-
Нәзарәт Рамазанда махсус хәрби операция кырындагы солдатларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм илтте Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды Ике бәйрәм дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
-
700 гә якын яшь кеше грантка дәгъва итә Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум.
-
XXIII дөньякүләм "Әдәби марафон"га гаризалар кабул ителә XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буенча) үткәреләчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ләйсән Гарифуллина: “Үземне яшерәсем килде, чөнки сөенечем артык зур!”
“Барлык планлаштырган, эшлисе эшләремне башкарып, барасы җирләремә бардым. Хәзер инде сөйләсәм, уртаклашсам да була”, — дип башлады сүзен Ләйсән.
“Минем эшчәнлегем белән кызыксынып, читтән генә тормышымны күзәтеп баручылар һәрдаим «Нишләп радиода ишетелмисез?», «Кая югалдыгыз?», «Сагындым тавышыгызны… Сез кая?» һәм башка төрле сораулар бирә. Гадәттә, берни дә яшерми идем. Гаиләдә, эштә булган вакыйгалар, хис-тойгылар, күңел халәте, кичерешләр социаль челтәрләрдә постларда чагыла иде. Тик бу юлы үземне яшерәсем килде. Үземә кечкенә бер сер калдырасым килде, чөнки сөенечем артык зур. Күз тиюдән, нидер барып чыкмас дигәнрәк уйлардан куркып йөргәннән туды ул хис.
Хәер, хәзер дә барысын да ачып саласы килми. Тик халык алдында йөргәч, һәммәсе кызыксына, барысының да беләсе килә… Шуңа күрә әйтсәм, әйтим инде: әйе, без дә бәби көтәбез! Алла боерса, озак калмады. Ике балам да бик көтә, ирем дулкынлана, дусларым сөенэ. Ә мин исә бу рәхәт чорның барлык матур мизгелләрен күңелемдә уеп калдырырга тырышам. Яшьрәк чакта бала көткән мизгелләр алай ук кадерле түгел икән әле ул. Менә хәзергесе тәмлерәк, татлырак һәм шул ук вакытта тагын да зарыгып көткәнрәк. Кыскасы, моны сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Һәм кирәкмидер дә… Бары бар күңелең аша кичерергә, сөенергә һәм догалар укып көтәргә, Алла боерса. Өченчесе, төпчеге, тәмлесе, татлысы”, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ләйсән Гарифуллина.
Билгеле булганча, Ләйсәннең мәктәптә укучы 12 яшьлек кызы белән 10 яшьлек улы бар. Ә өченче баласының кем булуын ул әлегә сер итеп калдырды. Ләйсәнгә һәм гаиләсенә сәламәтлек, сабыен исән-имин алып кайтуын телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз