-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
ФОТОГРАФ - СИНЕҢ ЯКЫН ДУСТЫҢ
Син фотога төшәргә яратасыңмы? Ә төшерергә?
Бүген без сиңа фотога төшерүнең берничә кагыйдәсе турында сөйләрбез!
💡УТ
Игътибар иткәнегез бардыр, караңгы фотолар бер дә кызыксыну уятмый. Димәк, фотога төшергәндә яктылык турында онытмаска кирәк: кояшны модель артында калдырырга тырышмагыз.
БУШ УРЫН
Предметлар арасында "һава" калырга тиеш, ягъни буш ара кадрның өчтән бер өлешне тәшкил итсә яхшырак. Ул очракта игътибар да конкрет предметка юнәләчәк.
ФОН
Фонны бер тонда яки якты итәргә мөмкин. Вак детальләр (мәсәлән, агач өстәл, ефәк тукыма, мрамор, плед) төшергәндә "текстуралы фон" яхшырак.
РЕКВИЗИТ
Фотоның үзенчәлеге - реквизитның күп булуында. Шуңа күрә фотосессиягә барырга әзерләнсәгез, букчагызны төрле предметлар белән тутырырга иренмәгез. Фотоның универсальлеге дә, уңышы да шуңа бәйле. Фотограф - тәҗрибәләр эшләргә ярата. Ләкин реквизитлар үзара туры килергә дә тиеш. (Мәсәлән, котлау хаты, китап, журнал, кәһвә, чәчәкләр, флаконнардан менә дигән фотосурәт ясарга мөмкин!) Минимализм яраткан кешеләр исә бер-ике реквизиттан да шәп кадр чыгара ала. Барысы да синең фантазияңнән тора.
РАКУРС
Фотога төшергәндә иң яхшы ракурс булып - югарыдан төшерү санала. Предметларны җирлеккә тезгәннән соң, объективны идән яки өстәл белән параллель куярга кирәк. Кадрны күбрәк ясарга киңәш итәбез, күбрәк ракурстан төшергән саен әйбәтрәк.
АЯК-КУЛЛАР
Кешене төшергән очракта аның аяк-кулларына игътибар итегез: кадрда аның очлыклары киселгән булса, фото матур килеп чыкмаячак.
ИХЛАСЛЫК
Фотограф ул фотога төшерүче генә түгел, режиссер, психолог, якын дус та. Модельне фотога төшерергә тотынганчы, сөйләштерегез, кәефен күтәрегез. Шуннан соң фотолар да ихлас,чын эмоция белән чыгачак!
Безнең киңәшләрне истә тотып, әлегә Гөлия Имамова һәм Алсу Җамалиева төшергән фотоларны карап чыгыгыз.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз