Логотип Идель
Заман

ТӨРКИЯДӘГЕ БЕРДӘНБЕР ТУКАЙ УРАМЫ – ӘНКАРАДА

Заманында әлеге урам чит илдә белем алучы татар җанлы студент яшьләр тырышлыгы, нияте белән барлыкка килгән.

Үзебез яшәгән Искешәһәрдән 250 чакрым ераклыктагы Төркия башкаласы Әнкарага барган саен Төркиядәге бердән-бер Габдулла Тукай урамына юл тотабыз. Заманында әлеге урам чит илдә белем алучы татар җанлы студент яшьләр тырышлыгы, нияте белән барлыкка килгән.


ТУГЫЗЫНЧЫ УРАМ

Тукай урамы элек 9 нчы урам дип йөртелгән. Ул Әнкарага инкыйлабтан качып килгән татарлар күпләп яшәгән Әмәк мәхәлләсендә урнашкан. «Әмәк» сүзе төрекчәдә ниндидер бер эш өчен куелган тырышлык, көч сарыф итү, хезмәт итү мәгънәсендәге сүз. Бу баруыбызда менә шул бистәне күрү ниятеннән 
башыннан ахырына кадәр җәяүләп йөреп чыктык, үзебезчә «әмәк бирдек». 

Артык биек булмаган, бакчалы йортлар арасыннан татарлар килеп чыгар, безгә сәлам бирер төсле тоелды... Алар урынына урамнарга урнаштырылган Габдулла Тукай исеме язылган юл күрсәткеч баганалары каршылады, яннарыннан тыныч кына уза алмадык: туктап тын алдык, фотоларга төштек, Төркиядәге татарлар хакында гәп кордык... 

Әнкарага урнашкан татарларның күпчелеге Төркиягә Кытай, Япония, Корея аша чыкканнар. Икенче Бөтендөнья сугышы алдыннан килгәннәр юлы: Кытай – Япония – Истанбул – Әнкара. Кайберләре мөһаҗирлекне дәвам итеп, Америкага күченә.

 

МӨҺАҖИРЛӘР ТЫРЫШЛЫГЫ 

2000 еллар башында шушы мөһаҗир татарлар күпләп яшәгән, моннан тыш татарлар җәмгыяте бинасы урнашкан бистәдәге бер урамга шагыйрь исемен бирү фикерен күтәреп чыгучылар һәм тормышка ашыручылар: Әнкара Университеты сәяси белемнәр факультеты студенты Рамил Сабир, шул ук университетта бизнес хакимият факультетында укучы Гөлнара Сабир һәм ТРТдә эшләүче Лилия Сабир. Имза жыюда татар һәм төрек студентлары актив катнаша. Афәрин!

Әлеге вакыйга турында бүгенге көндә Әнкарада яшәүче һәм шушы эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Лилия ханым Сабирдан сораштым. Менә ниләр сөйләде ул: 

«Элек-электән Төркиядәге татар диаспорасы тарафыннан Тукайга багышланган чаралар уздырылып килгән. 2001 елда Тукайның тууына 115 ел уңаеннан зур чара оештырылды. Әнкарада укучы кардәшләрем һәм татар студентлары белән бергә «Казан культур һәм ярдәмләшү» җәмгыяте урнашкан бу урамга Габдулла Тукай исемен бирүгә ирештек. Моның өчен имзалар җыйдык, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Шулай ук зур конференция оештырдык. Ул конференциядә Төркиянең төрле җирләреннән, Татарстаннан һәм башка илләрдән кунаклар катнашты. Татарстаннан килгән балалар ансамбле һәм Төркия җөмһүрияте мәдәният министрлыгына бәйле Төрек дөньясы музыкасы ансамбле Тукай шигырьләрен сөйләде, татар җырларын башкарды. Шул вакыттан соң Тукайны искә алу бер традициягә әверелде. 2011 елда TÜRKSOY оешмасы тарафыннан Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Төркиядә Габдулла Тукай елы игълан ителде. Һәм Тукай урамына аның бюстын куюга ирешелде. Истанбулда яшәүче милләттәшләребез дә Тукайга кагылышлы искә алу чараларын оештыра. Белгәнебезчә, анда Тукай паркы бар һәм һәйкәл куелган. Алар шуның каршына җыела». 

 

ТУКАЙ БЮСТЫ 

Ә Тукай бюстына килгәндә...Үзенә бик үк охшап бетмәгән шагыйрь һәйкәле, бер яктан караганда, табарга җиңел, кеше йөри торган җирдә – Бакчалы өйләр метро станциясе янында гына. Икенче яктан, даими машиналар йөреп торган ике юл уртасында, уңайсыз урынга куелган, шуңа күрә еш кына зыян күрүе эчне пошыра. 

Каршына тупланыр җир дә тар калган... Машиналар арасыннан һәйкәл янына чыкканда күңелгә башка җир, мәсәлән, якында гына урнашкан җәмгыять бинасы каршындагы буш урын мәхәббәтлерәк күренешле һәйкәл өчен әйбәтрәк булыр иде дигән уй килә. Әмма ул урынның үз хуҗасы бар, мэриянеке түгел. Аннары чит ил башкаласында, гомумән, һәйкәл булуы үзе зур күрсәткеч дип, төшенәсең. Тукай урамы буйлап бара торгач, аның һәйкәленә килеп чыгу яки апрель аенда бирегә килү – үзе ни тора! 

Төркия татарлары исә: «Һәйкәлнең урыны итеп бик символик җир сайланган. Кырым һәм Бишкәк (Кыргызстанның башкаласы) урамнары кисешкән җирдә – Габдулла Тукай урамының иң очында ул. Урамның икенче башы – Казакъстан урамына чыга», – дип аңлаттылар. 

Әйтерсең, шагыйрь һәйкәле дә бу урамнар арасында «Китмибез!» шигырен сөйләп тора...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев