Логотип Идель
Заман

Өч хәреф

Яшь галимә Айгөл Рәхмәтуллина белән күңелгә коткы сала торган авыру – яман шеш, аны дәвалау, билгеләү һәм профилактика чаралары турында сөйләштек.

Безнең белешмә: 
Айгөл Рәхмәтуллина, Казан (Идел буе) федераль университеты, Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Трансляцион онкология» фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре.

Эчке дөнья

Айгөл «Трансляцион онкология» фәнни төркемендә хезмәт куя. Унбиш галимнән торган төркем яман шеш авырулары генетикасы, яман шеш күзәнәкләренең химиотерапиягә каршы торуын (резистентлык) һәм микротирәлеге, әйләнешле яман шеш күзәнәкләре кебек өлкәләрдә тикшеренүләр алып бара. Биредә галимнәр өлге сыйфатында яман шеш күзәнәкләре культурасын куллана. Бу культураларда төрле химиотерапия агентларының нәтиҗәлелеген тикшерергә мөмкин. Лабораториядә кешенең биологик сыеклыклары да тикшерелә. Галимнәр бу сыеклыклардан яман шешне иртә билгеләү өчен яңа маркерлар эзлиләр.

– Фәнни лабораториягә өченче курста (2014–2015 еллар) аяк бастым, – дип искә ала Айгөл Рәхмәтуллина. – Белем туплаган саен, кеше һәм аның организмында барган процесслар гел яңа яктан ачыла барды. Гади күз белән генә күреп булмый торган эчке дөнья мине иң элек – магистратурага, аннан Казан университетының аспирантурасына алып килде. Хәзер инде дәресләрдә алган теоретик белем белән фәнни эш нәтиҗәләре булачак диссертация эшемә нигез салды.

Айгөл Рәхмәтуллинаның фәнни эше яман шешнең микротирәлеген өйрәнүгә багышланган. «Яман шеш күзәнәкләренең агрессив рәвештә үсүе һәм терапиягә бирешмәве һәм ияләшүе – резистентлыгының төрле сәбәпләре бар. Шуларның берсе – нормаль, яман шеш күзәнәген уратып алган исән күзәнәкләрнең кайвакыт авыру күзәнәкләргә үсәргә ярдәм итүе», – дип аңлата яшь галимә.

 

Игътибар үзәгендә – сфероидлар

Тәҗрибәләр барышында Айгөл сфероидлар куллана. Сфероидлар – яман шешнең өч үлчәмле (3D) өлгесе. Махсус туклыклы тирәлектә аерым-аерым яман шеш күнәнәкләре бүленә дә сфероидлар хасил була. Хәзерге вакытта бу өлге бик күп галимнәрнең игътибар үзәгендә, чөнки сфероидлар организмдагы яман шешкә бик охшаган.

Кайбер фәнни-тикшеренү лабораторияләрендә ике үлчәмле (2D) культуралар да кулланалар. «Ләкин бу ысул организмда өч үлчәмле булып үскән яман шешнең үзенчәлеген, катлаулылыгын тулысы белән чагылдырмый», – дип искәртә Айгөл. «Шул сәбәпле лаборатор шартларда алынган нәтиҗәләрнең организмнарда да кабатлана алу мөмкинлеге түбән була. Эзләнү этапларында хайван өлгеләрен куллану исә экономик яктан рентабельле түгел, өстәвенә, этика ягыннан да каршылыклар тудыра. Шуңа күрә тикшерүчеләрне чын яман шешкә охшаган 3D-өлгеләр җәлеп итә дә инде».

 

Терапия төрләре

Хәзерге вакытта яман шеш авыруларын дәвалауның төп ысуллары булып хирургия, радиация терапиясе, химиотерапия, гормон терапиясе, иммунотерапия һәм таргет терапиясе санала. Беренче дүрт терапия ысулы турында күпләрнең ишеткәне бар. Ә менә иммунотерапия һәм таргет терапиясе белән якыннан танышу бер дә артык булмас.

Яман шеш иммунотерапиясе организмның табигый саклану системасын стимуллаштыра. Бу ысул белән дәвалаганда, саклану системасы яман шеш күзәнәкләрен эзләп табып, аларны юкка чыгару белән мәшгуль була. Иммунотерапия диңгезенә кереп чумсак, моноклональ антитәнчекләр куллануга тап булырга мөмкин. Моноклональ антитәнчекләр ясалма рәвештә үзгәртелгән аксымнардан гыйбарәт. Нәкъ менә алар яман шеш күзәнәкләрен киллер сыман күзләп йөриләр дә инде. Яман шеш күзәнәкләрен иммун система «күзенә» күренерлек итүче махсус препаратлар бар.

Т-күзәнәкле (CAR-T) терапияне искә алмасак, хәтере калыр. Бу ысул – иммунотерапиянең бер юнәлеше. Чагыштырмача яңа юнәлешнең төп каһарманы – канда йөзеп йөргән Т-лимфоцитлар – организм сакчылары. Ләкин аларны эшкә җигү өчен, организмнан алып, коралландырырга кирәк. Моның өчен аферез технологиясен кулланалар. Бу вакытта канны компонентларга бүләләр. Билгеле сандагы лимфоцитлар, галимнәр сүзенә карышмый, бер җиргә җыелалар. Аннан коралландыру башлана: сакчыларны яман шеш күзәнәкләрен табып юкка чыгарырга «өйрәтәләр» – модификациялиләр. Һәм яңадан организмга кертәләр.

Шулай итеп, лимфоцитлар иммун система алдындагы бурычын үтәргә керешә. Бу ысулны лимфома һәм лейкозның кайбер төрләрен дәвалаганда кулланырга рөхсәт ителгән.

CAR-T терапиясе өч төрле прогрессив терапияне үз эченә ала: күзәнәк терапиясе, иммунотерапия һәм ген терапиясе. Бу вакытта организмга дару түгел, ә «тере» препарат кертәләр, шуңа ул күзәнәк терапиясенә карый. Иммунотерапия булуы иммун система күзәнәкләренең яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәш алып баруына бәйле. Лимфоцитларны организмга кертер алдыннан үзгәртәләр, димәк, ген терапиясе булып та санала.

Таргет терапиясе – яман шеш авыруларын махсус препаратлар белән дәвалау ысулы. Ул препаратлар яман шеш күзәнәкләренең билгеле бер төрләренә генә тәэсир итә. Организмга кергәч, бу дарулар яман шеш күзәнәкләрен махсус аксымнар буенча танып, аларга таба юл тоталар.

Таргет һәм химиотерапиянең төп аермасы шул: беренчесе махсус билгеләре булган яман шеш күзәнәкләрен генә җимерсә, икенчесе тиз бүленә торган күзәнәкләргә, гомумән, шешкә тәэсир итә. Шуңа күрә таргет терапиясенең кешеләргә карата тискәре йогынтысы түбәнрәк. Таргет терапиясе булдыру өчен, яман шеш күзәнәкләрендә үзенчәлекле мутацияләр булырга тиеш. Моның өчен биопсия (яман шеш тукымасын алып тикшерү) вакытында шеш тукымасын иммуногистохимик һәм генетик ысуллар ярдәмендә тикшерәләр. Терапияның бу төре генетик тикшеренүләр йогынтысында таралыш алган.

 

Профилактика

Онкологияне дәвалаудан бигрәк, аның килеп чыгу куркынычын киметүгә юнәлтелгән чаралар турында онытмау мөһим. Табиблар һәм галимнәрнең киңәш-рекомендацияләре «куркыныч факторлар»ын (рус. факторы риска) киметүгә юнәлтелгән. Тәмәке тарту, ультрашәмәхә нурлар тәэсире, химик канцерогеннар һ.б. – болар барысы да куркыныч факторы. Алар тәсирендә кеше организмында яман шеш барлыкка килү ихтималы арта. Бу ихтималны киметү өчен, галимнәрнең бер бәйләм киңәшләре бар.

Яман шеш барлыкка килү ихтималын киметү ысуллары

  •    Актив тормыш рәвеше алып бару, гәүдә массасын тотрыклы күрсәткечләрдә тоту.
  •    Кояштан саклану. Тире рагы турыдан туры ультрашәмәхә нурланышка бәйле. Шуңа галимнәр көн уртасында кояш нурларында коенып йөрмәскә киңәш итә, бу вакытны күләгәле урында уздыру хәерле. Тәнне капларга, кояштан саклый торган кремнар кулланырга кирәк.
  •    Тәмәке тартуны чикләргә. Тәмәке төтене биш меңнән артык химик матдә бүлеп чыгара. Фәнни әдәбиятка күз салсак, аларның җитмеше яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.
  •    Җаваплы булу һәм үзеңне үзең дәвалау белән шөгыльләнмәү. Тәндә төерләр, кан саркып торган миңнәр, кан китүләр күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә.
  •   Профилактика чараларын башкарырга. 40 тан узган хатын-кызлар өчен бу – маммография, 45 тән узган ир-атлар простатспецифик антигенга тикшерү узу.
  •    Яман шеш нәселдән нәселгә дә «күчәргә» мөмкин, бу вакытта билгеле бер геннардагы мутацияләр берничә гаилә әгъзасында табыла. Мондый очракта табиб белән профилактика чаралары турында фикер алышырга һәм аның килеп чыгу ихтималын киметү юнәлешендә эшләргә кирәк.

 

Балаларны да аямый

Соңгы елларда яман шеш капкынына эләккән балалар һәм яшьләр еш күренешкә әйләнде. Фильмнарда, басма әсәрләрдә бу күренешне, ни кызганыч, романтизацияләргә дә яраталар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына күз салсак, балаларда яман шеш барлыкка килүне әйләнә-тирә факторлар белән аңлатырга тырышалар. Кырык елда гына да әйләнә-тирә шактый үзгәрде, һава һәм суга эләгә торган химик матдәләр саны да артты. Генетик үзенчәлекләр белән бергә бу да балаларда яман шешләрнең артуына китергәндер, мөгаен. Балалар арасында лейкозлар, баш мие рагы, лимфомалар еш очрый. Ләкин дәвалану очраклары буенча саннар шатландыра: комплекслы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булган югары керемле дәүләтләрдә яман шешкә дучар булган балаларның 80 проценты савыга.

 

Иң популяр яман шеш

Дөнья буйлап яман шеш белән авыручылар, аннан савыгучылар санын, шулай ук үлем очракларын һәм бу өлкәдә барган тикшеренүләрне глобаль онкология обсерваториясе ресурсы аша күзәтеп барырга мөмкин. Мисал өчен, 2020 елда яман шеш белән авыруның 19,3 миллион яңа очрагы теркәлгән, дөнья куючылар саны – 10 миллион.

Россиядә иң еш очрый торган яман шеш төрләре дә билгеле. Ир-атлар өчен бу – үпкә, простата бизе раклары һәм колоректаль яман шеш. Үпкә рагыннан дөнья куючылар саны – лидерлар исемлегендә, аннан колоректаль яман шеш һәм простата бизе рагы гына калыша. Хатын-кызларның үз статистикасы. Лидерлар арасында сөт бизләре яман шеше, колоректаль һәм аналык яман шешен очратырга була.

Скринигның заманча ысуллары, шулай ук 40 тан узган хатын-кызларның ел саен маммография үтүе яман шешне вакытында билгеләргә ярдәм итә итүен, ләкин сөт бизләре яман шешенең шулкадәр еш күзәтелүен әлегә галимнәр дә ахыргача аңлата алмый. Фәнни үзәкләрдә әйләнә-тирә факторларының йогынтысыннан алып генетик һәм гормональ тайпылышларга кадәр өйрәнәләр. Һәм бу сорау әлегәчә ачык булып кала бирә.

 

Ясалма интеллект

Татарстандагы лидерларга килгәндә, меланома – тән тиресе рагы алдынгылыкны бирми. Сүз уңаеннан, Россиядә тән тиресе рагы белән авыру очракларының нибары өчтән бере генә беренче стадиядә билгеләнә. Бу саннарны уңай якка үзгәртү өчен, хәзер ясалма интеллектны да эшкә җигәләр. Шундый проектларның берсе – «ПроРодинки» ресурсы. Тәндә булган яки күңелгә коткы салып яңа барлыкка килгән миңнәрне фотога төшереп, фотосурәтне махсус кушымтага йөклиләр. Аннан фотоларны ясалма интеллект анализлый һәм яман шеш куркынычы дәрәҗәсен билгели. Аның карарын белгеч – табиб тикшерә. Белгеч ул карарны расларга да, инкарь итәргә дә мөмкин. Шик туган очракта, кушымтаны кулланучы табибка мөрәҗәгать итә алачак. Әмма ясалма интеллект, нинди генә акыл иясе булса да, табибларны алмаштыра алмый һәм алмаячактыр да, мөгаен.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев