Логотип Идель
Заман

«Мирас»та яшьләр «каймагы»

Туган телнең, газиз милләттәшләреңнең хәлен, аның тормыш-булмышын аңлыйм дисәң, читкә китеп кара икән!

Татарстан журналистлары белән Санкт-Петербургның «Мирас» милли-мәдәни үзәгендә булырга туры килде. Монда яшьләрнең нәкъ «каймагы»: үзем кебек 25-30 яшьлек милләттәшләрем ташкала үзәгендә тырыша-тырмаша татар җыр-биюләрен, туган телен өйрәнә, спектакль-концертлар куеп ята иде...

 

Үзәктә тормыш кайный 

Сер түгел, көндәлек тормышта татар теле кулланылмагач, аны өйрәнү дә авырлаша. Бу төп проблемаларның берсе. Мәгърифәтлек, зыялылык, затлылык хөкем сөргән Европачыл Санкт-Петербург каласында татар теле, башка телләр белән чагыштырсак, өстенлекле түгел. Шулай да, Питерда татар яшьләре татар мохитен булдыруны үз кулларына алган: «Мирас» милли-мәдәни үзәген төзеп, шәһәргә килгән яшьләрне туплый башлаганнар. Туган телен оныткан яки начар белгәннәр өчен татар теле курсларын ачып җибәргәннәр.

Үзәк бинасына килеп кергәндә «Мирас» бию ансамбленең репетициясенә туры килдек. Татар биюен өйрәнәбез дип, шундук, тыпырдатып, гөр килеп, биеп тә күрсәттеләр. Бер сүз белән, үзәктә тормыш кайный, гөрли, милләтебез язмышы өчен битараф булмаганнар тупланган монда. Алга таба күрешү-сөйләшүебез татар телен өйрәнү бүлмәсендә дәвам итте.

 

«Татар телен русча өйрәтәбез»

«Мирас» үзәгенең татар теле укытучысы Әлфия Мәүлетова тумышы белән Уфадан, күп еллар «Шәрык» радиосында алып баручы булып эшләгән. Башкорт дәүләт университетында татар һәм рус филологиясе юнәлешендә укыган. Санкт-Петербургка күченгәч, инде сигез ел Питер татарлары белән эшли икән. Аның әйтүенчә, татар теле курслары телне бер дә белмәгәннәр өчен уздырыла: 

– Татар телен русча өйрәтәбез. Татар телендә генә сөйләсәң, аңламый калулары мөмкин. Башлангыч төркем һәм дәвам итүчеләр төркеме бар. Дәресләрдә сөйләшәбез, дөнья хәлләрен беләбез, әкиятләр укыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Башлангыч төркемдә телне хәрефләрдән, авазлардан башлап өйрәнәбез. 

Татар теле курсларын 2016 елда Рөстәм Хучашев башлап җибәргән булган, «Мирас» үзәгендә Әлфия ханым инде дүрт ел эшләвен әйтте. Пандемия вакытында онлайн укытканнар. Атнага бер тапкыр очрашалар, вакытны күбесенчә кабатлауга сарыф итәләр. Кагыйдәләрне русча аңлатырга туры килсә дә, күнегүләрне татарча эшләргә тырышалар икән.

– Санкт-Петербургта татарлар күп, аларның күпме икәнен театр, концертларга барганда белеп була. Ә анда татар телен белгәннәр йөри. Татарларның саны 30 процентка кимүе мөмкин түгел. Танышларым арасында гына да шәһәргә күченеп килгән татарлар бихисап. Җанисәптә катнашмаучылары күп. Шуңа күрә халык санын алудагы күрсәткечләр дөрес түгел, – дигән фикерен җиткерде укытучы очрашуда.

Әлфия ханым сүзләренә караганда, яшьләр татар теле курсларына телне өйрәнү өчен генә килми. Максатлары төрле: татар кешесенә кияүгә чыгу яисә татар килене алу. Гомумән, яшьләр өчен татар теле дәресләре яңа дуслар белән танышу урыны дип тә аңлап була. Татар телен артык өйрәнә алмасалар да, мондагы яңа танышлары белән төрле татар чараларына йөри башлыйлар. Шулай ук яңа татар гаиләләре дә туа. Шуның ачык мисалы – «Мирас» үзәге җитәкчесе Сафия Кичемасова һәм үзәкне оештыруда катнашкан Иван Колокольцов.

 

Питер татары Иван 

Иван Якутскида туган, 1999 елда Санкт-Петербургка күченгән. Туганнары – татарлар, бер өлеше монда, бер өлеше Казакъстанда яши. Үзен татар дип саный Иван.

– Әнием ягыннан татар булсам да, татар телен белмим. Үзаңым уянгач, татар телен өйрәнергә кирәк, дигән карарга килдем. Дөресен әйтим, авыррак бирелә. Эш, тормыш, гаилә дә бар бит әле... Телне өйрәним дисәң, даимилек кирәк. Ә камилләштерергә теләсәң, аны гамәлдә дә куллану зарур. Санкт-Петербургта татарча мәдәни мохит җитеп бетми: татарча спектакльләр, фильмнар күбрәк булсын иде, – дигән теләген җиткерде Иван Колокольцов.

 

Музыка аша татар мәдәниятенә 

Иванның тормыш иптәше Сафия Кичемасова Санкт-Петербургта туган, әти-әнисе Мордовиядән. Татар мохите булмаган шәһәрдә үскән вакытта татар булуыннан оялган, читенсенгән ул. Сәбәбен болай аңлата:

– Мәктәптә дәресләрдә «татар-монгол изүе» кебек төшенчәләр кулланыла иде. Ул әле хәзер дә бар, шуңа да татар балаларын үртиләр. Паспорт алганчы мине һәрчак «Софа» дип йөрттеләр. Паспортыма исемемне «а» хәрефе аша язып куйганнарын күргәч, гаҗәпкә калдым. Әни минем Сафия икәнемне әйтте. Исемне әтием кушкан булган. Әти ул вакытта исән түгел иде, шуңа күрә сорауларга җавап табылмады. Нәсел-тамырларымны өйрәндем. Татар мәдәниятенә музыка аша тартылдым. Түбән Новгород өлкәсенә Рәшидә апама барганда юлда татар җырларын тыңлый идем. Һәм минем дә ул җырларны җырлау, аңлау теләге туды. 
2017 елда Рөстәм Хучашев оештырган «Питер буйлары» оешмасы чараларында катнаша ул. Татар мәдәниятенең көч биргәненә төшенә. Һәм 2019 елда «Мирас» милли-мәдәни үзәген оештыра. 

 

«Балаларыма үрнәк күрсәтергә булдым»

Татар телен өйрәнүчеләр арасында Артур Джураев белән дә таныштык. Ул тумышы белән Башкортстанның Салават шәһәреннән. 17 яшендә Санкт-Петербургка укырга дип килгән һәм шунда калган.

– Татарча сөйләшмим. Әти-әниләрем татарча аралаша иде, мине өйрәтмәделәр. Мәктәптә татар телен дә, башкорт телен дә укымадык. Хатыным татар теле курслары барлыгын ишеткән дә, миңа әйтте. Балаларым татар телен белмәгәч, туган телемне өйрәнеп, иң элек үзем үрнәк күрсәтергә булдым. Санкт-Петербургта татар телендә сөйләшү өчен мохит юк. Үземне татар дип саныйм, Башкортстанда әби-бабайларга авылга кунакка кайта идек, татар сөйләме киң кулланылса да, татарча сөйләшеп китә алмадым. Шулай да, һәрчак туган телгә тартылдым. Эш, гаилә булгач, вакыт аз, җитмәсә, минем өчен телне өйрәнү авыррак бирелә – чит телне өйрәнгән кебек. Мәдәни үзәктә генә татарча мохит бар, – дип мактады ул «Мирас» үзәген.

 

«Туган телебезне өйрәнәсе килә!»

Хәсән Бәдретдинов та: «Өйдә татар теле бөтенләй яңгырамады», – дип зарланды. Әти-әнисе дә, нәкъ үзе кебек, Санкт-Петербургта туган. Гәрчә әтисе татар телен белсә дә, балалары белән татарча сөйләшмәгән. Ә әнисе – яртылаш татар. Шунлыктан, Хәсән дә туган телен белмичә үскән. Балачакта барысы да аның белән рус телендә генә аралашкан. Уку башлангач, туган тел турында уйларга вакыт булмаган...

– Җанисәп турында белмичә калдым, яныма халык санын алучылар килмәде. Мөмкинлек булса, үземне татар итеп яздырган булыр идем. Бирешәсем килми, куйган максатыма ирешәсем, туган телемне өйрәнәсем килә. Татар теле курслары барлыгын ишеткәч, кичекмәстән мәдәни үзәккә килеп, өйрәнеп карарга булдым, – диде ул.

Шәүкәт Усмановны кыяфәтеннән үк шәрык кешесенә охшаттым. Ташкентта туган. 2015 елда магистратурада укыр өчен Санкт-Петербургка күченгән. Чех, инглиз, рус, үзбәк телләрен белә. Ул да тамырларын искә алырга булган – татар телен өйрәнә. Әбиләре Башкортстан һәм Пермь якларыннан, соңрак Үзбәкстанга күченгәннәр. Дөрес алар татар телен белгән, ләкин өйдә тулаем татар мохите булмагач, егет кайбер татар сүзләрен генә өйрәнеп калган. 

Руслан Манаев Самарада туып үскән, әти-әнисе дә шуннан. Санкт-Петербургта алты ел яши. Күптәннән биергә өйрәнергә хыялланып йөргән, бу үзәккә бер танышы чакырып алган. Татар телен дә өйрәнеп була дигәч, дәресләргә йөри башлаган. Алар да татар булсалар да, гаиләдә русча гына аралашкан. «Туганнар килсә генә татарча мохит барлыкка килә иде», – ди егет.

Тирәлегеңә, халыкның яшәү рәвешенә үзең шунда булганда игътибар итмисең, шулай тиеш дип саныйсың. Аларның үзенчәлекле яклары читләр күзлегеннән караганда ачык күренә шул... Питер яшьләренә карап, аларның ни дәрәҗәдә максатчан, үҗәт, милләтпәрвәр булуларына сокланып кайттык. Мондый яшьләребез булганда милләтебез дә яшәр дип ышанасы килә.

 

Зилә Мөбарәкшина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев