Логотип Идель
Заман

Хатын-кыз матурлыгы – объективта

Элегрәк хатын-кыз рәссамнарның илһам чыганагы булса, хәзер гүзәл затларның матурлыгын чагылдыру, нигездә, фотографлар кулында.

Даими соклануга мохтаҗ булган чибәркәйләр өчен фотосессияләр менә дигән ысул. Фотограф буларак объектив артында да, модель сыйфатында объектив каршында да торган Регина Саттарова белән хатын-кыз матурлыгын ачу серләре турында сөйләштек.

 

Матур булмаган хатын-кыз дөньяда юк 

Биш ел фотосәнгать белән шөгыльләнү дәверендә Регина Саттарова йөзләгән хатын-кызга үз-үзенә яңача карарга, үзбәясен арттырырга ярдәм иткән.  Игътибар иткәнегез бардыр, кайбер хатын-кыз, матурлык стандартларыннан ерак булса да, тирә-юньдәгеләрнең карашын җәлеп итә. Тышкы кыяфәттән бигрәк, эчке халәт, үз-үзеңне тәкъдим итә белү мөһим бит. Регина сүзләренчә дә, матур булмаган хатын-кыз дөньяда юк, аны ача белергә генә кирәк. Сәнгать мәктәбен тәмамлавы аңа үз эшенә иҗади килергә ярдәм итә, ә модель мәктәбе тәҗрибәсе камера каршында басып торган һәркемгә отышлы образлар, позалар буенча киңәш бирергә мөмкинлек тудыра.

 

Фотографның осталыгыннан тора 

Фотода һәрчак матур күренгән һәм камера яратмый торган кешеләр бар диләр. Бу бик үк дөрес фикер түгел икән. Барысы да фотографның осталыгыннан тора. Кайчак хатын-кыз фотосессиягә тәҗрибәсе булмаган өйрәнчеккә генә бара да, мин матур түгел дип, гомумән, фотога төшүдән читләшә башлый. Шуңа күрә Регина фотограф сайлауга аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Профессионал кулына эләксәң, ул фотосессиягә дөрес әзерләнергә, кием, бизәнгечләр, отышлы локацияләрне сайларга ярдәм итәчәк – барысы да энәсеннән җебенә кадәр уйланачак.

Фотолар матур килеп чыксын өчен «модель» тыныч булырга тиеш. Тәндәге киеренкелекне бетерү өчен фотосессия алдыннан ванна кереп чыксаң яхшы. Шулай ук фотосессиягә бераз алданрак килү хәерле. Чөнки соңга калган очракта, барысы да ашык-пошык булачак, фотоларда да бу бик нык сизеләчәк. Аннары фотографка бераз күнегергә дә кирәк бит. Гомумән алганда, фотосессиянең беренче ун минутында төшерелгән фотолар «чүп чиләгенә» ташлана икән, чөнки модель дә, фотограф та бер-берсен өйрәнә, ияләшә. Шуннан соң гына эшкә яраклы фотолар туа.

 

Табигый кыяфәттә 

Фотографиядә кеше табигый кыяфәттә булырга тиеш, дип саный Регина. Бигрәк тә беренче-икенче фотосессиядә. Чөнки бу очракта хатын-кыз беренче чиратта үз-үзе белән таныша. Шуңа күрә аның матурлыгын бераз гына ачып җибәрә торган макияж булса – шул җитә. Әгәр дә тормышта хатын-кыз игътибар җәлеп итәргә күнеккән, көндәлектә ялт итеп бизәнеп йөргән очракта гына фотосессиягә шундый образда бару урынлы. Югыйсә, фотолар реаль чынбарлыктан ерак булачак. Өченче-дүртенче-бишенче фотосессиядә исә инде, теләгән очракта, образлар белән уйнарга мөмкин.

 

Гадирәк булган саен – яхшырак

Киемгә килгәндә, Регина табигый төсләрне сайларга киңәш итә. Джинс, йон җеп, киндер тукымадан булган киемнәр фотода шәп күренәчәк. Алар бер төстә генә, бизәксез булса яхшы. Бу очракта төп игътибар киемгә түгел, ә геройның үзенә булачак. Шул ук вакытта кием сайланган образга да туры килергә тиеш, кайбер очракта якты төсләр урынлы. Гомумән, фотограф сайлаганда, аның төшерү стиленә игътибар итәргә – кемдер фэшн төшерә, кемдер гаилә фотосессияләренә өстенлек бирә, кемдер табигый матурлыкны күрсәтергә ярата, ә кемгәдер кыю образлар тудырырга ошый. 

Шулай ук фотода чын эмоцияләрне чагылдыра, күрсәтә белү мөһим, ди фотограф. Елмаю ул һәрчак фотосурәтне «тере» итә. Әмма бу елмаю ирексездән тагылган түгел, ә табигый булырга тиеш. Моның өчен Регина шаярта, анекдотлар сөйли. Шулай ук хатын-кызлар комплиментлар ярата – алар шунда ук кояштай балкый, күзләрендә очкын уйный башлый, ди Регина. Әмма матур сүзләр һәркемгә бер үк төрле түгел, ә кешенең үзенчәлеген күреп әйтелергә тиеш. 

 

Азгынлык түгел, сәнгать! 

Ню стилендәге фотосурәтләр исә аерым бер сәнгать төре. Регина Саттарова мондый фотосессияләр дә оештыра. 

– Кеше тәне ул бик матур. Аны ипләп кенә, сер калдырып, төп игътибарны эстетикага биреп сурәтләү мөһим. Танылган рәссамнар эшләрендә без бернинди азгынлык күрмибез бит. Алар хатын-кызны нәзакәтьле итеп сурәтли белгән. Мин дә шуңа омтылырга тырышам, – ди ул.

Мондый фотолар кемгәдер күрсәтү өчен дә булмаска мөмкин. Әмма үз-үзеңне яхшырак танып белү, үз тәнеңнең матурлыгын тою өчен бик шәп ысул. Бу очракта инде ниндидер образ, кием артына качып булмаячак.

 

Фотога төшерергә өйрәнәбез! 

 

Дөрес түгел: тезләр туп-туры кадрга төбәлгән, поза статик, иреннәр кысылган, кулларда киеренкелек


Дөрес: аяклар кадрдан бераз читкә борылган, бер кулга таяну иркенлек хисе тудыра, баш аз гына иелгән, муен ачык, сулыш алу авыз аша

 

Дөрес түгел: терсәкләр кадрга, куллар симметрияле куелган, иреннәр кысылган 

Дөрес: терсәкләр ян-якка каратылган, бармакларда иркенлек, сулыш алу авыз аша, муен ачык, поза ассиметрияле

 

Дөрес түгел: поза киеренке, табигый түгел, симметрияле, балалар бакчасындагы бала сыман

Дөрес: поза иркен, ассиметрияле, аякның берсен алга кую, силуэтны озынайта, бер аякка таяну ботларны түгәрәкли, куллар йомшак, йөз утка таба борылган


Дөрес түгел: поза ябык, киеренке, кулларны симметрияле куеп үз-үзеңне кочаклау курку кыяфәте тудыра, йөзне уттан читкә бору биткә матур булмаган күләгәләр сала


 Дөрес: үз-үзеңне кочу йомшак, иңнәргә куллар аз гына тиеп тора, ассиметрияле куелган, муен ачык, йөз утка таба борылган, караш кадрдан читкә

 


Дөрес түгел: хәрәкәт тәмамланган, кул биткә ябышкан төсле, бу кадрдагы һаваны юкка чыгара, сулыш алу авыз аша, йөз утка таба борылган булса да, кадрда табигыйлык юк

Дөрес: ярым хәрәкәт тотып алынган, поза статик түгел, йөздә тынычлык, ут төшә, бармаклар йомшак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев