Логотип Идель
Заман

Тел тәме

Халык телен җуйса да, милләт буларак сакланып калырга мөмкин. Чөнки телдән башка аның милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте, дине, милли киеме, милли ашлары бар. Әмма тел – торттагы крем кебек, ул аның тәмле бер өлеше.

Крем торттагы берничә катны бергә җыярга мөмкинлек бирә, бербөтен итә, аның тәмен баета. Тел дә шулай – ул һәр халыкның байлыгы-муллыгы. Телләр белгече Динара Кашапова шулай дип саный. Татар һәм рус телләреннән тыш, ул камил дәрәҗәдә инглизчә, алманча сөйләшә, француз телен яхшы гына белә, аз гына испан телен өйрәнгән,  башкортча аңлый, португалия, швед, чех, төрек телен үзләштерергә хыяллана.

 

Гаиләдән килгән кызыксыну

Динара Башкортстанда туып-үскән татар кызы. Әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да нәсел тамырлары шушы җирлеккә ныклап береккән. Үзе дә ул Уфаны җаны-тәне белән ярата, татарлыгы белән горурлана. Шул ук вакытта башкортлар белән дә бернинди чикләрсез аралаша. Тормыш иптәше Динар да – башкорт милләтеннән. 

Телләргә мәхәббәте исә әти-әнисеннән күчкән дип саный ул.

– Өебездә һәрчак төрле телдәге китаплар «яшәде». Әнием башлангыч сыйныфларда татар теле укытучысы һәм инглиз теле укучысы иде. Әтием – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, гомере буе диярлек Юридик институтта укытты. Кечкенәдән хәтерлим: әниемнең кулында инглиз телендә, француз телендә (аны ул университетта икенче чит тел буларак өйрәнгән) китаплар булыр иде, шулай ук поляк, чех телләрен үзөйрәнгечләр ярдәмендә азмы-күпме үзләштерергә омтылды. Һәм, әлбәттә, татар тендәге әдәби китаплар да җитәрлек иде. Әтием Үзбәкстанда түып-үскән, туган татар теленнән тыш, үзбәк телен дә яхшы белә, – дип сөйләде Динара.

Туган теле булган татар телен яхшы белүе өчен дә Динара Кашапова гаиләсенә рәхмәтле. Бигрәк тә олы дәү әнисенә (әбисенең әнисе). Әти-әнисе мәш килеп тормыш арбасын тартып, көне буе эштә булган мәлдә, ул иркәләнеп Мәгъсумә әбисе тарафыннан тәрбияләнә. Мәктәпкә кергәндә, ул бер сүз дә русча белми дияргә була. Укырга кергәч кенә, кыз әкренләп рус телен үзләштерә. Ә менә татар теле аларга, башкорт теле кебек үк, гомумән, укытылмый. Динара моның сәбәпләрен үзе дә аңламый. Үзеннән кече энекешләре мәктәптә башкорт телен дә, татар теле дә өйрәнә. 

Әмма нәни чакта салынган нигез, гаиләдә татар телендә аралашуы ныклы була. Ул яратып татарча китаплар укый, татар спектакльләренә йөри. Телләр охшашлыгы җирле халык булган башкортларны да аңларга, кардәшләребез белән иркенләп сөйләшергә мөмкинлек бирә. Шулай ук хәзер төрекләргә рус телен укыта башлаган. Туган теле алар белән дә аңлашырга ярдәм итә. 

– Күп кенә татар танышларым мәктәптә ун-унбер ел буе татар телен укыса да, татар телен белми диярлек. Чөнки алар гаиләдә туган телләрендә сөйләшмәгән. Мин исә татарча укымасам да, өебездә татар сөйләме яңгырагач, телне яхшы гына үзләштерә алдым. Шуңа да гаиләдә салынган нигез – иң мөһиме дип саныйм, – ди Динара. 

 

Сәяхәтләр һәм телләр – иң зур мәхәббәте

Булачак һөнәрен сайларга вакыт җиткәч, ул туризм тармагын юнәлешендә барырга була. Чөнки аның сәяхәтләргә, башка илләр мәдәниятен өйрәнүгә кызыксынуы була. Уфаның Икътисад һәм сервис академиясен кызыл диплом белән тәмамлый. Биредә ул инглиз телен һәм алман телен өйрәнә, чит илгә күпсанлы стажировкаларга барып кайта. Укуын тәмамлаганнан соң ул белгечлеге буенча Шүлгән-таш тыюлыгында эшли. Шул ук вакытта кыз һәрчак әти-әнисе үрнәгендә мөгаллимлеккә дә тартыла. 

Туризмда эшләү белән паральлель рәвештә ул Башкорт дәүләт педагогика университетында «Лингвистика» юнәлеше буенча белем алып чыга. Биредә ул үзе белгән инглиз һәм алман телләренә өстәп, испан телен дә үзләштерә. Бүген Динара Кашапова туризм һәм укытуны берләштереп алып бара. Ире белән бергә ул Бөрҗан районында турлар һәм сплавлар оештыра, экотуризм белән шөгыльләнә, ә туризм сезоны сүлпәнәйгән уку чорында репетиторлыкка кереп китә – инглиз һәм алман телләрен укыта һәм күптән түгел чит тел буларак рус телен дә өйрәтә башлаган. 

 

Иң җиңеле – туган телеңә якын булганы 

Гомумән алганда, үз туган телеңә якын телне үзләштерү иң җиңеле, ди Динара. Әйтик, татар телен белгән кешегә казакъ, үзбәк, башкорт телләрен, аның закончалыкларын аңлау җиңелрәк. Шул ук вакытта үзеңә ошаган, күңелеңә якын булганын, өйрәнү өчен нинди дә мотивация булган тел тизрәк өйрәнелә. 

– Һәр кеше теләсә нинди телне өйрәнергә сәләтле. Моның өчен теләк һәм вакыт кына кирәк. Бу уңышка ирешүнең төп шарты. Кеше тел өйрәнүгә йөз академик сәгать бүлеп бирсә, телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерерү өчен бу җитәрлек вакыт. Инде тел өч йөз академик сәгать дәвамында укытылса, аны уртача дәрәҗәдә өйрәнергә мөмкин. Үз тәҗрибәмдә мин нульдән алып, алман вузына керер дәрәҗәгә укучыларымны ел ярым эчендә (атнасына ике-өч дәрес даими укытылганда) әзерлим, – дип сөйләде Динара. 

Динара сүзләренчә, телләрне өйрәнгәндә без башка мәдәниятләрне дә өйрәнәбез, башка халыкларны яхшырак аңлый башлыйбыз. Һәм чит тел аша дөньяга башка төрле караш та формалаша.

 

Чаң сугарга иртәрәк, әмма...

Соңгы гасырда туган телләр зур темп белән юкка чыга бара. Динара Кашапова сүзләренчә, бу бик кызганыч һәм борчу тудыра торган фактор. Азсанлы халыкларны саклап калу өчен көчле дәүләт ярдәме кирәк, шул ук вакытта гаиләдә туган телне саклауга, бу байлыкны  киләчәк буынга тапшыруга зур игътибар булырга тиеш, дип саный ул. Шул ук вакытта якындагы вакытта татар теленә юкка чыгу куркынычы янамый, дип уйлый телче. 

– Татар телен белүчеләр Россиядә дә, дөнья буйлап та шактый. Шулай ук татар халкы бай мәдәниятле халык – аның әдәбияты, театр сәнгате үсеш алган, кино сәнгатенә дә игътибар ителә башлады. Татарларның язуы бар. Шуңа күрә татар теле глобаль дәрәҗәдә юкка чыгар дип санамыйм. Әмма чаң сугарга иртә булса да, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре игътибар үзәгендә булырга тиеш, – диде Динара.

Телне белмәгән татар – татар булып каламы, милләт телсез сакланырга сәләтлеме, дип тә кызыксындык. Динара сүзләренчә, кеше үзен татар дип санап, үз туган телен белмәсә дә, без аны чын татар түгел дип әйтергә хакыбыз юк. Әйе, тел ул – гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне таратуда мөһим факторларның берсе.  Әмма татар халкы ул – татар теле генә түгел, бу бай үзенчәлекле мәдәният һәм кеше үз-үзен татар дип билгели икән, ул телен җуйса да, татар булып кала. Әмма инде язма башында әйтелгәнчә, тел – ул милләтнең иң тәмле өлешләреннән берсе.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев