Логотип Идель
Заман

НИЯЗ МӨБАРӘКҖАН: «ЯҢА КИЕМНЕ ОЗАК ЕЛЛАР КИЕП, ҮЗЕМНЕКЕ ИТМӘКЧЕ БУЛАМ»

Иҗат дөньясында кайнаучы яшьләрнең стилен «тикшерүебез»не дәвам итәбез. Игътибар! Рубрика герое — егет кеше (беренче тапкыр!). «Тараф» төркеме музыканты, иҗатчы Нияз Мөбарәкҗан.

P.S.: Нияз «Ядәч» фильмында Ришат ролен уйнаган егет тә әле! Аның образын искә төшерегез.

«Хәзерге вакытта мин шигырьләр язудан туктадым, күбрәк чәчмә жанрга игътибар бирәм. Көндәлекләр язам, әмма кешеләргә укытыр алдыннан башта форматын кызыклырак итәсем килә».

КҮЗЛЕК -  Сабада сатып алдым. Кояшта караңгылана, бинага кергәч исә үзенең төп функциясен үти — ерактан күрсәтә.

КҮЛМӘК - Нәкъ менә шушы күлмәкне киюемнең сәбәбе — үзем ябык һәм кечкенә булгач, ул мине киңрәк күрсәтә.

КРОССОВКИ - Мәскәүдән танышлар аша кайтарттым. Ташлама белән түгел, чөнки аяк размерым — 39. Шуңа күрә миңа ярый торганын табу кыенрак.

ФУТБОЛКА  - Куе яшел төстәге, фунчоза сызыклы футболканы «Ядәч» фильмына багышланган очрашуга дип махсус сатып алырга мәҗбүр булдым. Чөнки өйдән алып килергә тиешле футболкам онытылып калган иде.

ЧАЛБАР - Заказ белән кайтарттым. Ул миңа кыскарак булып чыкты – тегүчегә барырга туры килде.

ОЕКБАШ - Интернеттан заказ бирдем. Алар миңа хәзер аеруча якын булган электрон музыка төсендә.

ЧӘЧӘК - Иҗатларында чәчәкләр зур роль уйнаган бер музыкаль төркем исемә төште. Шуңа күрә мин бүген чәчәкләр белән. Ә болай… эмоцияләр бүләк итәргә яратам.

Кызыклы фактлар:

  • Яңа кием сатып алгач, аны озак еллар киеп, үземнеке итмәкче булам.
  • Дөресен генә әйткәндә, зәп-зәңгәр джинсаны бер тапкыр да кигәнем юк. Ул миңа ошамый.
  • «Электрон музыка төсе» гардеробымда аерым урын алып тора.
  • Тәҗрибә өчен кыйммәтле киемнәрдән образ җыеп карыйсым килә.
  • Минем өчен киемнең бренды «кычкырып» тормаска тиеш.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: матурлык һәм стиль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев