Логотип Идель
Заман

СТИЛИСТ ГАЛИЯ САФИНА: «БЕРЕНЧЕ КЛИЕНТЫМНЫ 250 СУМГА КИЕНДЕРДЕМ»

Стиль өлкәсе — бүгенге көндә чәчәк атып килүче индустрия ул. Әлеге өлкәдә эшчәнлек алып баручыларның берсе – инфлюенсер, «Ялкын» журналының «БИК МАТУР» проекты стилисты Галия Сафина.

- Стиль өлкәсе белән кызыксыну нәрсәдән башланды? Профессиональ дәрәҗәгә менү өчен нинди юл үтәргә туры килде?

- Балачакта курчакларны киендерергә яраттым. Әнием мода турындагы журналларга языла иде, шуларны карап илһамландым. Эстетикага мәхәббәт, зәвыклылык әниемнән бирелгәндер дип уйлыйм, ул һәрвакыт матур киенә. аша булса да хәл итәргә мөмкиндер.

- Беренче клиентлар белән эш тәҗрибәсен хәтерлисезме?

- Әйе, бүгенгедәй хәтерлим. Тәүге клиентым яшь кыз иде. Аны киендереп, беренче 250 сумымны эшләдем. Соңрак хезмәтемнең бәясе 500 сумга күтәрелде, бу хак озак вакыт үзгәрмәде.

- Гадәти стильдән дини, милли стильгә күчүгә нәрсә этәргеч булды?

- Дөньяга, тормышка карашым гомумән үзгәрде. 2023 нче ел җиңелләрдән булмады: ирем ягыннан якын туганнарны, танышларны югалтырга туры килде. Мондый хәлләрдән соң уйлана башлыйсың: акча, язылучылар, «охватлар» дип чабуның мәгънәсе бармы? Тормыштан син үзең белән нәрсә алып китәсең? Рамазан ае иде бу. Минем инде балачактан ук ислам дине буенча бераз белемем бар иде. Кечкенә чакта мәчеткә йөрдек, гарәп телен, намаз укырга өйрәндек. Әмма бу белемнәр генә җитәрлек булмаган күрәсең. Шушы изге айда Аллаһтан миңа хакыйкатьне ачуын сорадым. Шул рәвешле, Әлхәмдүлилләһ, дингә килдем. Аллаһ Тәгалә миңа кирәкле вакытта кирәкле кешеләрне җибәрә барды, күп китаплар укыдым, лекцияләр тыңладым, ютуб каналлардан дәресләр өйрәндем. Бүтән мондый (ислам кануннары буенча булмаган) яшәү рәвеше алып барасым килмәвен аңладым һәм, бер ай намаз укыганнан соң, 1 нче июнь көнне яулык яптым. Бу бөтен кеше өчен шаккаткыч хәл булды, чөнки мин бөтенләй башка төрле яши, башкача киенә идем. Әлеге юлның дөреслегендә һич шигем булмады. Нәкъ шушы яшемдә, шушы халәттә дингә килүемә шатмын. Гаиләм дә әлеге адымымны хуплады.

- Бүгенге көндә мөселман киемнәре буенча стиль өлкәсендә көндәшлек зурмы? Юк, мөселман киемнәре өлкәсендә Казанда көндәшлек бөтенләй юк диярлек. Мин мөселман киемнәре генә түгел, төрле юнәлештә эшләвемне дәвам итәм. Дин юлына басуыма карамастан, клиентларым миннән китмәделәр. Киресенчә, алар рәтенә мөселман кызлар да кушылды, Әлхәмдүлилләһ.

- Мөселман киемнәрен табу авырмы?

- Казанда бик рәхәтләнеп сайланырга мөмкин, мөселман киемнәрен тегүчеләр, дизайнерлар шактый. Россия буенча да заказ бирәбез, мәсәлән, Мәскәү, Грозный шәһәрләреннән, маркетплейслардан да кайтартырга була. Монда иң мөһиме – ничек киенергә теләвеңне аңлау. Миңа да беренче вакытта шактый катлаулы булды: үз стилемне эзләдем, төрле экспериментлар ясадым, мөселман кибетләрен өйрәндем. Үз стилемне билгеләү өчен шактый вакыт кирәк булды.

- Стилист булгач, сездә кием күптер. Хәзер кияргә ярамаганнарын нишләттегез?

- Дөресен генә әйткәндә, мин беркайчан да артык ачык киенеп йөрмәдем. Өстәвенә, хәзер оверсайз модельләр модада. Шуңа күрә гардеробымның 70 процентын хәзер дә кулланам. Калган 30% ын исә туганнар, дусларга өләштем.

- Милли элементлар турында да сөйләшик әле. Сезнең өчен алар нинди роль уйный? Көнкүрештә кулланасызмы?

- Милли киемнәрне бик яратам. Соңгы вакытта көнкүрештә дә куллана башладым. Миңа калса, безнең татар бизәкләре мөселманча образлар белән бик килешә. Сайлый белергә генә кирәк. Минем милли бизәкле толстовка, алкаларым бар. Бик рәхәтләнеп кулланам.

- Сез әле ютубта «БИК МАТУР» проекты стилисты да. Анда нәкъ менә милли бизәкләргә өстенлек бирәләр. Ул нинди максатларда эшчәнлек алып бара? Әлеге проект өчен образларны каян җыясыз, табасыз?

-  «БИК МАТУР» проектын «Ялкын» журналы белән эшлибез. Аның максаты – яшүсмерләрнең образларына татар милли кодын кертү. Стиль өлкәсендә дә татар милләтен сакларга, үстерергә омтылабыз. Яшьләр – безнең киләчәгебез. Аларга милли киемнәрнең матурлыгын күрсәтәсе килә. Аларны күреп башкалар да образларына милли элементлар кертсеннәр иде. Проект өчен образларны төрле кибетләрдән җыям. Кайбер шоурумнар белән хезмәттәшлек итәбез. Масс-маркетларда да еш булам. Казанда милли орнаментлар белән эшләүче дизайнерлар күп. Аксессуарларны алардан җыям.

- Яңа образлар уйлап табу өчен илһам каян аласыз? Стиль өлкәсендә кумирыгыз, өлге итеп куярлык кешегез бармы?

- Элек, яшьрәк чакта журналлардан карый идем, хәзер исә мода күрсәтүләрен карап илһамланам. Яшьләргә дә төрле fashion блогерлар, инфлюенсерлар, стилистларны күзәтеп барырга киңәш итәр идем. Стиль өлкәсе ул – иҗади эш, монда тиеш дигән шаблоннар юк, бары билгеле бер кагыйдәләр генә бар. Шуңа күрә минем кумирым юк, төрле стилистларны күзәтергә яратам. Һәр стилистның үзенчәлекле алымнары бар.

Лиана Габбасова

Фото: Фирүзә Вәлиева,

Коллаж: Нияз Хаҗиәхмәтов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев