Логотип Идель
Заман

Хыял артыннан... Архангельскига

Архангельск өлкәсенә сәфәргә кузгалганчы, синоптиклар фаразын ничә генә тапкыр карадык икән?! Һава шартлары сәяхәтебезнең төп максатына ирешүдә гаять мөһим иде бит. Ак диңгез буена кадәр барып җиткәч, Төньяк балкышын да күреп китәсе килә, әлбәттә. Ә моның өчен көн-төннәрнең салкын һәм явым-төшемсез торуы кирәк.

 

Туристлар аягы сирәк баскан шәһәр

Төньяк балкышын күрер өчен бик күпләр Мурманск өлкәсенә юл ала. Териберка саласына бу максаттан өере-өере белән турист агыла. Мин исә сәяхәтләрем өчен тынычрак урыннарны сайларга тырышам. Авторлык турларын оештыручы буларак, һәрчак яңалыкка, уникальлеккә омтылам.  Көннәрнең берендә телевизордан Рус Төньягы турында тапшыру карадым – Вологда өлкәсе, Карелия һәм Архангельск турында сөйләделәр. Соңгы шәһәр игътибарымны җәлеп итте. Шактый гына истәлекле урыннары бар, агач эше белән дан тота, Төньяк диңгез юлының мөһим порты. Ак диңгез дә якын гына, димәк, бәхет елмайса, Төньяк балкышын да күзәтергә мөмкинлек. Әмма туризм ягыннан Архангельск әле бәяләп бетерелмәгән, бирегә сәфәр кылучылар күп түгел. Монысы да минем өчен кулай гына. 

Озак уйлап тормыйча, кызыклы урыннарны барлап, маршрут төзедем. Күңелсез булмасын өчен, үзем кебек үк яңалыкка омтылган берничә танышым белән юлга да чыктык. Төньяк үзенең кырыслыгы белән билгеле булса да, безне ул шактый җылы каршы алды. Очкыч Архангельск аэропортына төшкәндә, көн кичкә авышып бара, бераз җиләс, әмма артык суык түгел. Казаннан китмәгәндәй дә төсле. Һавасы гына башка төрле – чистарак диимме соң... 

Алдагы көннәрдә дә һава торышы шул тирә торырга вәгъдә итә. Димәк, күңелдә булган тагын бер хыялны тормышка ашыру ихтималы зур, дип сөендек. Әмма монысы соңрак – Төньяк балкышын күрү өчен Ак диңгезгә таба юл алырга кирәк. Архангельск исә Ак диңгезгә кушылу урыныннан 30-35 километр ераклыкта, Төньяк Двина елгасының ике ярында урнашкан. 

 

Ярдәмчел төньяк халкы

Алдан броньлап куелган кунакханәгә килеп урнаштык. Бәяләре алай ук кыйммәт димәс идем, Казан белән чагыштырганда, бераз арзанрак күрдем. Беренче итеп, кичке Архангельск буйлап йөреп кайттык. Шәһәр белән якынрак танышу исә соңракка билгеләнгән иде.

Икенче көнгә планда Голубино табигый-ландшафт паркына һәм Болан үрчетүчеләр янына бару иде. Билгеләнгән экскурсияләрнең иң чыгымлысы шушы иде. Әмма бер дә үкенмәдек – төньякның үзенчәлеген, чын мохитен тою өчен генә булса да, барырга, күрергә кирәк. Татарстанда да махсус фермага барып, боланнар карарга була, билгеле. Әмма монда бөтенләй үзгә хисләр. Боланнар урман уртасында, табигый мохиттә. 

Юлга чыксаң, маҗараларсыз гына булмый, билгеле. Автобусыбыз берзаман юл читендәге карга кереп, батып калды. Шул чакта без җирле халыкның никадәр ачык һәм ярдәмчел икәнен тойдык. Үткән һәр машина яныбызда тукталып, булышырга тәкъдим итте. Кырыс табигать шартларында башкача булмый да, диләр үзләре. Теләсә кайсы вакытта үзеңә юлда ярдәм таләп ителүе бар. Шулай итеп автобусны бергәләп этеп чыгардык. Бездә исә күпләр туктамыйча узып китәр иде. Әле видеога да төшермичә калмаслар. 

 

Ненецларда кунакта

Кимжа бистәсе янында урман уртасына ненецлар төркеме килеп урнашкан. Чумнар төзеп куйганнар, апрельгә кадәр биредә яшиләр дә, аннары башка җиргә күченергә икән исәпләре. Чып-чын чукча чумнары күрергә өметебез генә акланмады. Чум дигәннәре брезент белән капланган гадәти палатканы хәтерләтә иде. Эчендә кечкенә генә өстәл, мич, такта ятак, бөтен җирдә болан тиреләре, килеп керүгә борынга бертөрле ис килеп бәрелә. Ненецлар кунакчыллык күрсәтеп, безне пешерелгән болан ите, сагалак балыгы һәм бәрәңге белән сыйлады. Шулай ук бу җирлектә үскән саз җиләген татып карадык – чынлап кына әйткәндә, ошап бетмәде. Тәме белән бераз гына безнең сырганакны хәтерләтә.

Безнең өчен иң күңеллесе боланнарны карау иде. Кешеләрдән, гомумән, курыкмыйлар, кулга ияләшкәннәр. Без аларны ипи белән сыйладык, рәхәтләнеп сыйпадык, истәлеккә фотога төштек. Һәм кире Архангельскига  кайтырга чыктык.

 

Агач эше каласы

Сәфәребезнең өченче көнендә инде рәхәтләнеп Архангельск белән таныштык. Зур булмаган җыйнак кына шәһәр. Көз уртасында Иркутск шәһәрендә булган идем, анда кабат туксанынчы елларга кайткандай булдым. Архангельск исә шактый заманча кызыклы кала.

Төньяк Двина яр буенда шәһәрнең төп истәлекле урыннары тезелеп киткән. Архангельскиның мөһим порт булуын телгә алдым инде. Санкт-Петербург төзелгәнче, Россия бюджеты кеременең 60 проценты шушы порт өлешендә булган. Әмма кышын ул порт буларак гамәлдә түгелдер дип уйлаган идем. Элек, һәрхәлдә, елына дүрт-биш ай аны куллана алмаганнар – елга боз белән капланган. Хәзер исә порт кышын да корабльләрне кабул итә икән – бозваткыч кереп, юл ярып йөри.

Архангельскиның төп урыны – Чумбаров-Лучинский проспекты. Бирегә төрле җирләрдән агач йортларны китерткәннәр. Кайберләре беренчел сыйфатта сакланган, икенчеләрен реставрацияләгәннәр. Шулай ук гаҗәпләндергәне – һәйкәлләрнең күплеге. Әмма алар бездәге кебек таштан түгел, ә агачтан уеп эшләнгән. 500 сумлык акчада сурәтләнгән Петр I не дә күрдек!

Шушы урам буйлап йөргәндә козули музеена тап булдык – бу шундый җирле прәннек икән. Бар кеше дә Тула прәннеге турында белә, ә менә козули дигән прәннек барын ишеткән юк иде. Музейда бу прәннек сувенир сыйфатында да сатыла, ризык буларак ашарга яраклылары да бар.

 

Татарлар сез кайда?

Шәһәр халкы, нигездә, руслар. Алар үзләрен поморлар дип йөртә. Татарлар биредә бик аз. Сәяхәтләрдә мин еш кына түбәтәйдән йөрим – татар булуым белән горурланам. Кая барма, еш кына яныма милләттәшләр килеп мөрәҗәгать итә. Бу юлы ник берәү дәшсен. Җирле татарлар белән аралашу өчен махсус мәчетләренә дә бардым. Ул бу шәһәрдә берәү генә – тулысынча агачтан эшләнгән. Әмма мәчет көндезге бердән генә эшли булып чыкты. Мин иртән барган идем, шуңа, кызганычка, эләгә алмадым.

Ризыкка килгәндә, биредә балык ризыкларының ниндие генә юк. Диңгез буе бит. Помор ухасын авыз иттек, төрле балыктан камыр ризыклары. Бәяләре дә әллә ни тешләми. Кая керсәң дә ачык йөз белән каршы алалар. 

 

Ак диңгез буенда 

Төп максатыбыз Төньяк балкышын күрү иде бит. Моның өчен Ак диңгез буенда урнашкан Северодвинск шәһәренә юл алдык. Кичен яңадан һава торышын карадык, синоптиклар фаразы безгә хәерхаһлы иде. Әмма юлга кузгалыр алдыннан җылытып җибәрмәсенме... Көндез шәһәрне карадык. Сәнәгый кала, шулай ук кораблар төзелеше белән дан тота. Инде гамәлдән чыгарылган су асты көймәләрен үз күзебез белән күрдек. Ерактан гына карасак та, аларның көч-куәтен сизгәндәй булдык. Күз алдыгызга китерегез – суда 9 катлы 10 подъездлы бина калкып торган сыман!

Туган якны өйрәнү музеенда су асты көймәләренең ни рәвешле төзелүен җентекләп сөйләделәр. Бик кызыклы мәгълүматка бай экскурсия булды. Северодвинскига барган кешеләргә, һичшиксез, бирегә килергә кирәк. Халыкның көнкүреше, мәдәнияте турында да бик күпне белдек.

 

Хыял хыял булып калды

Кич җитте – Ак диңгез ярына киттек. Боз белән капланган булса да, аның иксез-чиксезлеге, көч-кодрәте шаккатырды. Биредәге энергетиканы сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый. Тынлык... Боз хәрәкәт иткәне ишетелә. Куркыныч та, рәхәт тә.

Диңгез буенда төнгә кадәр булдык. Махсус программа Төньяк балкышы баруын күрсәтә. Күзләр күккә төбәлгән. Ара-тирә караңгылык бераз яктырып киткән кебек була. Әмма юк шул, табигатьнең бу могҗизасын безгә күрергә язмаган булып чыкты. Күк болытлар белән капланган. Тагын бер төнебез бар әле дип кайтып киттек. Әмма икенче көнгә инде барып та тормадык – болытлы, кар ява иде. Иртән торышыбызга исә кояш балкый. Әмма безгә инде китәргә вакыт...

 

Илнур Газиев

Гүзәл Насыйбуллина әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев