Логотип Идель
Заман

Рамил Гайнуллин: «Имтиханнарын татарча тапшырган балаларга балл өстәргә кирәк!»

Мәктәпне җитәкләү, өстәвенә, республикабызның йөзек кашы булган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенә баш булу аерым бер осталык таләп итә. Данлыклы директор Кәмәрия ханым Хәмидуллинага алмаш итеп билгеләнү дә үзе нинди җаваплылык! Менә инде өченче ел Рамил Гайнуллин үзенә йөкләнгән бурычны уңышлы гына башкарып килә.

Мәктәпне җитәкләү, өстәвенә, республикабызның йөзек кашы булган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенә баш булу аерым бер осталык таләп итә. Данлыклы директор Кәмәрия ханым Хәмидуллинага алмаш итеп билгеләнү дә үзе нинди җаваплылык! Менә инде өченче ел Рамил Гайнуллин үзенә йөкләнгән бурычны уңышлы гына башкарып килә.

 

Утыз еллык тарихы булган гимназия республикабыз өчен милли кадрлар әзерләү үзәге буларак данлыклы. Иң башта интернат-мәктәп булып ачылган уку йорты, бераздан татар гимназиясенә әверелә. Күп еллар элек үз өстенә алынган миссияне ул бүген дә лаеклы рәвештә үти.  

Балаларын татар мохитендә тәрбияләргә, туган телгә мәхәббәт сеңдерергә теләгән әти-әниләрнең күбесе ике дә уйламыйча улларын-кызларын Казандагы 2 нче татар гимназиясенә укырга бирә. Алай гына түгел, шәһәрнең төрле читеннән нәниләрен мәктәп каршында эшләп килгән балалар бакчасына китерә. Кечкенә чактан ук милли мохиткә чумып, алар шәхес буларак үсүне гимназиядә дәвам итә. 

– Рамил әфәнде, милли белем бирү үзәге булган данлыклы гимназиягә директор итеп билгеләнгәч, куркып калмадыгызмы?

– Куркып торырга вакыт булмады. Әлеге мәсьәлә 2020 елның 27 августында, уку процессы башланырга ике-өч көн кала хәл ителде. Тиз генә коллектив белән танышып, алга таба бурычларны билгеләп, эшне башлап җибәрергә туры килде. Әйе, республикабызда милли белем бирүдә иң көчле гимназияләрнең берсенә директор итеп билгеләнү – зур җаваплылык. Уку йортыбызның 30 еллык тарихы бар. Биредә булдырылган барлык гореф-гадәт, традицияләр, тәрбия планы, тудырылган мохит һәм гимназиябезнең концепциясе зур көч, җитдилек һәм осталык таләп итә. Шушы барлык юнәлешләрне саклап кына калу гына түгел, үстерү бурычы да тора алдыбызда. 

– Һәр мәктәп директоры да укытучылык мохитеннән чыккан булырга тиеш диләр...

– Мин Казан дәүләт университетын тәмамладым, белгечлегем буенча филолог, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы. Укытучылык хезмәтемне Казанның иң көчле мәктәпләренең берсендә – 2 нче лицей-интернатында башладым, җиде ел укытучылык эшчәнлеген алып барганнан соң, үзем тәмамлаган мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. Тумышым белән Биектау районының Мәмдәл авылыннан. Бик бай 100 еллык тарихлы Хәй Вахит исемен йөрткән мәктәптә белем алдым һәм үземә үк аны җитәкләү бәхете татыды. Бер ел үзем белем алган мәктәптә директор булып торганнан соң Казанның 13 нче татар гимназиясендә директор булырга тәкъдим иттеләр. Тагын бер елдан 2 нче гимназия җитәкчесе итеп билгеләделәр.  

– Әмма сез әле дә, идарә эше белән генә шөгыльләнеп калмыйча, укытучылык эшчәнлеген дә ташламыйсыз икәнен беләм. 

– Әйе, идарәчелек эшен алып бару, хуҗалык, юридик мәсьәләләрне хәл итүдән тыш, укытучы да булып кала бирәм. Чөнки мөгаллим булган кеше генә балалар тормышыннан хәбәрдар булып, мәгариф өлкәсендәге күренешләрне анализлап, хәзерге көндә тудырылган технологияләр, методикаларны өйрәнеп, аларны үз эшчәнлегендә куллана ала. Үзебез дәрес укытмасак, ничек соң без укытучылар эшчәнлеген бәяли алачакбыз? Бүген мин 7 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре бирәм.

2 нче гимназиядә уздырган беренче дәресемне беркайчан да онытмыйм. Иң гаҗәпләндергәне – балаларның интеллект дәрәҗәсе. Ул чакта укучыларым әле бишенчедә иде. Балалар барлык бирелгән сорауларга да җавап бирде. Моңа кадәр андый аудиториям булган юк иде. Бу укытучыларның хезмәте һәм ата-аналар белән уңышлы эшләү нәтиҗәсе.

– Мәгариф өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш зур проблемаларның берсе булып тора. Гимназиядә барлык фәннәрнең татарча укытылуын исәпкә алсак, сезнең өчен бу бигрәк тә кискен торган мәсьәләләр рәтендәдер?  

– Мин килгәндә, гимназиядә менә дигән команда тупланган иде. Ел да коллективны ныгытып барабыз, яшь талантлы белгечләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Бездә тәҗрибәле данлыклы укытучылар да эшли – ике халык укытучысы, биш Татарстанның атказанган укытучысы хезмәт куя. Яшьләр дә кимен тотмый – талантлы яшь белгечләр гимназиябезгә замана белән бергә атларга мөмкинлек бирә.

Замана үзгәрә бара. Кызганычка, яңа технологияләр артыннан мәгариф системасы куып тота алмый. Әмма ничек тә тырышырга кирәк. Шуның белән бергә милли рухны саклап, барлык фәннәрне дә татар телендә укыту кебек үзенчәлегебезне югалтмау бурычы тора. 

Бүген ана телендә белем бирерлек белгечләрне табу проблемасы аеруча калку мәсьәлә. Башка мәктәпләргә русча укыткан белгечне табу күпкә җиңелрәк. Ә менә, әйтик, физиканы татарча укыта алган кешене ничек табасы? Әлегә без бу мәсьәләне җиңеп барабыз. Биредә эшләгән бар укытучы да эш кирәк булганга гына бирегә килгән кешеләр түгел, аларны гомум максат берләштерә.

– Мәктәпкә ир-ат укытучыларның аерым бер миссиясе бар икәнен беләбез. Соңгы вакытта көчле затларыбыз акрынлап мәгариф системасына кайта башлады кебек. Гимназиядә көчле куллы кадрлар белән хәлләр ничегрәк? 

– Ир кеше ул – гаилә башлыгы. Аңа мәктәптә тудырылган шартлар, финанс мәсьәләләре бик үк туры килеп бетми. Шуның белән бәйле рәвештә бик күпләр мәктәптән китеп барды. Бу безнең иң зур югалтуларыбызның берсе.

Хәзер ир-егет-укытучылар саны, дөрестән дә, арта. Директор буларак мин үзем дә ир-егетләрне җәлеп итү яклы. Бүген гимназиябездә хезмәт куйган 70 укытучының 13е – ир-ат. Алар балаларны тәрбияләүдә зур роль уйный. Бу һич тә хатын-кыз мөгаллимнәребезнең хезмәтен түбәнсетү түгел. Әмма балалар ир укытучыларга башка төрле тартыла. Малайлар хәтта яннарына килеп, үз проблемалары белән бүлешергә мөмкин.

Директор буларак, ир-ат укытучылар минем өчен дә таяну ноктасы, терәк. Хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итәләр, тәрбия эшчәнлегендә дә. Ир-егетләр белән индивидуаль эшләргә кирәк. Мин аларга дәрес санын да аз бирмәскә, түгәрәкләр алып баруны да йөкләргә тырышам. Шушы адымны да ясамасак, мәгариф өлкәсендә ирләр калмаячак.

– Татарда гомер-гомергә тәрбия мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән. Әмма соңгы вакытта мәктәп ул – белем бирү үзәге, тәрбия белән ата-ана шөгыльләнергә тиеш, дигән фикерләр еш яңгырый

– Тәрбиягә нигез гаиләдә салына. Әмма бу мәсьәләне гаиләгә яки мәктәпкә генә кайтарып калдырырга ярамый. Мәктәп әти-әниләр белән тандемда эшләргә тиеш. Югыйсә, без уңышсызлыкка очраячакбыз. Гимназиябез Русия күләмендә кабул ителгән бердәм тәрбия программасына нигезләнеп эш алып бара, без аны концепциябездән чыгып, үзебезгә яраклаштырабыз. Ел дәвамында мәктәптә төрле чаралар уздырыла. Бу юнәлештә сыйныф җитәкчеләре төп эшне башкара. 
Татар гимназиясе булгач, без белем һәм тәрбия эшчәнлеген генә алып барып калмыйча, укучыларыбыз күңеленә гореф-гадәтләребезне сеңдерергә, фольклорыбызны өйрәтергә, гомумән, халкыбызның байлыгы белән таныштырырга тиешбез. Гимназиябезнең һәрбер дивары баланы тәрбияләүгә хезмәт итә. Тәрбия концепциябезнең бер өлеше – ул картиналар галереясы. Халкыбыз рәссамнарының күргәзмәләре уздырыла. Үзебезнең бик бай музей комплексыбыз бар. «Татар халык җырлары» фестивале балаларга халкыбызның фольклоры, мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә. Бала унбер ел уку дәверендә, төп дәрес программасына кергәннәрдән тыш, кимендә унбер татар халык җырын өйрәнә. Жюрига музыка, театр өлкәсендә танылган кешеләр, атказанган укытучылар чакырыла. Бергәләшеп укучыларыбызның иҗатын бәялибез. 

Шулай ук «Театр фестивале» үткәрелеп килә. Унбер ел буе укучыларыбыз әсәрләрдән өзекләр алып, сценарий әзерли, аларны сәхнәләштерә. Балалар шул рәвешле әдәби әсәрләр белән таныша. Чөнки тәрбиядә әдәби әсәрләр гомер-гомергә зур роль уйнаган. Һәрбер укучы җырчы яки артист була алмый, әмма сәхнә ул – һәр укучыны ачып җибәрә торган мәйданчык.

Узган елда «Сәхнә остасы» дип исемләнгән фестиваль кертеп җибәрдек. Бала билгеле бер тематикага туры килгән үзе теләгән әсәрне өйрәнеп, сәхнәдән сөйли. Шәхесләребезгә багышланган конференция уздырылып килә. Спорт юнәлешен үстерергә омтылабыз. Иҗади чараларыбыз җитәрлек дәрәҗәдә дип саныйм, менә спортта чаралар азрак иде. Шуңа аларны арттырырга тырышабыз, балаларны сәламәт яшәүгә тартабыз. Кәмәрия Зиннуровна нигез салган башлангыч сыйныфларның иртәләрен яланаяк йөгерү традициясен дә саклыйбыз. 

– Белем бирү юнәлешендә дә заманча алымнар файдаланып эшләргә кирәк, дидек. Гимназиянең «Татарча онлайн-мәктәп» дигән проектны гамәлгә ашыра башлавын беләбез...

– Гимназиядә барлык фәннәрне дә татар телендә укытуның ныклы базасы, көчле методикасы бар. Ник соң моны мәктәп кысаларында гына түгел, гомуммасштабта кулланмаска дигән уй биредә директор булганчы ук кереп калган иде. Үзем бирегә җитәкче итеп куелгач, моны тулы форматта тормышка ашырырга булдык. Шул рәвешле «Татарча онлайн-мәктәп» дигән проект туды. Бүгенге көндә төп предметлар буенча видеодәресләр төшерелә, алар барысы да татар телендә. Иң башта ул энтузиастлар көче белән тормышка ашырыла башлады, бүген инде аны грант хисабына дәвам иттерәбез. Хәзерге вакытта ютубта ике йөздән артык видеодәрес урнаштырылган, аларның саны тагын да артачак. Планда меңгә тутырып бетерү. Әмма хикмәт ниндидер санны куу түгел, ә мәктәп программасында билгеле бер предметлар буенча төп темаларны колачлаган дәресләр төшерү. Бу, әлбәттә, укытучыны шушы ресурска алмаштыру түгел, ул мөгаллим өчен дә, балалар өчен дә ярдәмлек. 

– Татар теле белән еракка китеп булмый диючеләргә җавабыгыз нинди булыр?

– Ана телендә белем биреп, без көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбиялибез. Ана телендә белем алуның уңай яклары галимнәр тарафыннан да исбатланган. Бала туган телдә тәрбияләнсә, укыса, күбрәк ачыла. Белемне дә сеңдерергә ана телендә күпкә уңайлырак. Олимпиадаларда җиңүләребез шактый. Укучыларыбыз еш кына беренчелекне яулый. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре дә гимназиябезнең дөрес юнәлештә бару күрсәткече. Быелгы нәтиҗәләр бик үк югары димәс идем, бу Русия дәрәҗәсендә күзәтелгән күренеш. Чөнки БДИ биремнәре катлаулана бара. Шулай да йөзгә кызыллык китермибез. 
Шулай да югары уку йортларының татар теленә йөз белән борылуы кирәк. Укучылар бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирергә хокуклы, әмма контроль-үлчәм материалларны тәрҗемә итү кыенлыгы тора. ГДИны, әйтик, укучыларыбыз татар телендә рәхәтләнеп тапшыра. Имтиханнарны татарча биргән балаларга уку йортларына кергәндә, нигә соң берничә балл өстәмәскә? ГТО өчен, олимпиадаларда җиңүләр өчен өстибез, ник соң татар телендә имтихан тапшыруны бәяләмибез? Бу мәҗбүриләү түгел, әмма бу ана телендә белем алучылар өчен стимул булыр иде. Баланың тырышлыгы бәяләнергә тиеш дип саныйм. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев