Логотип Идель
Заман

«Унсигез»: Яшьлек хаталар ясар өчен бирелгән...

«Telegram»да татар телендә «Унсигез» дип атала торган канал бар. Март аенда гына барлыкка килсә дә, анда инде 700гә якын кеше язылган. Аның турында «татар телендәге иң җанлы канал» диләр.

Авторы – 20 яшьлек Алинә Закирова. Ул биредә үзенең уй-фикерләре, хис-кичерешләре белән уртаклаша. Цитаталарда – яшьлек, яшәеш турында уйланулар.

Мәктәп елларында мин беркайчан да татар теле, әдәбияты белән кызыксынмадым. Минем өчен бу фәннәр һәрвакыт икенче планда кала иде. Ләкин БДИ тапшыргач, татар филологы, журналисты булырга теләдем. Аннан соң барысы да томанда сыман.

Хәзер мин тормышымны туган телсез күз алдыма да китерә алмыйм. Тирә-ягым да татар теле белән чолгап алынган. Хәтта укуым да татар телендә бара, «Раушан» студентлар газетасының редакторы да әле мин. Шушы тәэсир миндә татар телендә берәр проект булдырырга теләк тудыргандыр да, мөгаен.

«Унсигез» telegram-каналы бик тиз барлыкка килде. Сәбәбе – башымда уйларның күбәеп китүе. Сөйләргә янымда кеше булмагандыр инде. Ул минем кечкенә генә аралашу почмагым булыр дип уйлаган идем. Иң беренче, анда якын дусларым һәм әниемне чакырдым. Соңрак дусларым әлеге проектны үстерергә этәргеч бирде.

Канал хәзер дә үсә. Мин моңа шатланам, ләкин җаваплылык та арта. Туры сүзле булуымны белгәнгә, хәзер әйтемнәрне бастырганда, укучы хисләре турында дә онытмаска тырышам. Килеп чыга бугай. Баштарак каналның авторы чит кешеләр өчен сер булып калуын теләгән идем. Озак яшеренеп яши алмадым. Тәкъдимнәр өчен үземә сылтама калдырдым.

Тәкъдимнәр озак көттермәде, рәхмәт сүзләре дә килә башлады – димәк, бу эшнең киләчәге бар. Язылучылардан бер генә сорау килде: нигә «унсигез»? Дөресен генә әйткәндә, бу сан миңа бик якын. Минем өчен ул иркенлеккә тигез, уй-фикерләр иркенлегенә...

Күңел белән гел унсигез яшьлек булып калсак иде. Әйтемнәрнең күбесе башымда кич белән туа. Кич белән баш йокыга китеп, йөрәк уяна – хисләрне сүзгә әйләндереп өлгер генә. Шулай ук каналда тәрҗемә ителгән җыр юлларын да очратып була. Чит кешеләрдән ишеткән уйларны да истә калдырып, аннан соң монда урнаштырырга яратам.

Статистикага карап, үзем өчен нәтиҗәләр дә ясый башладым. Иң күп бүлешүләр һәм караулар – мәхәббәт турындагы постларда. Шулай ук, гаилә, эчке дөнья, ышаныч темаларына караган әйтемнәр дә актуаль. Сер итеп кенә әйтәм, бу әйтемнәрнең кайберәүләре аерым кешеләргә эндәшү яки ярдәм сорау булып та тора.

«Унсигез»дәге язмалар белән «Идел»нең июль санында таныша аласыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев