Логотип Идель
Заман

ТЕЛӘКЛӘР МАРАФОНЫ яки чын хатын-кыз булырга өйрәнү дәресләре

Хатын-кыз булуны җиңел дип уйладыгызмы? Гүзәл зат үзендә мөлаемлек, ягымлылык, назлылык сыйфатларын тупларга тиеш. Аш-суга осталык та синең каныңа сеңгән диләр, өчпочмак-бәлеш пешерә белмәгәннәр хатын-кызмыни?

Хатын-кыз булуны җиңел дип уйладыгызмы? Гүзәл зат үзендә мөлаемлек, ягымлылык, назлылык сыйфатларын тупларга тиеш. Аш-суга осталык та синең каныңа сеңгән диләр, өчпочмак-бәлеш пешерә белмәгәннәр хатын-кызмыни? Шул ук вакытта, өйдә хуҗабикә булып утырып, беркүзәнәклегә әверелә күрмә – рухи үсешкә омтылырга кирәк. Ә сексуальлек турында әйтеп торасы да юк. Ир-атның күңелен күрү синең төп вазыйфаң! 

Акча түләп, бәхетле булырга өйрәнү

Бу стандартларга туры килмисеңме? Соң өйрән! Әнә күпме мөмкинлек: инстаграм тулы төрле вебинарлар, тренинглар, курслар, марафоннар. Әллә кайларга барып та йөрисе юк, онлайн заманы бит. Акчаңны түләдең дә, син алдынгы психологларның «еллар буена өйрәнеп, үз тәҗрибәсенә таянып эшләнгән, кыйммәте булмаган продуктка ия буласың». Дөрес итеп Галәмгә теләкләрең җибәрә дә белсәң, ир-ат синең күзләреңә генә карап торачак, бар теләгәнеңне үтәячәк, ә тиешенчә илһамландырырга өйрәнсәң, ул әллә нинди үрләргә менәчәк, сине чәчәк-бриллиантларга күмәчәк. 

Тукта, ир-ат әйтер ул, дип кул селтәргә ашыкмагыз әле. Хатын-кыз психологлар, сексологлар киңәшләре бит бу. Социаль челтәрләрендә әнә әллә ничә диплом, төрле курслар узу турында дистәләгән сертификат. Алар белмичә сөйләмәс. Димәк, бәхетле буласың килсә, аларга колак салмыйча булмый. Офлайнда мондый белгечләрнең бер консультациясе кимендә өч-дүрт меңгә төшәчәк. Ә онлайн курслар тешләми – шул ук бәягә берничә айлык лекцияләр, фото-видео материаллар, гамәли биремнәр – «бернинди акчалар белән дә бәяләп булмаслык байлык», дип кызыктыра инстаграмдагы белгечләр.   

Бер вебинарда әнә беренче очрашудан ук ир-атны үзеңә гашыйк итәргә өйрәтәләр, ә гомерлеккә үзеңнеке итәм дисәң, бу гына аз – «плюс» булып тормыш итүне төшендерә торган курска язылырга кирәк. Ә хатын-кыз үз энергиясен югалтмас өчен җиргә якын булырга, фәкать озын итәк кенә киеп йөрергә тиеш икәнен белә идегезме? Чалбарларыгызны, кыска итәкләрегезне хәзер үк чыгарып ташлый күрегез. Бу турыда хәбәрдар булмыйча, инде хатын-кыз энергиясе кимегән булса, аны кичекмәстән «прокачать» итәргә кирәк – моның өчен аналык белән суларга өйрәнү мөһим. Ябыгасың килеп, атналар буе диеталарда утырсаң да, син җүләр. Зифалану өчен лекцияләр тыңлап, башыңдагы бөтен пычракны гына алып ташларга кирәк, шуннан соң тылсымлы рәвештә бөтен кирәкмәгәне тәнеңнән дә китәчәк, шул рәвешле яман шештән котыла бит әнә кемнәрдер. Ә теләкләр марафоны меңнәрне бәхетле итте әнә! 

Пандемия үстергән инфочегәннәр

Соцчелтәрне ачтыңмы – рекламага юлыгасың хәзер. Чын продукт сатучыларга сүзебез юк.  Ниндидер осталыгың бар икән, аны күрсәтергә кирәк, хәләл хезмәтең белән акча эшләү хуп кына. Гамәли кыйммәткә ия булган онлайн-курсларга шулай ук дәгъва белдермибез. Өйдә утырган килеш, яңа күнекмә, белгечлек үзләштерә алу – бүгенге заманның өстенлеге. Ә менә һәр бишенче блогерның үзен психолог дип атавы һәм кешене алдап, һавадан акча эшләве чын-чынлап борчый.

Әле берничә ел элек кенә онлайн тренинглар, курслар алай ук таралмаган иде. Пандемия үстергән күренеш. Өйдә акча эшләү мөмкинлекләрен барлый башлаган үҗәтләр, башкалардан күреп, төрле курслар уйлап табарга тотынды. Ә өйдә утырып тилмергән беркатлырак кешеләр, үзүсеш темасына ипләп кенә кереп китте. Бигрәк тә хатын-кызның нечкә кылларында бик оста гына уйныйлар. Бәхетле, гаиләле булу хыялларында оста итеп файдаланалар. Ир-атларга атап булдырылган курслар да бар, билгеле. Әмма аларны күпчелектә бизнеста уңышка ирешергә өйрәтәләр. Һәм мондый тренинглар ул кадәр үк популяр түгел. Чөнки ирләр прагматик буларак, акыл белән эш итә. Хатын-кыз исә, аеруча ышанучан һәм хисләргә тиз бирелә. 

Нәтиҗәдә, хатын-кызларга юнәлтелгән меңләгән марафоннар һәм курслар барлыкка килде. Аерым алганнары бөтен дөнья буйлап таралып, аларны булдыручыларга йөзләгән миллиардлар китерде. Кечерәк масштабтагылары да бар, нәкъ менә билгеле бер таррак аудиториягә атап эшләнгәннәре, бер төбәк кысаларында таралганнары. Аена алар илле-йөз кешене җәлеп итә, әмма бу да онлайн-курс булдыручыга әллә ни эшләмичә, яхшы гына керем алырга мөмкинлек бирә.

Дәүләт үз контроленә алырмы?

Миллиардер Виктор Вексельберг шәхес үсеше тренингларын дәүләт үз контроленә алырга тиеш дип белдерде. «Бу эшчәнлекне контрольдә тотарга кирәктер. Дәүләт тарафыннан акыллы идарә булырга тиеш. Кайчак бу фаҗигагә дә китерә бит», - дип белдерә эшкуар. 

Тулаем алганда, аның сүзләренчә, укыту белән профессионал булмаган кешеләрнең шөгыльләнүе – коточкыч күренеш. «Кешеләрнең үз-үзен һәм нинди дә булса фетишны сатуы дөрес түгел», – ди ул.

Дәүләт Думасында да мошенниклар белән көрәшү максатында, канун проекты булдыру турында уйлана башлаганнар. Депутат Яна Лантрова документны язгы сессиягә эшләү планлаштырыла дип белдерде.

Русия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов сүзләренчә, тренингларны еш кына тормыш тәҗрибәсе булмаган яшьләр яки сөйләгән өлкәдә белеме булмаган кешеләр үткәрә. «Китаплар укыйлар да, башкаларны өйрәтергә тотыналар, – ди ул. – Тормышта җиңел юл эзләүчеләр дә табыла: «Курс алдым, уздым – хәзер барысы да килеп чыгачак», имеш. Бу үз-үзең алдау. Беренчеләре икенчеләрнең өмет-ышанычларыннан файдалана. Яшь кешеләргә киңәш: могҗиза көтмәгез, эшләргә кирәк. Үзең нидер башкармыйча, беркем дә синең өчен эшләмиячәк, намуслы хезмәт белән акча тапмыйча, беркайчан да җан тынычлыгы һәм бәхет булмаячак». Аның фикеренчә, әгәр дә бизнес алып бару тәҗрибәсе булган белгечләр үз белемнәре белән уртаклаша икән, бу яхшы гамәл, әмма билгеле бер суммага кешенең рухи тормышына кагылган тренинглар үткәрү әхлаклы түгел.

Акчалары күп икән, түләсеннәр! 

Марафон, тренинглар турындагы фикерләрен хатын-кызларның үзләреннән дә сораштык. Онлайн продуктлар алар игътибарын нәрсәсе белән җәлеп итә соң?

Әнисә Һадиева, блогер:  

– Миңа онлайн-тренинглар, курслар бик ошый. Үз-үземне камилләштерү таләп ителүен тоям икән, аларны бик рәхәтләнеп сатып алам һәм узам. Курсны уңайлы урында, үзең теләгән вакытта үтү мөмкинлеге булу бик җайлы. Минем ике бала әнисе икәнемне дә исәпкә алсак, бу яңа белемгә, күнекмәләргә ия булуның бердәнбер мөмкинлеге. Декрет ялында шул рәвешле ике юнәлешне үзләштердем. Башта SMM-менеджерлыкка укып, үз блогымны алып бара башладым. Аннан маркетплейслар менеджеры юнәлешендә осталык дәресләре алдым. Еш кына үзүсеш, психология, балаларны тәрбияләү буенча да кечкенә тренинглар сатып алам. Әмма барлык онлайн-продуктлар да югары сыйфатлы түгел. Белгеч компетенциясенә инанмый торып, онлайн-курс алмаска киңәш итәм. Йөз тапкыр уйла, инстаграмдагы эшчәнлеген күзәт, фикерләрне укы. Психологик тренингларның файдасы һәрхәлдә күбрәк дип саныйм. Бу өлкәдә мин аралашулардагы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен аңларга, үземнең кылган гамәлләрне дөрес бәяләргә, аек акыл белән эш итәргә өйрәндем. 

Фәйрүзә Шиһапова, верстка белгече, декрет ялында:

– Гамәли файдасы булган онлайн-продуктларга уңай карыйм. Нәрсәгәдер өйрәнергә телисең, ә үзлегеңнән булдыра алмыйсың икән, реаль киңәшләр файдага гына. Әйтик, минем петунияләр үстерәсем килә иде. Берничә тапкыр утыртып карадым, һич кенә дә килеп чыкмады. Шунда бер бакчачының киңәшләренә юлыктым. Ул өйрәткәнчә эшләгәч, чәчәкләрем гөрләп үсте. Ә менә төрле психологик тренинглар, үз-үзеңне аңларга булыша, ир-атны үзеңнеке итәргә өйрәтә, мәхәббәтне яңадан кайтарта торган тренинг-марафоннар исә кешенең беркатлылыгында акча эшләү омтылышы дип саныйм. Уйлап кына карагыз, меңләгән кешегә бер үк төрле мәгълүмат, бер үк төрле биремнәр тәкъдим ителә. Ә без бит һәркайсыбыз төрле, бер-беребезгә охшамаган. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә, вазгыять тә төрле. Шулай булгач, ничек инде бар нәрсәне бер калыпка салырга була? Бу «белгечләр» үзләре кешене өйрәткән була, ә үзләренең шәхси тормышларында барысы да яхшы дип уйлыйсызмы? Мөнәсәбәтләр төзергә үзләре кияүгә чыкмаган кызлар төшендерә, ир-атның күңелен күрергә өйрәткәннәрдән ирләре китеп бара, Галәмнән дөрес итеп сорарга өйрәтүчеләр дә нигәдер кисәк кенә баеп китми.  Гомумән алганда, шушы «психологлар» биргән мәгълүмат гамәлдә тегеннән-моннан тупланган, бераз үзгәртелгән җыелма гына. Аны интернеттан да эзләп табып була. Әмма ялкауландык шул. Күпләр булганны да авызга чәйнәп каптырганны көтә. Акчалары күп икән, алдансыннар, әйдә!

Мәрьям Корбангалиева, хуҗабикә, эш эзләү белән мәшгуль: 

– Бер мәл ирем белән мөнәсәбәтләр суынуын сиздем. Көннәр көнкүреш мәшәкатьләр белән уза, ирем дә инде миңа элеккечә карамый башлады кебек. Ә минем һәрчак аның теләген уята торган, «тәмле» хатын-кыз буласы килә. Мөнәсәбәтләребезгә ут өстәргә кирәк дип уйладым да инстаграмда төрле психолог һәм сексологларны күзәтергә тотындым. Иң беренче итеп, «приват-бию» буенча курс сатып алдым, биюләр өйрәндем. Ирем каршында башкарган булмады, әмма үз-үземә ышаныч артты. Аннан соң тагын да кыюрак курслар сатып алдым... Нәтиҗәдә, без барыбер ирем белән аерылыштык. Хәзер исә танышулар сайтында теркәлдем. Яңадан кияүгә чыгарга өйрәтә торган курслар сатып алдым. Минем өчен бу кызык. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев