Логотип Идель
Заман

Замана «хәерче»ләре

Шундый көнгә җиттек бит: иҗат кешеләре, блогерлар да хәер сораша хәзер! Юл буенда теләнеп утырмыйлар, билгеле. Акча җыюның заманча ысулларын файдаланалар. Краудфандинг, донейшн дип атыйлар моны

Шундый көнгә җиттек бит: иҗат кешеләре, блогерлар да хәер сораша хәзер! Юл буенда теләнеп утырмыйлар, билгеле. Акча җыюның заманча ысулларын файдаланалар. Краудфандинг, донейшн дип атыйлар моны. Әлеге дә баягы чит телдән кергән терминнар бу, күмәкләп акча җыюны күздә тота. Аңлатмасы, русча әйткәндә, «пожертвование», ягъни финанс ярдәм күрсәтү дип китерелә. Әмма ничек кенә атасаң да, «Ярдәм итегез әле, зинһар!» дип соранырга мәҗбүр булган кеше шул ук хәер сораучы хәленә төшә түгелме? Иҗат кешеләрен түбәнсетү, кимсетү булмыймы бу? 

 

Искенең яңа атамасы

Әйе, халык кертемнәре идеясен ниндидер яңалык дип әйтеп булмый. Мәчет-чиркәүләргә дә, һәйкәл куюга да халыктан акча җыюлар элек-электән кулланылган. XXI гасырда, интернет-социаль челтәрләр үсеш алган чорда исә, акча җыюның заманча платформалары барлыкка килеп, краудфандинг, донейшн дигән терминнар гамәлгә керде. 

Краудфандинг, әйткәнемчә, иҗатчылар, бигрәк тә кино һәм музыкаль индустриядә, бүген шактый киң таралган күренеш. Әнә берәүләр фильм төшерергә хыяллана – идеяләре дә, теләкләре дә, талантлары да бар, акчалары гына юк. Икенче бер җырчы альбом чыгарам дип «яна» – спонсор булырга халыкны чакыра. Китап чыгару да шактый чыгымлы эш, тагын акчасы кирәк... Блогерлар да калышмый әнә! Сыйфатлы контент төшерер өчен җиһазга акча сорый яки донат кертүчеләргә эксклюзив контент вәгъдә итә. 

 

Грант һәркемгә дә җитми

Беләбез, бүгенге көндә төрле проектларга шактый гына грант акчалары бүлеп бирелә, конкурслар уздырыла. Бигрәк тә милли проектларны тормышка ашыру дәүләт ярдәменнән башка мөмкин түгел дәрәҗәдә. Алар бик сирәк очракта үз-үзен аклый, керем китерә ала. Әмма бар нәрсәне дә табыш алуга гына кайтарып калдырырга ярамый бит. Телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү кебек төшенчәләр бар. Болары бернинди акчага тормый. Әмма һәрнәрсәнең үз бәясе булган кебек – милләткә файдалы продукт та җилдән барлыкка килми. 

Әйткәнемчә, төрле конкурслар, грант системалары ярдәмгә килә. Китап чыгару, әсәр язу, фильм төшерү кебек юнәлешләрне хөкүмәт игътибарсыз калдырмый. Әмма бүленгән акчалар һәр сораучыга җитми, билгеле. Акча алуга лаеклы дип табылган проект чыгымнары да грант хисабына бик сирәк очракта гына тулысынча каплана. Бер өлеше һәрхәлдә проект авторлары җилкәсенә ята. Ярый бу җилкә шушы өстәмә чыгымнарны күтәрер хәлдә булса... Ә хәлеңнән килмәсә нишләргә?

 

Акча сорау үзе батырлык

Акча сораган һәркем белә – бу бер дә җиңел түгел. Туганыңнан-дустыңнан әҗәткә алып торганда да, җирнең әллә кайсы тишегенә керердәй буласың. Күңелдә кимсенү хисе уяна. Ә краудфандинг, донейшн исә интернет киңлекләренә чыгып, йөзләгән-меңләгән кешегә «акча бирегез әле» дип мөрәҗәгать итүне күздә тота. Психологик яктан бер дә ансат гамәл түгелдер дип уйлыйм. Нечкә күңелле иҗатчылар өчен бигрәк тә. 

Әмма һәр башлангыч, авторга үз баласы кебек. Аны тудыру өчен ул үз-үзен җиңеп, «кул сузарга» да риза. Проектыңны яшәтеп җибәрү теләге горурлыгыңны ераккарак яшереп торырга этәрә, ди бу алымнардан файдаланучылар. Ә заманча фикерләүче яшьләрнең күбесе моны, гомумән, кимсенү дип санамый. Гадәти күренеш, үз теләгәнеңә ирешүнең прогрессив алымы буларак кына кабул итә.

 

«Акча туплый алмадык» 

Алмаз Нургалиев, режиссер:

– Краудфандингка карашым ике яклы. Бер яктан караганда, ә нигә юк дисең. Икенче яктан, бу дөрес гамәл микән дип тә уйлыйсың. 2020 елда «Җиде утрау арасында» документаль фильмын төшергәндә, фильмның операторы Динар Әхмәтҗанов белән, үзебез дә шушы акча җыю алымын кулланып карадык. Бу Динар идеясе иде – ул яшьрәк тә, мондый яңалыклардан күбрәк хәбәрдар да. Үзем исә бу рәвешле акча туплап булачагына артык ышанмадым. Ахыр чиктә шулай килеп чыкты да. Без эш иткән краудфандинг платформада билгеләнгән сумманың яртысы тупланган очракта гына, бу акчалар безгә бирелергә тиеш иде. Җыелмаган очракта исә, барлык җыелганы акча күчерүчеләргә кире кайтарыла. Акча туплый алмадык һәм фильмны бары тик үз көчебез белән генә эшләргә туры килде.

Карудфандинг уңышсызлыкка очрауның сәбәбен болай күрәм: бүгенге көндә җәмгыятьттә яңалыклар бик күп, нәтиҗәдә, халык үзенә кагылмаган яңалыклардан читләшә. Безнең проектка да шул сәбәпле сүлпәнлек булгандыр. 

Әмма барыбер бу идеянең файдасын күрдек. Краудфандинг турында яңалыкны тараткач, әлеге темага журналистлар игътибар итте. Ярты ел дәвамында әлеге фильм, аның герое Габдулла абый турында сөйләп тордылар, билгеле бер мәгълүмати шаукым барлыкка килде. Шуңа краудфандингны төрлечә кабул итәргә була. Әгәр бу максатыңа ирешүнең бердәнбер ысулы икән, нигә аннан файдаланып карамаска?

 

«Ярдәм сорау оят эш түгел»

Газиз Фәттах, блогер:

– Краудфандинг, донейшнны дистәләгән төсмер биреп бәяләп була. Һәр кеше әлеге акча туплау ысулларын үзенчә аңлый һәм кабул итә. Берәүләр моны  хәер, сәдака, акча җыю, тиен кысу, сорану, кимсенү дип саный, икенчеләр аңа финанс ярдәм, акчалата хуплау, иганәчелек кебек мәгънә сала. Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу күренеш хәзер инде беркемгә дә ят һәм сәер булып тоелмый. Блогерларның донат акчасына ни дә булса алуы яки шул акчага тулысынча көн күрүләре гадәти эш. Мин моны начар яки тыелган нәрсә дип санамыйм.

Һәр блогерның үз караучысы, аудиториясе, кечкенә генә җәмгыяте бар. Аларның хезмәтен санга сукмаучылар, «һавадан акча эшләп ятучылар алар»,  дип санаучылар – бу өлкәдә белемсез. Чынлыкта, бу катлаулы, күп сабырлык таләп итә торган эш. Һәм бу хезмәт тә лаеклы бәяләнергә тиеш. Кеше үз җәмгыятенә, халкына, милләтенә файда китерә икән, ник аның үзенә дә ярдәм итмәскә? Башка җирдә акча эшлисе урында, вакытын шул хезмәткә багышласа, нигә моның өчен түләнмәскә тиеш ди? Сүз чынлап та халыкка файда китергән блогерлар турында бара, теләсә нинди пирамида-секталарга өндәүчеләрне әйтмим.
Әйтик, үземне генә алыйк. Минем чит ил фильмнарын татарчага тәрҗемә итеп, тавышлау проектым бар – ул «Безнең тәҗрибә» дип атала. Шуның белән бергә ютубта да берничә канал алып барам. Аудиториямә объективка акча җыю мөрәҗәгате белән чыкканчы, үзем дә проектларыма шактый гына акча керттем. Микрофон-студияләрдән башлап, квадрокоптер-камераларга кадәр үз акчама алынды. Бу бит хөкүмәт тарафыннан да каплана торган чыгымнар түгел. Проектларым миңа бернинди керем китерми. Әмма максатым – татар телен популярлаштыру. Шуңа күрә акча сорауда бернинди кимсенү күрмим. Әлегә үзеңнең хәлеңнән килми икән – калганнардан ярдәм сорау оят эш түгел. Мин бит түшәмгә карап, яшәремә акча сорап ятмыйм.

 

«Күпләр системасын дөрес аңламый»

Эльза Нәбиуллина, татар теле укытучысы, тәрҗемәче

– Краудфандинг ярдәмендә акча туплауны инде биш-алты ел актив кулланалар. Мин бу алымны бик тә хуплыйм. Шәп мөмкинлек ул. Әй, акча юк әле моның белән шөгыльләнергә, дип проектларны иртәгегә калдырып утырсак, беркайчан да теләгәнеңә ирешмәү мөмкин. Ә монда рәсми платформалар аша эш итеп, идеяләреңне бүген үк тормышка ашырырга була.

Хәзерге вакытта краудфандинг платформаларның берсен файдаланып, балалар өчен эко-китап чыгаруга җитешмәгән сумманы шул рәвешле җыябыз. 150 мең сум грант рәвешендә отылган иде, тагын бер өлеше үз хисабыбызга капланды, чыгымнарның өчтән бер өлеше – 110 мең сум – краудфандинг аша туплана. Психологик яктан бернинди киртәләр дә булмады. Бәлки кайберәүләр өчен бу проблемадыр, бездә бит акча темасы, гомумән, ниндидер тыелган тема булып санала. Әмма бар нәрсә дә бу системаны аңламаганнан килеп чыга. Моны акча җыю дип атау бөтенләй дөрес түгел. Без акча җыймыйбыз. Акча күчергән кеше һәрхәлдә ниндидер продуктка ия була. Безнең очракта да, акча күчергән кеше безнең китапны алдан сатып ала, ягъни предзаказ ясый. Төзелеп кенә килгән йорттан юнь бәядән фатир сатып алган кебек инде. Без дә арзанрак бәядән алдан сатып алуны тәкъдим итәбез. Җыелган акча хисабына без бу китапны бастырып чыгарачакбыз һәм аны таратачакбыз. Шул рәвешле без китапка булган якынча ихтыяҗны да күрәбез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев