Логотип Идель
Заман

Яңа елдан ниләр көтәсез?

2021 ел – күпләр өчен авыррак ел булды кебек. Әйе, әлеге дә баягы шул пандемия җиле белән бәйле инде бу. Шулай да яшьләребез актив иҗат итте, сынауларны лаеклы үтәргә тырышты. Кайберләреннән 2021 елгы истәлекле вакыйгалары һәм Яңа елдан көткән өметләре белән кызыксындык.  

2021 ел – күпләр өчен авыррак ел булды кебек. Әйе, әлеге дә баягы шул пандемия җиле белән бәйле инде бу. Шулай да яшьләребез актив иҗат итте, сынауларны лаеклы үтәргә тырышты. Кайберләреннән 2021 елгы истәлекле вакыйгалары һәм Яңа елдан көткән өметләре белән кызыксындык.  

 

Тимур Сөләйманов, Татарстан Яшьләр эшләре министры:

– Чыннан да зур һәм мөһим вакыйгалар күп булды. Һәр райондагы яшьләр үз идеяләрен сөйли алсын өчен «Мөмкинлекләр вакыты» мәйданчыгын оештырдык, яшьләр өчен яңа үзәкләр һәм лагерьлар ачтык. Мәсәлән, Кама Тамагында «Аргамак»  лагере яңадан төзелде, Яшел Үзәндә «Мирас» ел дәвамында эшли торган комплекска әверелде.

2021 елда хезмәт урыннары эзләү өчен махсус «Яшьләр өчен эш» («Работа молодым», https://rabota.tatar/) сайтын булдырдык. Хәзер анда ике меңнән артык вакансия бар, тугыз меңнән артык кеше шул сайт аша эш тапты. 

Яшьләр, үсмерләр клублары буенча зур гамәлләр башкарылды. Моннан тыш, «Минмолтинс» дигән юнәлеш булдырдык – алар бары тик 14-18 яшьтәге балалар белән эшли.

Яңа территория – «УРАМ» экстрим-паркының ябык өлеше дә ачылды. Татарстан яшьләре өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр палитрасы булдырылды, ә парк күпфункцияле мәйданга әверелде. 

2022 елга да планнары зурдан. Яшьләр сәясәте өлкәсен цифралаштыруга басым ясалачак, шул исәптән алар өчен бердәм экосистема булдырырга телибез.

Авылда яшәүчеләрнең үз-үзләрен күрсәтү шартларына зур игътибар бирергә ниятләп торабыз. Бу юнәлештә төрле яңа проектлар, конкурслар, белем бирү программалары эшләячәк. 

 

Идел Кыямов, актер, журналист, нәфис сүз остасы:

– Яшермим, шактый катлаулы ел. Шулай да мондый сынаулар безгә туктап, тормышыбыз, кылган гамәлләребез турында уйланырга, фикер йөртергә этәрә. Ниндидер курку катыш мохиттә яши башладык кебек, ниятләгән эшләребезне тизрәк җиренә җиткерергә, тирә-юньдәгеләргә игътибарлырак булырга өйрәнеп киләбез. Чөнки иртәгә дөнья синең өчен ничек булачагын белмибез. Гаҗәп, 2021 ел минем өчен сәфәрләр елы булды. Түбән Вартада федераль Сабан туйны, Кемеровода Халыкара шахтёрлар Сабан туен алып барырга насыйп булды. Татарстанның сәнгать әһелләре белән Төркиядә дә булдык. Май аенда күптәнге хыялым чынга ашты, шәһәребезнең Меңьеллык мәйданында Казан гарнизонының хәрби йөрешен (Җиңү Парадын) алып бардым. Хәтта беренче тапкыр бөтен гаиләбез белән Абхазия кояшында да кызынырга өлгердек.

Төп эш урыным – «Татарстан» радиосында да журналистиканың үзем өчен моңарчы ачылмаган якларын үзләштерергә туры килде.  

2022 елга аяк басарга да санаулы көннәр калып бара. Әле минем Кыш бабай образында нәни дусларымны котлыйсым бар. Үзем дә яшь әти буларак балаларга бәйрәм бүләк итү мөһимлеген аңлыйм. Кемгәдер куаныч, шатлык китерә алганыма сөенәм. 

 

Лилия Кадыйрова, продюсер: 

– Вакыйгаларга бик бай булды: «Китап» радиосына эшкә урнаштым, «Идел» журналы ютуб каналында күңелемә бик якын булган «Мин авылда калам» проектын алып бара башладым, зур сәхнәдә тәүге концертымны тәкъдим иттем... Ләкин югалтуларсыз да булмады, якын кешеләрем бөтенләйгә арабыздан китеп барды. 2022 елга кергәндә, Аллаһыдан байлык та, әллә ни зур казанышлар да сорамыйм. Барысын да тырышлык, үҗәтлек һәм зур көч белән эшләп була. Иң мөһиме, Яңа ел югалтулар алып килмәсен, барыбыз да исән сау булыйк, дөньяларыбыз тыныч булсын. 

 

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркиядә яшәп иҗат итүче язучы: 

– Берничә ел көткән китабым – «Ипекәй»нең дөнья күрүе минем өчен зур шатлык булды. Пандемия сәбәпле, ике ел кайта алмаган идем, быел яз-җәй айларын туган ягымда, Казанда уздырдым. Ә ел үзе, гомумән, бик каты сынады, бигрәк тә үлемнәре, чирләре белән. Төркиядә дә бер дигән йөреп торган танышларыбыз шактый бакыйлыкка күчте. Киләсе елда чир китәр, Төркиядәге татарлар тормышы элекеге кебек җанланыр, Сабан туйлары, төрле кичәләр үткәрелә башлар дип өметләнәм.

 

Ильяс Камал, композитор:

– 2021 елым күпсанлы кызыклы проектлар белән истә калачак. Минем өчен аеруча иң әһәмиятлесе – «La Primavera» Казан камера оркестры белән икенче дирижер вазифасында эшли башлавым. Тинчурин театрында бик күп кызыклы проектларны тормышка ашырдык. Шуларның берсе – «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» дип исемләнгән концертлар циклы. Татар сәнгате үсешенә үземнән өлеш кертә алуыма чиксез шатмын. Хәзерге вакытта мин баштан-аяк иҗат дөньясында яшим, миңа шулай ошый да. 

 

Ләйлә Лерон, блогер: 

– Яңа ел бәйрәмен бик яратып бетермим, алдагы елга планнарны туган көнемдә корам. Ләкин быел, билгеле сәбәпләр аркасында, алары да тормышка ашмады: илләр буйлап сәяхәт итә алмадым, күбрәк ял итәргә, әзрәк эшләргә дигәнем дә барып чыкмады. Калганнары белән разый: туган-тумачалар белән дус-тату яшәүне даими максат итеп куйган идем, ул яктан бәхетлемен.

 

Эльмир Низамов,  композитор:

– Ел иҗади вакыйгаларга бай булды. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире булып эшли башладым. Зур премьералардан «Әкият» татар дәүләт курчак театрында куелган «Адәмнәр»дә, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театры сәхнәләшергән «Ситцы туе» музыкаль спектаклендә минем музыка яңгырады. Мәскәүдә беренче тапкыр зур концертым узды. Иҗат кичәмне Казанда да ТР дәүләт симфоник оркестры белән зур концерт итеп оештырырга исәп тотабыз. Катлаулы хезмәтемнең нәтиҗәләрен күрү дә сөенечле: Русия Президенты премиясенә лаек булдым. Владимир Путин белән дә аралаштык. Фикерләрем ил башына барып җиткәндер, дип өметләнәм, чөнки үзгәрешләр башланды. 


Гөлүсә Батталова, шагыйрә: 

– Елларны озатканда һәм каршы алганда никтер нәтиҗә ясау һәм планнар кору кебек эшләрне яратмыйм. Бу минем иҗат кешесе булуым белән дә бәйледер. Безнең бит атнасына биш җомга да булырга мөмкин. 2021 елда «Кесә тулы давыл» исемле китабым чыкты, улым мәктәпкә укырга керде, гаиләм, якыннарым исән-сау – Аллаһка мең шөкер кылырлык. Киләсе елдан иминлек көтәм – дөньяда яктылыкка һәм яхшылыкка урын күбрәк булсын иде! 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев