Логотип Идель
Заман

Равил Кузюров: «Урман – тиңсез хәзинә»

Кайчандыр Татарстан җирләре имән урманнары белән дан тоткан. Кызганыч, Петр I заманнарында имәнлекләребез шактый кимегән. Татарстан бай табигате белән дан тотса да, урманнары белән мактана алмый.

Кайчандыр Татарстан җирләре имән урманнары белән дан тоткан. Кызганыч, Петр I заманнарында имәнлекләребез шактый кимегән. Татарстан бай табигате белән дан тотса да, урманнары белән мактана алмый. Ләкин бүгенге көндә республика җитәкчелеге, бу җитешсезлекләрне киметү җәһәтеннән, шактый игелекле гамәлләр башкара. Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән әңгәмәбез дә республиканың тиңсез хәзинәсе хакында. 

 

– Равил әфәнде, бүгенге Татарстан икътисадында урман нинди роль уйный? 

– Урман хуҗалыгында эшләүчеләр өчен урман – ул чимал чыганагы гына түгел. Ул климат, су саклау, эрозиягә каршы һәм мөһим социаль функцияләрне башкара, төбәкнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итә.

Хәзерге вакытта Татарстанда урманнарның гомуми мәйданы 1 миллион 268 мең гектар тәшкил итә. Шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрендә, машина юллары буенда, елга, күлләр һәм сулыклар тирәсендә дә утыртылган саклагыч урман утыртмалары бар. Аларны исәпкә алып, төбәкнең урман белән каплану дәрәҗәсе 19,6 процент тәшкил итә.

Урман хуҗалыгының республикасы икътисадына керткән өлеше урман хуҗалыклары эшчәнлегенә тыгыз бәйләнгән. Урман хуҗалыклары урманнарны саклау, торгызу буенча дәүләт йөкләмәсендә каралган эшләр белән беррәттән, табыш китерә торган башка эшчәнлекне дә башкара. Шул исәптән халык куллана торган тауарлар (кәрҗиннәр, мунча кирәк-яраклары, үлән чәйләре, бал һәм кайнатма), түгәрәк урман чималлары (утын, төзелеш агачлары), пиломатериаллар саталар, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урман үсемлекләре утырталар, хезмәтләр күрсәтәләр (транспорт хезмәтләре, шәхси затлар өчен агачлар утырту, агач корылмалар әзерләү, консультация хезмәтләре күрсәтү һ.б.). Мисал өчен, соңгы биш елда урман хуҗалыкларының түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алган табышы 4 миллиард сумнан артып китте. Моннан тыш, урман хуҗалыклары, шул исәптән авыл җирлегендә дә, эш урыннары булдыра һәм саклый.

– Россиядә урман каравылчылары штаты нык кыскартылды. Янгын чыкканда аларның кытлыгы үзен нык сиздерә. Ә безнең республикада бу хәл ничегрәк?

– Әйе, 2007 елда илнең яңа Урман кодексы кабул ителгәч, Татарстанда урман хуҗалыклары белгечләренең штаты үзгәрде. «Урманчы» һәм «урманчы ярдәмчесе» кебек вазифалар бетерелде. Ләкин урманчылыклар оештырылды һәм урман хуҗалыкларында мастерлар арттырылды. Хәзерге вакытта урман хуҗалыгында 2500 кеше эшли. Шулардан алты йөз сиксәне дәүләт урман инспекторы федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман фонды җирләрендә урман сагын гамәлгә ашыра. 

Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү турында сөйләсәк, монда инде саннар башкачарак. Ел саен Татарстан территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы төзелә, урман янгыннарын сүндерү формированиеләре һәм янгын сүндерүче мобиль төркемнәр булдырыла.  Тулаем алганда, урман янгыннарын сүндерү буенча икенче типтагы 20 станция, ТР Урман янгыннарын сүндерү үзәге каршындагы өченче шундый 5 станция һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт урманда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Бу эштә дәүләт урман инспекторлары да катнаша. Күзәтчелек алып барып, алар урман законнарын бозу, урман утыртмаларын законсыз кисү очракларын кисәтә, урмандагы үзгәрешләрне һәм табигый һәм антропоген факторларның йогынтысын, шул исәптән урман фонды янында ихтимал янгын фактларын терки. 

– Шулай булгач, кадрларга кытлык юкмы? Урман хуҗалыгы белгечләре кайларда әзерләнә?

– Кадрларга билгеле бер кытлык бар. Ул урбанизациягә бәйле. Елдан-ел яшьләр шәһәрләрдә, урман хуҗалыгына караганда хезмәт хакы күбрәк булган офисларда һәм зур компанияләрдә эшләүгә өстенлек бирә.

Шулай ук урманны, табигатьне яратучылар кала әле. Республиканың урман тармагы, һич тиңдәшсез рәвештә, үзенең хезмәтчән династияләре белән дан тота. Алар арасында – Гуляевлар, Миңнехановлар, Җамалиевлар, Гуськовлар, Гыйззәтуллиннар, Пономаревлар, Кузнецовлар, Мастриковлар, Хөсәеновлар, Шәйхетдиновлар гаиләсе һ.б. бар. Бу бит буыннан-буынга күчә торган тәҗрибә, белемнәр – урман хуҗалыгында аеруча кыйммәтле булган төшенчәләр. Без урман хуҗалыгын квалификацияле белгечләр белән әлегә туплап бара алабыз.

– Ничек итеп?

– Тулаем алганда, әлеге юнәлеш буенча мәктәп эскәмиясеннән үк диярлек эш алып барыла. Татарстанда һөнәри юнәлеш бирү эшенең искиткеч моделе саклана – мәктәп урманчылыклары бар, алар 1,5 меңнән артык укучы баланы берләштерә. Аларның уртача яше – 14 яшь. Һәр мәктәп урманчылыгының Министрлык карамагындагы учреждениедән җитәкче-педагог һәм кураторы бар, алар мәктәп укучылары өчен теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрә.

Мәктәп урманчылыкларының эшчәнлек даирәсе шактый киң: республика шәһәрләрендә һәм авылларында агачлар һәм куаклар утырту, урман фонды территориясен чистарту, сыерчык оялары ясау һәм аларны урнаштыру, төрле район, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашу, пропаганда алып бару, халыкка экологик белем бирү. Республикада Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында урман белемен алырга мөмкин. Көллияттә «урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» юнәлешләре буенча укытыла. 

Урман хуҗалыгы һәм экология факультетында «урман эше», «ландшафт архитектурасы», «экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре бар. Кайбер чыгарылыш укучылары Йошкар-Оладагы Идел буе дәүләт технология университетының урман һәм табигатьтән файдалану институтын сайлый һәм соңрак Татарстанга әйләнеп кайта.

– Яшьләрне тармакка тагын ничек җәлеп итәсез?

– 2020 елдан башлап республикада яшь урман белгечләренә ярдәм чаралары тормышка ашырыла. Әйтик, Министрлыкка караган оешмаларга эшкә кергәндә яшь белгечләр, белем дәрәҗәсенә карап, 150 яки 300 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин. Әлбәттә, аның берничә шарты да бар: беренчедән, мондый түләүләрне алу өчен, белгечкә 30 яшьтән дә артыграк булмаска; икенчедән, ул бу оешмаларда финанс ярдәмен бирү турында килешү төзегәннән соң кимендә өч ел эшләргә тиеш. Тагын бер мөһим момент – әлеге ярдәм чарасы бары тик урман профилендәге уку йортларын тәмамлаучыларга гына каралган. Узган ел шундый мөмкинлектән ун кеше файдаланды.

Яшьләрне урман хуҗалыгына җәлеп итүгә юнәлтелгән башка чаралар да бар – республика урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында студентлар өчен таныштыру экскурсияләре, эш һәм диплом алды практикалары үткәрелә; Лубян урман-техник көллиятендә яки Казан дәүләт аграр университетында белем алу өчен ведомство карамагындагы оешмалар һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасында киләчәктә эшкә урнашу өчен максатчан шартнамәләр төзелә. Соңгы елларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дәүләт казна учреждениеләре – урманчылыкларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы шактый арттырылды. 

Моңа өстәп, ел саен техника паркы яңартыла, республика программасы кысаларында Министрлыкка караган оешмаларның биналары ремонтлана, эшкә инновацияләр һәм фәнни казанышлар кертелә. Мәсәлән, Урман фондының геомәгълүмат системасы, Урман комплексының исәпкә алу системасы, Татарстан урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүматлар базасы эшләнде һәм гамәлгә кертелде, Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелде. 

– Равил Әфраимович, волонтерлар белән дә актив эш алып барасыз. Бу җәһәттән нинди проектлар тормышка ашырыла?

– Волонтерлык оешмалары вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итәбез. Алар «Татарстанның чиста урманнары», «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» һәм башка иҗтимагый чараларны үткәрүдә булыша. Һәркайсы әйләнә-тирә мохитне саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертә, без аларга рәхмәтле. 

– Ә бездә үсентеләр кайда күпләп җитештерелә?

– Республикада базислы 51 урман питомнигы бар, анда ел саен 30 миллионнан артык үсенте җитештерелә, шулардан 12 миллион данәсе Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелә. Бу үзәк 2012 елда файдалануга тапшырылды, республиканың аерым горурлыгы булып тора. Европада автоматлаштырылган иң зур питомник, анда ябык тамыр системасы булган утырту материалы җитештерелә. Үзәк 11 гектардан артык мәйданда урнашкан, анда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, үсентеләрне суыту һәм саклау корпусы һәм башка объектлар бар. Узган ел, мәсәлән, 33,9 миллион кәлшә һәм үсенте җиткерелгән, шулардан ылыслы токымнар – 25,5 миллион данә, яфраклы токымнар – 7,8 миллион данә, куаклар – 650 мең данә. Бу утырту материалы 2023 елда урманнарны торгызу эшләрен уздыру, табигатьне саклау акцияләре һәм урман үсентеләрен утырту өчен җитәрлек.

– Декоратив куак, агач үсентеләре җитештереләме? Чит өлкәләргә чыгару гадәте бармы?

– Татарстанда торак пунктларын яшелләндерү һәм төзекләндерү максатларында урман питомникларында декоратив агач һәм куак төрләре дә үстерелә. Әйтик, бу чәнечкеле чыршы, сары сәрви агачы, тау нараты, татар өрәңгесе, көнбатыш туясы, ат каштаны, эре җимешле дүләнә, кызыл имән, җыерчыклы роза, балан яфраклы спирея.

Урман хуҗалыклары, мөстәкыйль оешмалар буларак, башка, шул исәптән чит ил оешмаларына да, утырту материалы бирә ала. Мондый практика киң таралмаса да, мисаллар бар – без берничә тапкыр Казакъстан республикасына үсентеләр җибәрдек. 


– Татарстан урманнарын яңарту планы тормышка ашырыламы? Урманнарны саклау җәһәтеннән нинди программалар эшли?

– Урман торгызу эшләрен сыйфатлы башкару – Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының өстенлекле бурычларыннан берсе. Урман фонды территориясендәге эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100 процент нисбәтендә тәэмин итү. Проект буенча Татарстанда ел саен өч-дүрт мең гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре үткәрелә. Моннан тыш, республика җитәкчелеге ярдәме белән ел саен авыл хуҗалыгы  җирләрендә аларның уңдырышлылыгын арттыру, җил һәм су эрозиясеннән саклау максатында, саклагыч урман үсентеләре булдырыла. Соңгы биш елда 11 мең гектар мәйданда шундый үсентеләр утыртылды. 

Башка проектлар да тормышка ашырыла. Әйтик, узган ел Азнакай чикләрендә 600 гектарда саклагыч урман үсентеләре утырту парник газларын чыгаруны компенсацияләү максатларында башкарылды. Тагын бер нәрсәгә тукталып үтәсем килә. 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, файдалы казылмалар эзләү һәм чыгару, гидротехник корылмаларны, линияле объектларны төзү, үзгәртеп кору, файдалану, шулай ук агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өчен урманнардан файдаланучы затлар, Россиянең тиешле субъекты территориясе чикләрендә киселгән урман утыртмалары мәйданына тигез дәрәҗәдә урманнарны торгызу яки үрчетү эшләрен башкарырга тиеш. Бу урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү үтенече яки гариза белән мөрәҗәгать иткән затларга да кагыла.

Урман законнарындагы әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә республикада соңгы өч елда 600 гектардан артык мәйданда өстәмә урман торгызу эшләре үткәрелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, табигать саклау акцияләре кысаларында татарстанлылар да урман ресурсларын саклауга һәм арттыруга өлеш кертә. 


– Равил әфәнде, Татарстан урманнарында үскән агачлардан нәрсәләр җитештерәләр? Агач чималын сәнәгатьтә кулланалармы?

– Санитар-савыктыру чараларын үткәргәндә һәм урманны карау өчен агачлар кискән вакытта барлыкка килгән агач, нигездә, биржа мәйданчыгында сатыла. Агачтан МДФ, ДСП плитәләре, ламинатлы идән катламнары, фанера, җиһазлар, юнылган һәм кабыгыннан чистартылган чөй (шпон) җитештерелә. 


– Гадәттә, хуҗалыклар мунча бурасын да күрше республикалардан кайтарта. Бездә төзелештә кулланырлык буралар юкмы? Бу күренеш ничек аңлатыла?

– Чыннан да, мондый проблема бар. Эш шунда ки, Татарстан аз урманлы төбәкләр рәтендә, урман фонды күбесенчә вак товарлы һәм түбән сортлы йомшак яфраклы агач токымнарыннан тора. Агач токымына карамастан, урман хуҗалыкларында халык куллана торган товарлар, шул исәптән йорт яки мунча төзү өчен буралар җитештерелә. Кирәк булганда, ведомствога караган учреждениеләр, заказ бирүче таләпләрен исәпкә алып, бура ясарга һәм сатарга да әзер.


– Равил әфәнде, шәхсән үзегез нинди агачны яратасыз?

– Имән агачын. Имән – урманның бизәге, мине аның мәһабәт гүзәллеге һәм гаҗәеп көче сокландыра. Борынгы заманнардан ук бу агачның куәт, ныклык, уңдырышлылык һәм озын гомерлелек символы булып торуы юкка түгел. Имән берничә йөз ел яши ала, гомер озынлыгы буенча үсемлекләр дөньясында аңа тиңнәр юктыр. Урманчылык күзлегеннән караганда да, имән агачы бик кыйммәтле, чөнки ул ныклыгы һәм тыгызлыгы белән үзенә җәлеп итә.

Әңгәмәдәш Мөршидә Кыямова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев