Логотип Идель
Заман

«Үзгәрергә теләмәгән журналистикага киләчәктә урын юктыр...»

Татар матбугаты ни хәлдә? Аның язмышы, журналистларның абруе безне канәгатьләндерәме? Бу хакта «Сөембикә» журналының җаваплы сәркатибе, журналисты Алсу Шакировадан сорадык.

- Ни өчен журналистика?

- Чөнки бу һөнәр башкаларга охшамаган. Кызыкмаслык түгел бит: һәрвакыт вакыйгалардан алда барырга, күзәтүче түгел, катнашучы ролендә булырга, башкаларга ачылмаган ишекләрне ачып керергә, күпләргә күренмәгән бәйләнешләрне тоемларга, фикерләргә, анализларга, үзеңне һәр өлкәдә бераз гына булса да белгеч итеп тоярга мөмкинлек бар. Син монда кеше йөргән юлдан түгел, башка сукмаклардан йөрисең, чыгу юлларын табасың. Журналистика  гел динамикада булырга мөмкинлек бирә. Бу һөнәр кешене үстерә, тирәнәйтә. Минем холкыма бик туры килә. 

- Иң истә калган язма?

Алар берничә. «Сөембикә»гә эшкә урнашканда, күңелдә йөрткән берәр темага язма әзерләргә куштылар. Өч бала әнисенә кайсы тема якын булсын: үз хис-кичерешләремне кәгазьгә «Диңгез буласым килә» язмасы аша салдым. Мине икенче көнне үк редакциягә танышырга чакырдылар. Гаҗәпләнгәнемне белсәгез! «Сөембикә» кайда да, мин кайда! Ун еллап бер татарча язма язган юк иде. (Аңа кадәр 10 ел Казан заводында матбугат хезмәтендә эшләдем). Ошатканнар. Хәтерлим, Гөлнур апа шалтырата: «Язмаң шундый матур, тавышыңны да ишетәсем килде», – ди... Әнә шулай буй җитмәслек тоелган журналга алып килгән язмам ул. 

- Татар журналистикасына нәрсә җитми?

- Аналитика җитми, минемчә. Өстән-өстән, җиңелчә, алдын-артын уйламый язу күп хәзер. Теманы төптән өйрәнеп, тирәнгә кереп язучы журналистлар бармак белән санарлык. Әле безнең чорга кагылмаса да, киләчәктә кадрлар кытлыгы куркынычы да юк түгел. Тирән фикерләүче, гомумән, яза белүче журналистлар булырмы? Тагын... кыюлык, бераз «тешләп алу» җитми журналистикага. Үзебез тешсезме, әллә мәҗбүрме, анысы икенче мәсьәлә...

- Журналистиканың киләчәге?

- Журналистика бүген зур көндәшлек шартларында эшли. Чөнки халык мәгълүматны социаль челтәрләр, төрле каналлар аша да ала, нык сайлана. Басма газет-журналларны берьюлы бөтен өлкәне колачлап барган очракта гына яшәтеп буладыр. Дөнья шулкадәр тиз үзгәрә, нәрсәдер фаразларга өлгерми дә каласың. Шуңа күрә үзгәрергә теләмәгән журналистикага киләчәктә урын юктыр. Нейросетьлар заманында традицион журналистикага урын калырмы, белмим. Ләкин сәләт, кешелеклелек, оригинальлек сыйфатларын алар барыбер алыштыра алмаячак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев