Логотип Идель
Блоглар

АТА КОРТЛАРНЫ УМАРТАДАН НИК КУАЛАР?

Календарьда августның соңгы көннәре, көзгә дә ерак калмады. Хәзер умартачылар кортларны көзгә әзерләү белән мәшгуль.

УМАРТА КОРТЛАРЫ НИ ӨЧЕН КҮЧКӘ АЕРА? (Умартачы язмалары)

УМАРТАЧЫ ЯЗМАЛАРЫ (дәвамы)

Календарьда августның соңгы көннәре, көзгә дә ерак калмады. Хәзер умартачылар кортларны көзгә әзерләү белән мәшгуль.

Бал табышы чоры, бал аерту белән бәйле күңелле мәшәкатьләр дә артта калды. Аертып алган балларның күп өлеше ияләрен дә табып өлгерде.

Хәзер исә умарталар өчен үтә дә җаваплы чор - кортлары кышлатырга әзерләү вакыты.

Бүген без ата кортлар (аларны шулай ук “соры корт” дип тә йөртәләр) язмышы турында сөйләшербез. Шунысы кызык, халык телендә дә, эшләмичә, башкалар исәбенә генә яшәүчеләр “соры кортлар”, дип йөртелә.

Ата кортлар, эшче кортлардан аерылып торалар. Алар гәүдәгә дә зуррак, уклары да юк, ягъни гәүдә төзелешләре нык аерыла.

Ата кортлар бал да җыймый, оя да җылытмый, гомумән, берни эшләмичә, ашап-эчеп кенә яталар. Ә аларның аппетит шәп! Мужик чөнки! Гәүдә зур, күп очалар, арып-талып биләмнән кайткач тамак ача. Менә шул комсызлыклары харап итә дә инде аларны. Тик моның турында соңрак.

Соры кортлар өчен чикләр юк. Бер умартадан очып чыгып киткән ата корт бөтенләй башка умартага әйләнеп кайтырга мөмкин - аны сакчы кортлар бер сүзсез үткәреп җибәрәчәк.

Ата кортларның төп максаты - яшь ана кортны аталандыру. Шулай бер туй иткәч, ана кортка башка ата корт кирәк булмый инде. Ана корт шуннан соң гомере буе ояда кала һәм йомырка сала. Тик шуннан ана кортларны үз ояларын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр итәргә мөмкин булган бер бары бер сәбәп бар - ул күч аеру.

Ана корт белән кавышкан ата корт һәлак була. Ләкин күпчелек ата кортлар, көн саен үзләренә яр эзләп оядан чыгып озаклап очып йөрсәләр дә, яр таба алмыйча кайталар. Чөнки алар күп, ә ана кортлар санаулы гына була. Шулай меңләгән ата кортлар август ахырларына кадәр исән-сау гына яшәп киләләр.

Тик шундый вакыт җитә - табигатьтә чәчәкләр калмый, умартага бер тамчы да бал кайтмый башлый. Һәм эшче кортлар умартадан ата кортларны куа башлый.

Алда әйткәнемчә, соры кортларның аппетит шәп. Шуңа күрә дә, аларның алга таба да ояда калуы корт гаиләсенә куркыныч тудыра - җыелган бал запасы кыш буена җитмәскә мөмкин.

Бу карап торышка бик кызганыч күренеш. Сакчы кортлар соры кортларны, “якаларыннан тотып” берәм-берәм өстерәп чыгарып аталар. Үзләре өчен кыямәт җитәсен әле белмичә алданрак очып чыккан, ә хәзер ояга әйләнеп кайткан ата кортларны да кертмиләр.

Мескен ата кортлар төрлесе төрле якка очып китеп һәлак булып бетәләр...

Әмма, әгәр корт гаиләсендә ана корт булмаса, андагы ата кортларны кумыйлар. Алар элеккечә үк балда-майда йөзеп яшәүләрен дәвам итәләр. Күрәсең, “ата кортларны куарга” дигән указ чыгаручы, кул куеп пичәтен сугучы җитәкче юк. Шуңа күрә дә, әгәр күпчелек умарталардан соры кортлар куылгач та берәр умарта авызында аларның кереп-чыгып йөрүе күзгә чалынса, бу умартачы өчен сигнал - әлеге умартада хәзер ана корт булмау ихтималы зур дигәнне аңлата. Тизрәк карап, чарасын күрергә кирәк.

Менә шундый хикмәт. Бер яктан, ата кортларның шулай һәлак булып бетүе кызганыч, әлбәттә. Икенче яктан, бу корт гаиләсенең исән-имин кышлап чыгуы өчен кирәк.

Раил ИЛЬЯСОВ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: умарта, бал корты, умартачы язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев