Логотип Идель
Заман

ӨЧ ЕЛЛЫК «ӘМАНӘТ»

Juna төркеме Казанның Милли китапханәсененең яңа сәхнәсендә өч ел буе яздырган «Әманәт» альбомын тәкъдим итте. Вирус котырган чор булуга карамастан, концертка ике көн рәттән зал тутырып кеше килде. Тагын булса, өченче һәм дүртенче көнне дә килерләр иде, мөгаен. Бу вакыйга уңаеннан, төркем солисты Ания Фәйзрахманова һәм бэк-вокалист, укулеледа уйнаучы музыкант Александра Мостафина белән сөйләштек.

Juna төркеме Казанның Милли китапханәсененең яңа сәхнәсендә өч ел буе яздырган «Әманәт» альбомын тәкъдим итте. Вирус котырган чор булуга карамастан, концертка ике көн рәттән зал тутырып кеше килде. Тагын булса, өченче һәм дүртенче көнне дә килерләр иде, мөгаен. Бу вакыйга уңаеннан, төркем солисты Ания Фәйзрахманова һәм бэк-вокалист, укулеледа уйнаучы музыкант Александра Мостафина белән сөйләштек.

– Кызлар, нишләп шундый катлаулы чорда альбом тәкъдим итәргә булдыгыз?

Александра: Болай да бик озакка сузылды. Альбом өч елга якын язылды. Краудфандинг белән акча да җыйгач, бу эшкә җаваплы карадык. Күпләрнең өлеше кергәч, «Кайчан чыгарасыз?» дигән сүзләр өстә торды. Соңгы минутка кадәр бик борчылдык, үткәрергә рөхсәт бирерләрме, дип шикләндек.

Ания: Альбомны бик җылы кабул иттеләр. Ниһаять, җиңел сулап куйдык. Килә алмаучылар күп булды. Ләкин без куркынычсызлык яклы. Үзегезне аз гына булса да, начар хис итәсез икән, өйдә калыгыз, дидек. Карантиннан соң тагын күрешербез әле.

– Хәзер җырчылар, өйдә утырып кына бер көн эчендә җырлар тудыра.  Сезнең альбом ни өчен өч ел язылды?

Ания: Өч ел яздык, дигәч, күпләр өч ел дәвамында бары тик шуның белән генә шөгыльләнгәннәр, дип күз алдына китерә. Әлбәттә, юк. Төп эшебез дә бар бит, ул күп вакытны ала. Башка проект, фестиваль, спектакльләрдә катнашулар да булды, андый чакларда альбом яздыруны «пауза»га куеп торырга туры килде.

Александра: Акча табу, студияләр белән эшләү дә күп вакытны алды. Альбомны чыгару якынча өч йөз меңгә төште. Аның күп өлеше «Татнефть» уйнаткан гранттан, алтмыш алты меңне тыңлаучыларыбыз иганә итте, үз акчабызны да керттек.

– Juna төркеме ничек, кайчан барлыкка килде?

Ания: Төркем составы берничә мәртәбә үзгәрде. Ә иң беренче варианты мин университетта укыганда ук барлыкка килгән иде. 2014 елда Швецариядә бер спорт чарасы ачылышында өч телдә җырларга тиеш булдым. Махсус шуның өчен татар җыры сайларга туры килде. Аңа кадәр минем, гомумән, татар җырлары тыңлаганым юк иде (өйдә татарча сөйләшмибез). Дус кызым миңа Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) җырларын юллады. Иң беренче аны тыңлый башладым. Җырлары арасыннан башкаруы җиңел тоелган «Синле елым» (Эльмира Шәрифуллина сүзләре) дигәнен сайларга булдым.

Университет хорында Александра белән таныштык. Аның белән «БикаФест»та («Сәләт» оешмасының Рөстәм Бикмуллин исемендәге музыкаль-шигъри фестивале. – Авт.) катнашырга булдык. Татар җыры белән катнашу төп шарт булганга, кабаттан «Синле елым» җырын башкардык. «БикаФест»тан соң, татар җырларын үзебезчә башкаруның халыкта зур кызыксыну уятканын күреп, гаҗәпкә калдык. Икенче елга «Урман кызы» дигән җырны әзерләдек. Сүзе дә, көе дә үзебезнеке түгел иде. Һади Такташ сүзләрен инглизчә җырлаучы француз төркеме (Syd Matters) музыкасына салдык. Бөтенләй яңа җыр килеп чыкты. Ул да бик җылы кабул ителде. Шуннан күбрәк татарча җырларга булдык. Ул җырларны хәзерге төркем белән дә башкарабыз.

Александра: Хәзер төркемнең составы бик кызык. Хәтта уникаль, дип әйтергә була. Төркемебездәге җиде кешенең дүртесенең игезәге бар. Бәлки, берәр вакыт без аларның барысын да бер сәхнәгә җыярбыз.

– Juna нәрсәне аңлата?

Ания: Бу атама төркем формалашканчы ук барлыкка килгән иде. Студент чакта кызлар төркеме белән чыгыш ясаганда, тиз генә исем уйлап табарга куштылар. Бер танышым үзе белән латин теле сүзлеге йөртә иде. Очраклы битне ачып, очраклы сүзгә төрттем. «Juno» сүзе чыкты. Мәгънәсе – яшьлек идеме соң, инде хәтерләмим дә. Шул исемне алдык та. Соңгы хәрефен генә үзгәртергә булдык.

Александра: Соңыннан бу сүзнең фин телендә «поезд» икәнен белдек. Бу мәгънәсе дә ошады.

– Төркемдәге күпчелек кеше татарча белми, нигә татарча җырларга булдыгыз?

Ания: Тимур белән мин генә татарча беләбез шул. Татар телен искә төшерү, өйрәнә, кызыксына башлавымны да төркемебезнең иҗаты белән бәйлим. Башкаларга нинди телдә җырлау бик әһәмиятле түгел, алар музыкага гашыйк. Татар теле – җырлау өчен дә матур бит. Аннан, Татарстанда яшәгәч, ин мантыйклысы шулдыр.

– Төркемдәгеләр нәрсә турында җырлаганнарын аңламыйлар булып чыгамы?

Ания: Аңлыйлар, чөнки без бөтенесен тәфсилләп тәрҗемә итәбез, алар өчен генә түгел, аңлар, үзебез аша үткәрер өчен. Кайчакта, шигъри текстны аңлау өчен, татар телен бик яхшы белгәннәргә дә татар теленнән татар теленә «тәрҗемә» итәргә туры килә.

Александра: Кайвакыт, тәрҗемә ителгәннән соң да, шагыйрьнең нәрсә әйтергә теләве бик үк аңлашылмый. Төркемдәгеләр дә текстны үзләренчә аңларга мөмкин. Бу шәп бит! Ә көй язуга килгәндә, без текстны үз хисләребез аша үткәрәбез. Образлар белән бәйле хатирәләрне искә төшерәбез, шуннан чыгып, музыка языла.

– Еш кына нәрсә җырлавыгыз аңлашылмый, диләр. Сезгә: «Татарча җырламыйсыз», – диючеләр бармы?

Александра: Әйткәннәре булды, күпчелек җырдагы хисне, мәгънәне музыка аша аңлый. Шулай да, яңа альбомыбызда, дискка өстәмә итеп, сүзләрен дә бастырдык. Сүзләрне аңларга теләгән кеше һәрвакытта табып укый ала.

Ания: Минем нәнәй (әбисе. – Авт.) татарча нәрсә җырлавымны аңламый. Без шигырьдә булган хисләрне музыка, гомуми атмосфера белән җиткерергә тырышабыз. Җыр сүзләрен махсус сорап алучылар да бар.

– Бу музыка татарныкы түгел диючеләр табыламы?

Александра: Сез татар музыкасы язмыйсыз, татар музыкасы болай яңгырамый диючеләр бар. Мин моның белән килешмим. Бу бит мәдәнияткә чикләр кую.

Кысаларга кертү һәм үсеш өчен төрле кораллардан мәхрүм калдыру.

Ания: Кемдер безнең иҗат татар мәдәниятен баета дип саный, шулай булса, без бик шат, ләкин конкрет андый максатыбыз юк. Безне татар телендә җырлаган өчен генә тыңламыйлардыр, дип өметләнәм. Бары тик татарлар гына тыңлавын да теләмәс идем. Татарларның кем икәнен, кайда яшәүләрен белмәүчеләрнең дә, безнең музыканы ишетеп, кызыксынуларын теләр идем.

– Яңа альбомның исеме ничек «туды»? Сезнең өчен «Әманәт» нәрсә ул?

Александра: Альбомыбыздагы бер җырның атамасы – «Әманәт». Аны Луиза Янсуар язды. Беренчедән, сүзе бик яңгырашлы, икенчедән, ул күп мәгънәле.

Мәгънәсе – Аллаһ тарафыннан сакларга дип бирелгән әйбер.

Ания: Без аны дини термин буларак кабул итмибез. Ул, бәлки, кемдер биргән әйбер дә түгелдер. Элек-электән һәркемнең күңелендә булган нәрсә кебек.

Александра: Без аның турыдан-туры мәгънәсен якынрак күрәбез. Ягъни – саклап тотарга бирелгән әйбер. Ул рухи әманәт булырга да мөмкин. Тыңлаучы теләсә, җырларыбыз аңа әманәт булсын.

Ания: Бу сүзне башка телләргә бер сүз белән генә тәрҗемә итеп булмавы да ошады.

– Төркемегезгә төрле кешеләр җыелган, музыка белән шөгыльләнү керем китерәме?

Александра: Юк, күбрәк үз акчабызны кертәбез. Кайчакта чыгышлар үз-үзләрен капларлык була.

Ания: Төркемебездә профессиональ музыкант берәү генә. Безнең барыбызның да диярлек эше, музыкадан ерак башка һөнәрләре бар. Мин – видеодизайн студиясендә менеджер, гитаристыбыз Марат Латыйпов белән бергә эшлибез, ул – дизайнер. Александра – филолог, төркемебездә ике программист, геология факкультеты тәмамлаучылар да бар. Скрипкада уйнаучы Эльвира Бикмуллинабыз гына музыка өлкәсендә эшли, ул балаларга скрипка дәресләре бирә.

– Алайса, Junaны хобби дип әйтергә буладыр?

Ания: Юк, хобби гына дип атап булмый. Кайчагында Juna өчен эштән сорап китәргә туры килә. Ярый, җитәкчебез аңлый. Бөтен ялларда без репетициядә. Барлык буш вакытны төркемгә багышлап, һәрвакыт шуның турында уйлап йөргәч, моны хобби гына дип атау кимсетү булыр иде.
Александра: Сигез кеше җыелышып, чит шәһәргә концертка чыгып китү дә җиңел түгел. Ләкин төркем өчен без бөтен эшләрне читкә куеп тора алабыз.

– Җырлау стилен ничек таптыгыз?

Александра: Үзеннән-үзе килеп чыкты. Кул астына нәрсә эләгә, шуны кулландык, ягъни, һәркем уйный белгән инструментын алып килде. Башта бик гади музыка иде, аннан бас гитара һәм электрогитара өстәлде.
Ания: Һәр кешенең үз музыкаль партиясен үзе язуы да тәэсир итә. Ни дисәң дә, һәркемнең музыкаль зәвыгы төрле.

– Җыр текстларын ничек сайлыйсыз?

Ания: Йолдыз Миңнуллина – төркемнең якын дусты. Шуңа күрә иң беренче аның шигырьләренә игътибар иттек. Эльмира Шәрифуллинаның шигырьләрен Эльнар Байназаров җибәрде. Татар зиратында йөргәндә Роберт Әхмәтҗановның каберен күреп, Йолдызның аның шигырьләрен яратуы турында сөйләгәне искә төште. Йолдыз ошаткач, димәк, шәп. Шигырьләрен укып карагач, шунда ук җыр туды. Роберт Әхмәтҗановның күп шигырьләрен җыр итәргә булыр иде.

Александра: Мин, киресенчә, башта көй язам, аннан шул көйнең «кәефенә» туры китереп, шигырь эзлим. Шагыйрь дусларымнан ярдәм итүләрен сорыйм. Луиза шигырьләре белән генә киресенчә килеп чыкты. «Әманәт» шигырен шунда ук җыр итеп күрдем.

– Сез шигырьләрен җырга әйләндергән шагыйрьләр нәрсә ди? Ошатмаучылар булдымы?

Александра: Гадәттә, шагыйрьләр белән элемтәгә кереп эш итәбез. Луизадан, мәсәлән, шигырьләрен җибәрүен сорадык. Шагыйрьнең үзеннән тәрҗемә итүен дә сорыйбыз.

Ания: Минем татар телендә бераз акцент белән җырлавыма эчем поша. Олы буын кешесе моңа игътибар итә. Хәзер акценттан арынырга тырышам, кайбер урыннарда татар хәрефләрен тиешенчә әйтеп бетерү бик үк килеп чыкмый. Шуңа кеше күбрәк минем татар телен белмәвемә бәйләнер шикелле.

Александра: Эльмира Шәрифуллина белән генә элемтәгә чыгарга кыймадык. Ул олы буын кешесе, безнең музыканы аңламас, дип курыктык. Карантин аркасында альбом тәкъдим итү концертына да чакырып булмады.

– Эльмира Шәрифуллинага аның шигырьләренә язылган җырларны үзем тыңлаттым, сезнең турында ул менә нәрсәләр әйтте: «Бу шигырьләр җыр буларак язылмаган иде. Җыр булсын дип махсус язылган текстларым юк. Яшьләренең иҗатыма игътибар итүе мине бик шатландыра. Яңа тавыш, яңа стиль ул һәрвакыт үзенә тарта. Шул ягы белән дә бик күңелле. Мондый башкаручылар да, көйләр язучылар да булырга тиеш. Миңа калса, шигырь көйгә бик яткан. Сүзләремнең мәгънәсен тоеп язылган шикелле. Шигырьнең интонациясе дә дөрес тоемланган. Җырларның сүзләрен хәтердән беләм. Шуңа миңа барысы да аңлашыла. Көйнең, башкаруның сыгылмалыгы да мәгънәне әйбәт җиткерә төсле».

Александра: Өстән авыр бер йөк төшкән шикелле булды! Рәхмәт, Эльмира ханым!

– Juna тагын берәр альбом чыгарырга планлаштырамы? Якындагы арада ниләр эшләячәксез?

Ания: Без бераз ял итеп алырга уйлаган идек, ләкин яңа проект ясарга тәкъдим иттеләр. Аның турында әлегә сөйли алмыйбыз. Эшләп бетерәсе яңа җырлар да бар.

Александра: Спектакльләргә язылган музыканы аерым җыентык итеп чыгарасы килә. (Juna Тинчурин театрында куелган «Карурман» һәм Камал театрында куелган «Сүнгән йолдыздар» спектакльләренә көй язды. – Авт.)

Ания: Без пандемияга кадәр тур планлаштырган идек, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Уфага барырга уйлаган идек. Ләкин хәзер моның ни булып бетәсен әйтеп булмый.

Автор һәм Juna төркеменең шәхси архивыннан алынган фотолар

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев