Логотип Идель
Заман

Тарих тәгәрмәчен милләт файдасына

Узган елны төрле сүзләр белән дә билгеләргә тырышып карадым, әмма аңа карап күз алдына килеп баса торган төп вакыйгалар үзгәрми шул. Нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, гел бер тема калкып чыга, калганнары мөһим дә түгел кебек. «Нинди иҗат? Нинди үсеш? Нинди бизнес? Шундый билгесезлек чорында?!» – дип кырт кисәргә генә торучылар да җитәрлек.

Узган елны төрле сүзләр белән дә билгеләргә тырышып карадым, әмма аңа карап күз алдына килеп баса торган төп вакыйгалар үзгәрми шул. Нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, гел бер тема калкып чыга, калганнары мөһим дә түгел кебек. «Нинди иҗат? Нинди үсеш? Нинди бизнес? Шундый билгесезлек чорында?!» – дип кырт кисәргә генә торучылар да җитәрлек.

Нишлисең бит, 2022 ел – махсус хәрби операция башлану белән тарихта калачак. Кайсы яктан карасаң да, яшәешнең барлык өлкәләрендә әлеге вакыйгаларны исәпкә алып кына эш итәргә, сөйләшергә, хыялланырга кала. Башны мендәр астына тыгып, берни булмагандай элеккечә яшәргә омтылу урынсыз һәм файдасыз. Ләкин үзебезгә ни кирәген белгән хәлдә, бик катлаулы тоелган сорауларга да җавап табарга мөмкин.  

Җыенып чыгып китәргәме?

Күпләрне тетрәндергән вакыйга – йөзләрчә мең кешенең берьюлы ил чикләренә ябырылып, Россиядән чыгып китү омтылышы. Аның сәбәбе билгеле – һәркем үз ягын кайгыртырга, аның фикеренчә, куркынычсызрак җиргә күченергә теләде. Әлбәттә, дәшми генә чыгып китә алмаучылар да җитәрлек булды. Менә шуларның сүзләре илдә калган яшьләрнең хәтерләрендә әле дә яңгырап, кайчак төшенкелек, кайчак курку хисенә әверелеп тора. «Бәлкем җыенып чыгып китәргәдер?» Бәлкем. Ә кая, кем янына, нинди хезмәткә, күпмегә? Бу сорауларга «Аннан соң күз күрер» дип кенә җавап бирү – ваемсызлык, наданлык, ялкаулык. Элек тә, хәзер дә чит илгә чыгып китү өчен чыннан да саллы сәбәпләр шул ук: өстәмә белем алу, карьера үсеше, бизнесны киңәйтү, өйләнү/кияүгә чыгу. Качакларны исәпкә алмыйм, алары бөтенләй специфик һәм бармак белән санарлык төркем. Аеруча хәзерге заманда хисләргә, дусларга ияреп читкә чыгып китү иң шикле адымнарның берсе. Әгәр күтәрелеп китәрлек (карьера), кирәкле һөнәрең, яки эшмәкәрлек егәрең, белем нигезең юк икән, кая күченсәң дә, алга китеш булмаячак. Тормыш итү өчен түбән квалификацияле, аз акчалы эш эзләргә туры киләчәк. Боларны аңлау читкә китү фикеренә комачауламый икән – хуп. Димәк, кеше һәрхәлдә үзен ни көткәнен, нәрсәгә әзер булырга кирәген аңлый. Өмет, яңа җирдә яңача яши башлау омтылышы җинаять түгел. Иң мөһиме ул үзегез өчен файдага булсын. 

Тәңкәнең икенче ягы 

Бу урынга кадәр килеп җитеп: «Ыхы, тагын бер агитатор…»  – дип уйлый башлаган булсагыз, ашыкмагыз. Чөнки хәзерге вазгыятьтә туган туфрагыңны кочаклап зар елап, яки көнбатышка йодрык болгап утырып та берни үзгәрмәячәк. Мондый халәт – тәңкәнең икенче ягы һәм ул да ялкаулык, наданлык билгесе. Зур үзгәрешләр чорында яраклаша, эзләнә белү – иң кирәкле сыйфатларның берсе. Ил эчендә никадәр генә кысан кебек тоелса да, эзләгән кешегә мөмкинлекләре дә ачыла, яңа юнәлешләр дә күренә. Бу яктан без барыбыз да Татарстанда яшәвебез һәм татар булуыбыз белән бәхетле. Хәзерге көн дәлилләрен генә санап үтәм. 
2022 елда аеруча актуальләшкән IT өлкәсе Татарстанда күптән игътибар үзәгендә. Бу юнәлештә белем алуның күптөрле мөмкинлекләре булудан тыш, IT-парклар, Иннополис шәһәре белгечләргә эш урыны бирә, үсеш өчен уңайлы шартлар тудыра. Әлеге өлкәнең икътисадый һәм хокукый нигезе, инфраструктурасы әзер һәм бу җитди өстенлек. Моннан тыш, Татарстанның мәдәният, фән, эшмәкәрлек, спорт өлкәләрендәге халыкара эшчәнлеге беркая да китмәде. Әйе, ул пандемия чорыннан бирле алай еш ишетелми, әмма тәҗрибә, дәрәҗә, салынган юллар, ачык ишекләр әле дә җитәрлек. Алдагы елларда безнең яшәештә көнчыгыш белән элемтәләр аеруча зур роль уйнаганын, Татарстанда ислам финанслары юнәлеше тиз үскәнен исәпкә алганда, һәркем үз перспективаларын күрә ала. Мондый мисаллар бихисап. Әйткәнемчә, үзеңә ни кирәген төгәл аңлап, синнән ниләр өмет иткәннәрен чамаласаң, әлбәттә. Шунысын да онытмыйк: татарлар өчен төрки дөнья ачык. Төрки дәүләтләрдән кирәк-яраклар кайтартып сату, ул якларга сәфәрләр, сәяхәтләр оештыру, эшмәкәрләр, оешмалар өчен арадашчы булу – вариантлар күп. Болар барысы да мөмкинлекләр түтәле. Иренми казынырга гына кирәк.

Елы нинди – челленджлары шундый

Әйе, тормыш элекке кебек җиңелчә тәгәрәми. Әмма сезнең дөньягыз кайбер социаль челтәрләрне ябып куюдан гына караңгыланып калган икән, димәк чынбарлыкка бүтән тәрәзәгез булмаган. Менә монысы дөрестән дә чикләнгәнлек. Уйланырга сәбәп бар. 
Кесәдә Россия паспорты булудан оялырга да, куркырга да кирәкми. Сәясәттәге лозунглар, бармак янау, төртеп күрсәтүләр шул тирәдән еракка китми. Әлегә булган чикләүләрне вакытлыча күренеш итеп кабул итәргә һәм башка сукмакларны таптап торырга туры килә инде… Хәзерге заманның төп документлары – акча, белем һәм хәйлә. Базарда берәү дә синең паспортыңны сорамый. Үз эшеңнең остасы икәнсең, син бар җирдә, бар чорда кирәк. 
Илдән чыгып китүчеләргә дә шул күзлектән карасак, күпкә аңлаешлы һәм җиңел булачак. Мәсәлән, үз өлкәләрендәге эш коралларын югалтырга теләмичә китүчеләр яз айларыннан ук күренде. Әлеге дә баягы IT, мультимедиа, дизайн, архитектура өлкәсендә эшләүчеләр аеруча. Чөнки иң беренче эш итеп популяр софт хуҗалары үз продуктларын чикли башлады.  Мондый шартларда тулы студияләр чит илгә чыгып урнашуны кулайрак күрде һәм аларны аңларга була. Мин үзем дә ияләшкән, берничә еллык проектлар җыентыгы булган видеомонтаж программасын алыштыруны озак һәм мәшәкатьле уздырдым. Ә биш-унбиш хезмәткәре һәм тагын да күбрәк компьютерлары булган студияләр нишләргә тиеш? Моңа кадәр ай саен лицензиясенә түләп торган программаларның болай чикләнүен мин берничек тә кабул итә алмыйм. Шуңа хәзер ачу итеп пират софты гына кулланам әле. Трендлар чорында яшибез бит. Елы нинди – челленджлары шундый. 

Милләт һәм ил файдасына 

Бераз читкә киттем. Әйе, читтән торып эшләүче командалар, белгечләр бар, әмма аларның күбесе әле дә биредәге заказлар, проектлар белән эшли. Аларның кул селтәп түгел, бизнеслары тукталмасын өчен уңайлырак шартларга омтылып китүчеләр дип кабул итсәк, дөресрәк. Үземнең дә күп кенә дусларым, хезмәттәшләрем Төркиягә китте, мәсәлән. Ләкин без даими элемтәдә һәм татар тарихына, мәдәниятенә, төрки дөньяга кагылышлы проектларыбызны дәвам итәбез. Шуны аңлыйк: читтә булсалар да, алар әле дә безнең милләттәшләр һәм безнең төп бурыч элемтәне, бертөрле фикер сөрешен, уртак максатларны югалтмау, ярдәмләшеп тору. Читтә яшәсәләр дә, аларның белемен, осталыгын милләт һәм ил файдасына юнәлтү зарур.  Монысы стратегик әһәмияткә ия. Бу урында тагын бер кат татарлык факторына әйләнеп кайтып, күченеп китүчеләрнең күпчелеге төрки дәүләтләрдә икәнлеген искә төшереп узам. Әйе, көтелмәгән, шау-шулы күчеш булды, әмма аның да файдалы якларын табарга мөмкин.

Еллар узгач, төсләр дә уңа 

Әлбәттә, бу позитив һәм уңай яклар эзләргә тырышу. Ә башкача мөмкин дә түгел. Әгәр дә бу юлларны укучының эчендә ризасызлык һәм «Ничек шундый хәлләр барганда уңай як күрергә мөмкин?!» дип кычкыру теләге үсә икән, яңалыкларны һәм аналитикларны сайлап кына укырга киңәш итәм. Ике якныкын да. Хәрби операцияне ике як та онлайн режимда яктыртып барганга күрә, ул ниндидер бетмәс-төкәнмәс, һәркемнең ишек төбенә килеп баскан фаҗига булып күзаллана. Аңа кагылышлы видеолар, интервьюлар, «сенсация»ләр минут саен телефонга килеп тора. Барысы да уч төбендә һәм бик аңлаешлы кебек, әлегә. Шуңа күрә лозунглар, перформанслар, төрле эчтәлектәге пикетлар да урынлы кебек. Ак һәм кара да ярылып ята кебек.
Әмма еллар узгач, ул төсләр уңачак. Менә шул вакытта безгә янәдән тыныч фикер алышуга, тарихта казынуга, фактлар чагыштыруга әйләнеп кайтырга туры киләчәк. Чөнки кешелек тарихы – сугышлар тарихы. Төрле сәбәпләр, төрле максатлар, әмма бер үк кешелек тарихы. 
Болар үз-үземне тынычландыру яки башкасын әйтә алмаганга күрә шундый фикер җиткерергә омтылу түгел. Хәзерге вакыйгаларны мин менә шушылай кабул итәм, аңлыйм һәм анализларга тырышам. Минем кебекләр күп дип уйлыйм. Һәм минем кебекләр беркайчан да лозунглар кычкырмаячак. Уңайларын да, тискәреләрен дә. Битараф булганга түгел. Бары тик ак яки бар тик караны гына күрә белмәгәнгә.
Ватанпәрвәр (патриот) – иң беренче чиратта, аңлы кеше. Ул Ватанының кимчелекләрен, җитешсезлекләрен күрә, аларны кабул итә белә һәм яхшыртырга омтыла. Бәлкем тиз һәм глобаль үзгәрешләр дә түгелдер, әмма даими омтылышның көче даими үсештә була. Даими фикер алышу булып, бу омтылышлар өчен башка сукмасалар, әлбәттә.

Утыз еллык олы чорның төгәлләнүе 

Шулай… Әллә нинди яңа фильмнар чыккандыр, төрледән-төрле фестивальләр дә узгандыр инде ул быел… Интернетны ачмый гына уйларга тотынсаң, берсе дә искә төшми. Ә искә төшкән ел вакыйгалары менә шундыйрак. Бер миндә генә түгелдер лә. Декабрь ахырына җиткәндә, күптән өлгереп килгән тагын бер яңалык өзелеп төште: Татарстанда да «Президент» атамасы «Рәис» дип үзгәртеләчәк. Юридик нигез, Россия конституциясе һәм кануннары белән тәңгәллек булырга тиешлеген болай да беләсездер. Шуңа күрә бу вакыйганың мәгънәви ягына күчик. Әлбәттә, бу бик авыр кабул ителә торган яңалык. Президент атамасы белән беррәттән, конституциядән «суверенитет» төшенчәсен дә алып атарга тәкъдим итте Татарстан депутатлары. Бу тарихи вакыйга һәм 30 еллык олы чорның төгәлләнүе. 

Дөрес, хәзерге заманда суверенитетны да, президентны да яклап чыгарлык кеше дә юк. Ул сүзләр дауланган вакытта үзәккә каршы бара алган буын бүгенге көндә картайган, сирәгәйгән хәлдә. Аларга алмашка кеше юк дип әйтер идек тә, кешеләре бар аның – вазгыяте башка. Соңгы егерме эчендә Россиядә яңа сәяси чынбарлык, яңа тәртип урнашып өлгерде. Аның үзәкләштерүгә, унитарлыкка йөз тотканлыгы баштан ук билгеле. Унитар дигәч тә, начар дигән сүз түгел, ул дәүләт төзелешенең бер төре генә. Без дә шушы чынбарлыкка ияләштек һәм шушы кагыйдәләргә буйсынырга әзербез. Әлббәттә, мондый уйлар йөрәкне телә. Телгә «шанлы тарих», «хөррият», «үз дәүләтчелегебез» кебек сүзләр килә. Бәлкем хәзерге сәясәт өчен алар урынсыздыр да. Чөнки Татарстанның Президенты Рәис булудан гына глобаль берни дә үзгәрми. Әйткәнемчә, хәзерге заманның төп документлары – акча, белем һәм хәйләкәрлек. Татарстанның бу егерме елдагы уңышлары аның статусына да, дәүләтчелегенә дә турыдан-туры бәйле түгел. Барысы да алдынгы фикерләү, инвестицияләр җәлеп итү, технологияләр үстерү, халыкара эшчәнлек нәтиҗәсе. Суверенитетлар парады үз эшен эшләде – коточкыч авыр чорда республикалар киләчәк тотрыклылык нигезен салып кала алдылар. Менә хәзер янә бер үзгәреш, борылыш. Аның ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеген бераз соңрак кына чамалап булыр шул. Шулай да, хәзерге Россиядә Татарстанның дәрәҗәсе аның суверен статусына, президент сүзенә бәйле түгел. Бездә үскән кадрлар федераль хөкүмәткә, башка төбәкләргә еш чакырылып тора, иң алдынгы пилот проектлар гел Татарстаннан башлап кертелә, иң нәтиҗәле эш Татарстан үрнәгендә күрсәтелә. Татарлар янәдән Россия дәүләтчелеген ныгытуда зур роль уйный. Шулай булырга тиеш тә: безнең әлегә кадәр үз җиребездә исән-имин сакланып калуның төп сәбәбе – чорга яраклаша белү. 

Исхакыйлар, Гаспринскийлар үсәрме? 

Әйе, җае чыкканда, мөмкинлекләр күргәндә, мәйданга чыгып суверенитет та сорадык, ә менә хәзер башкачарак эш итәбез. Мәдәният, сәнгать, мәгърифәт өлкәсендә җитлеккән фикерле яшьләребез һәм аларга терәк булырлык дәрәҗәбез бар бүгенге көндә. Бер тарихи цикл тәмамланды һәм без янәдән мәгърифәтчелек чорына аяк басарга тиеш. Аннан кабат милли үзаң үсеше, сәясәттә көч туплау һәм кабат чорына карата «притирка», федерализм нигезләрен барлау, яңа стратегияләр булдыру һәм башкалар. Тарих тәгәрмәче бер әйләнеш ясаган саен без нидер табабыз, нидер югалтып торабыз бу – табигый. Аңлап, уйлап эш иткәндә, югалтулар, артка чигенүләр дә милләткә зур файда китерергә сәләтле. 
Телне саклау һәм үстерү, милләт үсеше стратегиясе өлкәләрендә өмет яңа буынның яңа алымнарында һәм пассионарлыгында. Ул буын – без. Киләсе 100 елга татар халкының барыр юлын билгеләүче Гаспринскийлар, Исхакыйлар безнең арадан үсеп чыгарга тиеш. Яңа чор яңа фикерләр сорый – киләчәк сәясәте аларга нигезләнәчәк. Мөселман дөньясы, төркиләр белән арадашчы, берләштерүче сәүдәгәрләр, дипломатлар, дин әһелләре, галимнәр булу – безнең бурыч. Аңа ирешү өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын һәм Татарстанның хәзерге замандагы өстенлекләрен мәкалә башында ук әйтеп уздым инде. Шәхсән миңа киләсе елларның төп юнәлеше әнә шул якларда күренә. 

Хәзерге чикләнгән дөньяда да киңлек җитәрлек безгә. Иң мөһиме – бу заман сорауларына үзебезгә ни кирәген төгәл белгән хәлдә җавап эзләргә өйрәник.

                                                                                                                                                                                                      Альберт Шакиров

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев