Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Заман

Рухи саранлык

Хатын-кыз өчен ир-ат саранлыгыннан да күңел чөергече бармы икән? Кышын очрашуга паркка чакырып, бер чынаяк чәй дә эчертмәгән, чит илләр мисалын үрнәк итеп куеп, кафеда счетны яртылаш бүлгән, бәйрәмгә чәчәк бәйләменә дә акчасын жәлләп, үзен «бүләк иткән» ирләр күп кызларның тормышында очрагандыр. Вакытында качып өлгергәнсездер бит, ә?

Хатын-кыз өчен ир-ат саранлыгыннан да күңел чөергече бармы икән? Кышын очрашуга паркка чакырып, бер чынаяк чәй дә эчертмәгән, чит илләр мисалын үрнәк итеп куеп, кафеда счетны яртылаш бүлгән, бәйрәмгә чәчәк бәйләменә дә акчасын жәлләп, үзен «бүләк иткән» ирләр күп кызларның тормышында очрагандыр. Вакытында качып өлгергәнсездер бит, ә? Бу хәлләрдән соң телефонын алмаганга гаҗәпләнәләр, социаль челтәрләрдә безне «акча капчыгы» эзләүдә гаепләп зарланалар да әле. 

Сакчыллык һәм саранлык аермасы

Акчаны сакчыл тотучылар бар. Юк-барга әрәм-шәрәм итмичә, акчасын билгеле бер максат өчен янга калдыра икән, мондыйны һич кенә дә саран дип атап булмый. Андыйлар акыл белән эш итә, теге яки бу нәрсәгә чыгымланырга теләмәвен, саннар һәм дәлилләр китереп аңлата ала. Шул ук вакытта алар кешенең хезмәтен бәяләп, җиңеллек белән чәйгә калдыра, дусларына-туганнарына бүләкләргә акча жәлләми, акчалата ярдәм кирәк булганда, әҗәткә дә биреп торырга риза. Бай кешеләрне генә алыйк, аларның күбесе (акчаны үз көче белән эшләп алганнары, билгеле), акчаның кадерен белә. Алар сыйфат, уңайлылык, яхшы сервис өчен түләргә әзер. Шул ук вакытта тирә-якка алтын мәрҗән чәчми, һәрчак киләчәкне күзаллап эш итә. Шуңа алар бай да инде.

Ә менә тиенен-тиенгә санап, үзен бөтен нәрсәдән мәхрүм итүчеләр, булсынга акча туплаучылар – инде икенче мәсьәлә. Мондыйлар үз тирәсендәге кешеләргә карата гына түгел, хәтта үзләренә карата да саран була. Алар киемгә дә чыгымланмый, иң арзанлы ризык белән туклана, үзүсеш турында сүз дә бармый. Ягъни, кирәксә дә, кирәкмәсә дә экономияли. Шул ук вакытта үзләренә акчаның ни өчен таләп ителүен дә анык итеп аңлатып бирә алмый, «кара көнгә» җыя. Мондый кешеләр кызгану хисе генә тудыра. 

Саранлык җенес буенча бүленми, билгеле. Бу сыйфат хатын-кызларга да, ир-атка да хас булырга мөмкин. Әмма көчле затларда саранлык чагылышы аеруча сәер. Ир кеше гаилә башлыгы, төп туендыручы булырга тиешле кеше бит. 

Бер чәйне икегә бүләек

Ир-ат саранлыгының әллә нинди мисаллары бар. Таныш кызлар белән аралашканда, еш кына ир-атлар белән мөнәсәбәтләр турында сүз кузгатыла. Беләсезме, әллә ниди акылга сыймаслык хәлләр хакында сөйлиләр. Әйтик, бер ир дустымны кафега чәй эчәргә чакырган. Ике чынаяк кайнар су алып килеп, ул бер пакет заварканы башта бер чынаякта манган, аннары «сиңа җиткәндер инде» дип, үзенекенә салган. Бу урында мессенджердагы ике кулы белән күзен каплаган маймыл смайлигын куясы килә. Ничек уйлыйсыз, мондый хәлдән соң аралашу дәвам итә аламы? Әйе, эштә бер чәй пакетигы белән берничә чынаяк чәйне күпләр «буйыйдыр». Әмма хатын-кызны чакырып, аның алдында болай эшләгән ир-ат аның күзендә шунда ук түбән тәгәри. Бер пакет чәйне икегә бүлгән ир-аттан нинди гаилә башлыгы чыгачак? Мондыйга кияүгә чыккан хатын-кыз гомер буе тиенен-тиенгә санап яшәргә мәҗбүр булыр, мөгаен.

Икенче бер ир-ат паркта оештырылган «свидание» вакытында сүз артыннан сүз чыгып, бәяләр кыйммәтләнүе турында сөйләшә башлагач, экономияләүнең үз лайфхаклары белән бүлешә башлаган. Ул аена ашауга нибары 4 мең сум акча тота икән. Бу ун ел элек булган хәлдер дип уйлый күрмәгез, күптән түгел булган очрашудагы сөйләшү турында сүз бара. Дүрт меңгә ничек яшәп була икән дип, үзенә гаҗәпләнеп караган танышыма, ир кеше бәйнә-бәйнә сөйләп киткән. Ул аена акция буенча дүрт-биш кап макарон һәм карабодай алып куя икән. Көн дә аралаштырып, шуларны пешерә. Ит ризыкларыннан тавык кына ашый. Анысын да бүген-иртәгә срогы чыга торган, бәясе төшерелгәнен ала. Яшелчә, җиләк-җимешләр, сөт ризыклары табынга сирәк эләгә. Әзер ризык ашыйсы килсә – 120 сумлык шаурма ярдәмгә килә икән. 4 мең сум артыгы белән җитә икән, җәмәгать, лайфхакны теркәп куегыз. Паркта йөргәннән соң, кәһвә эчәргә тәкъдим итә үзе. Танышым баш тарткан. Ай дәвамына планлаштырылган бюджетына сыешмас тагын дип кызгандым үзен, ди.

Ир-атның саранлыгын вакытында күреп бетермичә, кияүгә чыкканнар да бар бит. Мөселманнар арасында озак аралашып йөрүләр кабул ителмәгән. Шуңа күрәдер, мөгаен, саран гына түгел, әллә нинди сәламәт булмаганнар капкынына килеп кергәннәр дә бар. Бер кызның ире аның күпме ашаганына кадәр күзәтеп торган. Ризык чыгымнары гына түгел, хатынының бәдрәфтә су төшерү санына кадәр исәпләнгән. Күп ашый-эчә икән, димәк, хаҗәтләрен дә ешрак үти дигән сүз бит. Түзгән-түзгән дә аерылышкан. Аллага шөкер, дип тә өстисе килә бу урында. 

Хатын-кыз бер чынаяк кәһвәгә сатыламы?

Игътибар иткәнегез бармы, хатын-кызны меркантильлектә гаепләүче ир-атларның күбесе бернигә дә ирешмәгән, үз уңышсызлыкларында башкаларны гаепләүче, бөтен дөньясына ачу белән караучы ир-атлар. Бер чынаяк кәһвәгә чыгымланып, алар инде хатын-кызны үз алдында бурычлы дип саный. Андыйлар алыш-биреш рәвешендә генә эш итәргә әзер. Аларга чыгымнары бушка булмаячак дигән гарантияләр кирәк. Ә ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре алга үсеш алырмы, әллә инде бер очрашуда тукталырмы дигән сорауга кем алдан ук җавап бирә алыр икән? Әмма саран ир-ат моны кабул итә алмый. Хатын-кыздан теләгәнен алмаган очракта, барлык гүзәл затларга эләгә, безнең барыбызга да «акча янчыгы эзләүчеләр» тамгасы салына. Бу очракта бу матди саранлык кына түгел, рухи саранлык дисәң дөресрәк тә булыр.

Акыллы, тормышта үзен тапкан, уңышка ирешкән ир-атлар исә беркайчан да болай вакланып тормый. Алар хатын-кыз алдында үз ир сыйфатларын күрсәтеп, үзе үк моннан рәхәт таба. Әйе, беренче очрашуга алар бер белмәгән хатын-кызны кыйммәтле ресторанга чакырмаска мөмкин, әмма чәй яки кәһвә һәм десерт белән сыйлаган өчен аннан берни дә көтми. Гүзәл зат икенче очрашуга барырга ризалашмаса да, мин аңа фәлән кадәр акча тоттым дип үпкәләп йөрмәячәк. 

P.S. Һаман ирләрне сүгәсең син, язмаларыңнан феминистлык исе килә башлады диделәр бит әле, әй! Сүкмим лә, күңелне тырнаганын, борчыганын гына язам. Һәр ир-атны матди һәм рухи яктан саран дип атамадым, күргән-белгәннәр турында гына сөйләдем. Аллага шөкер,  хатын-кыз алдында үзен чын ир-ат итеп тотканнар бермә-бер күбрәк. Алар безнең терәгебез, авыр чакта сыена алырлык, ярдәм итәргә әзер торган зур хәрефтән язарга лаеклы ИР-АТларыбыз.  Сүкмим, мактыйм менә. 

 

«Киресе булырга мөмкин»

Динә Әмирова, блогер, блогында егетләр белән очрашулары турында яза: 

Реклама

– Мин үз гомеремдә бер тапкыр да чын-чынлап саран ир кешене очратканым юк. Акчалы ирләр, әйтик, кафега акчасын жәлләп тормый. Ә инде аз акча эшләгән һәм хатын-кызга артык чыгымлана алмаган ир-атлар – башка мәсьәлә. Бу очракта ирне саранлыкта гаепләп буламы икән? Гомумән, саранлыкның сәбәпләре була. Бу балачактан килгән сыйфат булырга мөмкин. Ә бәлки, ир-атның фатир алырга, бизнес ачарга омтылышы бардыр, шуңа да ул һәрнәрсәдә экономияли. Әйткәнемчә, аз акча алып, үзе дә көнен-көнгә ялгаучылар бар. 

Шулай ук очрашуда хатын-кызга артык күп акча тотмаган, ә инде өйләнешкәч, хатыны өчен бернәрсә дә жәлләмәүчеләр бар. Бу миңа язылган бер гүзәл зат сөйләгән булган хәл. Ә менә икенче хатын-кыз бөтенләй капма-каршысы турында язган иде. Очрашып йөргәндә ир-ат, кафе-рестораннарга, чәчәкләргә һәм бүләкләргә акчасын мулдан тоткан. Ә менә никахтан соң мондый юмартлыкның эзе дә калмаган. Шуңа күрә ир-атның очрашкан вакытта үз-үзен тотышы төп күрсәткеч булмаска да мөмкин.

Ә инде чын-чынлап саран ир-ат белән яшәү бик тә авыр булачак. Тормышны акчага табынуга кору – куркыныч. Акчага табынган кеше белән яшәү – тагын да куркынычрак. Чөнки акча үзмаксат булырга тиеш түгел, акча – ул энергия. Ул җиңел килергә һәм шулай ук җиңел китәргә тиеш. Акчаны уйламыйча туздырырга кирәк димим. Акчаны җыя да белергә кирәк. Әмма бар нәрсәдә чикне белү мөһим.

«Саранлык акчада гына чагылмый»

Вәсилә Шәмсевәлиева, психолог: 

– Беренчедән, саранлык сыйфаты гендерлык буенча бүленми. Ул хатын-кызга да, ир-атка да хас. Кеше төрле хәлләрдә үзен төрлечә тотарга мөмкин. Бу очракта аның мотивларын аңларга кирәк. Әйтик, ул тормышның бер чорында экономияләргә мөмкин. Экономияләү һәм саран булу – икесе ике нәрсә. Аннары саранлык турында фикер йөрткәндә, без акча турында гына сөйләмибез. Бу эмоцияләргә, вакытка да саранлык булырга мөмкин. Әмма һәрнәрсәнең үз сәбәпләре була. 

Беренче очрашуда без, әлбәттә, ир-атның үз-үзен тотышына игътибар итәбез. Әмма аның хатын-кызга артык чыгымланырга теләмәвен саранлык дип кабул итү дөрес түгел. Чөнки ир-ат та хатын-кыз ягыннан ниндидер җавап булганда гына, үз-үзен күрсәтергә мөмкин. Әгәр дә хатын-кыз ягыннан кызыксыну булмый икән, ир-ат та артык чыгымлануның кирәген күрми. Кеше тора-бара ачыла. Шуңа ук бер генә очрашудан чыгып, бу ир-ат саран икән дигән тамга салырга ярамый. Һәр кеше күпкырлы, аның эчендә нинди хисләр, башында нинди уйлар барлыгын ул үзе генә белә. Шуңа күрә бер-берең белән аралашырга, бер-береңне аңларга тырышырга кирәк. 

Ә инде кеше чынлап та саран икән, аны үзгәртеп булмый. Ул үзе үзгәрергә теләсә генә. Син моны йә кабул итәсең, йә юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев