25 сентябрь 2019 яңалыклары
-
25 сентября 2019 - 12:50
Автомобиль тәрәзәсендәге Төркия, юллар һәм өч лайфхак
Төркиягә Кара диңгез буенда урнашкан Артвин шәһәрчегендә аяк бастык. Безне каршылаган иң беренче бина – мәчет. Таможнядан чыгуыбызга аннан азан яңгырады. Төркиянең болай каршылавы күңелләребезгә бик тә хуш килде. Юлыбыз Трабзонга кадәр гел диңгез ярыннан сузылган иде. Мәчетләр диңгез буенда да, аннары да бөтен сәфәребез буена озатып барды әле безне, якты маяклардай, юлдашыбыз булдылар. -
25 сентября 2019 - 12:18
Камал театрының поезды барлыкка киләчәк
Казан метросында Камал театрының брендлы поезды барлыкка килергә мөмкин. Ул эчтән дә, тышыннан да спектакль фотографияләре, театр тормышын яктырткан цитата һәм башка материаллар белән бизәләчәк. -
25 сентября 2019 - 10:55
Павлова: Татарстанда 234 бассейн эшли, бу Татарстан Президенты командасы хезмәте
Бүген Татарстанда 234 бассейн эшли. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау өчен старт мәйданчыгы булып тора. -
25 сентября 2019 - 09:36
Данир Сабиров чак кына уңайсыз хәлгә калмаган
Юмористның төп таланты импровизациядә булуы сер түгел. Шаяртулардан Мухин да, тамашачылар да көлә.«Оятка кала яздым», дип яза Данир үз инстаграмында. -
25 сентября 2019 - 09:25
Гөлнара Сабирова: «Илфакның төп фаҗигасе – кеше эзләүдә иде»
24 сентябрьдә "Татар-информ" агентлыгында Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим..." дип аталган китабы дөнья күрү уңаеннан матбугат конференциясе булды. Әлеге китапта Илфакның 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган.