Логотип Идель
Заман

Мәктәптә ир-ат укытучының вазифасы бик зур!

Мәктәптә үз эшен яратып, балалар белән уртак тел таба алган ир-егетләрнең эшкә килүе – кирәкле гамәл. Моның шулай булуын Казандагы «Адымнар» күптелле мәктәбе мөгаллиме Рамил Ханнанов та дәлилли. 

Мәктәптә укытучы ир-ат – сирәк күренеш. Әмма соңгы вакытта педагогика өлкәсенә егетләр килә башлады. Бу мөгаллим хезмәтенең тиешенчә бәяләнә башлавы белән дә бәйледер. Мәктәптә үз эшен яратып, балалар белән уртак тел таба алган ир-егетләрнең эшкә килүе – кирәкле гамәл. Моның шулай булуын Казандагы «Адымнар» күптелле мәктәбе мөгаллиме Рамил Ханнанов та дәлилли. 

Рамил – фән кешесе һәм язучы да әле ул. Аның  илледән артык фәнни-методик, фәнни-публицистик, әдәби-популяр мәкаләсе, «Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). V-IX сыйныфлар» (Әлфия Мотыйгуллина белән берлектә), V-IX сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты дәреслекләре, укытучыларга тәгаенләнгән методик кулланмалар, төрле темаларга иҗат ителгән дистәгә якын хикәясе бар.

 

Мәктәп – тәҗрибәләр мәйданчыгы

«Адымнар»да күп телле белем бирү системасы. Туган телебез һәм татар әдәбияты тирәнтен, барлык нечкәлекләрен исәпкә алып укытыла. Татарстан, татар тарихы сәхифәләренә тирәнтен төшеп белем бирү системасы җайга салынган. Мәктәптә яхшы мөгалимнәр тупланган. Казанда «Адымнар»ның эшләве милләтпәрвәр яшьләр тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Балалар безнең мәктәпкә Татарстаннан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килеп укый.

Мәгариф системасы бүгенге көндә бик чуарланды. Тәҗрибәләр мәйданчыгына охшый бара ул. Бер мәктәптәге белем белән икенчесендәгесе чагышмый башлады. Кадрлар мәсьәләсе дә аянычлы хәл булып кала бирә. Безнең әти-әниләребез укыган заманда мәктәпләрдә ир-ат укытучылар шактый булган. Илле, хәтта алтмыш процентны тәшкил иткәннәр. 

Болганчык сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башы ир-атларны мәктәптән читләштерде. Ни өчен дигәндә, ир-ат гаиләне, балаларны туендыручы, төп акча табучы бит ул! Ир-атның вазифасы шул. Моны ислам динебез дә шулай, ди. Ир-ат гаилә ихтыяҗларын канәгатьләндерәлми икән, ул гаилә башлыгы була алмый. Ә мәктәпләрдә акча түләү кимеп, хезмәт хаклары түбәнәйгәч, укытучы ир-атлар икенче өлкәләргә китә башлады. Педагогикага егетләр аз килде. Килгәннәре дә әле барысы да эшләп китә алмый иде. Хәзер исә бераз тенденцияләр үзгәрде. Ир-егетләр мәктәпләргә әйләнеп кайта башлады. Минем коллегаларымның шактыйлары – егетләр. Болар – тарих, математика, физкультура һ.б фән укытучылары, инглиз теле, башлангыч сыйныф мөгаллимнәре арасында да егетләр җитәрлек.  

 

Бала – нәсел көзгесе

Мәктәптә ир-ат укытучының вазифасы бик зур. Безнең балалар  күбесенчә әни, әби тәрбиясендә үсә. Әти кеше иртән баласы йоклаганда эшкә китә, кич кенә кайта. Бала ата кешене көненә бер яки ике сәгать кенә күрә. Бу – бик катлаулы мәсьәлә, чөнки ир-ат тәрбиясе булмаган җәмгыятьтә шактый гына какшау күзәтелә. Мәктәптә әлеге күренеш үзен бигрәк тә сиздерә. 

Әтисез, ятим үсүче балалар да шактый. Кайберләренең әтиләре икенче гаиләдә, башка шәһәрдә. Әдәби әсәрләр укыганда, кайвакыт ятимлек темалары күтәрелгән эпизодларны барлаганда, сыйныфтан елап чыгып китүчеләр дә булгалый. Ирекле никах, ташланган балалар мәсьәләсе йөрәкне әрнетә. Менә мондый чакларда мәктәптә аларга әти дә, абый һәм остаз да була белергә кирәк. Әниләренә сөйли алмаган серләре белән дә уртаклашалар кайчак. 

Балалар – гаиләнең, нәселнең көзгесе. Алар мәктәпкә иртән нинди кәеф белән килгәннән үк тоемлыйсың. Баланың чәчләре җыелган, бите юылган, күлмәге үтүкләнгән, битләре алсуланып тора. Әтисенең мунча чаклы машинасыннан тәгәрәп төшә дә мәктәпкә кереп китә. Ә кайберләренең килгәндә үк кәефе булмый, өсте-башы каралмаган, алар соңга да калып йөри инде. Бала укытучы каршына гаиләдәге хәлне алып килеп күрсәтә. Аннан соң мин балаларның сөйләшүенә, үзара аралашуына да игътибар итәм. Мәктәптә ул үзен гаиләдәге мөнәсәбәттән чыгып тота бит...

 

Дәреслек – укытучы өчен кулланма гына! 

Дәреслекнең авырлыгы укытучыдан гына тора. Мәктәптә ул дәрес планын ничек төзи, шуннан килә. Дәреслекне кайбер коллегаларым, догма, бозарга ярамый торган канун дип кабул итә. Фәкать дәреслектә язылганны гына сөйләргә, аңлатырга дип беләләр. Ә бу һич алай булырга тиеш түгел!  Дәреслек – ул укытучы өчен кулланма гына. Мәсәлән, миңа алар кайвакытта ачып карап алу өчен генә кирәк. Бала аның фәнен өйдә дә хәтерләсен, исенә төшерсен, дип ниндидер күнегүләр биреп җибәрә, әлбәттә. Ләкин минем принцип шул: укытучы биргән күнегүне эшләр өчен, бала аны аңлап китәргә тиеш! Кайтып әнисеннән, күршесеннән өй эше эшләтсә, бу инде укытучының бик зур минусы. Кырык биш минут дәвамында бала берни дә аңламаган икән, димәк укытучы вакытны бушка уздырган. Бала аңламаса, укытуның кирәген тапмыйм. Сыйныфның 80-70 процентына җиткерә алмаганмын икән, димәк, дәресем файдасыз булган, дигән сүз. 

Ә дәреслек ул кануннар буенча язылган, ул шулай язылырга тиеш, аның үз стандартлары бар. Татар теле дәреслекләре катлаулы язылган, дип фикер йөртүчеләр очрый. Фән теле дигән нәрсәне онытмаска кирәк. Мәскәүдә дәреслекләрне тикшерә торган федераль идарә бар. Без шунда дәреслекләрне бик күп критерийлар буенча экспертларга бәяләргә җибәрәбез. Анда төрле кагыйдәләр дә булырга тиеш. Ә фән укыта торган укытучы инде үзе осталыгыннан чыгып өйрәтә. 


Мәктәп – театр

Гадилектә галилек (бөеклек), ди татар халык мәкале. Укучыларымны да гадилеккә, ихлас булырга чакырам. Әдәби әсәрләр укыганда да язучыларның гади кеше булуларын күрсәтергә тырышам. Үземнән мисаллар китерәм. Берәрегезне образ итеп алам да, әсәремә кертәм. Иртәгә сезгә алып килеп укыйм, дип әйтәм. Баланың үзенең әдәбиятта урыны бар. Үзен тапкач, аңа үзенә дә кызыклы булып китә. Йөз ел элек Фатих Әмирханның егетләре нинди булган? «Шәфигулла агай»ны укыдык. Русия күләмендә ачык дәресләр дә бирдек. Шулвакыт балалар әдәбиятның кызыклы фән икәнен аңлый башлады. Әдәбият – бүгенге тормышның көзгесе. Ул буш урында тумый. 

Әдәбият дәресләренә язучыларны чакыру гадәтен дә керттек. Язучылар үз иҗатлары белән таныштыра, шигырьләрен укый.
Мәктәп театр кебек үк. Анда бер кереп китсәң, чыгам димә. Үзенә тартып тора. Шуңа күрә иҗатыма вакыт алай күп калмый да. 

Җиңел юл белән генә шөһрәт казану мисаллары артты. Җиңел юл белән генә акча эшләү модасы китте. Шәхсән үзем редакцияләрдә эшләгәндә андый мисаллар, плагиатлар да очрады. Без бала чакларда әдәби редакцияләү, әдәби тәнкыйть көчлерәк булган. Ул чордагы язучылар барысы да профессионал иде. Алар Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлаган. Аннан соң Мәскәүдә әдәби курсларда укыган һәм профессиональ дәрәҗәдә теория ягыннан ничек язарга икәнен өйрәнгән. Гамәли ягын гына язганда фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Ә бүгенге көндә безнең теоретик як бик аксый...

 

Һәр өлкәдә үз эшенең осталары булсын

Төрле һөнәр ияләре әдәбиятка килеп керде. Төрле кеше төрлечә мавыгуларын күрсәтә башлады. Кемдер блогер булды: ашарга пешерә, чигә, дигәндәй. Татар эстрадасына кереп тулдылар. Әдәбиятка да шулай ук килделәр, чөнки ирек бирелде. Әлеге күренеш безгә Аурупадан йокты. Үз илеңнең йөзен югалту бу. Озак та үтмәс, без аңардан туячакбыз. Сыйфат беренче урынга чыгарга тиеш. Әлегә сан алга чыкты. 

«Мәгариф» нәшриятында мәрхүм Мөдәррис Вәлиев: «Хата ул кура җиләге кебек, күпме җыйсаң да гел пешеп кенә тора. Өлгерегез генә күреп»! – дип әйтә торган иде. Бүгенге көндә иң җитешмәгән һөнәр ияләре – корректорлар. Бу өлкәгә бигрәк тә яшьләр килергә ашыкмый. Шулай ук әдәби мөхәррирләр җитешми. Элек бик күп язучыларыбыз, үзләре редакцияли иде. Рәфыйк Юныс, Мансур Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Наис Гамбәр һ.блар китап нәшриятларында да эшлиләр иде.

Ә бүгенге көндә безнең язучыларыбыз үзләренең язган әсәрләрен дә яңадан кызыл каләм белән тикшереп, төзәтеп чыкмый. Бастырырга дип җитмеш, сиксән проценты шул көе генә китереп сала. Редакциядә профессиональ мөхәррирләр аз булгач, әсәрдәге хаталар халыкка тарала дигән сүз! Кадрларга барып төртеләбез. Элек бездә алмаш әзерли иделәр. Хәзер бу алым туктап калды. «Аталар сүзе – акылның үзе», – дигән борынгылар. Габдулла Тукай чорында да әдәбиятта графоманнар булган. Актарып карасаң, нинди генә авторлар юк анда! Ә бит безнең көннәргә иң лаеклылары гына килеп җиткән. 

 

Татар балаларын милли мохиттә тәрбияләргә иде 

Туган тел сагында торганда, бәлкем көнлекче язучылар да кирәктер. Гади халык аның әсәрләрен укый икән, димәк, татар телендә укучыларны югалтмау юлында ул. Һәрберебез телебезне саклап калу, аны үстерү өлкәсендә үзебездән өлеш кертергә тиеш. Тик кенә ятарга ярамый.   
  
Татар балаларын балалар бакчаларында ук, аерым, милли мохиттә тәрбияләсәк иде. Мәктәпләрдә исә исем, фамилиясе татар булгач, татар сыйныфларына алалар. Ә укый башлагач, русча гына аралашуы ачыклана, инде калган татарча белгән балаларны да рус телендә укытырга мәҗбүр булалар. Ә бит татарча саф сөйләшә алучы укучылар бар. Аларны аерым укыту мәсьәләләре каралса иде. Бу бернинди канун бозуга керми. Моны мәктәп эчендәге методик берләшмәләр үзара хәл итәргә тиеш. Менә шушы татарча фикерли, аралаша ала торган балалардан киләчәктә зыялылар үсеп чыгачак бит. Бары тик бәләкәй чагыннан ук аларга милли орлык салырга гына кирәк. Алтынчы сыйныфта укучы балалар белән без шигырь, хикәяләр язып карыйбыз. Алар кызыксына. Язганнарын «Көмеш кыңгырау» газетасында бастырабыз. Кызганыч, татар балалары өчен татар газеталары да бетеп бара. Күргәнебезчә, җиңнән тарткан мәсьәләләр аз түгел. Эш мәйданы биниһая зур!

Мөршидә Кыямова әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев