милләткә керткән өлешем. Һәм аны аз дип уйламыйм.
Яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина белән безне «Идел» таныштырды. Аның иҗаты «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршындагы Әдәби суд утырышында тикшерелгәннән соң өч ел вакыт узган инде. Ә шагыйрә кыю адымнар белән югары баскычка менүен дәвам итә – быел аның тәүге китабы дөнья күрде! Яшь каләм иясе белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек булды бу!
– Ләйлә, Әдәби судта тәнкыйтьләгәннәр иде үзеңне. Әлеге вакыйгадан соң иҗатыңда үзгәрешләр булдымы?
– Тәнкыйть тискәре генә түгел, уңышлы якларны да аерып күрсәтү бит ул. Әдәби судта нигезле тәнкыйть ишеттем. Ләкин аннан соң ниндидер үсеш сиздем, дип төгәл әйтә алмыйм, чөнки үзеңә читтән карау авыррак. Җыентыкка шигырьләрне сайлаганда да кайбер шигырь турында: «Моны мин яздыммы икән?» – дип уйлап куясың бит. Араларында бигрәк гади булып тоелганы да, әйбәт килеп чыкканнары да була.
– Җыентык дигәннән, күптән түгел генә тәүге китабың дөнья күрде. Китап чыгару теләге белән күптән янып йөргәнең беләбез, ләкин курка идең кебек
– Мин аны кирәк дип тапмый идем. Яшь язучылар семинарында беренче тапкыр катнашкан елда, җыентык җыярга мөмкин, диделәр. Ул вакытта ялкаулык, үз-үземә ышанмаучанлык бар иде. Күпмедер вакыттан соң икенче семинар үткәрелде, анда инде китап чыгарырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, Татарстан китап нәшриятында биш популяр авторның китаплары басылып чыкты. «Сөйләшәсе иде...» китабына иң яраткан шигырьләрем керде. Шунысы кызык, җыентыкларның серия итеп чыгасын әзерләү вакытында гына белдем. Китапка исем сайлаганда мөхәррир Рифат Сәлах «Бу сериянең исеме кызыклы булачак икән», – дип көлеп куйган иде. Баксаң, өч китапның исеме дә бер-берсенә охшаган булып чыкты.
– Син күпләргә Ләйлә Карлыгач буларак таныш, тәхәллүсне ни сәбәпле үзгәртергә булдың?
– Минем хәзер дә «Карлыгач»тан аерыласым килми. Яшь язучылар семинарында да бу сорау күтәрелгән иде. Җитдирәк исем кирәк дигән фикергә килдем. 40-50 яшькә җиткәч, миңа «Карлыгач апа» дип эндәшерләрме? (Көлә.) Бу бик сәер булыр иде. Шулай итеп, фамилия урынына әтиемнең исемен алдым. Башта әти белән киңәшләштем, ул бик хуплагач, үзгәртергә булдым. Эштә Ләйлә Фаязовна булсам, иҗатта мин – Ләйлә Фаяз.
– «Шигыреңне аңламыйм», – диючеләр очрыймы?
– Башкалар белән чагыштырып караганда, мин гадирәк язам,аңлашылмый торган сүзләр дә юк диярлек. Шигырь җанлы кешебулмаса, аңа кайсы шигырьне дә кабат-кабат укырга кирәк. «Мин дөрес аңладыммы?» – дип сораучылар бар инде. Кайбер кешеләр үз тормышымны язам дип борчылалар.
– Хәзерге буын шагыйрәсе булу куркытмыймы?
– Бу беренчедән, бик зур җаваплылык. Бик күп кенә очрашуларда «Әдәбиятка кем килә?» дигән сүз кузгатыла. Монда сүз бит сан турында гына түгел, сыйфат турында да бара. Киләсе буынга үзебезнең милли кодны, идентификацияне җиткерә алырбызмы? «Яңа дулкын»да безгә «Милләт турында язмыйсыз, иҗатыгызда гел лирика гына», – дигәннәр иде. Бер яктан карасаң, әйе, бәлки бездә милләт, тел турында язылган шигырьләр аздыр. Ләкин үземне аклый алам: татар телендә сөйләшәм, иҗат итәм, татар халык хорында җырладым, татар теле дәресен укытам – менә минем милләткә керткән өлешем. Һәм аны аз дип уйламыйм.
Киләчәктә балаларымны да татар итеп тәрбияләрмен, дип ышанам. Мин татар теле дәресләрен кыскартулар вакытында да эштән китмәдем, аз гына сәгатьләргә дә риза булып калдым. Бу безнең хезмәт хакына бик нык тисә дә, үземнең эшемне яратканга шулай эшләдем. Шуңа үземне милләт өчен җан атмыйм, дип әйтә алмыйм.
– Телгә мәхәббәтне шигърият уята инде, синеңчә?
Әйе, ә нишләп алай булмасын? Мәсәлән, кемдер татарча шигырьне ошатса, ул тел белән кызыксынып китә ала. Милләткә хезмәт итү – кычкырып йөрү генә түгел бит ул.
– «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при алуың турында да сөйләшик инде.
– Гран-при алу максатым юк иде, ләкин өч ел рәттән беренче урынга лаек булып, Гран-присыз калу оят булыр иде: иҗатта үсмәгәнмен дигән сүз бит. Шулай да без анда җылы мохит өчен барабыз. Ноябрь, бер карасаң, көзнең депрессияле ае кебек, ләкин шактый еллар әлеге бәйгедә катнашып килгәч, ул минем
өчен иҗат аена әйләнде.
– Хәзерге буын шагыйрәләре Йолдыз Миңнуллинага ияреп язалар, дигәннәрен ишеткән бар. Килешәсеңме?
– Аны миңа да бәйләгәннәре бар, күптән түгел үзебезнең кафедрада ишеттем. Ләкин ул минем иҗатка түгел, тышкы кыяфәтемә карата әйтелгән сүз иде. «Йолдыз килеп керде дип торам», – диючеләр дә булды. Йолдыз белән чагыштыру начар түгел, ләкин бу очракта ул «шагыйрәләр махсус катлаулы язарга тырыша» дигән фикергә кайтып кала. «Йолдыз – татар шигъриятенең «кара квадраты» дигән мәкалә укыган идем, анда да чагыштырып язылган иде.
– Ачуың килдеме?
– Мин моның белән риза түгел. Ачыктан-ачык әйтә алам, мин Йолдызга иярмим.
– Иярүчеләр бармы?
– Юк, иярүче түгел алар. Бу үзең дә сизмәгәндә килеп чыга. Мәсәлән, сигезенче сыйныфтан Равил Фәйзуллинны йотлыгып укыганга күрә, шигырьләремдә шундый формат барлыкка килгәндер. Ләкин махсус аның шигырьләренә охшатам дип язмыйм бит, ничек тоям – шулай язам. Миңа шулай рәхәт. Бәлки алар да шулай язадыр. Кемнеңдер шигырен укыган саен тәҗрибә туплана, үзеңә нәтиҗә ясыйсың, алга таба шуңа таянып язасың. Мондый иярүләр булырга тиеш, һәрхәлдә, иҗат башлангычында. Башкача мөмкин түгел.
– «Моң» театр мәйданчыгында куелган «24/7» эскизыннан соң, син тагын да танылдың кебек.
– Әйе, мондый резонанс көтмәгән идем. Эскиздан соң, тамашачылардан: «Мәктәптә татар телен укырга яратмый идем, хәзер өйрәнәсем килә», – дигән сүзләрен ишетү рәхәт булды. Монда татар теле үзәк мәсьәлә түгел иде. «24/7» – укытучылар тормышы турында, алар да кеше дигән фикер уятырга тиеш иде. Безнең дә социаль челтәрләребез, кызыксынуларыбыз, үз тормышыбыз бар. Без мәктәптә генә яшәмибез! Эскизда һәр укытучы дөньяга нәрсә әйтергә теләгәнен җиткерде. Минеке – татар теле дәресләре кыскартылу турында иде. «Татар телен яклап, ник мәйданга чыкмыйсыз?» – дисәләр дә, сыйныфта нинди көрәш алып барганыбызны белмәделәр. Шуңа күрә монологны ихлас күңелдән, ничек бар – шулай сөйләдем.
– Теманы үзгәртеп, шәхси тормыш турында да сорау бирик инде. Ни дисәң дә, яшь бара бит, Ләйлә...
– Минем «кияүдә булыр өчен генә» кияүгә чыгасым килми. Һәркем үз күңелеңә якын кешене очратырга омтыла. Әгәр ул очраса, бик шат булачакмын. Моңа рухи яктан әзер булырга кирәк. Миңа «тормыш иптәше» дигән сүзтезмә ошый. Ул синең дустың да, сөяркәң дә, таянычың да, син дә аның өчен шулай ук. Ләкин
ул синең тормышыңны йөз процент яулап алырга тиеш түгел. Бәлки мин болай үземне аклыйм, юатам гынадыр?
– Үз кешеңне табуың телибез!
https://www.youtube.com/watch?v=kg4qPsaeyhg
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев