Ясалма матурлык
Замана үзгәрә һәм матурлык индустриясе дә көннән көн алга атлый. Хәзерге технологияләр кызларның тышкы кыяфәтен танымаслык дәрәҗәгә җиткерә.
Замана үзгәрә һәм матурлык индустриясе дә көннән көн алга атлый. Хәзерге технологияләр кызларның тышкы кыяфәтен танымаслык дәрәҗәгә җиткерә. Пластик операцияләр ясатып, ясалма каш һәм кабартылган иреннәр белән йөрүчеләргә ияләшеп беттек. Кайда – ясалма матурлык, кайда – табигый, аеру да авыр. Күпләрне акча янчыгы гына туктатып тора шикелле.
Маникюр пандемиясе
Тырнакларны ясалма үстерү дә гадәти хәл. Алай гына да түгел, хәзер яңа төр тырнак буяулары да кулланылышка кереп бара: мәсәлән, «пиль-офф-лак» – йомшак структуралы, элпә формасында салына, «dапсеLegend» – төнге клубларда, боу¬линг, казино, дискотекадагы утлар тәэсирендә төсен үзгәртә торган лаклар. Моннан берничә ел элек археологлар борынгы Мисырдагы тырнак үстерү технологияләренә тап булган: фиргавеннәрнең тарныкларын – алтын, вассал хатыннарының көмеш белән томалаганнар икән. Ә менә колларга бөтенләй тырнак буярга ярамаган.
Ә бездә ясалма тырнак үстерү модасы узган гасырның илленче елларында «ишек кага». Беренче клиентлар – кинойолдызлар, ә тырнак үстерү материаллары булып... кинотасмалар, чәй төргәкләре, пластик кулланыла. Акрил исә җитмешенче елларда гына популярлаша. Ә менә хәзерге осталар гель, акрил, клей-пудра ярдәмендә, хәтәр озын тырнаклар ясарга сәләтле. Моның зыяны юк, диләр. Ничек булмасын, маникюр ясату – кыйммәтле хобби ләбаса. Бер төскә генә буяу да мең-мең ярым сум тора. Аерым дизайн кирәк булса, бәя тагын да арта. Шуңа да карамастан, олысы-кечесе тырнак ясата.
Керфек ябыштыру
Кайсы гүзәл зат озын куе керфекләр турында хыялланмый икән?! Тик тумыштан һәркемгә дә андый байлык бирелмәгән шул. Бу гүзәллектән мәхрүм калганнар нишләсен: матурлык салоннарына языла, билгеле. Процедура вакытында кызларның үз керфегенә ике-өч ясалма керфек ябыштырыла. Кара гына түгел, кызыл, зәңгәр, яшел һәм башка төстәге керфекләрне дә ябыштырып була. Бәясе генә тешли: уртача ике мең сум тирәсе.
Кемгә – татуаж, кемгә микроблейдинг
Перманентлы макияж, микроблейдинг, татуаж – алар барысы да каш ясау төрләре. Ләкин аларның технологияләре аерыла. Әйтик, перманентлы макияж ясаганда, буяу тән тиресенең өске катламына, ә татуаж ясаганда исә – бер миллиметрдан аскарак кертелә. Хна ярдәмендә генә дә каш ясатучылар бар. Ләкин алар чыдам түгел. Татуаж ике елга җитсә, хна белән ясалган каш бер айга гына чыдаячак. Һәм алар бәясе белән дә күпкә аерыла. Мәсәлән, татуаж, перманентлы макияж ясау – биш мең тирәсе, ә хна белән ясау җиде йөз сум гына.
«Бантик» иреннәр
Хәзерге көндә тагын бер бик популяр процедура – иреннәрне бантик техникасында контурлы пластика ярдәмендә кабарту. Махсус укол ярдәмендә тире астына филлер – гель формасындагы препарат кадау дигән сүз бу. Шул рәвешле, иреннәр бантик формасына охшап калган төсле була. Бәясенә килгәндә, егылып китә күрмәгез: ун меңнән башлап, кырык биш меңгә кадәр.
Нәтиҗә
Каш ясыйм дип күз чыгару диләрме әле? Әйе, билгеле әйтемдәгечә: матурлык дөньяны коткарыр, тик инкыйлаб ысулларын кулланмаганда гына! Табигатьтән бирелгән гүзәллекне берни дә алыштырмый. Ә бу цитаталарны үзебезгә күчереп язып куегыз:
1. «Минемчә, иң матур кешеләр – битендә макияж бөтенләй юк сыман күренгәннәр». (Эмма Уотсон)
2. «Әгәр хатын-кыз горур һәм шул ук вакытта игътибар үзәгендә булырга теләсә, аңа иреннәренә кызыл иннек ягарга кирәк. Сине һәркем күрәчәк, тик яныңа якын килергә генә куркачак». (Эвелина Хромченко)
3. «Иң начар бьюти-хата – кызның косметика ярдәмендә табигать биргән байлыкны матурайтып җибәрү урынына, яңа бит ясавы».
(Влад Лисовец)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев