Логотип Идель
Заман

МӨҺАҖИРЛӘР ИЛЕНДӘ

Зөһрә Яруллина Казанда туып үскән. Мәктәптә үк инглиз телен яхшы итеп өйрәнгән, Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Канаданың Монктон шәһәрендә яши.

   Зөһрә Яруллина Казанда туып үскән. Мәктәптә үк инглиз телен яхшы итеп өйрәнгән, Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Канаданың Монктон шәһәрендә яши.

– Зөһрә, син инде 2012 елдан алып Канадада. Ни өчен тормышыңны нәкъ менә шушы ил белән бәйләргә булдың? Канададагы ир-атлар нинди яклары белән аерылып тора?

– Шулай килеп чыкты. Башта Казан педагогия көллиятендә укыдым, анда чит илдә дә практика үтү мөмкинлеге бар иде. АКШтан соң минем инде үз язмышымны бары тик чит дәүләттә генә төзисем килде. Танышу сайты аша түгел, гади социаль челтәрдә башланды безнең дуслык. Аннан соң булачак ирем Казанга килде, туй үткәрдек һәм 2012 елны Канадага китеп бардым. Хәзер инде миңа утыз яшь, ике улыбыз үсә. Бу ил ир-атлары өй эшләрендә булышучан, савыт-саба, кер юалар, ашарга пешерәләр, кайберләре бала карау өчен хәтта декрет ялы да ала.

   Канада – мөһаҗирләр иле. Халык үзара дустанә, бер-берсе алдында һәрчак гафу үтенергә ашыгучан. Ялгыш кагылып китсәләр, аеруча. Мин Сафари-паркта бер ир-атның, хәтта, болан алдында гафу үтенгәнен дә күрдем.

– Беренче елларда нинди гадәтләргә күнегү авыр булды?

– Башкаларга юл бирүгә. Ачык ишекне бүтәннәргә тотып торасы, кибетләрдә һәрчак исәнләшәсе, андагы хезмәткәрләр хезмәтеннән канәгать калмасаң да, үз рәхмәтең әйтәсе… Мин үземне тәрбияле кеше дип саныйм, әмма һәркемгә юл бирү, барысына да елмаю… боларга күнегү җиңел булмады.

– Канада яшьләре кайсы яклары белән аерылалар?

– Аларның күбесе көллиятләрдә һәм университетларда укый, чөнки югары белем карьера үсеше өчен бик мөһим. Инглиз һәм француз телен белмәүчеләргә биредә яхшы эш табу бик кыен. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар да елдан-ел арта бара. Илдә әниләр һәм бәбиләр өчен бушлай очрашулар, массаж курслары, сөйләм буенча дәресләр оештырыла. Аз керемле гаиләләр бала өчен бирелгән дәүләт пособиесен төрле түгәрәкләр өчен түләргә мөмкин.

– Гражданлык алу мәшәкатьлеме?

– Юк, әмма бу – озак процесс. Аның берничә кагыйдәсе бар, дәүләт теле буенча тест үткәрелә, гражданлык буенча имтихан тапшырыла, инсан тәртипсезлекләр кылмаган булырга да тиеш. Кыйбатка да төшә. Биредә Украинадан, Казакъстаннан, Русиядән, Израильдән килүчеләр күп. Татарлар җәмгыяте исә узган ел Татарстан Республикасы көне уңаеннан Ниагара шарлавыгын Татарстан байрагы төсләре белән ямьләндереп, күпләрне сокландырды.

– Кешеләргә ничә көн ял бирелә? Илдә иң югары хезмәт хакы алучылар кайсы һөнәр ияләре?

– Ял өчен елына ике атна каралган. Ә кайбер һөнәр ияләре, мәсәлән, полиция хезмәткәрләре, укытучылар күбрәк ял итә. Иң югары хезмәт хакы алучылар – табиблар, адвокатлар һәм очучылар. Биредә барысы да яхшы пенсия фонды булган эшкә урнашырга омтыла, чөнки гадәти, дәүләт пенсиясе аз, ә менә дәүләт хезмәткәрләренең пенсиясе яхшы, болар шул ук укытучылар, полиция хезмәткәрләре, хәрбиләр… Ә болай һәр провинциядә үз минималь хезмәт хакы тәгаенләнгән. Мин яши торган провинциядә ул, мәсәлән, сәгатенә 11,5 доллар. Башка шәһәрләрдә күбрәк – 12,5 яисә 14 доллар.

– Сиңа инде Канаданың күп кенә матур һәм кызыклы урыннары таныштыр…

– Әйе, мәсәлән, күп кенә милли паркларны, Ниагара шарлавыгын күрдем, Оттавадагы борынгы сарай бинасында урнашкан парламент бинасын да ошаттым.

    Онтариодагы музей да бик үзенчәлекле, анда кырык галереяга сыйган алты миллион экспонат саклана. Әмма иң гаҗәбе ул – Монреальдәге җир асты шәһәредер. Анда кешеләрне... фонтаннар, кечкенәрәк аттракционнар, концерт заллары, егермедән артык кинотеатр, кафелар, ике йөзгә якын рес торан, кунакханәләр һәм мең биш йөз кибет көтә. Биредә автобуслар йөри, метро эшли. Анда кышын – җылы, ә җәен – салкынча, шуңа күрә, әгәр дә һава торышы бозылып китсә, халык тиз арада шушы утыз чакрымнарга сузылган заманча җир асты шәһәренә күчә.

    Канаданың табигате үзенчәлекле: биредә тауларда, таулар янында урнашкан чиста сулы күлләр дә күп. Табигать, ризыклар белән бәйле фестивальләр дә бик еш үткәрелә, мәсәлән, бездә Көнбагыш фестивале популярлаша бара. Узган ел без дә Солсбери авылындагы фестивальдә булдык, зур күләмле көнбагыш кырларына бардык, анда ашап-эчү, музыка, балалар өчен уеннар оештырылган иде, алар атларда да йөрде, футбол да уйнады, авыл хуҗалыгы белән дә танышты. Бик күпләр шушындый көнбагыш басуларында фотога төшеп, үз күңелләрен күтәрә!

– Зөһрә, бу илдәге кухня белән дә таныштыр әле.

– Илдә башка дәүләт кухняларыннан кабул итеп алынган ризыклар күп. Мәсәлән, Франциядән. Мин Атлантик океан ярында яшәгәч, бездә балык һәм диңгез сыйларын күбрәк ашыйлар. Мәсәлән, сөләйман балыгы, скумбрия, пикша, краблар, диңгез кабырчыклары… Май аенда лобстерлар сезоны башлана. Балыкчылар һәркөн океанга чыга, бу вакытта ул бик арзан. Канадада карабодай юк, аны руслар өчен махсус кибетләрдән генә алып була. Ә менә татар ризыкларын мондый
кибеттә дә табып булмый. Әнием чәк-чәкне почта аша юллый. Үзем кыстыбый, өчпочмак, бәлеш пешереп, татар ризыклары белән сыйлыйм, татар аш-суын гаиләм бик ярата!

Зилә Нигъмәтуллина

Дәвамын журналның апрель санында укый аласыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев