Логотип Идель
Заман

Рамил Вафин: «Холкым ут кебек»

Август санының тышлык герое белән таныш булыгыз! Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Рамил Вафин. Журнал битләрендә аның кызыклы фикерләре урын алды.

БИЮ ТУРЫНДА

Миңа 23 яшь. Казанда туып үстем. Кечкенәдән биюче булырга хыялландым һәм шул һөнәрне сайлаячагыма шик юк иде. Хореография белән 7 яшьтә шөгыльләнә башладым, әмма 10 яшемдә умыртка сөягемә зыян килеп, биюдән китәргә туры килде. 2012 елда тернәкләнү чараларын үттем һәм яраткан һөнәремә яңадан әйләнеп кайттым. Шул рәвешле, 2016 елга кадәр профессиональ рәвештә бию белән шөгыльләндем.

Башымда бер генә уй – хореография бүлегенә укырга керү. Тик сәламәтлекне тагын беренче урынга куярга туры килде һәм мин театр юнәлешен сайладым. Казанның 70нче мәктәбендә 9 классны тәмамлаганнан соң, театр училищесына – Зөлфәт Закиров һәм Резедә Гарипова курсына укырга кердем. Училище дипломын алгач исә, Мәскәүгә кузгалдым...

МӘСКӘҮ ТУРЫНДА

Ниятем – анда югары уку йортына керү һәм шәһәрдә калу иде. Әмма бер мөһим нәрсәне уйламаганмын: документларымны көндезге уку бүлегенә биргәнмен. Ә бу тагын 5 ел укырга кирәк дигән сүз. Мине инде музыка һәм эстрада факультетына алганнар иде. Тик яхшылап уйлаганнан соң, анда кермәдем, ГИТИСка Юрий Бутусовның режиссерлык факультетына юнәлдем. Беренче турга (собеседованиега) бара алмадым, чөнки нык авырып киттем: тавышым утырды – ни җырлый, ни сөйләшә алмадым. Шулай итеп, кире Казаныма әйләнеп кайттым.

ТЕАТР ТУРЫНДА

Эшкә керү өчен төрле театрларны карадым, тик күңелгә яшь тамашачы театры якынрак булып чыкты. Кариев театрында проектлар шундый күп һәм алар барысы да кызыклы. Иң мөһиме – алар билгеле бер яшь чикләвенә караган аудиториягә генә юнәлмәгән, без барлык кеше өчен дә эшлибез. Тагын бер үзенчәлек – проектларда тамашачы үзе дә катнаша. Мәсәлән, «Камыр Батыр»ны алыйк. Ул иң элек лабораториядә тәкъдим ителгән иде. Соңрак аны балалар үзләре язып бетерде – персонажларын, хәрәкәт, сүзләрен – барысын да алар уйлады. Элек яшьләр театр сәнгатен җитди кабул итми иде. Кинотеатр һәм башка күңел ачу чаралары булганда, әлеге урыннар аларга кызыклы булмаган. Ә хәзер лаборатория, экспериментлар шундый күп! Яшь тамашачыга бу ошый – алар килә. Театрда тамаша кылу ул фильм карау гына түгел, спектакльдә син герой белән бергә яшисең.

ХОЛЫК ТУРЫНДА

Мин – Кучкар. Ул ялкынлы йолдызлык билгесе. Өстәвенә, Аҗдаһа елында туганмын. Холкым да ут кебек. Ачуымны чыгару бик җиңел. Махсус мине ачуландырам дип эшләсәләр, килеп чыкмаска мөмкин – андый чакта мин тыелып кала беләм. Ә менә көндәлек язылган планның берсен тиешенчә үти алмасам, үз-үземә ачуланам. Холкым бераз авырдыр да, чөнки алдан планлаштырган һәр эшемә җитди һәм җаваплы карыйм.

ТӘНКЫЙТЬ ТУРЫНДА

Тәнкыйтькә килгәндә исә – мин шактый лояль. Бер кеше фикеренә генә таянып, барысын да үзгәртергә кирәкми. Һәр кеше үзенчә фикерли. Тәнкыйть ул – хаталар өстендә эш. Мәктәптә өй эше эшләгән кебек: укытучың сиңа хатаңны күрсәтә, син аны эшли-эшли төзәтәсең. Ә менә биегәндә, мин үземә карата бик тә тәнкыйди карашта идем. Чөнки бөтен нәрсә дә килеп чыкмаска мөмкин – гел төзәләсең.

ДУСЛЫК ТУРЫНДА

Яшь барган саен янәшәдә дуслар саны кими. 14-15 яшьтә алар йөз булырга мөмкин, әмма яши-яши янәшәдә башка кешеләр барлыкка килә. Театрда дусларым бар. 5-6 кешедән торган компаниябезне «дусларым» дип әйтә алам.

РОЛЬЛӘР ТУРЫНДА

«Ромео һәм Джульетта»да Меркуцио ролендә никтер башта үземне күрмәдем. Тибальт булырга теләдем, чөнки тискәре роль уйнап карыйсым килде. (Аны Илназ Хәбибуллин уйный – Р.Г.) Хәер, мин спектакль туганда Тибальт булып карадым, әмма режиссер Илсур Казакбаев безнең рольләрне алмаштырды. Ә Меркуцио минем диплом спектаклендә уйнаган рольгә охшаган – У.Шекспирның « Цимбелин»ында Якимны уйнаган идем. Ул ролемне чын-чынлап ошаттым, нәтиҗәдә Меркуционы да яраттым. Меркуционы гәүдәләндерү күп көч таләп итмәде, чөнки ул рольгә үзеннән-үзе җиңел кереп киттем.

ГАИЛӘ КОРУ ТУРЫНДА

Мин Гөлназны беренче күрүемдә үк ошаттым. Театр училищесында укыганда булды ул: кайсыдыр курс диплом спектаклен куйды. Мин Гөлназны шунда күрдем һәм без таныштык. Шунда ук аның белән очрашып йөрү теләгем уянды. Тик без ике елдан соң гына, 2020 елда мин театрга эшкә килгәч, күрештек. Шулай сөйләшеп, үзара якынаеп киттек. Мин Гөлназның булачак тормыш иптәшем буласын ярты ел узгач ук аңлаган идем инде. Без 3 ел очрашып йөрдек тә, кавыштык. Бер үк театрда эшләсәк тә, безнең шәхси тормыш эш белән кисешми – чик куя беләбез. Мин, гомумән, мәхәббәтне яшь белән чикләмим – ярату яшькә карамый. Һәр кешенең үз вакыты. Кемдер 40та да әзер булмаска, ә кайберәүләр инде 20дә гаилә корырга мөмкин. Бу гаять фикерләү рәвешеннән тора.

Менә минем гаиләле буласым килде – 23 яшьтә өйләндем. Әти-әниләр минем карарымны уңай кабул итте. Хатын белән бит миңа яшисе. «Кеше ни әйтер икән?» дигән уй миндә училищедан соң Мәскәүгә киткәч үк бетте. Кешегә синең киемең, эшең, хезмәт хакың барыбер. Аның үз тормышында да мәшәкате җитәрлек. Гомумән, «кеше ни әйтер икән?» дигән уй – үсешкә киртә. Син «оялам» дип эшләми каласың, башка берәү килә дә... эшли».

Тагын бер театраль гаилә барлыкка килде. Котлыйбыз!

Фотолар: Фирүзә Вәлиева 

һәм Рамил Вафинның шәхси архивы

Язманың дәвамы "Идел"нең август санында.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев